Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Гөлнара Габдрахмановадан Яңа ел пилмәне

Гөлнара Габдрахмановадан Яңа ел пилмәне

Мандарин исе килә, кибетләрдә ыгы-зыгы: халык гипермаркетлардан ясалма чыршы ташый, бүләк сайлый, күпләп азык-төлек сатып ала, хуҗабикәләр бәйрәм табынына куясы сый-нигъмәтләрен барлый... Шулай булган һәм булачак! Бәйрәм алдыннан гомер-гомергә шулай мәш килгәннәр. Ә иң хәтердә калганы – совет чоры, ул чакта да Яңа ел алды кәефе шундый ук көчле, тик менә сатып аласы әйберләргә кытлык иде – дефицит товар йә әшнәләр аша табыла, йә күпчакрымлы чиратта торганнан соң гына бәхет елмая, яисә поезд белән барып Мәскәүдән кадәр алып кайтасы була. Әмма совет кытлыгы китереп чыгарган шундый киртәләргә карамастан, һәр гаиләдә Яңа ел табыны тансык сый-нигъмәттән сыгылып тора. Без аларның һәркайсын хәзер дә исемләп санап чыга алабыз: оливье, «шуба», пилмән, шпротлы бутерброд һәм совет кинематографы данлыклаган дерелдәвекле балык... Совет чоры табыны турында Яңа ел алды хатирәләрен кем белән барлау яхшырак икән? Әлбәттә инде, Архив эше буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән. Аның «архивында» мондый хатирәләр байтак.

28 декабря 2021

«АРХИВ КҮСЕЛӘРЕ» ҺӘМ  «АССОРТИ»
– Бик тиздән өлкәннәр дә, балалар да зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитәчәк. 2022 елны без яхшы кәеф белән каршылыйбыз. Татарстан архивчылары инде 100 елдан артык күпмиллионлы архив байлыгын саклау буенча үзләренең һөнәри бурычын фидакарьлек белән башкара. Архивчылар командасы тырышып эшләп кенә калмый, күңелле ял да итә белә. Совет чорындагы Яңа ел каршылаулар хакында кызыклы тарихларны шактый беләм мин. Ул чакта хезмәткәрләр КВНнар, «Йәгез әле, кызлар!» бәйгеләре үткәргән. Мәсәлән, бервакыт КВНда «Архив күселәре» (исәп-хисап бүлеге кызлары) һәм «Ассорти» (башка бүлекләрнең җыелма командасы) уйнаган. Конкурсларда һөнәри күнекмәләрне, импровизацияләү осталыгын күрсәтү соралган. Яңа елга һәр бүлек үзенең оливье салатын әзерләгән. Шпротлы бутербродлар ясаганнар, үзләре тозлаган кыяр-кәбестә алып килгәннәр...
ПИЛМӘННЕ ГАИЛӘ БЕЛӘН БӨГӘ ИДЕК
Болар барысы да таныш һәм күңелгә бик якын. Минем балачагымда, безнең совет гаиләсендә, Яңа елны шулай ук күңелле каршылый идек. Һәрвакыт бик күп кунак җыела. Үзебезнең кая да булса баруыбызны хәтерләмим, бөтенесе безгә килә иде. Минем әти‑әнием бик кунакчыл кешеләр. Бәйрәм табынындагы сый-хөрмәт исә – аларның гаять зур хезмәт җимеше. Без бик күп тавык, сарык, бозау асрый идек. Бакчабызда исә нинди генә яшелчә һәм җиләк‑җимеш үстермәдек!
Мин бик күп кунаксыз бер генә бәйрәмне дә хәтерләмим. Без өч бала үстек: мин – иң өлкәне һәм Олег, Эдик исемле энеләрем. Гел бик күп ризык әзерләргә, әнигә булышырга туры килә иде. Яңа елны иң күркәм бәйрәм итеп үткәрү традициясен исә әтиемнең әнисе Мәйшәрәф әбием керткән. Мин аны бик‑бик яраттым. Әбием 84 ел яшәде. Аның бөтен гомере безне кайгыртуга багышланган иде. Аның сөйләгәннәрен әле дә хәтерлим – элек Яңа елдан кала бер бәйрәмне дә белмәгән алар, шуңа һәр елны бик зурлап әзерләнгәннәр. Без әнә шул традицияләрдә тәрбияләндек. Минем әнием – рус, әтием – татар. Шунлыктан Яңа ел табынында нигъмәтләр хәзер дә «күпмилләтле» булып кала. Анда һичшиксез пилмән булырга тиеш – без аны гаиләбез белән бергәләп, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә бөгәбез. Бүген исә безнең пилмән поши итеннән булачак, чөнки минем ирем дә, улларым да, алар белән мин дә – барыбыз да аучы. Миңа ауга әзерләнү, җыену, барыбыз бергә урманда йөрү бик ошый...
DSC03987(1)
ОЛИВЬЕ – МӘҖБҮРИ!
– Ә оливье салаты?
– Анысы – һичшиксез булырга тиеш! Бу салатны ирем дә, балалар да ярата. Без аны болай да еш әзерлибез, ә менә Яңа ел бәйрәмендә ул туплау вазыйфасын үти – барыбызны да бер үк вакытта бер табын тирәли җыя. Безнең оливье бик тәмле булып чыга, чөнки аңа кирәкле бөтен нәрсә – бәрәңгесе дә, йомыркасы да, суганы да, кишере дә, кыяры да – сатып алынган түгел, ә үзебезнеке.
2
ҮРДӘК КЫЙССАСЫ
1984 елдан бирле Яңа ел табыныбызда һәрвакыт үрдәк була. Ул чакта без Сабада яшәдек, әни үрдәкләр асрады, шунлыктан Яңа ел табыныбыз алма, күрәгә һәм мандарин тутырып пешерелгән үрдәксез була да алмый иде! Алма да үзебезнеке – әнием алма бакчасын да үзе үстерде. Аның туган җирендә. Алексеевскоеда, бабамның бик зур алма бакчасы булган. Кызганыч ки, 1973 елгы каты суыкта алмагачлар туңган. Бабам сугышта катнашкан, күп үлем күргән кеше, әмма шулай да алма бакчасы өчен йөрәге бик әрнегән. Соңрак без, оныклары, алмагачларны кабат утырттык. Бабамның оныклары исә бик күп – 24 кеше, аларның балалары исә тагын да күбрәк... Без ярты җәйне бабамда, Чулман ярында, икенче яртысын Сабада, әбием янында үткәрә идек. Шунлыктан минем балачагым бик бәхетле булды. Хәер, барлык совет чоры балаларыныкы да шундый сөенечле иде ул.
IMG_6146
КАБАТ СССРГАМЫ?
Үткәннәргә әйләнеп карап, шуны гына әйтә алам: Советлар Союзында бер генә кимчелек бар иде – кибет киштәләренең бушлыгы. Хәтерлим, әтием мине база һәм ярминкәләргә гел утыртып йөрде, мин аның «УАЗ» машинасында үстем, дияргә дә була. Ул һәрвакыт Саба кибетләренә ашамлыклар, хуҗалык товарлары кайтартуны кайгыртты.
Минем СССР турында бер генә начар хатирәм дә юк. Минем өчен Советлар Союзы ул – киләчәк бүгенгегә караганда да яхшырак булачак, дип инану. Бүген исә күпләрдә мондый ышаныч юк. Җитмәсә әле пандемия дә хафаландыра... Юк, мин әлеге сәяси стройның кире кайтуын теләмәс идем. Тарихның һәр чорына үз вакыты бирелгән. Ул чакта яхшы булган нәрсә хәзер исә начар булырга мөмкин. Моны хәтта безнең архив эшендә дә күреп була. Совет чорында, мәсәлән, мәгълүмат хезмәтендә документларны идеология максатларында файдалануга басым ясалды: документаль экспозицияләр, архив документлары буенча радио‑ һәм телетапшырулар оештыру, фәнни-популяр һәм фәнни материаллар бастыру – болар барысы да социалистик төзелеш казанышларын мактауга юнәлтелгән иде. Күргәзмәләр КПССның Татарстан өлкә комитетының Сәяси агарту йортында, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Казан университетының тарих музеенда үткәрелде. Күчергеч техника булмаганга, экспозицияләргә чын документлар куела иде.
Бүген исә архив эшчәнлеген цифрлаштыру күргәзмәләр үткәрү форматын киңәйтү мөмкинлеген бирә. Мультимедиа һәм интернет-күргәзмәләр белән дә кызыксыну зур. Уку залындагы документлар белән ерактан торып танышу мөмкинлеге бар – бу да алга таба зур адым.
Барлык бу глобаль, һөнәри үзгәрешләр әлбәттә бик шәп. Мин аларны хуплыйм. Әмма СССРда нәрсә яхшы булды дигән сорауга әйләнеп кайтсак, утыз ел стажлы педагог буларак миңа шунысы бик кызганыч: ул чакта без идеология белән бергә балаларны да – октябрят, пионер, комсомолларны югалттык. Без аларга алмаш таба алмадык. Һәм әлеге аралыкта югалган буын үсеп җитте. Ә менә хәзер инде аларның балалары мәктәпкә укырга керде. Нәтиҗәдә без нәрсә күрәбез соң? Нигә бүген бөтен кеше мәктәптән зарлана? Чөнки бүгенге мәктәп балаларының да, аларның ата-анасының да идеологиясе юк. Алар нишләгәннәрен үзләре дә белми: укытучыны мәсхәрәләргә, мәктәпкә килеп тавыш куптарырга мөмкин, дип саныйлар – элегрәк исә бу рөхсәт ителмәде. Без зыялырак балалар идек, ничек тә яхшы белем алырга тырыштык. Гәрчә безнең мөмкинлекләребез хәзергегә караганда күпкә азрак иде – халыкара конкурслар да, грантлар да булмады. Совет чоры баласы бары тик үзенең белеменә генә таяна алды. Ә хәзер студентларга игътибар нинди! Мин архивка эшкә килгәндә, анда ун практикант бар иде, хәзер исә 428 студент бездә практика үтә: КДУның Тарих институтыннан, энергоуниверситеттан, мәдәният институтыннан, төзелеш колледжыннан... Алар документларны өйрәнә, фәнни-тикшеренү эшләре яза. Иң яхшы хезмәтләр өчен стипендия билгеләнә. Безнең вакытта мондый ярдәм юк иде, ә балаларга рәхәт заман килде. Укы гына, эшлә генә, камилләш кенә – бөтен мөмкинлекләр дә бар.
МИН ҮЗЕМ!
Мин һәрвакыт бик көчле кыз булдым. Әтием, үзе дә аңламыйча, миннән лидер тәрбияләгән ул. Сигезенче сыйныфта укыганда, Пионерлар йортында район штабы белән җитәкчелек иттем. Бөтен пионер оешмасы миңа буйсына иде.
3
Мин дружина советлары, пленар утырышлар үткәрдем, Ленин мәйданында демонстрациядә трибунада микрофон белән берүзем басып тора һәм парад белән җитәкчелек итә идем. Моннан тыш, мин әле спортчы да – хәзергә кадәр чаңгы шуам, ярышларда призлы урыннар алам. Хореография белән шөгыльләндем – Сабада хореографлар бик көчле иде. Без төрле балет «па»ларын өйрәндек, республиканың бөтен сәхнәсендә биеп чыктык. Ягъни безнең белән – совет балалары белән – шөгыльләнәләр иде. Мин пионер дружинасы җитәкчесе буларак партиянең район комитеты беренче секретарена балаларның бөтен теләген җиткерә алам. Без кирәк идек, партия җитәкчеләре безнең белән очраша, безне тыңлыйлар иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та хәзер яшьләр белән үзен шулай тота – очраша, аралаша, хуплый, бөтен кирәкле шартларны тудыра.
ЯЗМЫШ ИРОНИЯСЕ ҺӘМ ДӨРЕС ТӘРБИЯ
– Совет чорындагы кебек Яңа ел төнендә «Ирония судьбы...» фильмын карау традициясе сезнең гаиләдә дә сакланамы?
– Юк. Мин бу фильмны яратмыйм. Анда ясалмалык күп. Тормышта алай була алмый. Мин икейөзлелекне күралмыйм. Без ирем белән Джулия Робертс уйнаган «Чибәркәй» фильмын карарга яратабыз.
– Кызык икән!
– Минем ирем бик кызык кеше. Ул беркайчан да тик утырмый. Аның белән яшәү – даими хәрәкәттә булу, дигән сүз. Без балалар бик кечкенә чактан ук бергәләп 2‑3 көнгә балыкка бара идек – палаткалар белән, җәй дә, кыш та. Ирем – тәмлетамак, үзе дә бик оста пешерә. Без аның белән бөтен Европа илләре кухнясыннан авыз иттек инде. Ризык ошаса, ул һәрвакыт пешекчедән рецептын сорый, аннары өйдә пешереп карый, үзеннән нәрсәдер өсти, пропорцияләрен үзгәртә... Һәм бөтен ризыгы да бик тәмле килеп чыга. Бер генә проблема бар – мондый гурманга ярау бик кыен. Ә ирләр йөрәгенә юл һәрвакыт ашказаны аша салына, диләр бит. Тик мин аны торт пешереп гашыйк иттем. Һәм моның өчен тагын әтиемә рәхмәтлемен.
– Ул сезне торт пешерергә өйрәттемени?
– Шулай дияргә дә була. Мин унынчы сыйныфта укыганда, авыл мәктәпләрендә укучы кызлар сыер саварга тиеш, дигән карар чыкты, һәркайсыбызга берәр төркем сыер бирделәр. Иртәнге сәгать дүрттә һәм төш вакытында барып саварга тиеш идек. Көн саен. Хәтерлим әле, иртән фермага йөгерәм, аннан кайтып энем Эдикны ашатам, чөнки әни дә эшкә чыкты. Олег энемне мәктәпкә озатам. Фермадан соң никадәр яхшылап юынсаң да, мәктәптә утырганда тирес исе килгәндәй тоела иде.
4
Фермага исә кыр аша барасы. Һәм бервакыт буранда мин адаштым. Әтием бик курыккан. «УАЗ»ы белән бөтен кырны буйлап, мине көчкә тапкан. Һәм ул шул көнне беренче секретарь белән ачуланышты, мин ишек артында барысын да ишетеп тордым. Әтием безнең сыйныф кызларын башка фермага җибәрмәячәген әйтте, барыбызны да кулинариягә күчерде. Һәм без хезмәт дәресендә практикага кондитер цехына йөрдек. Анда безне табын әзерләргә, кунак каршыларга, торт, гөбәдия, бәлешләр пешерергә өйрәттеләр. Минем барлык сыйныфташ кызларым да бик тәмле итеп ашарга пешерә, чөнки безне үз эшләренең осталары өйрәтте. Игътибар иткән булсагыз, безнең өйдә табын һәрвакыт матур итеп әзерләнгән. Минем таләбем шундый, барысы да аны үти.
DSC03967
– Димәк, сезнең гаиләдә ашарга пешерү белән дә, табын әзерләү белән дә бернинди проблема да юк?
– Кем беренче кайта, алъяпкыч – шуныкы. Безнең гаиләдә эшләр ирләрнеке һәм хатыннарныкына бүленми. Шунлыктан улларым өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә белә. Безнең гаиләдә хезмәт хөрмәттә. Улларым балачактан ук тәмле пешерә. Мин еш кына өйдә булмыйм бит. Баштарак аларга әзер ризыкны гына җылытырга кирәк иде. Соңрак үзләре дә пешерә башлады. Безнең кагыйдә бар иде: ашыйсың килә икән – әниеңә булыш. Җитәкче-әнинең тагын бер кагыйдәсе: бик кирәк вакытта гына миңа шалтыратырга ярый, юк‑бар белән борчымау мәслихәт. Улларыма кирәк чагымда исә мин һәрвакыт элемтәдә, тыңларга, проблеманы хәл итәргә әзер. Шуңа алар миңа һәрвакытта таяна ала. Безнең гаиләдә ир‑ат халкы күбрәк: бертуганнар, абзыйлар, уллар...
Бервакыт менә бу өстәл тирәсендәгеләрне санап караган идем, 17 ир заты булып чыкты – барысы да үзебезнекеләр, һәм мин аларны берүзем сыйладым!
АРХИВНЫ КҮЧЕРҮ КЫЙССАСЫ
– Соңгы арада Дәүләт архивын күчендерү тирәсендә шактый ыгы‑зыгы купты. Кемдер моны акылга муафыйк дип саный, кемгәдер исә бөтенләй ошамый. Нигә һәм ни өчен күченгәнегезне аңлата аласызмы? Һәм бу архив эшен ни рәвешле җиңеләйтәчәк?
– Архив хезмәтенең миссиясе тарихи хәтерне саклаудан; документаль күргәзмәләр, архив чыганакларын нәшер итү, тарихи тикшеренүләр, уку заллары, сорауларга җавап бирү аша тарихи үткәнне популярлаштырудан; гражданнарның социаль хокукларын раслаудан; кирәкле архив белешмәләрен бирүдән гыйбарәт...
Моннан алты ел элек без милли, тарихи-документаль, аудиовизуаль архивларны бердәм дәүләт архивына берләштердек. Әмма ул хәзер, кызганычка, биш бинада урнашкан. Берсе Кремль урамында – анда беркайчан да капиталь ремонт үткәрелмәгән, шунлыктан документларны бөтенләй саклап булмый диярлек. Тагын ике бина 8 Март урамында урнашкан – алар 120 процентка тулган, анда иң күп – 232 мең тартма материал саклана, бөтен подваллары да тулы, документацияне башка кабул итә алмыйбыз. Анда уку залы, сорауларны кабул итү бүлеге бар – стажны һәм хезмәт хакын раслау өчен халык бөтен республикадан шунда килә, судларда кирәкле мөлкәткә кагылышлы документлар да шунда бирелә. Тагын бер бина Декабристлар урамында урнашкан, 2018 елда гына төзелсә дә, ул мәсьәләне хәл итә алмый – архив тулган. Себер трактындагы бина инде 150 процентка тутырылган...
Хәзер документларның күпчелеге цифрлаштырылганга, безгә бик яхшы сервер бүлмәсе кирәк. Узган ел Росреестр бөтен заманча таләпләргә җавап бирә торган шәп бинаны файдалануга тапшырды: анда янгын сүндерү системасы, вентиляция, зур конференц-зал, туклану пункты, уку залы бар, сервер бүлмәсе өчен урын каралган, шулай ук реставрацияләү лабораториясен, картон җитештерүне, мәгълүматны беренчел эшкәртү үзәген җайлап булачак...
Мин Татарстан Президентына бик рәхмәтлемен – ул федераль акчага төзелгән бинаны республика мөлкәтенә бушлай тапшыруны Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл итә алды. 8 Март һәм Себер тракты урамнарындагы архивлар шунда күченә, чөнки документлар саклау өчен анда идеаль шартлар тудырылган. Шуны аңлау зарур: әгәр документларны саклау шартлары нормага туры килми икән, алар әрәм булачак. Без саклап калганның күп өлеше реставрацияләүне таләп итә.
Яңа бина зур матур территориядә урнашкан, анда төрле чаралар үткәрергә мөмкин булачак, шулай ук «Экспо» да янәшәдә генә – анда исә халыкара һәм россиякүләм чаралар уздыру мөмкинлеге бар. 120 эш урынлы административ корпус та бар.
Архивлар – үлеп бара торган тармак, дигән сүз йөрсә дә, бу алай түгел. Нәкъ менә архивлар тарихи мирасны саклау урыны булып тора. Бу – киштәләрдәге ниндидер тузан баскан кәгазьләр түгел. Алар кирәкле, хәзер без аларны цифрлаштырабыз. Былтыр, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, архивка игътибар гаять зур булды. Сораулар шулкадәр күп иде, архивчылар көчкә өлгереп барды. Чөнки һәр оешмага, һәр тармакка архивтан мәгълүмат таләп ителде, барысы да китаплар, фильмнар, чаралар әзерләде. Ә бу мәгълүматны саклап калу өчен, бөтен заманча таләпләргә җавап бирә торган шартлар кирәк.
5 ноябрьдә күченә башладык, дүрт фура, 180 йөкче һәм архивчы көнне төнгә ялгап эшләде.
Хәзер исә уку залыннан мәхрүм калабыз дип хафаланган тарихчыларга җавап бирәм. Алай түгел. 8 Март урамындагы бина Казан муниципаль архивына тапшырыла, ул дәүләт архивы вазыйфасын башкарачак. Шунлыктан сорауларны кабул итү вакыты да, уку залының эш сәгатьләре дә үзгәрмәячәк. Документларның кайда саклануы мөһим түгел бит, аны эзләп килүче шул ук залга кереп компьютер каршына утыра да, рәхәтләнеп файдалана. Бездә бердәм архив мәгълүмат системасы, шунлыктан документның кайдан кертелүе мөһим түгел. Безгә хәтта ХантыМансийскидан да сорау бирергә мөмкиннәр. Тиздән исә уку залына килү зарурлыгы да бөтенләй бетәчәк.
– Ә документ цифрлаштырылмаган очракта җавап бирү күпме вакыт таләп итә?
– Цифрлаштырылмаган икән, гариза шундук дәүләт архивына китә, һәм регламент буенча аңа өч тәүлек дәвамында җавап бирелергә тиеш. Киләчәктә әлеге вакытны өч сәгатькә кадәр киметергә ниятлибез.
«ХЕЗМӘТ ДАНЫ ШӘҺӘРЕ»
– Сез ничек уйлыйсыз, Советлар Союзындагы архивларга, документлар саклауга мөнәсәбәт хәзерге мөнәсәбәттән аерыламы?
– Бик аерыла. СССРда архив документациясенә бик сак караганнар. Революция елларында бигрәк тә. Хәтта революциягә кадәрге Россиядә дә документларны ничек тә яхшырак сакларга тырышканнар. Ул чактагы документлар идеаль тәртиптә – сыйфатлы кәгазь, дөрес орфография, бөтен имзалар бар, барысы да төпләп тегелгән, хатасыз тутырылган. Билгеле, аларны саклау шартлары гел уңайлы гына да булмаган. Чиркәүләрдә янгынга каршы эремә белән эшкәртелгән стеллажларда төргәктөргәк сакланган алар, җылытылмый торган биналарда хезмәткәрләр киез итек киеп йөргән.
Бөек Ватан сугышы елларында да архивка шундый мөнәсәбәт күрсәтелгәнгә, Казан «Хезмәт даны шәһәре» исеменә лаек булды да инде. Без бик күп материал тупладык, шулар нигезендә Тарих институты бик яхшы китап чыгарды. Барысы да Мәскәүгә җибәрелде, шунлыктан Казан әлеге мактаулы исемне алды. Хәзер Яшел Үзән шәһәре буенча материаллар әзерлибез, ул да әлеге исемгә лаек булыр, дип өметләнәбез.
Узган гасырның 80‑90 нчы елларында, хосусый милек кертелгәч, документларга караш начарайды. Хосусый оешмалар документларын архивка бирми. Без 2018 елдан бирле әлеге юнәлештә эшлибез, предприятиеләрнең үз документларын тапшыруын дәгъвалыйбыз. Безнең законнар буенча, әгәр Пенсия фонды үз кануннарын үзгәртмәсә, архивлар әле тагын 18 ел буе юкка чыгарылган оешмаларда эшләүчеләрнең стажын һәм хезмәт хакы күләмен расларга тиеш. Ә миндә бүген шундый «югалган» 1616 оешма исәпләнә, кайчандыр аларда эшләүчеләргә без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Мәсәлән, «Зима» берләшмәсе, без барыбыз да анда тегелгән киемне кигәнбездер. Әмма без әлеге предприятиедә эшләгәннәрнең стажын һәм хезмәт хакын раслый алмыйбыз. Милекче алышынган да, документлар безгә тапшырылмаган. Хәзер исә «Спартак» та шул ук хәлдә...
ЦВЕТАЕВА ӘТИСЕНЕҢ ВИЗИТКАСЫ
– Иң кызыклы нинди архив документларын атый аласыз? Күңелегезгә кереп калганнарын?
– Мәсәлән, 1910 елгы «О Казанском первоклассном Богородицком девичьем монастыре, храмах оного, зданиях, угодьях и документах» чиркәү исемлеген атарга була. Тагын генерал-прокурор П. Х. Обольяниновның Казан гражданы губернатор А. И. Мухановка хәбәрен мисалга китерә алам – Санкт-Петербург Азиат типографиясенең бер өлешен Казанга күчерү һәм аны Казан гимназиясендә урнаштыру хакында император фәрманы турында ул. 1880 елның 9 маенда имзаланган әлеге документта Ка - занда мөселман дини китапларын бастыру өчен гарәп шрифтлы беренче типография булдыру хакында сөйләнә. Ә менә әле беркайда да күрсәтелмәгән тагын бер документ – Марина Цветаеваның әтисе Иван Владимировичның 3 нче гимна - зия директоры М. Ивановка биргән визит - касы. Цветаев үзе Мәскәү император уни - верситетындагы Сынлы сәнгать музееның беренче директоры булган.
ГАИЛӘ БӘХЕТЕ СЕРЕ
– Архив документларының, Татарстан халкының серләре кайда һәм нинди за - манча шартларда саклануын без хәзер беләбез. Ә сезнең шәхси гаилә бәхетенең сере кайда саклана?
– Озак еллар буе бергә тату гомер киче - рүнең (ирем белән без инде 28 ел бергә) төп сере һәркемнең үзенчә, әмма мин, хәләл җефетеңә нидер әйткәнче, башта уй - ларга кирәк, дип саныйм. Әгәр бөтен кеше шул кагыйдәне үтәсә, күп гаилә таркалмас иде. Миңа хәзерге яшьләрнең бик тиз өйлә - нешүе һәм тиз генә аерылышуы бер дә оша - мый. Кайвакыт без аерылышырга җыенган яшьләрне архивка чакырабыз да, шәҗәрәлә - рен төзибез. Әби-бабаларының шулай бергә бик озак гомер итүен күрсәткәч, нигә соң сез дә шулай булдыра алмыйсыз, дип сорыйбыз. Аларның бүгенгедәй байлы - гы да, туйганчы ашарына да, яшәргә аерым фатиры да булмаган... Сезнең бөтен нәрсә - гез бар, тик бер-берегезне аңлый алмыйсыз, дигәч, уйга калалар.
Миңа әтием һәрвакыт әйтә иде: иреңне үзең сайлап чыктың, шуңа – түз. Идеаль кеше бул - мый ул. Бер-береңә яраклаша белергә кирәк.
Беркемне дә үзгәртергә маташырга кирәк - ми. Үзгәртү түгел, бәлки яраклашу, хөрмәтли белү – менә бәхет сере нәрсәдә. Һәм тагын теләсә нинди вак-төяккә дә куана белү зарур. Без ирем белән һаман бер-беребезне очра - шуга чакырабыз әле. Керләр болай да юыла, ашарга барыбер пешерелә ул. Иң мөһиме болар түгел, ә бәлки бергәләп урманга бару, театрда спектакль карау, кичке табында рәхәтләнеп сөйләшеп утырудыр. Без барыбыз да бик төрле, хәләл җефетеңнең яхшы якла - рын күрергә өйрәнергә кирәк. Минем иманым камил: безнең гомер озынлыгын да, үзебезгә тиешле бәхет күләмен дә Аллаһ Тәгалә бил - гели. Иң мөһиме – аны көнкүрештәге вактөяккә әрәм итмәү. Максат та бер генә, уртак булырга тиеш. Безнең дә башта йортыбыз да, машинабыз да, яхшы эшебез дә юк иде. Тора ‑ бара исә, Аллаһка шөкер, барысы да булды, барысына да бергәләп ирештек, шуңа күрә бүгенгебез бик кадерле безгә.


IMG_6199
Сытабыз
1_разбиваем
Туглыйбыз
2_замешиваем
Болгатабыз
3_месим
Басабыз
4_месим
Җәябез
5_раскатываем
Кисәбез
7_вырезаем
Бөгәбез
лепим
Пешерәбез
9_варим
WhatsApp Image 2021-12-07 at 00.39.30
Автор: Татьяна Вафина

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: