Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кунаклар өчен деликатес: иттән торт

Кунаклар өчен деликатес: иттән торт

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә без дә спортны, мәдәниятне, коллекционерлыкны, сәяхәтләрне һәм телне йотардай тәмле, затлы деликатеслар әзерләү осталыгын берләштерергә булдык. «Татарстан» журналына бу эштә ярдәмгә Югары Осланда урнашкан «Республиканың стендка ату буенча махсуслашкан балалар һәм яшүсмерләр Олимпия резервы спорт мәктәбе» администраторы Альмира Гайнуллина килде.

29 июня 2018

«МАМА ЧОЛИ»
 
Аның турында ишетеп белә идем инде: «И, син Альмираның чәй­некләр коллекциясен күрсәң!» – дигән саен, бу ханым белән танышу теләге көчәя генә барды. Һәм менә, ниһаять, насыйп булды. Залесный бистәсендәге йортларында Аль­мира һәм аның тормыш иптәше Рөстәм Гайнуллиннар әле һаман да ремонт ясауларын дәвам итә. Без килгәндә дә, аш бүлмәсендә кухня гарнитурын җыеп бетерү процессы тәмамланып килә иде. Әмма Альмира ханым – гаҗәеп кунакчыл һәм киң күңелле зат бу­ларак – бу вак-төякләргә игътибар итмәскә кушты да эшкә кереште. Безнең редакция кухнясын бу сан­да бизәячәк ризык – бавырдан әзерләнгән катлы торт.
– Теләсә кайсы илдән килгән кунакны сыйлардай ризык, – дип, куәтләдем мин аны.
– Милли ризыклар да әзерләргә яратам, – дип елмайды хуҗабикә. – Ә менә бу рецепт гаиләбез өчен дә, дусларыбыз өчен дә аерым бер ка­дер-хөрмәткә ия. Аны өйдәгеләр хушлансын дип кенә түгел, ә ку­накларга да, хәтта балаларымның эштәге коллегалары өчен дә еш хәстәрлим. Кызым Әлинәнең хезмәттәшләре, туган көн бул­сынмы, башка берәр бәйрәмме, бернинди дә кибет ризыгы алып килмә, әниең әзерләгән теге бавыр тортын алып кил, яме, дип сорый­лар. Ә миңа нәрсә, кыенмыни, ба­рысына да җитәрлек итеп хәстәрләп җибәрәм.
– Шулай җиңел әзерләнәме? – дип кызыксынам.
– Бер авырлыгы да юк, – ди Аль­мира апа. Ул инде безнең килешкә бавырны иттарткычтан чыгарып та куйган иде. Тагын бер порциясе көтеп тора. Анысы – кичке табынга, өйдәгеләр барысы бергә җыелгач, сыйланырга. Алар бу өйдә ишле гаилә булып, өч буын вәкиле бергә яшиләр. Кызлары Әлинә белән аның тормыш иптәше Евгений, аларның уллары, ягъни Альмира ханым белән Рөстәм әфәнденең оныклары Данил. Кече уллары Рәсих белән аның хатыны Диа­на. Ә менә уртанчы уллары Рәзил контракт буенча хәрби хезмәттә икән. Тиздән кайтып җитәргә тиеш, диделәр.
Баксаң, бик җылы, гармонияле атмосфера хөкем сөргән бу йортта яшәүче өч буын вәкилләре арасын­дагы мөнәсәбәтләр, Мексика се­риалларындагыча, шактый үзенчә­лекле дә икән. Әлинә – олы кызла­ры – Альмира ханымның беренче гаиләсендә тапкан баласы. Альмира ханым «уртанчы улым» дип атап йөрткән Рәзил – ире Рөстәмнең ва­кытыннан алда вафат булган берен­че хатыныннан малае. Ә менә төп­чекләре – Рәсих – инде алар икесе кушылгач, дөньяга килгән уллары.
– Бу җәһәттән безнең гаиләдә бер кызык сүз дә йөри, – дип искә ала Альмира ханым. – Рәсих тугач, шулай бервакыт Рөстәм мине шы­пырт кына дәшеп ала: «Альмира, – ди, – кил әле, кара: синеке белән
Ба­ла-чаганың үзләренә күрә шаяруы иде инде ул, уеннары. Әмма Рөстәм­нең сүзләре шулкадәр кызык яң­гырады – башта үзебез рәхәтләнеп көлдек, аннары туган-тумачалар, дус‑ишләр дә, бу хәлне искә алып, истәлек итеп сөйли торган булды­лар. Үз балаларым миңа «әни» диеп дәшсә, Рәзилебез һәрчак, аерып куеп, «әнием» дип эндәшә. Әле ике яктан да үз әти-әниләребез исән-сау! Шуңа без бик бәхетле балалар, дип саныйм.
Кечкенә уллары Рәсих хоккей белән мавыга башлагач, Альмира ханым аны шөгыльләнергә йөртә башлый. Малайга тренерлары зур өметләр баглый, әнисе белән улы һәртөрле ярышлардан, бәй­геләрдән кайтып керми. «Рәсихне генә түгел, ә башкаларның бала­ларын да йөртә идем, күз‑колак булып, – дип сөйли Альмира ха­ным. – Барысының да әти-әнилә­ренең вакыты, мөмкинлекләре юк бит. Кайда гына булмадык! Мине әти-әниләр «мама Чоли» дип атап йөртәләр иде. Ул «Богатые тоже пла­чут сериал» модада чаклар…
 
МЕССИ – ӨЙЛӘРЕНДӘ
Шулай истәлекләргә бирелә, сөйләшә-сөйләшә, торт өчен кирәк булган 6 баш суганны турады, газ­ны кабызып, табаны чама белән майлап, аны кыздырырга куйды. «Суган – бик мөһим ингредиент, аны жәлләмәгез: нәкъ менә ул ба­вырны татлы, сусыл итә, алтынсу төскә кергәнче, сүрән утта яхшылап кыздырырга кирәк», – ди Альмира ханым. Үзе бу тортның рецептын каян алганын хәтерләми дә инде хәзер, гел пешергән кебек, ди. Ә ба­лачагында әнисе бөтен төрле ризык­ны бик оста хәстәрли торган булган икән. Аеруча таба ашларын искә алып сөйләде Аль­мира ханым.
– Ул таба ашларын, «пирожки­лар»ын бер мин генә түгел, ә дус-ишләрем дә гел сагынып сөйли. Бездән бит кеше өзелми торган иде. Авылда үз йортыбыз белән тор­ганда да, аннары, шәһәргә күчкәч тә. Авылда кунакка дип кайталар иде, монда исә без шәһәргә йомыш белән килгән һәркем өчен кунып китә, сугылып чыга торган бер пост булдык. Әни берәүне дә сыйламый­ча, күчтәнәч төямичә җибәрмә­де. Аллага шөкер, җитеш яшәдек, ә үзеңә җиткәнне ничек инде кеше белән бүлешмисең...
Уллары Рәсих хәзерге көндә Та­тарстан Республикасының Хоккей федерациясендә тренер булып эшли. Бу гаиләдә спортка зур их­тирам яши. Без барып кергәндә, аш бүлмәсе диварына урнашкан телевизордан гөрләп футбол мат­чы бара иде. «Мин үзебезнекеләр һәм Колумбия өчен җан атам», – ди Альмира ханым. Колумбия уенчыларын ул тормышта да белә, шуңа аларга мөнәсәбәте – әниләрчә. Безнең суганыбыз кызып өлгергән арада кухняга бик дәрәҗәсен бе­леп, йомшак кына атлап Месси килеп керде. Газ плитәсе янында­гы урындыкка менеп кунаклады да игътибар белән хуҗабикәнең хәрәкәтләрен күзәтергә кереште.
– Белмим, нишләп берәр хоккей­чы исеме белән атамагандыр үзен Рәсих, – дип аңлатырга кереште Альмира апа. – Җитмәсә, әле ул безнең кыз песи дә...
Хәер, Месси, кыяфәтенә караган­да, үз исеменнән дә, тормышыннан да бик канәгать тоелды безгә. Ул кич буе тортны хәстәрләү процессын җентекләп контрольдә тотты.
Ул арада Альмира ханым, икенче таба астына ут элеп җибәрде дә, ба­вырга сөт агызып, он, тоз, борыч ку­шып, массаны яхшылап болгатып, бавыр «коймак»ларын кыздырырга да кереште.
– Ничә «коймак» кирәк шулай да? – дип төпченәм.
– Ашаганда авызга сыярлык булсын инде, – ди хуҗабикә­без. – Мин, гадәттә, 5‑6 катлы итеп ясыйм... Бер ясаганда берничәне әмәлләп ташлыйм. Тиз дә, җиңел дә, тәмле дә бит.
Коймаклар кызган арада Аль­мира ханым белән сәяхәтләр темасына күчтек.
«БАРСЕЛОНА УРТАСЫНДА УТЫРЫП ЕЛАДЫМ»
– Төркиядә дә, Мисырда да бул­ганым бар инде, дип уйладым да, чыгып киттем Европа буенча круиз­га, – дип, үзе өчен аеруча истәлекле булган сәяхәте хакында тәмләп сөй­ли башлады ул. – Төркия аша Барсе­лонага очтым. Лайнерга утырганчы, әле ике көнем бар иде Барселонаны карап йөрергә, шуңа исәп тотып килдем дә бит. Барселонаны гаҗәеп матур диләр, спорт белән дә бәй­ле, Гауди шәһәре дә бит... Килеп төштем аэропортка, таксига заказ бирәсе килмәде, алдан бронь ясап куйган кунакханә урнашкан урын­га автобус белән бардым. Төштем автобустан, карыйм: кунакханәгә охшаган бернинди алагаем бина да калкып тормый. И Ходаем, дим, ялгыш килдем микәнни. Урамның бер башыннан икенче башына ба­гажымны һәм сумкамны сөйрәп, белмим, күпме йөргәнмендер. Менә шушында гына ул, дип күрсәтәләр, юк кына бит! Телне дә белмим, кул хәрәкәтләре белән аңлашабыз. Инде караңгы төште. Эскәмиягә утырып елап та алдым. Аптырагач, туктаттым бер таксистны: зинһар өчен, илтеп куегыз мине шушы адрес буенча, дим. Ә ул урамда юл хәрәкәте бер генә яклы икән. «Мин сезне анда илтсәм, күрше урамнарны урарга туры киләчәк, акчагыз гына әрәмгә китә, ә ул мон­да – янәшәдә генә», – дип, ишарәләп күрсәтә бу. Баксаң, аларда отельләр, Төркия, Мисырда туристлар өчен махсус каралганча түгел, күккә ашып утырмыйлар икән. Тыйнак кына, башкалар шикелле үк күркәм
бер йортта урнашкан булып чык­ты ул – ишегалды эчендә. Тапкач, сөенгәнемне белсәгез!
Барселонаны бик яраттым. Ә лай­нерга утыргач, безнең сәяхәтебез Марсель, Генуя, Неаполь кебек шәһәрләрне үз эченә алды, анна­ры Сицилиягә кердек тә Туниска төштек. Урта диңгезнең чиксез зәңгәр киңлекләреннән күз ка­маша! Мин барганда су коенырга әле иртәрәк иде, әмма матурлык­ка сокланып, диңгез җилен иснәп баруның үзенә бер рәхәтлеген тоеп кайттым. Яр буйларындагы шәһәрләрне күргәндә дә, аларның үзенчәлегенә, күркәмлегенә ислә­рең китә. Бик матур манзаралар! Марсельдә безне шунда ук кисәтеп куйдылар: башбаштаклыклар бара, гарәпләр яшәгән районнарга бе­рүк бара күрмәгез, диделәр. Юкса Европа шәһәрләре бик тыныч, хә­вефсез, уңайлы тоелды миңа. Генуя, Неаполь буйлап сәяхәт иткәндә, Россиядән килгән туристлар белән бергә берләшеп йөрдем. Таны­шып, дуслашып киттек. Бик рәхәт кешеләр булып чыктылар. Алар кызыклы урыннарның картасын махсус кәгазьгә бастырып алганнар да, шулар буенча гидсыз-фәләнсез генә үзебез йөр­дек. Кешеләр андый чакта бер-берсенә ярдәмләшергә әзер тора – шунысы рәхәт. Юлыма юньле кешеләр чыгарып куйсаң иде, дип, һәрчак Аллаһтан теләргә кирәк. Теләкләр бит кабул була.
Тагын бер кызыклы хәл: инде Барселонадан кайтырга чыккан­да, аэропортка шактый иртә килеп утырдым. Шунда гына черем итеп алдым да рейсны көтәм. Аэропорт мыжлап тормый, иркен, буш. Duty Free кибетенә сугылырга булдым. Керсәм, карыйм: анда утыручы са­тучының куен кесәсендәге ярлыкка татарча исем язылган. Әллә ничек кенә рәхәт булып китте: «Сез татар­мы әллә?!» – дип сорадым. «Әйе, – диде ул, елмаеп. – Үзбәкстаннан». Баксаң, алар Советлар Союзы җи­мерелгән елларда Испаниягә кү­ченеп килгәннәр икән. «Акрынлап туган-тумача Барселонага күченеп бетте диярлек, мондагы тормыш шартлары, ни дисәң дә, яхшырак шул», – дигәне хәтердә. Бик җылы итеп аралашып, мин рейсымны кө­теп җиткергәч, туганнарча хушла­шып аерылышытык. Чит илдә үз ка­вемдәшеңне очратуның зур сөенеч икәнен аңладым.
ӨЙДӘГЕ МУЗЕЙ
Әзер коймакларны, һәр катына майонез сылап, кыздырылган су­ганны ягып, тортыбызны хәстәрләп тә куйды шул арада Альмира ха­ным.
– Инде матур итеп бизисе генә калды, – диде.
1-4
Әзер катлы тортның ян-якла­рын вак итеп туралган укроп белән бизәп чыкты, өстенә тигез итеп урталай киселгән черри томатла­рын тезде. Шуннан соң, аны ярты сәгатькә суыткычка алып куйды. Ә ул арада безне икенче каттагы музеена чакырды.
Килеп кердем дә тел генә шарт­латтым. Һәр чәйнек, чынаяк, касә, поднос, самовар һ.б. коллекция предметлары кадерләп үз урынына урнаштырылган. Пөхтәлек, чиста­лык, зәвык хөкем сөрә бу бүлмәдә. Һәр кечкенә генә подвеска рәве­шендә эшләнгән чәйнекнең дә үз кадере, тарихы барлыгы сизе­леп тора.
– Аларның да, безнең кебек үк, үз язмышлары инде. Кайчак әллә кай­лардан табып аласың – кадерсез булып, тузан җыеп, кыерсытылып яталар, бәгырьләрем. Өйгә алып кайткач, бала кадерләгәндәй буласың...
Әнә, Европаның затлы император йортларында кулланылган раритет сервиз­лар, 63 сантиметрга кадәр җиткән поднослар, Кузнецовның атаклы фарфор йорты эшләп чыгарган тә­линкәләр, чынаяклар, Гжель коллек­цияләре, совет чорында империя чорыннан калган ысулларны сак­лап калып, фабрикаларның югары стандартына җавап биреп эшләнгән сирәк савытлар... Һәрберсенең та­рихын, каян табылганын, кемнән алынганын, бәясен-хакын биш бар­магыдай хәтерли Альмира ханым.
– Монда ничә предмет бар? – дип сорыйм.
– Ой, мин инде хәзер санамый да башладым, – дип елмая ул. – Бер утырып исемлеген төзисе бу­лыр...
– Балаларыгыз, ирегез ничек ка­рый бу мавыгуга? – дим.
– Рөстәм баштарак көлә генә иде: «Тиле савыт җыя», – диеп. Ә ан­нан, минем Интернеттагы сирәк савыт‑саба – антиквариат сайтла­рына кереп чумуымны абайла­гач, бу мәхәббәтнең чын булуын аңлады. Башта мин чәйнекләр генә җыя идем, әллә ни зур мак­сат та куймыйча: җаныма оша­ган, үзенчәлекле чәйнекләрне сатып алам, шул гына. Дуслар да, мавыгуымны белеп алып, бүләк итә башладылар. Ә менә тора‑бара шушындый сирәк, затлы предмет­ларга кызыксынуым көчәйде. Мах­сус кешеләр белән таныштым: алар предметларның датасын, чыгышын ачыкларга булыша. Кайбер затлы әйберләргә, көтмәгәндә-уйлама­ганда, «хәерче» базарында юлы­гасың: бер бабай сатып утырган тәлинкәгә күзем төште. Күренеп тора: затлы әйбер, тарихы бар. Ан­тикварлар сайтында меңнәр тора... Алар бит билгеле бер серия белән чыккан була – гадәттә, коллекцио­нерлар тулы серияне туплый, шулай итеп, «коллекцияне яба». Үз алдыма андый шарт куймыйм: мин – сти­хияле коллекционер. Әмма сайт­ларда утырып, бик күп нәрсәләр­не өйрәндем: элеккеге чорларда эшләнгән һәр нәрсәдә ярату, кадер тойгысы бар. Бизәкләрдә дә чагыла ул, сыйфатта да, хәтта һәр савыт‑саба әзерләү йортының вензелендә үк. Британия сервиз­лары бик нечкә, нәзберек, кытай­ныкылар да... Россия император йортына савыт‑саба китерү хокукы алган сирәк осталарның да марка­сы, стиле шунда ук күзгә ташлана. Яратып эшләнгән, яратып кулла­нылган әйбердән рәхәт бер җы­лылык бөркелеп тора. Һәр чынаяк, һәр чәйнек, гомумән теләсә кайсы предмет күргән-кичергәннәрен үзендә саклый.
1-12
1-11
1-10
1-9
1-8
1-7
1-6
– Менә бу совет чорына – без­нең балачак елларына караган чәйнекләрне генә алыйк... – дип, махсус киштәгә игътибарыбызны юнәлтә Альмира ханым. – Аларның борыннары кителә иде, шуларга бау бәйли иде әбиләр... Аларны күргән саен, балачакны, яшьлекне уйлыйм... Тирәнгәрәк кереп кү­мелсәң, искиткеч кызыклы өлкә бу... Очы‑кырые юк!
Аның музеена ярты сәгатькә генә диеп кергән идек, сәгать кенә дә йөрмәгәнбездер. Соңыннан, бе­ренче катка төшеп, табынга утыр­гач, безгә дә чәйне затлы чәйнектә пешерде ул.
– Чәйнең тәме чәйнектән тора, – дип, тортыбызны кисеп куйды да, табынга тагын әллә никадәр нигъмәт чыгарды. – Безнең әбиләр белгән аны...
P.S. Чәйнең тәме чәйнектән­дер, бәлки, ә менә та­бынның яме, өйнең бәрәкәте – хуҗа­бикәдән, монысына иманым камил. Рөстәм абыйның баянда уйнавын гына ишетми калдык, ярый, анысы икенче баруыбызга калсын. Ә Аль­мира апа белән аларның йортында атмосфера шундый – киткәндә үк яңадан барасың килеп китәсең.
 
1-5
КИРӘК БУЛАЧАК:

  1. Cыер бавыры – 500‑600 г

  2. Йомырка – 5 данә

  3. Суган – 6 данә

  4. Сөт – 1 стакан

  5. Он – ярты стакан

  6. Сыек май – 40‑50 г

  7. Майонез – чама белән

  8. Тоз, борыч – чама белән

  9. Укроп – чама белән

  10. Черри помидорлары – бер тортка 3‑4 данә


 

  1. Итне чыгартабыз!1-13

  2. Турыйбыз!1-14

  3. Өстибез!1-15

  4. Кушабыз!1-16

  5. Туглыйбыз!1-17

  6. Кыздырабыз!1-18

  7. Пешерәбез!1-19

  8. Ягабыз!1-20

  9. Бизибез!1-21

  10. Тезәбез!1-22


ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ:
Сыер бавырын иттарткычтан чыгарып яисә блендер белән ваклап, сөт салабыз. Йомыр­ка, он, тоз һәм борыч өстибез, яхшылап туглыйбыз. Суган­нарны, ярым боҗралар рәве­шендә турап (кваграк итәргә дә була), сыек май тамызган табага салып кыздырабыз. Сүрән утта аны йомшарганчы һәм алтынсу төскә кергәнче тотабыз. Икенче табага сыек май тамызып, аш чүмече белән бавырлы массаны тигез итеп агызабыз. «Коймак»ның бер ягы кызгач әйләндерәбез. Бер торт өчен 5‑6 коймак таман гына. Һәр «коймакка» майонез белән суганны, катнаштырып, тигез итеп ягабыз да өстенә икен­чесен каплыйбыз. Тортның ян-якларын вак итеп туралган укроп белән бизибез, ә өстенә черри помидорларын бүлеп тезәбез. (Тортның өстен уылган кишер белән дә бизиләр. Ул да тортка үзенә күрә бер татлы тәм бирә). Аннан тортны ярты сәгатьләп суыткычта тотып ала­быз. Җылы килеш яратучылар, шулай да ашый ала.
1-23
Ашларыгыз тәмле булсын!
 
1-1
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: