
Галимнәр итле бәрәңгене ничек әзерли?
Редакциябезнең күптәнге дусты Фаяз абый Хуҗинга һәрчак сокланып калабыз. Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы археологиясен өйрәнгән санаулы галимнәрнең берсе ул. «Редакция кухнясы» нда берәр тәмле ризык пешерергә тәкъдим иткәч тә, Фаяз абый каршы килмәде.
22 июля 2019

«РИЗЫКНЫ ХАСИЯТЛӘП, БӨТЕН ШАРТЫН ТУРЫ КИТЕРЕП ӘЗЕРЛИБЕЗ!»
Фаяз абый белән аларның өч бүлмәле фатирында очраштык. Хуҗа кеше белән башта бүлмәләр буенча «экскурсия» ясап чыктык. Тормыш иптәше Гөлнур апа белән икәү генә гомер итәләр икән. Бердәнбер кызлары Нью-Йоркта яши. Төрек егетенә кияүгә чыгып, шунда күченгәннәр.
– Ә бу минем эш кабинетым, – диде, Фаяз абый түр яктагы бүлмәгә кергәч.
Стенаның ике ягында торган шүрлекләргә күз төште. Китаплар белән шыплап тулган алар.
– Китаплардан башка булмый, – ди ул. – Әле болар биштән бер өлеше генә. ТР Фәннәр академиясенә бик күп китапларымны бүләк иттем. Хәзер анда минем исемдәге аерым бер фонд бар.
Аш бүлмәсенә чыккач, әңгәмәдәшем ипләп кенә өстәлгә ризыклар чыгара башлады.
– Нәрсә әзерлибез? – дим.
– Запеканка. Тиз эшләнә ул.
Хуҗа кеше бәрәңге әрчергә кереште.
– Ризык әзерләгәндә иң яратмаган эшем – бәрәңге чистарту, – диде ул. – Кабыгын да калын әрчим, озак та була кебек.
– Ә көндәлек тормышта ашарга пешерергә туры киләме? – дим.
– Сирәк дисәм дә була. Болай үзе күп ризыкларны әзерли алам, ягъни җаен беләм. Алты баланың иң өлкәне бит, плитә янында күп торырга туры килде. Студент елларны әйткән дә юк инде. Эшли башлап, экспедицияләргә йөргәндә тагын пешердем. Соңрак, җитәкче буларак, аш‑су әзерләүне дә контрольдә тоттым. Өйрәтәсең, күрсәтәсең, дигәндәй. Һич онытмыйм: берсендә ике кыз токмач пешерергә алынды. Карасам, болар капны ачтылар да токмачны юарга керештеләр.
– Кызлар, нишлисез? Токмачны пешкәч кенә юалар, – дим. – Гаҗәпләнделәр. Шундый кызык та, кызганыч та хәлләр булгалый иде.
Фаяз абый бәрәңгене әрчеп бетерде. Шуннан электр миченә куя торган савытны алды да аның төбенә фарш салды. Аны бөтен савыт буенча тигезләп җәйде, Һәм өстенә тоз, борыч сипте.
– Мин элек борыч ашамый идем, хәзер исә ярата башладым. Файдалы икән ул, эчәклекләрдәге начар бактерияләрне үтерә, – диде.
Ирләр өчен иң авыр саналган эшкә (хәер, кайбер хатын-кызлар өчен дә) – суган турарга кереште.
– Суганны нәзек итеп, ярымбоҗралап турарга кирәк, – диде.
Фаяз абыйны күзәтәм: һәр эшен җиренә җиткереп башкара. Суганны турап бетергәннән соң, ярымбоҗраларны бер-берсеннән аерды. Аннан ит өстенә рәт‑рәт итеп тезә башлады.
– Сез бик пөхтә кеше бугай, – дим Фаяз абыйга.
– (Көлә.) Тәртип яратам, әйе, холкым ул минем. Кечкенәдән шундый идем...
Тарихчы бәрәңгене яртыга бүлде дә, аны да ярымбоҗралап турады, һәм суган өстенә салды. Дөресрәге, берәм‑берәм куеп, тезеп чыкты.
– Хатын-кызлар болай утырмый инде, ничек туры килсә шулай сала да, бетте китте, – дим.
– Әйе, шулайдыр. Ирләр хатын-кызларга караганда тәмлерәк пешерә, диләр. Һәм бу һич кенә дә арттыру түгел. Без сирәк әзерлибез бит. Шуңа ризыкны хасиятләп, бөтен шартын туры китереп әзерлибез. Ә хатын‑кыз шул арада баласын да карый, керен дә юа... Йөз эше таралып ята, дигәндәй. Ә без плитә каршыннан китмибез.
Бәрәңгеләрне тезеп бетергәч, Фаяз абый сыр алды. Аны, угычтан уып, бәрәңге өстенә сала барды.
– Булды, – диде хуҗа кеше. – Хәзер 180 градуска кадәр кайнарлатылган электр миченә куябыз, унбиш минут пешерәбез.

«СЫЕР ДА САУДЫМ»
Без исә иркенләп өстәл артында сөйләшүебезне дәвам иттек. Фаяз Хуҗин – Казанның 1000 еллык тарихын дәлилләгән галимнәрнең берсе дә әле ул. Аның бу өлкәдәге эзләнү-тикшеренүләре турында шактый яздылар инде. Ә безне галимнең балачагы, археологиягә килүе кызыксындырды.
Тумышы белән Зәй районының Карман авылыннан ул. Урта мәктәпне күрше Бигеш авылында тәмамлаган. Аннан Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына кергән. Ул вакытларны менә ничек искә алды:
– Әдәбият, тарих белән кызыксынуым кечкенәдән килде. Китапханәләрдә китап калмагач, хәтта елый идем. Бер кызык гадәт турында сөйлим әле: уйнап арыгач, агач бура эченә кереп китап укый идек. Берәү укый, калганнар тын да алмый тыңлап утыра. Бүгенге күзлектән чыгып караганда, гаҗәп әйбер бит бу.
Ә институтның тарих бүлегенә керүем... үз теләгем булды. Әле дә истә: беренче имтихан рус теленнән изложение иде. Миңа калса, аны махсус беренче куйганнар: 80 процент абитуриент шунда ук төшеп калды. Рус телем яхшы иде, изложениенене «5» кә яздым. Дөрес, бер хатам бар иде, тик барыбер билгене киметмәгәннәр. Ничек алай булгандыр, үзем дә аптырыйм. Икенче имтихан – тарихтан. Анысы тагын бер кыйсса! Ашыгудан, өйдә билге куела торган мөһим кәгазьне онытып калдырганмын. Вакытлыча яшәп торган фатирым Тукай урамында иде. Институттан шунда йөгердем. Кайтсам, ишек бикле. И, хәзер имтиханга соңга калам да, укырга да керми калам инде, дим. Бәхеткә, фатир хуҗасы кайтып керде. Кош тоткандай кире институтка йөгердем. Имтиханга иң соңгы булып кердем. Сорауга җавап биргәнче, указка сорап алдым. Укытучылар башта аптырап калды. Аннан картага төртеп күрсәтеп сөйли башладым. Укытучыларга бу алымым нык ошады, хәтта мине башкаларга үрнәк итеп куйдылар. Менә шулай кабул итү имтиханнарын җайлы гына тапшырып, студент исемен йөртә башладым.
Фаяз абый өеннән бер тиен акча алмый, стипендия акчасына гына яши. Ни өчен дигәндә, күп балалы гаилә, әнисе авырый, бер әтисе эшләгән акчага тагын биш баланы ашатырга кирәк.
– Балачак еллары шактый авыр иде безнең, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Фаяз абый. – Мин беренче класста укыганда әнием авырый башлады. Әтинең дә аягы гарип иде. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә энекәш, сеңелкәшләр бар. Ничектер өйдәге бөтен эш минем җилкәгә төште. Идән юу, сыер саву... Миннән соң туган Миргаяз энем күбрәк колхоз эшендә булды, ат җикте. Менә шулай үстек. Аллага шөкер, тора‑бара әни аякка басты.
Фаяз абый боларны зарланып, үзләрен кызганып сөйләми. Ә бәлки киресенчә, тормышта төшеп калмавының, тырыш булуының сәбәбе турында фикер йөртә.
Ул арада унбиш минут узып та киткән икән.
– Запеканканы әзерләп бетерәсе бар, – диде ул.
Электр мичен ачып, Фаяз абый ризыкны өстәлгә алып куйды. Бүлмәгә хуш ис таралды.
– Юк әле, булмады, – дип, хуҗа кеше эрегән сыр өстенә майонез якты. Һәм шуннан соң янә ризыкны электр миченә пешерергә куйды. Тагын утыз минут торырга тиеш икән.
СӨЙКЕМЛЕ СӨЯК
Фаяз абый үзенең укытучылары турында бик яратып, тәмләп сөйли. (Бу мизгелдә аның күзләре яктырып китә, йөзендә бер нур барлыкка килә). Күңел сандыгында һәр укытучысы белән бәйле аерым вакыйгасы бар аның. Узган ел «Бигешем – яшел бишегем, мәктәбем – яшьлегем тугае» дип атап, үзе укыган белем бирү йорты турында китап бастырып чыгарган. Фәкать үз тырышлыгы белән! Затлы, эчтәлекле басма.
– Без өч параллель классны 90 укучы тәмамладык. Биш ел саен очрашабыз. Телефоннан аралашып торабыз. Исән укытучыларыбыз белән дә даими сөйләшәбез, хәлләрен белеп кайтабыз, – диде Фаяз абый.
Кайберәүләр турында «Бәхетле йолдыз астында туган кеше» дип әйтәләр. Бер мәлгә танылган тарихчы-галимгә дә уңыш һич көтмәгәндә елмайган кебек тоелды.
Педагогика институтына җиңел генә укырга керүен бер исәпкә алсак, укып бетергәч тә, бәхетле очраклар гел көтеп тора аны. Югары уку йортын тәмамлап, Зәй районының Кадер сигезьеллык мәктәбенә укытырга кайта ул. Авыл балаларын мавыктыргыч тарих дөньясына җәлеп итәргә уйлый. Тик ике елдан СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтынына кече хезмәткәр буларак эшкә урнаша. Моны үзе болай аңлата:
– Институтта укыганда шактый күп экспедицияләргә йөрергә туры килде, – ди Фаяз абый. – Мин бу эшне шулкадәр ярата идем, сөйләп аңлата торган гына түгел. Күрәсең, укытучылар да моны күргән, аңлаган. Әнә шулай авылга кайтып киткәннән соң да, яңадан Казанга чакыртып алдылар...
Бер мәлгә галимгә барысы да җиңел бирелгән дигән фикер туса да, бу һич алай түгел. Аның белән еш аралашкан кешеләр белә: ул бүген дә үзенә карата бик таләпчән, җаваплы кеше. Фән белән шөгыльләнүнең кызыклы-мавыктыргыч та, катлаулы да эш булуы хакында да сөйләде ул:
– Әйтергә дә оят: кандидатлык диссертациясен 13 ел эшләдем, – ди галим. – 1974 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына килдем дә баш‑аягым белән эшкә чумдым – Биләрне өйрәнергә керештем. Ә җитәкчелек һаман диссертация яклауны сорый. Әлбәттә, аны эшләү авыр түгел, Биләрдә никадәр яңа ачышларга юлыктык. Менә шуларны язып кына бир!
Шулай эшли дә Фаяз абый. 1987 елда фән кандидаты дәрәҗәсен ала. Ә ни өчен фәнни эшне язу шулай озакка сузыламы? Әлеге дә баягы җаваплылык: җиде кат үлчәмичә, булдыра алмый ул.
Тагын бер кызык очрак. Студентлар белән экспедицияләргә йөреп, фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр язгач, аны галим дип атый башлыйлар. Ә Фаяз абый читенсенә.
– Галим – ул минем өчен бик җаваплы исем, – ди. – Син барысын да белергә тиеш. Менә шушы мәртәбәле сүз – галим исемен аклар өчен бик күп укырга туры килде. Ә бит шунсыз булмый. Укучылар янында буласыңмы, укытучылар белән аралашасыңмы – барысының да сорауларына җавап бирергә кирәк. Алай гына да түгел, галимнәр белән дә очрашасың. Аларның да сораулары бар. Менә шуңа да үземне үстерү өчен бик күп эшләргә туры килде.
Докторлык диссертациясен язганнан соң гына Фаяз абый үзен галим дип саный башлый, ягъни 50 яшьтән соң. Ә шулкадәр белеме белән ни өчен докторлык диссертациясен шул яшьтә генә язамы? Бу юлы иң төп сәбәп – вакытның җитмәве. Казанга 1000 ел барлыгын дәлилләгән еллар була ул – Кремльдә казу эшләре алып баралар. Һәр табылдыкны аерым өйрәнәләр, документлаштыралар...
– Доктор булу кирәк тә түгел миңа, дип йөрдем, – ди Фаяз абый. – Эш исемдә түгел бит. Шулай да 2001 елны каршы алганда үземә максат куйдым: 50 яшьлек юбилеема эшләгән хезмәтләрем буенча бер китап чыгарырга! Җиде ай дигәндә язып чыктым шуны. 2001 елда Мәскәүдән академик Валентин Седов килгән иде. Сөйләшеп киттек тә:
– Синең бу китабың докторлык диссертациясе булган бит, – диде ул. Менә шулай итеп, үзем дә уйламыйча, кайчаннан бирле өстә торган зур эшне башкарганмын булып чыкты.
Аш бүлмәсенә таралган ризык исеннән «айнып» киткән кебек булдык.
– Ай, бәрәңге! – дип сикереп торды Фаяз абый. – Юк, янмаган да көймәгән дә. Уф... Куркып куйдым.
– Янса, фотода ачык итеп күрсәтербез, – дигән булам.
– Юк, яна күрмәсен, әйбәт булсын. Эш ярты‑порты гына булырга тиеш түгел.
Фаяз абый ризыкны тигезләп бүлеп, тәлинкәләргә салды. Авыз итәбез... Бик тәмле!
Запеканканың төрлесен ашаган бар. Тарихчы галим әзерләгәнендә үзенә бер тәм бар. Булганнан барысы да була, күрәсең!

ФАЯЗ ХУҖИННАН ЗАПЕКАНКА РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак (4 порция өчен):
- Иттарткычтан чыгарылган ит – 300 г
- Бәрәңге – 4–5 данә
- Суган – 3 баш
- Сыр – 150 г
- Майонез
- Борыч – чама белән
- Тоз – чама белән

- Тозлыйбыз!

- Борычлыйбыз!

- Болгатабыз!

- Җәябез!

- Турыйбыз!

- Тезәбез!

- Турыйбыз!

- Тезәбез!

- Борычлыйбыз!

- Уабыз!

- Мичкә куябыз!

- Сылыйбыз!

P.S. Фаяз абыйга «сөйкемле сөяк» дигән сүзләр туры киләдер. Кабул итү имтиханнарында укытучыларның күңелен яуларга да, авылдан Казанга чакыртып алынуында да... Соңрак күпләрнең яраткан остазы, хөрмәтле коллегасына әверелергә дә әнә шул сөйкемле сөяге ярдәм иткәндер аның.
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий