Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кама судагы Һәм аның туристик үзенчәлекләре

Кама судагы Һәм аның туристик үзенчәлекләре

Җәй көннәре кухня ышанычлы рәвештә табигатькә – мангаллар, казаннар, шарабаннар һәм ачык утта һәм саф һавада ризык әзерләү өчен адәм баласы уйлап тапкан башка шундый пешерү-ыслау корылмаларына күчә. Безнеке, редакциянеке дә, шулай эшләде әле.

26 мая 2017

Безреспубликаның иң матур районнарының берсе – Кама Тамагына юл тоттык. Үз вакытында аны Ельцин да Татарстанның энҗесе дип атаган иде. Без дә Борис Ельцин белән килешми булдыра алмыйбыз. Мондый табигый гүзәллек, әлеге гүзәллекне һәрьяклап юып торган Идел-Чулманның мул сулары бүтән бер җирдә дә юк! «Татарстан» үзе тикшерде!
1_обложка

КАМА СУДАГЫ


Плитә янында, дөресрәге, корымланып беткән зур балык казаны янында бүген республиканың туризм буенча төп кешесе – Сергей Иванов кайнаша. Аның белән бергә Кама Тамагы районы башлыгы – Павел Лоханов, хәтерләсәгез, Кама судагы турында үзе иҗат иткән җыр белән ютубта ярты миллион карауны җыйган башлык үзе! Хәзер әнә шул судакның туган ягында балык тотарга теләүчеләр бермә-бер артты. Дөрес җыр әнә ниләр эшли ала!


– Мәскәүдән, Самарадан, Ульяновскидан, хәтта Омскидан ук киләләр, – дип санап китә танылган хитның автор-башкаручысы, үз районына туристлар җәлеп итү буенча әнә шундый пиар-адым ясавыннан бик канәгать булып.


Сөйләнгәннәргә таянып һәм тере тавышка, бернинди фонограммасыз башкарылган җырны тыңлап, без, әлбәттә инде, уха пешерәбез.


УХА ОСТАСЫ


1_заходная


– Мин уханы алты яшемнән үк пешерәм, – дип белдерә ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе. – Балык тотуга мәхәббәтне миндә әтием уятты. Балачагымнан ук аның белән бергә Ак диңгездә дә, Төньяк Двинада да балык тоттык... Ә инде Татарстанда балык тоту өчен мөмкинлекләр чиксез! Уханы бик еш пешерергә туры килде. Шуңа да мин балыкның да теләсә ниндиен, уханың да теләсә ниндиен пешерә беләм. Әмма иң яхшысы – иң гадие, ул классик санала инде – ниндие тотылган, шуннан пешерелгәне. Яшелчәләрне күбрәк саласы – үзебездә үскәннәрен. Һәм, әлбәттә инде, кулың килсен – балыгы да таралып китмәслек, яшелчәләре дә пешәрлек булсын, тоз белән борыч балансы саклансын.


7


ТӨРЛЕ ВАК БАЛЫК


Кайнап торган шулпага шактый гына күләмдә вак балык салып җибәрәбез – монысы шулпа куерак булсын өчен кирәк. Аннары без аларны сөзеп алабыз да шулпага яшелчәләр салабыз. Һәм Сергей Иванович кишерне тәгәрмәчләп, суганны боҗралап, әрчелмәгән яшь бәрәңгене икешәр кисәккә тураган арада, без уха пешерү өчен ник Кама Тамагын сайлавыбыз турында тыңлыйбыз.


– Хәзер иң яхшы вакыт, бу чорда җәен эләгә. Ул су температурасы белән бәйле: өстә – 22, тирәндә – 16 градуска җиткәндә була. Менә – яңа тотылган җәеннәрнең берсе, – дип үзенең уңышы белән  мактана Павел Лоханов. ・ Игътибар итегез: браконьерларча түгел, җимгәтотылган. Әсудак инде бездә・ һәрвакыт шәп!

БРАКОНЬЕРЛЫККА КАРШЫ КӨРӘШ


– Балыкны ятьмәләр белән браконьерларча аулаучыларны җаным-тәнем белән күралмыйм, – ди Сергей Иванович. – Алар сусаклагычның балык запасларын үтерәләр. Ятмәләр ыргыталар да, анда балыклар кереп урала, сасый, анда кыслалар кереп тула, шунда барысы череп, еллар буе су эчендә ята... Минемчә, кешеләр булган байлыгыбызга җаваплырак карарга тиештер. Әгәр күршегезнең законсыз рәвештә ятьмәләр куюын күрәсез икән – туктатыгыз. Чөнки аерым балыкчыларның вакытын экономияләү, ялкаулыгын аклау хисабына табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булган һәвәскәр балыкчылар һәм профессионаллар бу эшне сыйфатлы эшли алудан мәхрүм. Браконьерлык аркасында безнең балык запаслары юкка чыга. Әбит балык ・ ризык кына түгел, бирегә туристларны җәлеп итүчарасы да. Ятьмәгә тотылып тере авырлык бәясенә сатылган балыкка караганда, Омскидан монда балык тотарга килгән кешенең республикага китергән икътисадый файдасы күпкәзуррак. Ул кеше кунакханәдә туктала, азык-төлек, балыкчы кирәк-ярагы сатып ала... Шуңа да браконьерлык темасы шул дәрәҗәдә актуаль ки, аның белән көн дә көрәшергә кирәк.
・ Көрәшәбез. Уылдык чәчү вакытында полиция һәм аучылар белән чыктык, браконьерларны тотып, камерага төшердек, интернет челтәренә куйдык, ・ дип искә ала Павел Лоханов. – «Тоттыңмы – җибәр!» акциясен киңәйтәбез. Ана балык эләксә, җибәрергә кирәк. Аерым балыклар өчен аерым зурлык исәбе бар. Үсеп җитмәгән икән – җибәр, үссен. Әйе, балыкчылыктан башка яши алмаган балыкчы-фанатиклар бар. Алар теләсә кайсы вакытта тоталар да, тотарга ярамаганын җибәрәләр. Мондый балыкчылык зыян китерми.
9_рыба

ИНФРАСТРУКТУРА ҖИТМИ


Шулпага яшелчәләр салына. Алар пешкән арада без Кама Тамагында бөтен Россия кешеләре диярлек балык тотуына карамастан, балыкчылар һәм туристларның әле җитәрлек түгеллеге турында беләбез. Ни өчен? Татарстан энҗесе турында бөтен кеше дә белмиме әллә?


– Безгә инфраструктура җитми, – ди туризм башлыгы. – Бирегә ерактан килгән балыкчылар өчен. Татарстанда уникаль табигать шартлары – акватория, балык, һава торышы... Бу – балык тоту гына түгел, истәлекле мәдәни-тарихи урыннар белән дә танышу – алар бөтен республика буенча таралган, һәм аның теләсә кайсы ноктасында янәшәдә туры килгәнен эләктереп калырга була. Әмма безгә инфраструктура кирәк. Моның өчен туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Пять ветров» дигән проект эшләнде. Ул бирегә вакытларын сыйфатлы итеп үткәрергә теләгән туристларны җәлеп итәргә тиеш.

ЯҢА ПРОЕКТ


Павел Лоханов, зур чүмече белән уханы болгата-болгата, проектныңэчтәлеге белән яхшылап таныштыра:


・ Менә бездә Куйбышев затоны дигән бистәбар, Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан ул. Анда ・ искиткеч култык. Анда керүюлындагы зур утрау ябык акватория хасил итә Көймәстанциясе ・ марина урнаштыру өчен бик тәуңайлы, һәрьяклап җилләрдән ышыкланган уникаль урын. Әйтик, сәяхәтчеләр ял көне туры алган очракта, бу станциягәбарып, кунып чыга, ял итәалыр иде. Икенче көнне ・ Тәтешкә юл тотарга. Кайту юлында Болгарда кунарга һәм Казанга кайтырга. Әбит хәзер, кагыйдәбуларак, еракка китмиләр ・ йә Свияжскига, йә Маркиз утравына гына баралар. Чөнки бөтенесе кайдадыр яр буенда  тукталудан, канистраны тотып, өскә үрмәләүдән, көймәне калдырудан курка... Гомумән, ягулык бетү турында туктаусыз борчылып тору... Шуңа да Көймә станциясе төзү – Татарстанның туристик структурасы өчен зур адым ясауда бер дигән мөмкинлек ул.

«КЫРГЫЙЛАР»ГА -  ГАИЛӘ ТУРИЗМЫ ҮЗӘГЕ


Икенче проектыбыз - кемпинг-үзәк. Россиядә иң зуры. Куйбышев сусаклагычы ярындагы урын мондый мөмкинлекне бирә. Җир мәйданы инде сайланган, әзерләнгән, ТР Президенты тарафыннан хупланган, хәзер без бу җирне тиешле категориягәкүчерүбелән шөгыльләнәбез һәм... инвесторлар эзлибез.


– Ниндипроект соң ул?


・ Хәзер әнәтеге яр буйлап үтсәгез, күрерсез ・ анда чатырлар корылган. Кешеләр кыргый рәвештәял итә. Учаклар, чатырлар, балык тоту, уха, шашлык... Кама Тамагына ел саен 500 000 балыкчы килә 98% очракта ・ балык тотарга яратучы әти, әхатынына һәм балаларга нишләргә. Мин үзем гаиләле кеше, дүрт балам бар, һәм киеренке эш графигында бөтенләй вакытым калмый. Ял көннәрендә гаиләм белән буласы килә Балык тотасы да килә. Әбит күңеллене файдалы белән берләштерергәбула! Һәм балыкка бөтен гаиләңбелән бергәчыгып китәргә әти кешенең балык тотып күңеле булса, хатыны белән балаларына да эш табыла. Нәкъ менә «Кама Тамагы туристик комплексы» бөтен гаиләбелән ял итүөчен тиешле инфраструктураны булдыруны күздәтота. Шулай итеп, без «Кама Тамагы» брендын гаилә белән ял итүтерриториясе буларак үстерәбез. Комплекс өч зонадан торачак: файдаланып тору өчен кечкенә өйләр, ашау-эчүне дәкушып булган автойорт һәм электр куллану мөмкинлегенәдә ия чатыр варианты...

УХАНЫҢ ҮЗӘГЕ


Кама Тамагының киләчәге турындагы хыяллардан безне Сергей Иванов аерып ала, аермыйча булдыра алмый, чөнки хәзер иң мөһим вакыт килеп җитте!


・ Хәзер уханың үзәге булачак балыкны салу вакыты! ・ дип игълан итәул һәм кайнап торган шулпага балыкныңзур-зур кисәкләрен чумдыра. ・ Бүген безнеңүзәк ・ судак белән җәен. Балыкны 10・15 минут пешерәбез артык түгел. Иңмөһиме ・ таралмасын.

・ Уха табигатьтәпешәргәтиеш, ・ ди бу эшне белгәнен күрсәтеп, безне кабул итүче район башлыгы. ・ Өйдәуха түгел, балык ашы була ул.


・ Хәзер лаврушка! ・ дип команда бирә безнең баш пешекче. ・ Чынлыкта, без инде финалда. Иске матур традиция буенча ухага 50 грамм аракы өстибез һәм кисәү тыгып төнәтәбез. Чын балыкчылар моның уха әзерлегендә төп ритуал икәнен белә


・ Класс!


Капкач белән каплыйбыз да, түземсезлек белән биш-ун минут көтәбез. Бераз төнәсен дә.. алга!


Уха төнәгән арада Сергей Иванов безнең төбәккә туристларны җәлеп итәторган төрле бәйрәмнәр һәм вакыйгалар турында сөйләргә дә өлгерә


・ Бәйрәмнәр күп булырга һәм төрле аудиторияләргә юнәлтелгән булырга тиеш. Иң күңеллесе, әлбәттә Сабантуй. Без быел бу бәйрәм гәтуристлар җибәрү буенча Арча районы белән эшләргә керештек инде. Әмма бездә башка бәйрәмнәр дә күп ・ Питрау да, Уяв да... Милли бәйрәмнәрдән тыш, «Спас ярминкәсе, «Бөек Болгар» урта гасырлар сугышы фестивале кебек күңел ачу чаралары да бар. Тагын әле һич көтелмәгән чаралар ・ «Кабак бәйрәме», «Төнге Сабантуй», «Фиш-Сабантуй»... Зөя утравында театраль фестиваль, Чистайда әдәби фестиваль үтә. Бу вакыйгаларның һәркайсы – Татарстанга кабат-кабат килү өчен сәбәп була ала. Кабат килүче туристлар өчен бу зур ресурс. Чөнки бәйрәм ел саен төрлечә уза. Кемдер – кабат шул ук бәйрәмгә, ә кемдер башкасына килергә теләр.

КАМА ТАМАГЫНЫҢ ТАРТУ КӨЧЕ


– Ә кемдер уха фестиваленә килергә теләр, – дип, Павел Лоханов үзенең Кама Тамагы брендын тәкъдир итә. – Яки «Идел – Кама» балык тоту фестиваленә, безнең бит монда ике бөек елга бер-берсе белән кушыла... Менә, 12 июльдә, Балыкчы көнендә, бу фестивальне икенче тапкыр үткәрәчәкбез. Балыкчылар иртән балыкка китә, ә төш вакытына кайталар – анда тотылган балыкларын рәсми рәвештә үлчәү тантанасы була. Аннан соң тотылган балыктан уха пешерәләр, теләгән бөтен кешене шуның белән сыйлыйлар, халык белән күңел ачулар оештырыла. Быел гаиләләр арсында зачет үткәрергә телибез, анда гаиләләр арасында уханың төрле рецептлары белән ярышу булачак. Вакыйгалы туризм күзлегеннән караганда, иң кирәге инде. Кемпинг, үзенчәлекле атмосфера, спорт һәм иҗади башлангыч. Кешеләр монда яңа сәбәп белән килсен өчен. Нинди дә булса мастер-классларга – ник ярамасын? Бирегә рәссамнар килүен телим – бу матурлыкны рәсемгә төшерергә, – район башлыгы кулларын җәеп җибәрә. – Музыкантлар – яшьләрне өйрәтергә. Кинематографистлар – безнең табигатьне төшерергә. Биредә төрле иҗади юнәлештәге кешеләрне берләштерергә мөмкин. Кама Тамагы үзенә чакырып тора торган урын булсын өчен. Мәскәү янындагы Переделкино язучыларны чакырып торган кебек. Рәссамнарга монда – иркенлек, кая карама – бар җирдә матурлык. Килсеннәр дә, рәсемнәр ясасыннар.

РӘССАМНАРГА – КАМА КИҢЛЕКЛӘРЕ


Кама Тамагы районы башлыгы бик ныгытып чакырган рәссамнар килеп җиткәнче һәм безнеңухабызны ашап бетергәнче, аны тәлинкәләргәбүлергәашыгабыз.


Бу җаваплы эш белгечкә・ Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка тапшырыла.


・ Ничә кеше әле безнең? Бер, ике... биш... тугызау без, ・ дип саный ул халыкны. ・ Кулинария туризмы Татарстанда тиешенчә җәелдерелмәгән әле, ・ дип, һәр тәлинкәгә балыктан башлап, бәрәңгегә кадәр һәр ингредиентны тигезләп сала-сала (берәүдәүпкәләмәсен!), Сергей Иванов тәме белән шулай ук ухадан калышмаган яңа темага күчә・ Әбит бу безнең индустрия өчен Клондайк. Чөнки бездә татар һәм рус кухняларыннан тыш, башка күп кухнялар да бар: һәм мордва, һәм чуваш, һәм мари... Бездә яшелчәләр һәм монысы да мөһим ・ ликёр-аракы продукциясе дә үзебездә җитештерелә Питрәч районында «Скорлупино» дигән йомырка фестивале узды ・ шулай ук кулинария темасы. Хәзер инде Татарстан гастрономиясе белән бәйле берничәмаршрут та бар. Мәсәлән, «Бик тәмле» дигәне татар кухнясы һәм төп татар ризыкларын әзерләү ысуллары белән таныштыра. Быел Казанда нәкъ менә милли кухня буенча икенче гастрономия фестивален уздыру күздәтотыла. Ул бер атна дәвам итәчәк. Безнеңмактанырлыгыбыз бар: татарча каклаган каз да, үрдәк тә эчемлекләр дә..

Әмма саф һавада ачыгырга өлгергән халык каз белән үрдәк турында ишетми дә Җәен белән судакка басым ясый. Соңгысының сүз уңаеннан, өстәлдәкиптерелгән-какланган төре дәбар.


8


・ Судакны эчен алмыйча ысларга кирәк, ・ дип, үзенеңрецепты белән уртаклаша Илдар Берхеев– безнең кечкенә балык бәйрәменең һәм«Өч яр» балыкчылык клубының хуҗасы.– Шулчакта гына улкоры түгел, әсусыл булып чыгачак.

Дәшми генә килешәбез, чөнки авызыбыз бушбулмаганда сөйләшү әдәпсезлек, җырлау инде– бигрәк тә. Әмма күңел җырлый:


Камский судак – это не пустяк,


Знает каждый рыбак...


Күңел җырлый... Бәлки, улкүңел дәтүгелдер, әКама Тамагы районы башлыгы Павел Лохановтыр– туган җиренең патриоты, димәк, безнең «Татарстан»ыбыз кешесе дә.

Безгәкирәк булачак:



1. Турыйбыз!
1_режем!
2. Салабыз!
8_разливаем!
3. Өстибез!
3_добавляем!
4. Агызабыз!
4_выливаем
5. Пешерәбез!
5_тушим!
6. Төнәтәбез!
6_настаиваем!
7. Татып карыйбыз!
7_пробуем!
8. Бүләбез!
2
10_2или
10_2
5
 

 


 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: