Гадел Хәеров Лев Толстойны сыйлый
Еш кына рухи азык физик тәгамгә әйләнергә мөмкин. Иң туры мәгънәсендә. Кайвакыт нәфис әдәбиятта тәмле ризык әзерләү шундый мавыктыргыч итеп сурәтләнә ки, һичшиксез аны үзеңнең дә авыз итәсең килә башлый. Безнең очракта китап та, герой да, ризык та, урын да бер ноктада тупланган булып чыкты. Әлеге тәгам белән яшь һәм әле сакалсыз Лев Толстойны сәүдәгәр хатын Анфиса Бородулинаның Казан (хәзерге Миславский) урамындагы йортында сыйлаганнар, ул аның кызы Настасьяга илтифат күрсәтеп йөргән икән. Хәзер биредә кафе‑музей урнашкан. Шунда ук кечкенә генә кунакханә дә эшли, анда «Морзалар», «Сәүдәгәрләр», «Ханнар» номерлары гына түгел, «Язучылар» номеры да бар. Безнең язучыбыз Гадел Хәеров иртүк нәкъ шул бүлмәдән чыкты да, җиңнәрен сызганып, «Татарстан» журналын графларча сыйларга вәгъдә бирде!
21 октября 2021
АЛМАДАН... ТАВЫК ГӨМБӘСЕ
– Гадел, нәкъ менә биредә, нәкъ менә Лев Толстойны һәм нәкъ менә шул ризык белән сыйлаганны сез кайдан беләсез? Әллә, бөтен язучылар кебек үк, сез дә үзегезнең һәр «тәгамегезгә» бер чеметем уйдырма кушасызмы?
– Бернинди уйдырма да юк монда! Бу турыда сәүдәгәр хатынның оныгының улы, 69 яшьлек Зосима Михайлович хатыннан мәгълүм булды, анда ул үзенең әбисе Акулинадан ишеткәннәрне бәян итә. Әлеге хатирәләр гаиләдә кадерләп саклана. Анфиса Бородулина гаиләсе революциядән соң Канадага күчеп китә, узган гасырның 70 нче елларында карт шунда яши. Лев Толстойның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәргә җыенган Рус теле җәмгыяте әгъзаларына тәгаенләнә әлеге хат, алар язучының Варшава, Париж, Рим, Берлин, Баден-Баден, Лондон, Мәскәү һәм Казандагы тормышы турындагы хатирәләр җыентыгына материаллар һәм акча җыя. Зосима Ермолаев сәүдәгәр Бородулина йортындагы мәҗлесне менә шулай тасвирлый (аның буталчыграк хатын бераз кыскартып һәм тәртипкә китереп тәкъдим итәбез – ред. иск.): «Это был званый обед. Лев Николаевич явился в назначенный час с коробкой мин - дального печенья. За столом, кроме Анфисы Михеевны и её дочери Настасьи, за которой собственно и ухаживал граф, был ещё управ - ляющий по имени Дорофей. Он тоже питал симпатию к Настасье и даже имел по этому по - воду разговор с графом. Вроде бы собирались стреляться на «Чёрном озере», но обошлось. Она, судя по единственному сохранившемуся фотопортрету, была недурна. На стол в тот день подавали кролика, фаршированного яблоками. Имелось своё подворье, где разводили кро - ликов и индюшек с курами. Поросят держали. Были и козы для молока. Не раз городовой их за рога приволакивал с улицы Воскресенской и грозил штрафом. Всё это большое хозяйство располагалось под стенами Кремля. Тут же огород с картофелем, луком, репой и стеклян - ная теплица с огурцами. Капуста тоже была. Без солений жизни не представляли. После кролика принесли уток, настрелянных на Ка - занке, и карасей в сметане. А перед сладким пирогом с яблоками и засахаренными грушами внесли тарелку с «Куриными грибочками». По рассказам бабушки, готовили их следую - щим образом. На сковороде жарили до хруста сухарики из ситного хлеба, посыпанные солью. На это уходило два больших круглых хлеба по фунту каждый, что получается почти кило - грамм. Одновременно с этим на другой ско - вороде в сливочном масле жарили медальоны из курицы, предварительно замоченные в вин - ном маринаде. Медальоны нарезали размером с николаевский рубль. Срезали с красных яблок щёчки. Дальше высыпали в тарелку сухарики – это «земля» для грибочков. Белые ножки дела - ли из медальонов, складывая их друг на друга. Сверху надевали нарезанные яблоки и снова ставили в разогретую печь минут на пять, но огонь сбивали. Перед тем, как подать на стол, в «землю» втыкали веточки укропа, рассыпали клюкву. Ели руками. Лев Николаевич остался доволен. Очень хвалил».
БИШ КЕШЕЛЕК ПУНШ
«Тавык гөмбәсе» композициясен тиз арада ясап куеп һәм сохари, тавык ите, алма «эшләпәләреннән» гыйбарәт «аппликацияне» мичкә тыгып, язучы-пешекчебез Анфиса Бородулинаның элекке йортында урнашкан кафе-музей буйлап безнең өчен мавыктыргыч сәяхәт оештыра. Безгә сәүдәгәрләр көнкүрешендә кулланылган чын предметларны күрсәтә. Алар арасында Париждан кайтартылган спиртовкалы нәфис савыт та бар, бульотка (французча bouillir – «кайнату» сүзеннән) дип аталган әлеге савытта хатын-кызлар өчен пунш әзерләгәннәр.
– Әлеге җанны җылыта торган эчемлекнең рецепты сакланган, – дип аңлата безгә Гадел Рево улы. – Кунаклар килер алдыннан аңа ике шешә кызыл шәраб (яки «Кодрянка» сортлы йөзем согы) салганнар. Болгатмыйча гына өч аш кашыгы бал, өч‑дүрт дәфнә яфрагы, берәр чеметем хуш исле борыч, канәфер һәм кипкән барбарис җиләге өстәгәннәр. Бәбрия ботагы да кушып җибәргәннәр. Аннары спиртовканы кабызганнар да сүрән утта берәр сәгатьләп төнәткәннәр...
…Кунак бүлмәсендәге хатын -кызларның, пасьянс салганда, гайбәт сатулары һәм әлеге хуш исле эчемлекне йотып куюлары шундук күз алдына килеп басты. Бармакларын пешермәс өчен, җиз аяклы махсус рюмкадан эчкәннәр – менә алар.
Пыяла белән җиз арасындагы һава катламы рюмканы җылынудан саклаган. – Әгәр өегездә нинди дә булса сәбәп белән XX гасыр башы бульоткасы юк икән, пуншны гади кәстрүлдә әзерләргә туры киләчәк. Әмма бу инде чын пунш булмаячак! – дип хафалана пешекчебез.
Ә биредә спиртовкада Париждан кайтартылган чын бульоткада пунш кайнап маташа. Без бик вакытлы кергәнбез булып чыга!
КЫРЫМ ЛАВАНДАСЫ БЕЛӘН СӘҮДӘГӘРЛӘР ЧӘЕ
Җиз аяклы рюмкадан йөзем пуншын эчә -эчә, экскурсия үткәрүчебезнең Казан сәүдәгәрләренең йомычка белән кайнатыла торган Тула самоварын модалы бульоткалардан һәм каһвә туркаларыннан барыбер артыграк күрүе хакында сөйләвен тыңлыйбыз. Таза гәүдәле Анфиса Бородулина фотосурәтенә карап торгач, ирексездән Гончаровка ышана башлыйсың – ул бер сәүдәгәр хатынының 40 чынаяк чәй эчүен, аннары әле баздан нарат җиләге куасы китертүен үзе уйлап чыгармаган икән бит. Ул чакта шундый зур һәм таза кешеләр яшәгән шул!
– Ул заманда эчмәгәннәр, ә чөмергәннәр; ашамаганнар, ә тукланганнар, – ди Гадел. – Бер кая да ашыкмаганнар, өчәр сәгать чәй эчкәннәр. Иртәнге ашка икесенә бер зур балык бәлеше, аннары егерме дүртешәр кура җиләге бөккәне белән сыйланганнар. Мәкле клиндерләрне санап та тормаганнар, алар самоварда матурлык өчен түгел, бәлки кайнар булсын өчен эленеп торган.
Яшел чәйне үз итмәгәннәр, аны өлгермәгән дип санаганнар. Фаянс чәйнектә бары тик һинд яки цейлон чәе генә пешергәннәр. Шуңа берәр чеметем мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, чабыр кушканнар. Бераз бөтнек һәм Кырым лавандасы өстәгәннәр. Үләннәрне авылдан алып килгәннәр, анда аларны эш рәтен белүче әби җитәкчелегендә кызлар җыеп киптергән.
Чәйнеккә суны яртылаш кына агызганнар һәм, «суласын» өчен борынын ачык калдырып, тастымал белән каплап куйганнар. Өч минуттан соң кайнар су өстәп, чирек чынаяк агызып алганнар да, кире чәйнеккә салганнар. Шулай өч тапкыр кабатлаганнар.
Боларның барысын да Гадел Хәеров безгә тәмләп сөйләп кенә калмады, Миславский урамы тротуарында туристларны кызыктырып самовар кайнатып, эшләп тә күрсәтте. Әлеге чәй церемониясен дистәләрчә телефон камерасы төшереп алды һәм шул мизгелдә үк төрле социаль челтәрләрдә бөтен дөньяга таратты. Менә сиңа мә!.. Татарстан язучыларының китапларыннан башка да гаҗәпләндерер әйберләре күп икән бит ләбаса!
– Рус сәүдәгәрләре көмеш савытлы стаканнан, татарлар исә фаянс касәдән эчкән, – дип икесен дә туристларга күрсәтә Гадел. – Куе чәй яратканнар. Майлы сөт салганнар (саран инглизләр кебек өч тамчы гына түгел, чирек стакан). Кышын лимон белән эчкәннәр. Язын тәүге кура җиләге яфраклары һәм карлыган җиләге җимшәннәре белән пешергәннәр. Һичшиксез татлы булырга тиеш булган. Шикәр чәйнең тәмен ача, дип саналган. Ул бакалея кибетләрендә башы белән сатылган, аны ваткыч белән ватып, кечкенә кисәкне чынаяк тәлинкәсенә куйганнар һәм өстенә кайнар чәй агызганнар. Шикәр эрегән һәм чәйне балландырган. Кайберәүләр шикәрне тешләп эчкән. Татарлар балны атланмай белән тигез микъдарда кушып, бал‑май белән эчәргә яраткан.
ЧЫН ИРЛӘР ЭШЕ
Чәй пешерү чын ирләр эше саналган. Хатын-кызларыгы-зыгылы, ә биредә ашыгырга ярамый. Чәй моны яратмый. Һәр чәйханәченең үз рецепты, үз сере булган. Менә, мәсәлән, «Яма» повестенда Александр Куприн чәй церемониясен болайрак тасвирлый:
Ә менә бу чәйнектән бәләкәй чагында безнең опера сәхнәсе
йолдызы Аида Гарифуллина эчкән. Кафе-музейга чәйнекне аның әнисе
бүләк иткән
«Искусство заваривать чай – великое искусство. Ему надо учиться в Москве. Сначала слегка прогревается сухой чайник. Потом в него всыпается чай и быстро ошпаривается кипятком. Первую жидкость надо сейчас же слить в полоскательную чашку, – от этого чай становится чище и ароматнее… Затем надо вновь налить чайник до четверти его объема, оставить на подносе, прикрыть сверху полотенцем и так продержать три с половиной минуты. После долить почти доверху кипятком, опять прикрыть, дать чуточку настояться и у вас… готов божественный напиток, благовонный, освежающий и укрепляющий».
– Ягъни дөрес әзерләнгән чәйдән авыз итү өчен Мәскәүгә барырга кирәкмени?
– Куприн бит Казанда булмаган, әгәр бирегә килсә, чәйне дөрес итеп пешерергә бары тик татарлардан гына өйрәнергә кирәк, дип язар иде. Ә бит язучы үзен татар, Аксак Тимер нәселеннән, дип санаган! Мәскәү трактирларында чәй тәмле булмаган, анда хәйләләгәннәр – эчелгән чәйне киптереп, яңадан пешергәннәр. Безнең Иске Татар бистәсендә мондый алдакчы чәйханәче бер көн дә эшли алмас иде. Ялганлавын белгәч, аннары аны хәтта мунчачы итеп тә куймаслар иде!
Бүгенге «Редакция кухнясы» сәбәпчесе – яшь һәм әлегә сакалсыз граф Лев Толстой һәм аның Казандагы мәгъшукасы Настасья Бородулина.
АЛМАЧУАРЫМ ДӨНЬЯ ГИЗӘ
Хәеров пешергән чәйне эчкәндә нәкъ менә әдәбият турында сөйләшү мантыйкка ярашлы да инде. Чөнки безнең пешекчебез шул казанда кайнаган кеше. Күптән түгел интернетның төрле китап сату киңлекләрендә аның «Подкова Тамерлана» дигән яңа китабына тап булдык, язучы талантына мөкиббәннәр «сурәтләү өслүбе өчен, хикмәтле челтәргә үрелеп, тойгылар – исләр, авазлар, тәмнәр дөньясына, тирән һәм салмак эчке дөньяга чумдырган сүзләр өчен...» аны «чын библиотерапиягә» тиңли.
– Теләсә кайсы язучы тормышындагы шундый әһәмиятле вакыйганы сез ничек матбугаттан яшерә алдыгыз?
– Германиядән миңа моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган шагыйрь (һәм шул ук вакытта Киевтагы «Крещатик» әдәби журналының баш мөхәррире) Борис Марковский язып, проза китабымны бастырырга тәкъдим иткәч, мин үзем дә гаҗәпкә калдым.
Килешү шартлары буенча мин нәшрияттан авторга тәгаенләнгән бер төргәк китабымны, алар исә китапны бөтен дөнья буйлап тарату хокукын алды. «Подкова Тамерлана» дигән хикәяләр җыентыгы Харьковтагы «Каяла» нәшриятында басылды, ике айдан соң Санкт-Петербургтагы «Алетейя» нәшрияты аны кабат бастырды.
Менә ул – «Подкова Тамерлана»!
Интернетта күрәм: ул Мәскәүдә Тверь урамындагы, Санкт-Петербургта Нева урамындагы китап кибетләрендә, тагын әле Украинада, Белоруссия, Казахстан, Австралия, Швеция, Норвегия, Бөекбритания, Италия, Канада һәм АКШта сатыла. Тик нигәдер Казанда гына юк.
– Бәлки, безгә әле кайтып җитмәгәндер?
– Бәлки шулайдыр.
– Украиннар китапны бик шәп тарата. Сезнең «Пiдкова» андагы «Көзнең гадәти булмаган биш китабы» рейтингында, беренче урындагы Пауло Коэльодан гына калышып, икенче урынга куелган. Гадел Хәеров өчен, үзебезнекеләр өчен горурлык хисе тудыра бу!
– Туган телләр елында миңа украин тәнкыйтьчесенең саф украин телендә минем турында язганнарын уку бик кызыклы булды: «Незвично у ційкнижці те, як за текстами її автора, у чиєму прізвищів’ється розкішний «хайр» бунтівника, ниніпишутьсянауковіпраці про міф Казані. Здається, ми давно вжезрозуміли, що на «великих віхах» та іншій «колективнійпам’яті» у розмові про наше минуле далеко не заїдеш, і цінністьмаєлише так звана мікроісторія. З осколківякої і складається калейдоскоп життя…»
Аларның минем китабымны ни өчен бастыруларын һаман аңламыйм әле. Ул бит хәтта Кырым татарлары турында да түгел. Ул борынгы Казан һәм Идел буе татарлары хакында. Хәер, болар берсе дә мөһим түгел. Иң мөһиме, бәхетле очрак нәтиҗәсендә, мин җирле әдипләрнең кысан араныннан иркенгә, хөрлеккә чыга алдым – хәзер минем аргамагым илләр гизә һәм дөньяның төрле почмакларында кибет киштәләреннән сатып алучыларны күзли.
ХӘЗЕРГЕ ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА ФИКЕР КЫЙПЫЛЧЫКЛАРЫ
– Сез үзегез күбрәк язучымы, әллә укучымы?
– Мин үземне язучыга санамыйм. Шунлыктан үземне иҗатчы дип атыйм. Безнең заман язучыларында ниндидер прагматизм бар. Алар ниндидер йөкләмә үти кебек тоела, нәрсәдәндер шикләнәләр... Ачылырга, күңелдәгесен күрсәтергә куркалар. Тәнкыйть белән каләмдәшләрен үпкәләтүдән куркалар. Хакимияткә якынрак булырга тырышалар. Ялагайланалар. Дипломнарга, мактаулы исемнәргә күмеләләр. Алар канат очлары киселгән казлар кебек ирексез. Каңгылдашып, көньякка китеп баручы кардәшләре артыннан йөгерәләр, әмма якындагы җылы сазлыкка кадәр генә барып җитәләр. Юк, бу инде хөр кыр казлары түгел. Бу – бәлеш өчен ит кенә хәзер!
Бервакыт моңсу көзге шәһәр буйлап йөрергә чыктым. Агачлар узган-барганның башына алтын тәңкәләрен коя. Әчкелтем төтен исе килә. Толстой бакчасындагы эскәмиядә модасы чыккан эшләпә кигән бер язучы шакмаклы кепка кигән пижон кыяфәтле икенчесеннән сораша:
– Йә, Язучылар берлегендә нинди яңалыклар бар анда?
– Барысы да искечә лә, – дип көрсенә икенчесе. – Язучылар яза, укучылар исә укымый.
– Ә мәңгелек классика ни хәлдә?
– Бүген Довлатов анекдотлары да классикага санала бит. Губерман яки Гришковецка гына мөкиббәннәр дә очрый. Аларны башка беркем дә кызыксындырмый. Тагын, Кара һәм Урта диңгездәге бөтен комлыкларда Донцова белән Марининаны укыйлар инде! Хатын-кызлар, билгеле. Яшьләр исә бары тик бизнес һәм психология буенча махсус әдәбиятны гына өйрәнә.
Ял итүче эшкуарлар компаниясе Пушкинны мактады. Колагымны шомрайтып тыңлый башлаган идем, аларның Мәскәүдәге шагыйрь исеме белән аталган ресторан турында сөйләшүләре ачыкланды. «Мещанча чуртан башын» һәм «А-ля Пушкин бәрәңгесе белән каймаклы бефстрогановъны» мактыйлар. Алар шагыйрьне ашказаннары белән ярата икән!
Китап кибетенә кергән идем, кичәге бестселлерның (кулакларны эзәрлекләү хакында татар әбисе сөйләгән әкиятләрнең оныгы бәянләвендәге тарихның) бәясе төшерелгән товар кебек ишек төбендә өелеп ятуын күрдем. Аны хәзер инде алмыйлар, туйганнар, гарык булганнар...
– Бигрәк тә хафаланырлык икән бит хәлләр болай булгач... Ә сез үзегез нинди китаплар укыйсыз соң?
– Әлбәттә, минем өйдә аның ише әдәбият юк. Хәзерге заман язучыларына шикләнебрәк карыйм. Чынлап әйткәндә, хәтта җирәнәм дә. Мин өслүбне бәяли белүчене эзлим, ул укып кына калмый, бәлки әсәрнең аерым урыннарын тәмләп кабат‑кабат укып хозурлана: «Двор был тесный; всюду, наваливаясь друг на друга, торчали вкривь и вкось ветхие службы, на дверях висели – как собачьи головы большие замки».
Үзен, Казанда рухи яктан тудым, дип санаган классиктан менә дигән образ бит бу! Әлеге өземтәне исә мин аның реалистик повестеннан алдым – анда ул Балык рәтләрендәге үзе камыр баскан пычрак икмәк пешерү йортын һәм аның хуҗасын сурәтли.
Гадел кулына тагын бер калын китап ала, аннан астына карандаш белән сызылган юлларны укый.
– Язучыны да, аның җәүһәрен дә танырга тиешсез: «…думал Гриша неясные думки, пытался и не мог поймать увиливавшие от сознания скользкие шматочки мыслей»; «Курчавый обыневший чуб его висел из‑под надетой набекрень папахи белой виноградной кистью».
Яки менә тагын: «Мимо проковылял, плямкая губами, бледный Сергей Платонович». «Плямкать» сүзенең нәрсә икәнен белмәсәк тә, биредә аны хәтта аңлату да таләп ителми. Белмәсәк соң? Әлеге сүзне без тоябыз, ул безнең күзгә бәрелеп, абзыйның иреннәрендә биеп тора.
ӘДӘБИ ФАРШ
– Бүгенге әдәби-кулинария гамәлебез телендә сөйләшүне дәвам итсәк, сез безнең укучыларыбызга нинди «ризыкларны» татып карарга киңәш итәр (яки киңәш итмәс) идегез?
– Әлбәттә, Михаил Шолоховның «Тын Дон» яки Максим Горькийның «Хуҗа» әсәрләрендәге сүз җәүһәрләре белән хозурланырга сәләтле укучыбызга заманча әдәбиятның сыткы һәм бетчәләре; авторлары текст, дип атаган ниндидер хикәясыман әкәмәтләр бер дә кызык түгел инде. Бу шеф-пешекченең залга чыгып: «Сезнең, билгеле, ниндидер яңа ризык татып карыйсыгыз киләдер, шунлыктан мин үземнең данлыклы «Сөякле хан кәтлитен» әзерләмәскә, ә сезне чи фарш белән сыйларга булдым!» – дип игълан итүенә тиң. Һәм менә официантлар көмеш подносларда баш хәрефләрсез һәм өтерләрсез «әдәби фарш» алып чыга: «света любит аперитив с яичницей – и в выходные дни часто этим завтракает. пить аперитив и заедать яичницей очень здорово. так вкусно что хочется плакать. аперитив – это горечь на травах. крепко, но легко. а потом Света едет на северную окраину и там гуляет… сли койка – светина сестра, то брат у светы – с балкона велосипед. она на нем не ездит – потому что может упасть. света коротко стрижется. выпал снег. наступила зима. анемоны рядом».
…Кулыма чәнечкемне тоткан килеш, мин әлеге бина һәм әлеге ризык турындагы бәяләмәләрне укып карарга булдым. Һәм чак кына урындыктан егылып төшмәдем! «Гурманнардан» берсе яза: «Это тот самый случай, когда ты не хочешь дочитывать книгу. Цедишь её по капле, со страхом заглядывая вперёд, не закончится ли? Настолько проникновенно, глубоко… Каждый герой оживает в воображении. Каждая буква, каждое слово. Однозначно, теперь это любимая из книг».
Безнең кайсыбыздыр акылдан язган ахрысы. Һәм мин кайсыбыз икәнен дә беләм...
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
- тавыкның түш ите – 400 г;
- каты сортлы алма – 4 данә;
- «Украинский» сортлы бер бөтен кара икмәк;
- укроп – берничә сабак;
- мүк җиләге – бер уч;
- тоз, борыч – тәменчә.
Турыйбыз
Кыздырабыз
Бүләбез
Кыздырабыз
Кисәбез
Җыябыз
Теләк телибез
Автор: Татьяна Вафина
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий