
Хикмәтле бәрәңге бөккәне
Балан орлыгын киптереп он ясаганыгыз бармы? Ә тары ярмасыннан? Өлкән буын, әле ясамаса да, ишеткәне бардыр. Ә яшьләргә килгәндә, юктыр дип беләм. Һәрхәлдә, минем ишеткәнем дә юк иде... Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Эльмира Шәрифуллина онытыла барган ризыклар турында сөйләде. Шагыйрәнең аш‑су бүлмәсендә бәрәңге бөккәне пешердек.
02 марта 2020
Шигърият сөючеләргә Эльмира Шәрифуллина исеме яхшы таныш. Аның шигырьләре әдәп-әхлак, тирән мәгънә белән сугарылган.
Эльмира апа фатирында безне якты йөз белән каршы алды. Биредә ике кызы, кияүләре һәм оныклары да еш була икән.
– Атнага бер мәртәбә булса да, камыр ашлары пешерәм. Ул көнне балаларны кунакка чакырмыйча калмыйм, – диде хуҗабикә.
– Күп хатын-кызлардан: «Олыгайган саен камыр ризыгын пешерәсе дә, ашыйсы да килми», – дип ишеткәнем бар. Сез менә һаман да әзерлисез икән, – дим.
– Камыр ризыгы пешерү – безнең милләтнең канында бит ул, сеңлем, – ди Эльмира апа, елмаеп. – Аны пешергәндә гаҗәеп бер рәхәтлек хисе кичерәм. Өйгә таралган хуш исе генә дә ни тора! Үзеннән-үзе әниле, әбекәйле балачагым күз алдыма килә. Бай яшәмәсәк тә, әни ризыкны гел төрләндереп хәстәрләде. Шул исәптән, камыр ризыкларын да. Андый көн өйдә бәйрәм була иде. Бүген мин дә, атнага бер булса да, балалар өчен бәйрәм ясарга тырышам...
Хуҗабикә без килгәнче камырны әзерләп куйган иде, чөнки бу күп вакытны ала икән. Камырны ул элеккечә «баш» калдырып ясый.

– Шактый еллар инде камырга чүпрә салмыйм, – диде шагыйрә. – Яшь барган саен сәламәтлеккә ныграк игътибар итәсең. Чүпрәсез дә камыр кабара, әле ничек кенә! Камыр пешергәндә, һәрвакыт бер йомарлам камыр алып калам. Кышын аны – балконда, җәен туңдыргычта (морозильникта) саклыйм. Безнең әби-әниләр дә шулай камыр «башы» алып калалар иде. Дөрес, ул чакта туңдыргычлар юк, әмма кар базлары бар иде.
Оеткы камырын кичтән җылы урынга алып куям. Иртән торгач, йөз грамм тирәсе су салып, аны сыеклыйм. Бер‑ике сәгатькә шулай калдырам. Аннан соң, сөт, йомырка, каймак, кукуруз мае салып, камыр басам.
– Ә ни өчен кукуруз мае? Көнбагышныкы ярамыймы? – дим.
– Ярый, әлбәттә. Тик хәзер камырга бары кукуруз мае салам. Киңәш итеп караганнар иде. Пешереп карадым һәм ошаттым. Камырны йомшаграк итә димме. Үзенә бер төрле хуш исе дә бар. Менә пешереп кара әле, бәлки син дә яратырсың...
Басылган камыр җылы урында өч сәгатьләп кабара икән. Күбекләнеп, сап‑сары булып тулышкан нәкъ шундый камыр безне көтә дә иде.
– Бәрәңгене турамыйча тордым, югыйсә каралып китә ул, – диде хуҗабикә. – Мин аның кабыгын әрчемичә пешерәм, күзләрен генә алам да.
– Сезнең якларда бәрәңге бөккәнен шулай пешерәләрме әллә? – дим.
– Төрлечә инде. Әниләр элек бәрәңгенең кабыгын әрчеп, укроп орлыгын салып әзерли иде. Әни аны бик еш пешерде, чөнки ул әтинең бик яраткан ризыгы булды. Ә хәзер мин бәрәңгенең кабыгын әрчемим. Әлеге дә баягы, дөрес туклану белән дә бәйле – бәрәңгенең кабыгы бик файдалы бит. Аннары, камырга бәрәңге кабыгының бер тәмле тәме дә керә.
Эльмира апаның тагын бер яңалыгы – бәрәңге бөккәненә кабак турап сала. Шагыйрә монысына да иҗади якын килгән!
– Кабак бәлеше пешергәндә гел кориандр орлыгы салам, – диде хуҗабикә. – Кабакка бик килешә ул.
Шагыйрә ханым тиз генә бәрәңге, кабакны турады. (Куна тактасына куеп тормаса да, яшелчәләр бертигез зурлыкта булды). Тоз, кориандр орлыгын салып, барсын бергә болгатты. Санаулы минут эчендә эчлек әзер булды.
Ул да түгел, хуҗабикә электр мичен кабызды. Камырдан түгәрәкләр ясап җәйде. Аларның өстенә бер кисәк сыер мае куеп чыкты. Һәм эчлекне салды.
– Бөккәнне бик кечкенә итмим, – диде Эльмира апа. – Аннары мин нәрсә пешерсәм дә камырны һәрвакыт нечкә, эчлекне мул итеп салып ясыйм. Алай туклыклы да, тәмле дә була кебек.
Түгәрәкләрне озынча формада ясап, хуҗабикә аларны майлы табага тезде.
– Аз гына кабарсын да, мичкә куярбыз, – диде.
«ӘБЕКӘЙЛЕ БАЛАЧАК...»
Берничә тапкыр игътибар иттем: Эльмира апа сүз арасында гел әти-әнисен, әби-бабайларын телгә алды. Бер сүзе аеруча күңелдә калды – «әбекәй». Ике әби белән үскән бәхетле кыз ул.
– Кайта‑кайта шуңа инанам, – диде Эльмира апа. – Нинди генә авыр заманда яшәсәк тә, безнең балачак әбекәйләр белән бәхетле булган. Алардан никадәр матур тәрбия алганбыз. Зуррактыр дип инде, әни мине урманга үлән җыярга алып йөри иде. Җиде чакрым араны икәү сөйләшеп барабыз, сөйләшеп кайтабыз. Әни күп шигырьләрне яттан белә иде. Иң хикмәтлесе – урманда үскән һәр үләнне таный, аларның нәрсә өчен файдалы икәнен чамалый иде. Урманнан бәйләм итеп алып кайткан үләннәрне, өйгә кайткач, әбекәйгә тапшырабыз. Ул аларны җайлап чормага киптерергә менгереп куя. Аннан безне ел әйләнәсе шифалы үлән чәе белән сыйлый.
Шагыйрә бүген дә чәйгә төрле үләннәр салып эчә. Безне дә тәмле үлән чәе белән сыйлады.
– Безнең әби-бабайлар үзләре табиб та булган, – диде әңгәмәдәшем. – Кан басымын көйли, йөткергәндә булыша, җәрәхәтне төзәтә торган үлән – һәр авыруга үз дәвалау ысулы. Шуңа күрә алар хәзерге кешеләр кебек авырып интекмәгән дә...
Эльмира апада әбекәйләре белән бәйле истәлекләр шактый күп, шуларның бер‑икесе аеруча кызык тоелды. Балан орлыгыннан, тары ярмасыннан он ясау турында инде әйтеп узган идем. Аны менә ничек ясаганнар:
– Ике әбекәй дә безнең белән гомер кичерде. Болай бергә яшәү, минемчә, әти‑әнигә җиңеллек китергән. Беренчедән, балаларга күз‑колак булалар, икенчедән, аш‑су ягын карарга өйдә һәрвакыт кеше бар. Әбекәйнең тагын бер тәмле гадәте бар иде – балан катыгы ясау. Башта баланны казанга салып пешерә дә, юкә иләккә салып сыга. Сыек масса катык була, ә иләктә калган төшләрне киптереп, шуны көйледә төя. Авылда көйле бер бездә генә иде. Бөтен авыл кешесе, чират торып, он ясаганын хәтерлим. Хәзер дөрес туклану буенча журналлар күп бит. Менә шунда балан онын мактап, витаминнарга бик бай дип язалар. Һәм балан оны бик кыйммәт тора икән. Ә безнең әбекәй шуны моннан 70 ел элек үк ясый иде.
– Ә ул балан онын ничек ашый идегез? – дим.
– Балан бәлеше пешергәндә аны аскы өлешенә сибәләр. Ул эчлек камырны тишеп чыкмасын өчен әйбәт. Һәм, әлбәттә, файдалы.
Балан оны белән пирог пешерсәләр, тары ярмасын он итеп ваклап, тәбикмәк әзерләгәннәр.
– Аны әнкәй пешерә иде, – дип дәвам итте Эльмира апа. – Тары ярмасын башта төясең, аннан илисең, эре кисәкләрен тагын төясең... Кибетләрдә тары ярмасы оны сатыла, балачак хатирәсе итеп алганым бар. Ләкин авылдагыча тәбикмәк килеп чыкмады. Ни өчен дигәндә, төйгәндә, тары ярмасының эрерәк кисәкләре кала иде. Менә шул кисәкләр тәбикмәкне ашаганда авызда да кала. Аның тәмлелеге... Андый тәбикмәккә май күп кирәк. Әнкәй: «Тары майны күп эчә», – дип әйтә торган иде.
«КОРЫ ЭСКӘТЕРДӘ АШЫЙ АЛМЫЙМ»
Әнисе белән әбекәйләре турында гына түгел, әтисе, бабакае турында да Эльмира Шәрифуллина хәтерендә җылы истәлекләр саклана. Әлбәттә, һәркемнең күңел сандыгында андый рәхәт хатирәләр бар. Ә шагыйрә аларны аеруча җылы, тәмле итеп сөйли белә:
– Әткәй белән әнкәй Актаныш районы Зөбәер авылында таныша. Әткәйне Зөбәергә мәктәп директоры итеп җибәрәләр. Ә үзе ул – Мөслимнеке. Әни дә яшь мөгаллимә була. Озакламый алар гаилә кора. Тик яшь парга бергә яшәү озак насыйп булмый – 1941 елның июлендә әтине сугышка алалар. Әнкәй авырлы булып кала. Ике арада сагыну тулы хатлар гына йөри. Нәни уллары туганын да әткәй хат аша гына белә. Аның иң зур теләге – исән‑сау кайтып, улын күрү була. Алланың рәхмәте, әткәйнең хыялы тормышка аша. Сугышны башыннан азагына кадәр үтеп, исән‑имин туган ягына әйләнеп кайта ул. Аннан соң аны Мөслим районының Симәк авылына мәктәп директоры итеп куялар. Мин шунда туган. Тик яшәү шартлары начар булганлыктан, кире Зөбәергә кайталар. Әнкәйнең әти‑әнисе хәлле саналган. Баштарак алар янына сыеналар. Соңрак әткәйнең әнисен дә Зөбәергә алып киләләр. Әйткәнемчә, тату, бердәм булып яшәдек...
Язу сәләте Эльмира апага әти-әнисеннән күчкән. Өйдә китап, газета-журналлар уку, аерым әсәрләрне яттан сөйләү, язмаларны бер-береңә уку – болар барысы да гаиләдә гадәти хәл була.
– Әтинең мәкаләләре «Кызыл Татарстан» газетасында да чыккан, – диде әңгәмәдәшем. – Әткәй язып кына калмый, бик матур сөйли дә иде. Бик көчле агитатор булды. Аның тавышы матур, аһәңле иде. Хәер, әткәйдән әнкәй дә калышмады. Ул заманда бит укытучылар гел халык алдында чыгыш ясады. Әнкәй сәхнәдән яттан шигырьләр дә сөйли иде.
Әткәйнең сәламәтлеге нык булган. Алланың рәхмәте, тугыз дистәне тутырганчы яшәде ул. Соңгы елларны миндә торды.
Эльмира апа мичне ачып карады. Бөккәннәр инде кызарып килә. Ул да түгел, хуҗабикә чәй өстәле әзерләргә кереште. Эскәтер өстенә кәгазь салфеткалар куйды. Матур чынаякларын чыгарды.
– Коры эскәтердә ашый алмыйм, – диде шагыйрә ханым. – Кечкенәдән калган гадәт. Әнкәй, әбекәйләр шулай өйрәтте. Бабакай, картайгач та, колхозда каравыл торды. Без аңа чиратлап ашарга илтә идек. Әбекәй яки әнкәй кайнар ашны банкага тутырып ашъяулыкка төреп бирә дә: «Баргач, ризыкны как өстәлгә куймагыз, – дип кат‑кат әйтә. – Өстәлгә шушы ашъяулыкны җәеп җибәрегез, бабагыз шуның өстендә ашасын». Амбар өе бик чиста булмый бит, эшчеләр бияләй, бишмәтләрен дә шунда куялар...
Кызык тормыш юлы узган Эльмира апа. Мәктәптә балалар да укыткан. Мәхәббәтен очратып (язучы Фаил Шәфигуллин), ике кыз үстергән. Редакцияләрдә дә эшләгән. Бүген тыныч кына, рәхәт үз дөньясы белән яшәп ята.
– Ана телебез өчен борчылам, – диде шагыйрә. – Бигрәк тә соңгы бер‑ике елда. Кайвакыт төннәрен дә уйланып ятам. Яшь вакытта күрмәгән әйберләрне, олыгайгач, башка төрле аңлый башлыйсың икән.
Аш бүлмәсенә тәмле камыр исе таралды. Хуҗабикә электр мичен барып ачты. «Яшь кызлар кебек кызарган» йөзле бөккәннәрне өстәлгә алып куйды.
– Кайнар көенчә урталай бүлеп, сары май белән майларга кирәк, – диде Эльмира апа. – Аннары инде табынга бирергә дә була.
Өстәл янына утырыштык. Иң беренче күзем кечкенә савыттагы балга төште. Балда кечкенә генә төшләр бар.
– Сездә бөтен ризык та хикмәтлеме әллә? – дим.
– Әй, төрлечә тәҗрибә ясап карыйм инде. Быел алма күп булды бит. Алма тураганда төшләрен җыеп бардым. Аннан юдым да киптердем. «Көн саен дүрт‑биш алма орлыгы ашасаң, көнлек йод нормасы була», – диләр бит. Менә шулай үземә «йод нормасы» ясадым әле быел.
...Бәрәңге белән кабакны бергә ашаган юк иде әле. Авыз итәбез... Бу ризыкны нәрсә белән дә чагыштыра алмыйм. Кабыклы бәрәңге тәме дә бар, шул ук вакытта кабагы да сизелә. Миңа калса, бу «дуэтны» кориандр орлыгы шулай тәмле, үзенчәлекле иткән. Кыскасы, үзенчәлекле яңа, ят ризык әзерлисегез килсә, пешереп карагыз. Күңелегезгә хуш киләчәк дип уйлыйм.
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА
ТОРМЫШ ЯМЕ
Бисмилламны әйтеп, токмач кисәм,
Ак яулыгым ябып башыма.
Тел өстендә генә тотарлык ул,
Туганнарым килсен ашыма.
Билләремдә чиккән ак алъяпкыч,
Кош телләре кисәм, кыйгачлап.
Күпереп пешсен сары майда йөзеп,
Күзегез кызсын, үзегез туйгач та.
Бәлеш салам, белгәнемне укып,
Каз итеннән – кайнар, шулпалы.
Чөкердәшеп чәйләп утырыйк соң,
Күршеләрем дәшим, туктале.
Бер сөйләрлек булсын:
Аш-суының
Тел төбендә калды тәме, дип.
Кардәш-ыру,
Дус-иш белән яшәү –
Дөньябызның яме, гаме бит.
ИПИ ПЕШӘ
Кичке авыл мичләрендә,
Утын яна эчләрендә:
Дөрли генә яркалары,
Сикерә ут алкалары,
Очып-очып китә шартлап,
Бабам тора мичне мактап,
Сырхау әбием терелә,
Йөзкәеннән нур түгелә.
Кинәндереп һәр күңелне,
(Мәшәкате дә күңелле),
Бар кайнарлыкны сеңдереп,
Ипи пешә бөтерелеп.
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАДАН БӘРӘҢГЕ БӨККӘНЕ РЕЦЕПТЫ:

Кирәк булачак (уртача зурлыктагы 6 бөккән өчен):
Бәрәңге – 4 данә
Кабак – 200 г
Кориандр орлыгы – ярты бал кашыгы
Сыер мае – 70 г
Тоз – чама белән
Камыр өчен:
Оеткы – 200 г
Йомырка – 1 данә
Кукуруз мае – 100 г
Каймак – 1 аш кашыгы
Сөт – 150 г
Су – 150 г
Шикәр комы – чама белән
- Түгәрәклибез!
- Җәябез!
- Турыйбыз!
- Ваклыйбыз!
- Кушабыз!
- Өстибез!
- Кисәкләп куябыз!
- Салабыз!
- Камырны бөрәбез!
- Тезәбез!
- Майлыйбыз!
- Куябыз!
- Кисәбез!
- Майлыйбыз!

Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий