«Гагаринга уха пешердем!»
Юрий Гагаринны Татарстанда нәрсә белән сыйлаганнар
19 апреля 2021
– Әйе, булды андый хәл, – диде ул, бер дә исе китмичә.
– Безгә дә шундый уха пешереп күрсәтмәссезме икән? – дибез.
– Ярар, килегез. Аның бер авырлыгы да юк, – дип ризалашты Рита апа.
«УТ ИДЕМ...»
Рита Мөхәммәдиева Кама Тамагы бистәсендә үз йорты белән яши. Биредә туган, гомер иткән. Җәйгә 80 яшен тутыра икән. Безне ул кайнар кыстыбыйлар белән каршы алды.
– Тиз генә пешереп куйдым, - диде.
Башта аның бу сүзенә әллә ни игътибар итмәгән идек. Рита апа чынлап та бөтен әйберне тиз эшли. «Эһ» дигәнче ул өстәлгә уха өчен кирәкле әйберләрне тезеп тә куйды. Шул арада кәстрүлгә су салды, газын кабызды...
– Рита апа, 80 яшь димәссең, кулларыңа күз иярми, - дибез, уенын‑чынын кушып.
– Хәзер аякларым авырта инде. Ә менә элек чынлап та ут идем...
Рита Мөхәммәдиева район ашханәсендә 33 ел буе пешекче булып эшләгән. Тик 50 яшендә, яраткан эшен ташлап, идән юарга урнашкан.
– Пешекчеләрнең хезмәт хакы аз бит. Идән юучы ярты көн эшләп, шулкадәр хезмәт хакы ала. Ә пешекченең эш сәгате иртәнге биштә башланып төнге уникегә кадәр дәвам итә.
Шулай сөйләшкән арада тәҗрибәле пешекче балыкны чистартып, зур кисәкләргә бүлде. Бәрәңге әрчеп, шакмаклап турады.
– Ухага мин бөтен әйберне берьюлы салам, – диде Рита апа. – Кайнап чыккан тозлы суга балык, бәрәңге, суган өстисең дә, эш бетә. Егерме минуттан аш пешә!
Хуҗабикә үзе сөйли, үзе эшли... Бу вакытта фотографны кызганып куйдым: Рита апа артыннан сурәткә төшерергә өлгерми!
«КИЕНЕГЕЗ, ЗИНҺАР...»
Кай арада эшне башладык, кай арада төгәлләдек – аңламый да калдык. Инде бирегә килүебезнең төп сәбәбенә – Юрий Гагаринга бәйле хатирәләрне барлау, искә төшерүгә күчәсе иде. Шул хакта сүз башладык...
1967 елның июль аен бик яхшы хәтерли Рита апа. Кама Тамагына КПССның Татарстан өлкә
комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев җитәкчелегендә зур делегация киләчәк, дигән хәбәр тарала. Кунакларны Идел ярында каршы алып, тәмле итеп ашатып, озатып җибәрергә кирәк. Һәм әлеге җаваплы миссияне район ашханәсенең уңган пешекчесе Рита Мөхәммәдиевага йөклиләр.
– Юрий Гагаринны сыйлыйсын белгәч сөендем, – дип сөйли тәҗрибәле пешекче. – Дөньякүләм танылган кешене кайчан күрер идең әле! Уха пешерергә куштылар. Кама Тамагына төрле даирә кешеләре еш килә иде. Һәркайсына төрле ризык әзерләдек. Күрәсең, Гагаринны Иделдә тотылган балык ашы белән шаккатырырга теләгәннәрдер.
– Шаккаттымы соң? – дим.
– Белмим инде. Бик тәмле, дип ашады. Кат‑кат рәхмәтләрен әйтте. Ул Идел ярына су чаңгысында килде. Ә өч кеше катер белән иде. Аларын танымадым, Мәскәү кешеләре булдымы икән. Фикрәт Табиев исә машина белән аз гына соңрак килде. Су чаңгысындагы космонавт ялан тән, плавкидан гына иде. Яр буенда өч хатын‑кызны күргәч, каушап калды ул. Тиз генә катерның каютасына төшеп китте. Без исә артыннан, зинһар космонавт костюмыгызны киегез, дип кычкырып калдык.
Гагарин озак көттерми: формасын киеп, пешекче кызлар янына чыга. Ялан тән килгәне өчен тагын бер кат гафу үтенә.
– Без әле аның костюмын тотып та карадык,-ди Рита апа. – Ул безгә елмаеп карап торды. Бик итагатьле кеше. Зифа буйлы, чибәр. Хәтерлим, сул як кашында яра эзе бар иде. Үзара шаярышып, көлешеп ашадылар. Ашап кына түгел, эчеп тә алдылар.
– Нәрсә эчтеләр?
– Яхшы коньяк, аракы инде. Беренче тапкыр гына зур кунакларны сыйламадык. Табында һәрвакыт спиртлы эчемлекләр дә булды. Кунак эчәме‑юкмы – анысы икенче мәсьәлә.
Сигез литрлы чиләктә пешкән ашны соңыннан кызлар катерның каютасына төшереп куя. Саубуллашканда кунаклар аларны, катерга утырып, Иделдә әйләнеп килергә чакыралар. Тик кызлар «юк» дип кырт кисә.
– Без бит татар хатын-кызлары! – ди Рита апа. – Аллаһ сакласын! Бөтен районга яманатың чыгар!
РИТА МӨХӘММӘДИЕВАДАН КИҢӘШ:
- Балыкны һәм яшелчәләрне кайнап торган суга бер үк вакытта салырга кирәк! Һәм барысын бергә 15–20 минут кайнатырга.
– Уханы ул вакытта сигез литрлы чиләктә пешердек. Яртысын ашап бетерделәр, калганын үзләре белән алдылар.
«АЛТЫ БАЛА ҮСТЕК»
Рита апа – сугыш башланып бер ай узгач туган бала. Биш яшенә кадәр әтисез үсә. Ә 1946 елны могҗиза була – әтисе сугыштан кайта!
– Әтидән куркып, аны танымыйча, өстәл астында утырганымны хәтерлим, – ди Рита апа. – Аның сул кулы яралы иде. Тик сәламәтлегеннән зарланмады. Әти фронттан кайткач, әни тагын биш бала тапты әле.
Гаиләдә олы бала буларак, Рита әнисенең төп ярдәмчесе булып үсә.
– Ундүрт яшемнән тире җыеп тозладым, – дип искә ала хуҗабикә. – Әти, мәрхүм, сугыштан бик бозылып кайтты. Эчүгә сабышты. Рәхәт күрмәдек без... Аллаһка шөкер, барыбыз да сау-сәламәт булып үстек.
Рита апа ире Раил белән бер ул тәрбияләп үстерә. Тик ир белән хатынга картлык көннәренә кадәр бергә яшәү насыйп булмый – гаилә башлыгы 48 яшендә вафат була.
– 43 яшемдә тол калдым, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Раилгә ике тапкыр инсульт булды. Бердәнбер улыбыз Рамилне Әфганстанга алганнарын белгәч, хәле тагын да начарланды аның. Аллаһка шөкер, Рамилебез сугыштан исән‑сау кайтты. Шуннан соң Раил озак тормады, бакыйлыкка күчте. «Синең кайтуыңны көткән икән», – дидем улыма.
Рита апа ике оныгы турында бик озаклап, яратып сөйләде. Олы оныгы инде кияүдә, Азнакайда яши икән. Кечкенәсе Кама Тамагы урта мәктәбенең унберенче сыйныфында белем ала.
– Оныгым монда яши дисәм дә була, – диде хуҗабикә. – Олысы да шулай үсте. Улым Рамил шофер минем, ерак сәфәрләргә йөри. Хатыны да эшли. Мин исә көне буе өйдә. Оныгым кайткан төшкә әнә шулай тәмле ризыклар пешереп куям. Аннары миңа да иптәш кирәк бит.
Рита апаның йорты үзе кебек көлеп тора, якты, чиста. Өе тулы гөл. Җәен ишегалды, капка яннары, бакчасы да шулай чәчәккә күмелә икән.
– Улым әрли, – ди Рита апа. – Су сибәргә күп бит. «Шулкадәр күп чәчәк утыртма, аякларың авырта бит», – ди. Ел саен азрак утыртырмын дим дә, барыбер булмый. Миңа калса, шул чәчәкләр, гөлләр үстергәнгә яшәрәм, яшим мин, кызым.
«УХА ЯШЕЛ ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР ЯРАТА»
Рита апа урыныннан кылт сикереп торды:
– Егерме минут узды, балык тарала күрмәсен!
Кәстрүлнең капкачын ачып карады. Балык кисәкләре ап‑ак булып йөзеп йөри.
– Булган бу, булган. Артыгын тотарга ярамый, -дип, хуҗабикә газны сүндереп куйды. Шуннан ашка яшел суган белән укроп турый башлады.
– Уха яшел тәмләткечләр ярата. Элек пешергәндә дә шулай сала идек, -ди.
– Рита апа, Гагаринга пешергән уха бүгенгесеннән аерыламы? -дим.
– Аерыла, әлбәттә. Беренчедән, табигатьтә, учакта пешкән уха тәмлерәк була. Икенчедән, ул вакытта ухада өч төрле балык иде: чөгә, судак, алабуга. Безнең балык кибеттән сатып алынган. Ә ул чакта яңа гына Идел елгасыннан тотылган иде. Ухадан башка да, табынга ризык-ны күп ясадык: тутырган тавык, каклаган каз, бәлеш, өчпочмак. Һәм, әлбәттә, берничә төрле балык. Ысланганы, киптерелгәне. Ул чакта Иделдә нинди генә төр балык юк иде бит!
Хуҗабикә уханы тәлинкәләргә бүлде. Тәмле балык исе чыкты. Рита апа ашка күп итеп яшел тәмләткечләр салды.
Авыз итәбез... Чын уха. Бер артык тәм дә юк.
– Аллаһның рәхмәте, балыгы әйбәт туры килгән, – дип сөенә Рита апа. – Кайбер кеше ухага йомырка, сыр, тагын әллә нәрсәләр сала, мин алай яратмыйм. Башка әйберләр балыкның тәмен ала. Үз гомеремдә нинди генә уха пешер
мәдем. Тавык шулпасында да ясадык. Ә менә монысы иң җиңеле, ашарга да, пешерергә дә.
«ӨЙДӘ ӘЗЕРЛӘП КАРЫЙ ИДЕМ»
Рита апа бөтен төр ризыкны да пешерә белә. Ашханәдә эшләгән вакытта беренче, икенче ашлар, камыр ризыклары – барысын да әзерләргә туры килгән аңа.
– Барысы да тәҗрибәдән килә, -ди хуҗабикә. – Гадәттә, яңа ризыкларны өйдә әзерләп карый идем. Нәрсә җитми, нәрсәсе артык, үзең өчен нәтиҗә чыгарасың.
Берсендә шулай Рита апага камырга төреп каз пешерергә кушалар. Әлеге дә баягы, районга зур кунаклар киләчәк икән.
– Башта каты камыр җәйдем. Аны куна тактасында егерме минутлап киптердем. Шуннан каз түшкәсенә тоз, аджика, башка тәмләткечләр сыладым да, камырга төрдем. Аны газ мичендә озак итеп пешердем. Ул төнне күзгә йокы кермәде инде...
Кунаклар Рита апаның казын мактап туя алмыйлар. Шулай итеп пешекченең тагын бер «фирменный» рецепты пәйда була.
– Ул заманнарда кыяр, помидордан, кәбестәдән салат ясый идек, -ди хуҗабикә. – Тагын винегрет бар иде. Күбрәк камыр ризыклары пешердек. Һәм, әлбәттә, балык...
Авыр чакларда эшләсәләр дә, тәҗрибәле пешекче үткәнен сагына. (Ә бәлки, яшьлегендер...) Күз алдына китерергә дә авыр: иртәнге биштә торып, ашханәгә килгәннәр дә мичкә якканнар. Утынын кичтән ярып калдырганнар. Аннан көянтә-чиләк алып суга киткәннәр. Ул арада плитәгә аш утыртырга кирәк. Рита апа хәтта түшкә‑түшкә итне дә үзе чапкан...
– Әйе, авыр заманнарда эшләдек, дип искә ала тәҗрибәле пешекче. -Хәзер җиңелрәк инде, мичкә ягасы, су ташыйсы юк. Кайнар суы да килеп тора. Тик менә ул чакта да, хәзер дә пешекчеләрнең хезмәт хаклары аз. Бик авыр эш бит, көне буе аяк өстендә...
...Рита апаның «борчуы» бар – җәйгә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәсе килә икән. Табынга менюны инде әзерләп куйган. Исәнлек кенә булсын, ди. Без дә шуны телибез, Рита апа! Әле тагын күп еллар буе йөгереп йөрергә насыйп булсын! Тәмле ризык, акыллы сүзләрегез белән якыннарыгызны гел шулай сөендереп яшәгез!
ЮРИЙ ГАГАРИН КАМА ТАМАГЫНА СУ ЧАҢГЫСЫНДА КИЛӘ – БУ АНЫҢ ЯРАТКАН МАВЫГУЫ БУЛА. БЕРЕНЧЕ КОСМОНАВТНЫҢ ҮРНӘГЕ СССРДА ӘЛЕГЕ СПОРТ ТӨРЕНЕҢ ПОПУЛЯРЛАШУЫНА ЭТӘРГЕЧ БИРӘ. 1964 ЕЛДА СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА СУ ЧАҢГЫСЫ СПОРТЫ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ТӨЗЕЛӘ. 1965 ЕЛДА ИЛДӘ ӘЛЕГЕ СПОРТ ТӨРЕ БУЕНЧА ИЛ ЧЕМПИОНАТЫ ОЕШТЫРЫЛА. 1970 НЧЕ ЕЛЛАР АХЫРЫННАН СОВЕТ СУ ЧАҢГЫЧЫЛАРЫ ДӨНЬЯ КҮЛӘМЕНДӘ ДӘ УҢЫШЛАРГА ИРЕШӘ БАШЛЫЙ. МӘСӘЛӘН, 1977 ЕЛДА МАРИНА ЧЕРЕСОВА СУ ЧАҢГЫСЫНДА ФИГУРАЛЫ ШУУ БУЕНЧА ЕВРОПА РЕКОРДЫ КУЯ. Ә 1979 ЕЛДА НАТАЛЬЯ РУМЯНЦЕВА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНКАСЫ ИСЕМЕН ЯУЛЫЙ.
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК
судак (сыла) балыгы (уртача зурлыкта)
бәрәңге – ике данә
суган – ике данә
дәфнә яфрагы
кыяклы суган
яшел укроп
тоз – тәменчә
борыч – тәменчә
1 Кисәбез!
2 Салабыз!
3 Турыйбыз!
4 Пешерәбез!
5 Болгатабыз!
6 Бүләбез!
7 Тәмләткечләр өстибез!
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий