Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Ярату яшәгән йортта...

Ярату яшәгән йортта...

«Олы кызыбыз Айсылу белән кече кызыбыз Гөлкәй яраткач, гөбәдияне гел пешерәм», - дип елмайды Тәти апа, безне каршылаганда. Тәти апа дигәнем, Кама Тамагының Келәнче авылында яшәүче Мөршидә Гомәрова.

21 июня 2016

 
Бу якларда аның гөбәдиясен татып карамаган кеше юктыр. Кама Тамагының тагын бер күркәм гадәте – монда туган-тумача бер-берсенә матурдан-матур исемнәр белән эндәшә – Тәти апа, Тата апа, Алма апа, Матур апа, Тугания апа һ.б. Гадәттә, кунакка килгәч, шул йорт тәртипләренә, йолаларына үзеннән-үзе ияләшәсең, шуңамы икән, озак та үтмәде, мин дә Мөршидә апа диясе урынга «Тәти апа» дия башлавымны сизми дә калдым.
 
Үзебезнең десерт
Гөбәдия безнең халыкта гомер-гомергә затлы ризык, табын күрке саналган. Классификациясе буенча, ул катлы бәлешләр исемлегенә керә. Гөбәдиянең эченә кипкән корт, бүрттергән дөге, кыздырган суган белән иттарткычтан чыгарган ит, ваклап туралган йомырка, йомшарткан йөзем, күрәгә, төшен алып кара җимеш яисә өрек салалар.
Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да әзерлиләр, майны мул итеп салалар. Итле гөбәдияне табынга кайнар килеш икенче аш итеп бирәләр. Ит салып пешермәгән очракта, ул – чәй янына бирелә торган татлы ризык булып исәпләнә.
Мин үзем туып-үскән якларда, ягъни Питрәч районының Янсуар авылында, гөбәдияне әллә ни еш әзерләмиләр – затлы кунак килгәндә генә. Бездә күбрәк ит бәлеше өстенлек итә. Әбием 40тан артык туйга аргыш (туйны алып баручы, бүгенгечә итеп әйтсәк – тамада. – Л.Я.) булган кеше, ул да, хәтерлим, нигездә бәлешкә өстенлек бирә иде. Биек итеп әзерләгән, өстенә камырдан бизәкләр ясаган бәлешләре хәзер дә күз алдымда тора.
Тәти апаның әйтүенә караганда, бәлешне аларда да әзерлиләр. Әмма ул, ягымлы елмаеп, болай дип тә өсти:
− Шулай да бәлеш гөбәдияне алыштырмый, гөбәдия бит ул күбрәк чәй ризыгы.
Ягъни, заманча итеп әйтсәк, десерт була инде.
Сүзгә Тәти апаның тормыш иптәше Мәҗит абый кушыла:
− Бездә, сеңлем, − ди ул, − элек-электән дөге белән җимеш бәлеше пешерәләр иде. Ә ит бәлешен карабодай белән кушып әзерлиләр. Менә син ничек уйлыйсың, нишләп карабодайны шулай үз иткән халык?
Мин аргументлар китереп өлгергәнче, Мәҗит абый инде сүзен дәвам итә:
− Сәбәбе бик гади – әллә нинди «учёный» булмаса да, белгән халык – карабодайда тимер күп, ә тимер организм өчен иң кирәкле матдәләрнең берсе. Ул җитмәсә, кешенең көче, энергиясе булмый, гемоглобины түбәнәйгән кешегә дә юкка гына карабодай, җиләк-җимеш ашарга кушмыйлар бит. Өрек, караҗимеш – алары да тимер чыганагы...
Тәти апаның кулы кулга йокмый, без Мәҗит абый белән гәпләшкән арада ул инде барысын да әзерләп куярга өлгергән. Үзе, ирен читләре белән генә елмаеп, Мәҗит абыйга карап ала да, аннан миңа күз сирпи:
− Шундый инде ул безнең – профессорлар кебек сөйли!
Аның бу сүзләрендә үтә бер җылылык, наз бар. Гомумән, бу йортка аяк басуга, бөтен барлыгыңны шул наз биләп ала. Ярату яшәгән йортта гына була ул... Баксаң, Мәҗит абый әллә никадәр өлкәдә белгеч икән – һөнәре буенча агроном ул, озак еллар буе бухгалтер булып та эшләгән. Туганнары «безнең мичуринчы» буларак беләләр үзен.
− Әнә, бакчада әллә ниләр майтарып ята, − дип, бакча якка караган тәрәзәгә ымлый Тәти апа. Тәти апаның табынга әзерләгән сые кебек үк, Мәҗит абыйның бакчасы да муллыктан кайнап утыра.
 
Ташкенттан Гөлчирә белән Тәслимә кайткач...
Ул арада Тәти апа камыр әзерли башлады. Савытка сөт салды да өстенә 6 аш кашыгы сыек май агызды. Газ плитәсенә эретергә куйган сыер маен алып өстәде һәм чама белән тоз, шикәр комы сипте.
− Мин шулай чама белән эшләргә ияләшкән инде, − дип елмая үзе, − гел әзерләгән ризыкка күпме саласын күз дә, кул да үзеннән-үзе белә башлый бит ул. Аллага шөкер, биш кыз үстердек, гаиләләре белән алар кайтып керсә, йорт туп-тулы була, алар кайтышына берничә гөбәдия әзерлим, иренмим, яратып пешерәм. Өстәлгә куяр өчен дә, балаларга күчтәнәч итеп биреп җибәрергә дә. Хәзер бит, малайлар, бөтен нәрсә бар, тормыш җитеш, рәхәтләнеп пешер генә! Менә безнең заманда әйбере юк иде, алай да пешеренә идек әле...
Искәрмә: «малайлар» дип Кама Тамагында ир затына гына түгел, хатын-кызларга да дәшәләр. Мәгънә спектры бик киң – гади мөрәҗәгатьтән башлап, иркәләп, үз итеп дәшүгә кадәр.
− Нәрсәләр пешерә идегез, Тәти апа? – дип төпченәм.
Бу якларның тагын бер затлы сые – төрле яшелчә-җимештән пешерелә торган пироглар икән. Безгә дә, килеп керешебезгә, чәй янына өстәлгә корт, алма пирогы китереп куйдылар.
− Кул астында нәрсә бар, шуннан әзерли идек инде ризыкны. Бакчадагы яшелчә-җимешнең өлгергән вакытына карап, кайсы җитешә, камырга төрәбез дә пешерәбез. Элегрәк, юк заманнарда, чөгендер, кишер пироглары да пешерәләр иде. Юка пешерә идек, бәрәңге авыл җирендә һәрчак бар, тиз генә кыстыбыен да ясап куябыз. Гөбәдия кебек затлы ризык әле соңрак килеп керде – сугыштан соңгы елларда гына. Ташкенттан Гөлчирә белән Тәслимә кайтканда пешереп карый идек, шуннан башланды...
Ул арада Тәти апаның камыры әзер булды. Ул аны җәяр алдыннан бераз ял итәргә, күперергә куйды да эчлек хәстәрләргә кереште. Дөгесен инде без килгәнче үк бүрттереп куйган иде. Бүрттерүнең сере мондый икән: башта дөгене чистарталар, 1-2 кат салкын, берничә кат кайнар су белән югач, кайнап торган тозлы суга салып кайнаталар. Дөге таралып торсын өчен, суы дөгедән 6-7 тапкыр артыграк булырга тиеш. Кайнаганда, берничә мәртәбә болгатып алырга кирәк. Бүрткән дөгене, кайнар су белән юып, иләккә салып саркыталар.
Тәти апа әзерләп куйган җимешләрен юып чистартты да, гөбәдия эченә салырга янә май эретте. Аннан камыр җәяргә кереште.
− Әзер камырга кул ябышмасын өчен, сыек май өстәп җибәрәм, − ди.
 
«Кер үзебезгә!..»
Тәти апа камыр җәя башлады. Җәймәсе күзгә күренеп зурая, түм-түгәрәк үзе. Мондый идеаль түгәрәкне заманында үземнең әбием җәйгәндә күзәтеп торып соклана идем... Ул арада мин:
− Ә сез Мәҗит абый белән ничек таныштыгыз? – дип, сүзне романтик якка борып җибәрдем.
Монда да сүзне җор телле Мәҗит абый элдереп алды:
− Бик кызык булды ул, − ди, мут елмаеп. − Шулай берсендә урамга чыккан идем, карыйм, Мөршидә басып тора – кулына мәктәпкә йөри торган букчасын тоткан. Әйдә, нишләп урамда торасың, кер үзебезгә, дидем дә алып кердем!
− Чынлап шулай булдымы? – дип гаҗәпләнәм.
− И шаярта, җаным! − ди Тәти апа. – Алай тик торганнан гына алып кайтып утыртмады инде...
Мәҗит абыйлар йортына килен булып төшкәндә, унсигезе туларга ике ай калган була Мөршидә апаның. Мәҗит абый 27 яшьлек карап торырлык егет була. Бу матур гаиләдә бер-бер атлы тупырдап торган балалар туа, хәзер инде оныклар куандыра. Мөршидә апа башта медпунктта эшли, аннары сыер сава.
− Оныклар – үзе бер куаныч, − ди ул. – Без бит үзебезнең балаларның үскәнен эш белән күрмәдек тә. Кайнанам бик булышты, шөкер. Мин япь-яшь башым белән килен булып төштем бит, үз кызы кебек кабул итте. Аш-суга бик оста иде, таба ашын гел пешерде. Безнең заманда өйләрдән утны кичке 10да алалар иде, иртәнге 4тә бирәләр. Хәзерге кебек җан рәхәте кая ул?! Минем үземне туган-тумача, тирә-күрше туйларга, төрле кунакларга табын әзерләргә чакыралар иде – өйдә дә әзерләп бирә идем, барып та пешердем. Уңа иде камыр ашларым, шөкер...
Тәти апа, тыйнаклык саклап, үз теле белән әйтмәгән генә икән, аннары белдем: баксаң, алар Мәҗит абый белән туйларга, бәйрәмнәргә чыгыш ясарга, аларны алып барырга да чакырулы булганнар. Икесе дә бик матур җырлыйлар. Кама Тамагында «аргыш» сүзе кулланылышта булмаса да, күңелемнән генә Тәти апага мин аны беркетеп куйдым.
 
Тәти апаның эчке сәгате
Табаны майлады да, әзер җәймәне таба читеннән чыгып калырдай итеп җай гына урнаштырды. Гөбәдия, югарыда әйткәнебезчә, катлы-катлы булуы белән башка бәлешләрдән аерылып тора. Тәти апаның гөбәдиясендә алар менә нинди тәртиптә:
1нче кат – җәймәгә корт җәябез;
2нче кат – әзер эчлекне, ягъни бүрттерелгән дөге белән кушылган парланган йөземне салабыз;
3нче кат – өстенә каты итеп пешерелгән 6 йомырканы уып таратабыз;
4нче кат – юка гына иттереп янә дөге белән йөземнән гыйбарәт эчлекне өстибез.
− Олы табада пешергәндә, эченә 10-12 аш кашыгы эретелгән сыер мае салам, − ди Тәти апа. – Кече табага – 6-7 кашык та җитә. Мае мулдан булса, яхшырак инде. Дөге майны ярата ул...
Аннары, өстенә юка гына итеп җәйгән камырны япты да, табадагы камыр җәймәсенең тышка чыгып калган яклары белән тоташтырып, чит-читләрен бик матур итеп бөрмәләп тә куйды. Өстен майлады һәм чеметеп кенә шикәр, тоз, он сибеп җибәрде. Гөбәдиябез духовкага юл алды.
− Сәгатен карап торганым юк инде, җаным, кайчан өлгергәнен эчке сәгатем белән сизәм... – дип елмайды Тәти апа.
Искәрмә: 1) җаным – Келәнчегә кайтсагыз, аеруча Тәти апаларга кунакка сугылсагыз, бу сүзне ике җөмләнең берсендә ишетеп, колагыгыз көн буе иркәләнәчәк; 2) гөбәдиянең әзерләнү вакыты – 45-50 минут.
Тәти апа гөбәдияне икене пешерде ул көнне. Икенчесен махсус безнең өчен – кунакларга дип. Икенче көнне өй тутырып балалары, оныклары кайтырга тиеш иде – иртәгә икәү генә җитмәс, күбрәк әзерлисе булыр, дип сөйләнде, безне озатканда.
− Гөлсинә кызым да бик оста пешерә гөбәдияне, Гөлкәебез дә әзерли, әмма һәр кайтканнарында: «Әни, безнеке алай ук килеп чыкмый, син пешергәнне ашыйсыбыз килә», − диләр. И рәхәт шул сүзне ишетү...
 
Бер таба гөбәдия өчен кирәк:
img_8493
он – 500-700 г
чүпрә – 100 г
сөт – 1 стакан
су – 2-3 аш кашыгы
сыек май – 6 аш кашыгы
сыер мае (атланмай) – 350-400 г
йомырка – 7 данә
тоз, шикәр комы – чама белән
корт – 350-400 г
дөге – 2 стакан
йөзем – 1 стакан
img_8535img_8552img_8561img_8568img_8571img_8582
Кама Тамагы районы Кләнче авылы гореф-гадәтләре
«Элек үлем-җитем булганда, савым күмәче әзерләп алып бара идек. Аш табагы белән шулпа, тозлы кәбестә, тозлы кыяр. Йортта нәрсә булган, шуны илткәнбез инде, хәзерге шикелле муллык юк заманнар бит».
 
«Безнең якларда кыз кешенең бирнәсе һәрчак мулдан булды: тәрәзә челтәрләре, чиккән сөлге-тастымаллар, чабылдыклар, чаршаулар, дисеңме. Кыр-кыры челтәрләнгән япмалар карават читенә дә әзерләнә, өй буйлап сузар өчен дә. Бездә челтәр бәйләү гадәте киң таралган иде. Бирнәне сандыкка салып әзерләп куялар, туй көнендә кияү йортына сандык белән китерәләр».
 
«Килен күрсәтү, чәйгә алу кебек йолалар бар иде. Никахтан соң яшьләрне туган-тумача, күрше-күлән бенән якыннанрак таныштыру өчен эшләнгәндер инде бу, күрәсең. Чәйгә алу мәҗлесләренә берничә яшь пар чакырыла, табын әзерләнә. Килен күрергә килгәннәр үзләре дә буш кул белән килми. Никахтан соң, яшь парны кыз йортына чакырып берничә көн кунак итү гадәте дә булган. Үз заманының туй сәяхәте кебек булган инде бу».
 
 
 

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: