Табигать кочагында җиләкле сый
Күренекле бакчачы, язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы Фарсил Зыятдиновта кунакта.
24 июня 2019
«ҮЗЕМ ТӨЗЕДЕМ»
Фарсил абыйның дачасына кергәндә иң беренче шуңа игътибар иттем: капкага чия агачы терәлеп үк үскән. Аның ботаклары нәкъ баш очына туры килә. Күз алдына китерегез: капканы эчке яктан ачасың һәм чия ботаклары арасыннан урамга карыйсың.
Тәҗрибәле бакчачы безне тормыш иптәше Венера апа белән каршы алды. Җылы итеп, күптән күргән танышлар кебек күрештек.
– Фотога төшәсе була дигәч, Фарсилга ак күлмәк бирдем, ярыймы, – дип, Венера апа безнең белән киңәшләшеп алды. Ак күлмәгенә төс итеп, тормыш иптәшенә баш киеме сайлый башлады.
– Егетләр итте үземне, – дип, Фарсил абый да канәгать кенә елмайды.
Шуннан барыбыз бергә «экскурсиягә» – бакча белән танышырга чыктык. Хуҗа буларак, Фарсил абый «дилбегәне» үз кулына алды:
– Әлеге бакчачылык ширкәтен 1979 елда үзем оештырдым, – диде ул. – Министрлар Советыннан җиргә рөхсәт алып, кишәрлекләрне бүлеп, кешеләргә тараттым. Барлык мәйдан – 11 гектар. Шул җирләрне тимер челтәр белән әйләндереп алдык, су үткәрдек, 60 тонналы цистерналар алып кайтып, күтәртеп куйдык. Бакчачылык ширкәтен шулай җанландырдык. Идел елгасы буенда булганга, «Идел» дип атадык. Башта шактый еллар монда рәислек тә иттем. Хәер, хәзер дә барысын инә күзеннән үткәреп торам әле. Монда мине барысы да белә, киңәш-табышка да киләләр.
Фарсил абыйның бакчасы үзенчәлекле. Без ияләнгәнчә, биредә бер‑бер артлы түтәлләр тезелмәгән. Чәчәкләр арасында суганы да, бәрәңгесе дә бар. Уч төбе кадәрле җирдә – кишер, арттарак дару үләннәре, агачлар, куаклар...
– Фарсил абый, сез бала вакытта бакчада яшелчә, җиләк‑җимеш үсмәгәндер. Бу юнәлешкә ничек кереп киттегез? – дим.
– Безнең авыл янында таллар, кыргый җимеш агачлары үсә торган болын бар иде. Бала чакта шуннан карлыган төпләп алып кайтып утыртып карадым. Ул үсеп киткәч, яшелчә үстерәсе килә башлады. Орлыкларны җиргә төртеп куясың да, ул шытып чыга – карап торуы кызык бит. Минзәлә районындагы бер рус авылыннан безгә тозлаган кыяр, помидор алып килеп саталар иде. Шуны авыл халкы чират торып алды. «Ә нишләп үзебез үстермибез?» – дип, аптырый идем. Шуннан, тынгысызланып, яшелчә үстерә башладым.
«БӘЙРӘМ БУЛСЫН ӘЛЕ!»
Үзенчәлекле әлеге бакчада бердәнбер өлгергән җиләк‑җимеш – бакча җиләге. Фарсил абый белән Венера апа ел да бу вакытта кыяр ашасалар, быел андый бәхет тәтемәгән. Иделдә су саекканга күрә, дачада суны 1нче июньдә генә биргәннәр.
– Җиләкләрне гадәттә кышка туңдырабыз гына, – диде Венера апа. – Алай витамины да саклана, мәшәкате дә аз.
Фарсил абый Виктория җиләгеннән десерт әзерләргә булды.
– Җиләкне бөтен кеше катыра белә хәзер. Гел сөйли-сөйли, халыкны бу җиңел ысулга ияләндереп бетердем, – диде.
– Ә бу җиләкле десертны еш әзерлисезме? – дим.
– Юк, беренче тапкыр. Рецептын фәкать сезнең өчен дип эзләп таптым. Тәмле килеп чыгар, дип өметләнәм. Венера апагыз шашлык та ясап куйды, анысын да пешерербез. Бәйрәм булсын әле!
Кулларын янә бер кат юып, Фарсил абый эшкә тотынды. Башта ул печеньены куна тактасына куеп төйде. Аннан шул валчыкларны стакан төбенә салды. Һәм бер савытка куертылган сөт белән эремчек салып, яхшылап бутады. Шуннан соң, әлеге массаны кашык белән печенье валчыгы өстенә төшерде.
– Ярты эш бетте, – диде Фарсил абый. – Хәзер берничә җиләкне турап, шикәр комы белән бутап, ике‑өч минут табада пешереп алам да – була.
Җиләкләрне түгәрәкләп кисеп табага салганнан соң, өйгә кердек. Хуҗа кеше газны кабызып, табага шикәр комы өстәде дә газга куйды.
– Җиләкләрегез тигез пешкән, баллы да. Сорты нинди? – дим.
– Безнең бакчада ике төрле җиләк үсә – «Фестивальная», «Зенга Зенгана». Болар икесе дә иске сорт санала, Советлар чорыннан ук килгән. Бакча җиләгенең төрле сортларын утыртып карадым, шуларыннан да отышлысын тапмадым. Һәр төр җиләк-җимешне, агач, куакларны утыртканда, иң беренче аның безнең климатка яраклашуын карарга кирәк. Мисал өчен, соңгы елларда Краснодар краеннан алмагач, груша агачлары алып килеп саталар. Ә алар үсеп китә алмый, чөнки кышны исән‑имин чыкмыйлар. Аның сәбәбе бик гади – безнең климат өчен түгел ул.
– Алайса алмагачларны каян сатып алырга?
– Бары тик махсус питомниктан алырга кирәк. Нигездә, алар үзләрендә үскән, ялганган, ягъни безнең шартларга яраклашкан үсентеләрне саталар.
Ул арада табадагы җиләкләр пешеп, кызыл кайнатмага әйләнде. Фарсил абый аны бакчага алып чыгып, өстәлдә торган стаканнарга салды.
– Булды бу, – дип куйды. – Хәзер берничә җиләкне кисеп десертыбызны матурлап куябыз...
– Моның кадәр тиз бер ризык та әзерләгән дә юк иде әле, – дим.
– Ә мин бит махсус бакча шартларында тиз әзерләнә торган ризык сайладым.
Фарсил абый десертны җиләкләр белән бизәде. Һич арттыру түгел, сәнгать әсәре килеп чыкты.
– Тәмен соңрак белербез, – дип, хуҗа десертны суыткычка алып куйды.
«МАКСАТЫМА ИРЕШТЕМ!»
Әле бит шашлык пешерәсе бар. Фарсил абый күмерне ягып җибәрде. Күреп торам: бу эшне Венера апа җитәкли. Шашлык пешерә торган сеткага тавык итен матурлап тезде.
– Итне ике көн элек ясап куйган идем, – диде хуҗабикә. – Бер‑ике көн торган шашлык тәмлерәк, сусылрак була.
– Бу өлкәдә сезнең тәҗрибә зур ахрысы? – дим.
– Зур дип... Дачада булганда еш әзерлибез. Үзебезгә генә түгел, әлбәттә. Балалар яки берәр кунак килгәндә инде.
– Фарсил абый кыздырамы?
– Килгән кеше үзе кыздырып ашата. (Көлә.)
Фарсил абый башка төрлерәк уйлый булса кирәк, Венера ападан итне алып, учакка алып китте. Янәсе, менә хәзер пешереп күрсәтәм!
Әлеге сөйкемле ханым белән атаклы бакчачыны язмыш шактый сынаган. Бу икесенең дә икенче никахлары. Тормыш иптәшләрен югалтканнан соң, картлык көннәрендә шулай кавышкан алар.
– Фарсил хатынын җирләгәч, бик төшенкелеккә бирелгән иде, – диде Венера апа. – Дөресен әйтим, кызгандым мин аны. Өстәвенә, армиядә имгәнеп кайтып, акылына зыян килгән улы Айваз да бар. Аны ашатырга, карарга кирәк дигәндәй. Ә Фарсил ул вакытта өч җирдә эшли. «Әйдә, никах укытып, бергә яшик инде», – дигәч, каршы килмәдем.
Шунысы кызык: алар яшь вакытта ук танышалар. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында очрашып ярәшергә насыйп булмаган.
Сүзне читкәрәк борып, Фарсил абый белән бакчачылык турында сөйләшә башладык. Мине бер нәрсә гаҗәпләндерде: теге яки бу яшелчә, җиләк‑җимеш турында сөйләшә башласаң, һәркайсының исемен атый. Төрле ашлама, бөҗәкләргә каршы агуларның да исемнәрен белә. Атаклы бакчачының бер фикере кызык тоелды:
– Элек кешенең бакчасы юк иде, бәрәңге бакчасы саналмый, – диде ул. – Моннан 50 еллар элек, татар зиратларына кереп, безнең халык күпме яши икән дип, махсус карап чыктым. Якынча 47–50 ел яшәгәннәр. Татарлар витамин җитмәүдән, яшелчә, җиләк‑җимеш ашамаудан, камыр ризыгы белән бәрәңге генә тукланудан шулай кыска гомерл
дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм үземә үзем максат куйдым – һәрбер кешенең үз бакчасы булсын, яшелчә, җиләк-җимешне үзе үстереп ашасын. Максатыма ирештем бит! Хәзер республика буенча командировкаларда йөрим дә канәгатьлек кичерәм: элек кычыткан, әрекмән, чүп үләне үскән урыннарда бүген яшелчә, җиләк‑җимеш гөрләп үсә...
ҖИҢЕЛ ДӘ, ТӘМЛЕ ДӘ
Шашлык пешеп чыкты. Фарсил абый бик канәгать йөз белән безне өенә чакырды. Венера апа мул итеп табын кору белән мәшгуль. Тын да алмыйча, шушы икәүне күзәтәм: берсенә – 82 яшь, икенчесе 77не тутыра. Никадәр сынаулар узылган. Ә яшәүнең тәмен‑ямен югалтмаганнар.
– Фарсил абыегыз өчәр сәгать мунча керә әле, – ди Венера апа. – Аннан чыгып, суга сикерә.
Бу урында шуны әйтергә кирәктер: әлеге дачаларның иң зур үзенчәлеге – бакчалар бетүгә, су башлана. Бу урынны алар Идел елгасы култыгы дип йөртәләр. Шәп бит: тирләп-пешеп эшләп аласың да бер‑ике метр аралыктагы суга сикерәсең.
– Җәй буе дачада яшисезме? – дим.
– Юк, җәй буе яшәп булмый. Кайта‑китә йөрибез, – диде Венера апа. – Фарсилне гел радиога, башка җиргә чакырып торалар. Аннан әле ул һаман китап яза, фән белән кызыксына. Кара көзгә кадәр шулай ике арада йөрибез, эш бетми бит.
Табынга утырыштык. Башта шашлык белән яңа бәрәңгедән авыз иттек. Шашлык шулкадәр йомшак ки, ашта пешкән кебек.
– Искиткеч, моны ничек ясадыгыз, Венера апа? – дим.
– Өйдә нәрсә бар, барысын да салдым: тавык өчен тәмләткеч, майонез, аз гына аш серкәсе, тоз, борыч, суган. Иң мөһиме – итне ясагач, бер‑ике көн тотарга кирәк. Бөтен сере шул.
Иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте – бакча җиләгеннән десерт кабып карыйбыз... Баллы, авызда эреп китә. (Эремчек белән куертылган сөт бер-берсенә бик туры килә икән. Ул көнне мин үзем өчен шундый ачыш ясадым!) Шундый тиз әзерләнүен исәпкә алсак, моны ир-атлар, балалар да җиңел генә эшли ала.
– Кара, Фарсил әллә нинди тәмле әйберләр әзерли белә икән бит, – диде Венера апа.
– Ә көндәлек тормышта әзерләмиме? – дим.
– Әзерләгәнне генә ашый шул. Менә хәзер белермен инде. Бик әйбәт рецепт икән, онытмаска кирәк әле.
Менә шулай итеп, Фарсил абый унбер ел бергә гомер иткән тормыш иптәшен шаккатырды.
Алай гына да түгел, хезмәттәшләрем – ике Александр (фотограф белән машина йөртүчебез) да ул көнне, өйләренә кайткач, тормыш иптәшләренә шушы татлы десертны әзерләп ашаткан. Хәләл җефетләренең күңеленә әлеге ризык бик хуш килгән. Сез дә, хөрмәтле ир-атлар, тормыш иптәшләрегезне гаҗәпләндерәсегез килсә, әзерләгез. Аңа ун минут вакыт җитә!
Бакча җиләге – С витаминына иң бай җимешләрнең берсе, аның 100 граммында көнлек норма бар. Бу яктан ул бары тик карлыганнан гына калыша. Уртача зурлыктагы биш җиләктә С витамины зур бер әфлисунда булган кадәр.
ФАРСИЛ ЗЫЯТДИНОВТАН ҖИЛӘКЛЕ ДЕСЕРТ РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак (4 порция өчен):
Ике кап куе, натураль йогурт яки эремчек
Бер банка куертылган сөт
Виктория җиләге – 1 стакан
Печенье – 100 г
- Ваклыйбыз!
- Салабыз
- Алабыз
- Кушабыз
- Агызыбыз
- Турыйбыз
- Төшерәбез
- Кыздырабыз
- Салабыз
- Бизибез
ИЮЛЬ–АВГУСТ АЙЛАРЫНДА БАКЧАДА НИЛӘР ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?
ФАРСИЛ ЗЫЯТДИНОВТАН КИҢӘШЛӘР:
– Июль азагында бакча җиләге утырту вакыты. Мыеклары өч‑дүрт яфрак җибәргәч, аларны кисеп алып утыртырга була. Аның да үз сере бар: мыекларның беренче, икенче үсентеләрен алырга кирәк, чөнки өченче һәм аннан соңгылары яхшы үсми. Бакча җиләгенең сортлары күп төрле: кайсысы иртә өлгерә, кайсы төре баллырак. Бакчачы анысын үзе карый.
– Июль – шулай ук куак-агачларда яши торган корткыч-бөҗәкләргә каршы көрәш ае. Аерым җир корткычлары күпләп үрчеп киткәндә, махсус өстәмә чаралар кулланырга мөмкин. Мисал өчен, гөблә (тля) белән зарарланган агач-куакларны, карбофос белән эшкәртергә кирәк: 10 литр суга 80 грамм нисбәттә. Икенче ысул: 5 литр суга, угычтан уылган яки вакланган сабын белән 200 грамм тәмәке салып ясалган төнәтмә ясап кулланырга була.
Талпаннарга каршы да да 10 литр суга 60 грамм карбофос катнашмасы сибәргә кирәк.
Кырмыскаларга каршы көрәштә «Муравьин» препараты яхшы. Ничек кулланырга кирәк икәнлеге инструкциясендә язылган.
– Август аенда теплицаларда авырулар нык тарала. Бигрәк тә ак канат зыян сала. Кыяр яфрагының аскы ягына ак канат үзенең ашказанында эшкәртелгән ризыгын бүлеп чыгара да, акрынлап гөмбәчекләр барлыкка килә. Шул сәбәпле яфраклар кибә һәм үсемлек һәлак була. Ак канаттан котылу өчен, теплицада бер генә чүп үләне дә калдырмагыз, чөнки алар арадашчы ролен үти. Ак канат шунда оя корып үрчи. Теплицадагы үсентеләрне бакыр купоросы эремәсе (10 литр суга 100 грамм бакыр купоросы) белән эшкәртергә кирәк. Шулай ук хәзер тагын бер препарат бар – «Имудон» дип атала. Ул корткыч бөҗәкләргә каршы нәтиҗәле көрәшә.
– Август ае – бакча казу чоры да. Элек колхозларда «туңга сөрү» дигән төшенчә киң кулланылышта иде. Бакчада да бу эшне онытмаска кирәк. Туңга сөрү дигән эш – кышка казып калдыру дигән сүз. Мондый туфракта яшелчәләр әйбәтрәк үсә, уңыш та мул була. Августта казылган җирдә микроорганизмнар эшли башлый, ә ашлама кертсәң, ул тагын да активлаша. Шуңа күрә казыр алдыннан җиргә ашлама кертергә киңәш итәм. Мисал өчен, 1 квадрат метрга 1 кашык суперфосфат яки шул ук нисбәттә калий сульфаты кертергә. Калий сульфаты булмаса, аның урынына көл сибәргә дә ярый. Һәм җирне казырга мөмкин.
Добавить комментарий