Итле бәрәңге тәкәсе: тагын бер милли ризык
«Безнең Зәй якларында итле бәрәңге тәкәсе пешерәләр. Казанда аны әзерләмиләр. Татар халык ашы санала ул. Бик тәмле, ә иң мөһиме файдалы ризык. Әйдә, килегез, пешереп күрсәтәм», – дип шалтыратты Ләйлә апа Нуруллина.
26 января 2018
«БӨТЕН ХИКМӘТ – УКРОП ОРЛЫГЫНДА»
Ләйлә Нуруллина лаеклы ялда. Өч бүлмәле фатирына килеп кергәч тә, мондагы пөхтәлеккә игътибар иттем. Хуҗабикә үзе дә зәвык белән киенгән. «Чүлмәк тышыннан күренә шул», – дип уйлап куйдым.
– Сез килә дип ашыга‑ашыга бассейннан кайттым әле, – диде Ләйлә апа.
– Бассейнга йөрисезме? – дим.
– Әйе, пенсиягә чыккач, үземне кайгыртырга булдым. Фитнеска да барам, саунага да керәм. Аннан хәзер дөрес ашауга игътибар итә башладым: тозлы ризыклар, майлы ит, кыздырылган әйберләрдән дә баш тарттым. Алар берсе дә файдалы түгел.
– Ашауга мондый мөнәсәбәт, фәлсәфә кайдан килде?
– Дөрес туклануны алга сөрүче кешеләр белән таныштым, дуслаштым. Китаплар укыйм. Миңа 55 яшь тулды дип, һич кенә дә үзеңә кул селтәргә ярамый. Пенсия ул өйдә телевизор карап утыру өчен бирелми. Үзең өчен яшәргә бер дигән форсат!
Ләйлә апа шулкадәр кызыклы әңгәмәдәш, хәтта бер мәл бирегә ни өчен килүемне дә онытып җибәргәнмен.
– Итле бәрәңге тәкәсе сәламәтлек өчен файдалы, шуңа да аны пешерәм, – дип сүзен дәвам итә Ләйлә апа. – Чаллы, Зәй районнарында әлеге ризыкны пешерә белмәүче кеше юктыр. Мин Чаллы районының (хәзерге Тукай районы – авт.) Иштирәк авылында туып-үстем. Әтием, рус теле укытучысы, күп еллар мәктәп директоры булып эшләде, әнием татар теле укытты. Ялларда итле бәрәңге тәкәсе пешерү гаиләдә үзенә күрә бер традиция иде.
Ләйлә Нуруллина бүген дә әлеге ризыкны әнисе рецепты буенча ясый икән. Аерма бары шунда гына: әнисе майлы сыер ите кулланган, Ләйлә апа майсыздан пешерә.
– Итле бәрәңге тәкәсенең төп файдасы – укроп орлыгында. Аның сәламәтлеккә файдасы турында бик күп сөйләргә була. Китапларда укроп орлыгын заманында фиргавеннәрне дәвалау өчен кулланганнар дип язылган. Укроп – көчле антиоксидант. Составында аскорбин кислотасы һәм кверцетин булганлыктан ул организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша. Шулай ук ашказаны‑эчәк трактының эшчәнлеген яхшырта. Юкка гына яңа туган балаларга эче авыртканда укроп чәен эчерергә киңәш итмиләр. Имезүче хатын-кызларга укроп орлыгын төнәтеп эчәргә кушалар. Тагын укроп кан басымын төшерә. Моны үземдә, якыннарымда әллә ничә кат сынаганым булды. Ул яшьлек үләне булып та санала. Тән тиресен яхшырта, аның төсен матурлата.
«РИЗЫК УЛ – ҖАНЛЫ, БАРЫСЫН ДА ТОЯ»
Ләйлә апа, әңгәмәдән бүленмичә генә, итле бәрәңге тәкәсе өчен эчлек әзерләргә кереште. Башта вак итеп ит, аннан бәрәңгене шакмаклап турады, суганны ваклады.
– Эчлек әзер, – диде әңгәмәдәшем. – Укроп орлыгы, тоз, борыч өстибез дә... Хәзер ризыкка күп тоз салмый башладым, борычны да аз гына кулланам. Әлбәттә, күпләр итле ризыкларны майлы, тозлы-борычлы итеп ашарга ярата. Тик бу бер гадәт кенә, начар гадәт дияр идем. Ни өчен алга киткән илләрдә картлар үз яшьләреннән күпкә яшь күренә? Бөтен сере – дөрес туклануда. Ә без: «Барыбер үләсе», – дибез, яки «Әрәм калмасын инде», – дип теләсә нәрсә ашыйбыз. Соң бу үз-үзеңне аңлы рәвештә чиргә сабыштыру бит! Аннан пенсия яшендә көчкә йөри башлыйбыз.
– Ә сез ничек тукланасыз? – дим.
– Иртән ботка, төшке ашка майсыз шулпа, кичке ашка җиңелчә ризык пешерәм. Һәм күп итеп яшелчә, җиләк‑җимеш ашыйм. Һәр ризыкка яшел тәмләткечләр салам, витаминлы булсын, дим.
Ләйлә апа камыр ясарга алынды. Башта йомырканы туглады, аннан аңа сөт белән су кушты. Барысын бергә бутагач, сыек май, тоз өстәде. Шуннан соң он кушып, камыр изә башлады.
– Камырга сода яки чүпрә салмыйсызмы? Каты булмыймы? – дип кызыксынам.
– Юк, кирәкми. Сыек май камырны йомшарта инде.
Эшләгәндә дә Ләйлә апаның йөзеннән елмаю китми, җылы бер нур бөркелә.
– Ризыкны яхшы кәеф белән пешерергә кирәк, – ди Ләйлә апа. – Ризык ул җанлы әйбер кебек, барысын да тоя.
Камырны шактый озак басты хуҗабикә. Аннан пычак белән кисәкләргә бүлеп чыкты.
– Бу ризыкны өчпочмакка охшатам, – дим Ләйлә апага. – Без дә шулай кайчакта төче камырга өчпочмак пешерәбез.
– Юк, алар икесе ике ризык, һич кенә дә бер-берсенә охшамаган, – ди хуҗабикә. – Хәтта ашау ысуллары да төрле.
Ләйлә апа зур булмаган түгәрәкләр җәйде. Һәм алдан әзерләп куйган эчлекне түгәрәкләргә салып чыкты. Аннан тәкәләрне матурлап бөрде.
– Камырга кулыгыз ята икән, еш пешерәсезме әллә? – дим.
– Әйе, пешерәм. Балалар, оныклар киләбез дисәләр, туңдыргычтан тиз генә итне алып куям. Мин егерме бер яшемдә кияүгә чыктым. Аңа чаклы бөтен төр камыр ризыкларын пешерә идем. Безнең якларда туйдан соң «Килен токмачы» дигән аш уздыралар. Менә шунда яшь килен үзенең осталыгын күрсәтә – токмач кисә. Ул вакыйга шулкадәр күңелгә кереп калды ки, һич онытылмый. «Килен токмачына» дип иремнең туганнары да җыелган иде. Белмим, хәзерге киленнәргә токмач кистерәләрме икән. Ә мин унбиш яшемдә бөтен әйберне диярлек әзерли идем. «Кызым, әнисе өйрәтмәгән, дип әйтерләр, барысына да өйрән, дия‑дия әни мине гел аш бүлмәсенә дәшә иде. Токмач кисәргә дә, башкасын пешерергә дә әниемнән өйрәндем. Әни исә: «Син мине дә арттырып җибәрдең», – дия иде. Кыз үстергән ата-ананың бурычы – бирнә җыю, баласын ир хатыны булырга өйрәтү иде бит. Рәхмәт әти-әнигә, алар барысын да җиренә җиткереп үтәделәр. Авыр туфраклары җиңел булсын. Безнең өчен дип яшәделәр.
Ярты сәгать дигәндә, Ләйлә апа итле бәрәңге тәкәсен әзерләп, электр миченә куеп та җибәрде. «Күп дигәндә бер сәгатьтән пешә», – диде.
«ӘТИ ДӘ, ӘНИ ДӘ БУЛДЫМ»
Ризык пешергәндә генә түгел, тормышта да Ләйлә апа җитез, кыю икән. Ирсез ике бала үстергән. Аларга югары белем, тәрбия биргән, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән.
– Әтиләре була торып та әтисез үсте балалар, менә шунысы гына үкенечле, – дип, тормыш йомгагын сүтте Ләйлә апа. – Мин аларга әни дә булдым, әти дә... Тормышны алып барырга, балаларны үстерешергә үземнең әти‑әнием ярдәм итеп торды.
Ләйлә апа балаларын иртән мәктәпкә, дәресләрдән соң түгәрәкләргә илтә, кичен бассейнга алып бара, йөзәргә өйрәтә. Барысын да күреп үссеннәр, дип, бозга, тимераякта йөрергә алып чыга. Бөтен максаты, теләге – улы белән кызы, тулы гаиләдә үскән балалардан ким‑хур булмасын.
– Балаларымны белемле дә итәсем килде, – дип сөйли Ләйлә апа. – Өйгә глобус алып куйдым. Алар белән көн саен шундагы берәр илне карап өйрәнә идек. Ә аннан дөнья гизәргә мөмкинлек туды. Ике баламны алып Урта Азия шәһәрләре буйлап та, Европа илләре буйлап та сәяхәт иттек. Улым белән кызыма тагын бер таләбем бар иде – көн саен китап укырга. Әти белән әни миндә кечкенәдән китапка мәхәббәт уяттылар. Аллага шөкер, балаларыма да шуны бирә алдым. Укыган кеше тәрбияле, эчке дөньясы тирән була.
Ләйлә апаның: «Дөнья гизәргә мөмкинлек туды», – дигәне, үз эшен булдыруы. 2000нче елда Зәй шәһәрендә укыту үзәге ача ул. Бөтен оешмаларның да компьютер белән эшләргә күчкән чорына туры килә бу хәл. Күпләр әлеге техниканы ничек кабызасын, сүндерәсен дә белми. Ләйлә апа шушы форсатны кулыннан ычкындырмый!
– Мин шактый еллар Зәй машина төзелеше техникумында админстратив эшләр буенча директор урынбасары булып эшләдем, – ди Ләйлә Нуруллина. – Оештыру эшләрен яхшы беләм. Үзләренең бизнесы булганнарның тормышлары алга барганын күрәм бит. Минем дә күңелдә шундый хыял бар иде. Парикмахерлар курсы ачыйммы икән әллә, дип тә уйлаган идем. Карыйм: бөтен оешмага компьютерны белгән кешеләр кирәк була башлады. Ә алар юк. Шулай итеп, Зәйдә беренче булып укыту үзәге ачтым. Әлбәттә, барысын да рәсми эшләдем. Казанга барып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан укытырга рөхсәт бирүче махсус документ – лицензия алдык. Безнең үзәктә берничә төрле һөнәр үзләштереп була иде – ЭВМ операторлары, бухгалтер, сәркатип, парикмахер. Укыту үзәге шәһәрдә тиз арада популярлык казанды, андый уңышны үзем дә көтмәгән идем...
– Шулай булса да, эшегезне ташлап, Казанга килгәнсез икән, – дим.
– Әйе, балаларга якын булыйм, дидем. Әти‑әнием вафат, анда бер нәрсә дә тотмый мине хәзер. Ә монда улым, кызым – янымда. Дөрес, аларның үз гаиләләре, аерым яшиләр. Тик безнең күрешмичә калган көнебез юк. Оныкларны үстерергә булышам. Хәзер аларны аякка бастырасы, белем, тәрбия бирәсе бар!
«МАЙЛАП АШАРГА КИРӘК!»
Ләйлә апа үзенең уңыш сере белән уртаклашкан арада, аш бүлмәсенә гаҗәеп тәмле хуш исле таралды.
– Өсте генә киләсе калган, – диде хуҗабикә, ризыкка күз салгач.
Һәм сыер маен утка эретергә куйды. Тәкәләрне электр миченнән алгач та, сыер мае белән майлыйсы була икән.
– Ләйлә апа, ә сезнең иң яраткан ризыгыгыз нинди? – дим.
– Кыстыбый. Әнкәем аны шулкадәр тәмле пешерә иде, искитмәле! Аз гына чирләп китсәм, әни кыстыбый пешереп бирә. Кеше ышанмаслык хәл: шуннан соң терелеп китә идем. Менә шуңа да кыстыбый – балачагымның якты бер хатирәсе, әнкәем белән бәйле бик кадерле истәлек...
Хуҗабикә тагын ит бәлешен дә бик оста пешерә, хәтта аңа кунакка килүчеләр алдан заказ биреп куя икән.
Ләйлә апа, бисмилласын әйтеп, тәкәләрне электр миченнән алды. Аннан кайнар ризыкны табадан тәлинкәгә алып, тастымал белән каплап куйды. Өч‑биш минут шулай йомшарып алырга тиеш икән. Тәкәләр азрак суынгач, хуҗабикә аларны пычак белән урталайга бүлде. Шуннан эретелгән кайнар сыер мае белән ике ягын да майлады.
– Майламыйча, өчпочмак кебек кенә ашасаң ярамыймы? – дим Ләйлә апага.
– Юк, бөтен үзенчәлеге шунда. Сыер мае тәкәне йомшарта да, сусылландыра да. Аны фәкать майлап ашарга кирәк. Шулай дип яза күрегез...
Ләйлә апа тәкәләрне кыстый-кыстый ашатты. Уңганлыгы өстенә бик юмарт та ул. Ризыкның тәме ничек соң диярсез? Мин аны хәтта нәрсә белән чагыштырырга да белмим. Укроп орлыгы булгангадыр, ул бөтенләй өчпочмакны хәтерләтми. Гаҗәеп тәмле! Камыры да нәзек кенә. Кыскасы, ялларда гаилә, туганнар белән җыелып ашау өчен бик тәмле ризык, дип таптым мин аны. Пешереп карагыз, үкенмәссез.
ЛӘЙЛӘ НУРУЛЛИНАДАН ИТЛЕ ТӘКӘ РЕЦЕПТЫ:
Камыр:
- Йомырка – 1 данә
- Сыек май – 150 г
- Сөт – стакан ярым
- Су – стакан ярым
- Он – дүрт стакан
- Тоз – чама белән
Эчлек:
- Суган – 2 баш
- Сыер ите (майсыз) – 800 г
- Бәрәңге – 1 кг
- Укроп орлыгы – 100 г
- Борыч – чама белән
- Тоз – чама белән
Эчлек
- Ваклыйбыз!
- Турыйбыз!
- Кушабыз!
- Өстибез!
- Болгатабыз!
Камыр
- Салабыз!
- Сытабыз!
- Басабыз!
- Бүләбез!
- Җәябез!
Добавить комментарий