
Камил Исхаковтан кыздырылган бәрәңге
«Татарстан» журналының «Аш-су бүлмәсе» башны әйләндереп, аяктан егып салырлык тәмле итеп кыздырылган бәрәңге исенә күмелде. Ә без әле кыздырмадык та бит! Җыенабыз гына. Бүгенге кунагыбыз – Татарстан Президенты ярдәмчесе һәм Болгар ислам академиясе президенты Камил Шамил улы Исхаков үзенең шәп итеп ашарга пешерергә ничек өйрәнүе турында шундый тәмләп сөйли ки, гүя аның бу бәяны чынбарлыкка үтеп кереп, тирә-ягыбызны миллионлаган ватандашларыбызның яраткан ризык исе белән тутыра.
29 августа 2017
Бәрәңге – 2 кг
Суган – 4–5 данә
Зәйтүн мае
Тәменчә – тоз


ОЯТ...
Ышанасызмы-юкмы, «Татарстан»ның баш мөхәррирен, кайнанасыннан соң икенче кеше булып, бәрәңгене дөрес әрчи белмәгәне өчен, Камил әфәнде оятка калдырды.
– Кем инде шулай калын итеп әрчи? – дип канәгатьсезлеген белдерде ул һәм бәрәңгене, кабыгы искиткеч нәзек спираль рәвешендә сузылып барырлык итеп, әрчеп тә күрсәтте. Бу спиральдәге кабык шулкадәр юка ки, хәтта үтә күренмәле.
Оялудан тәмам кызарып чыккан баш мөхәррир, кулинария белән башка бәйләнмичә, үзенең төп вазыйфасына –әңгәмә коруга керешергә карар кыла һәм бәрәңгегә башка кагылмый.
ЯРЫШ ТУРЫНДА СҮЗ ДӘ БУЛА АЛМЫЙ!

– Камил әфәнде, кыздырылган бәрәңге – яраткан ризыгыгызмы?
– Гадәттә, мин бар нәрсәне дә ашыйм. Тик ничектер өйдә бер тапкыр бәрәңгене мин кыздыргач, ул гаиләбездә иң яраткан ризыкка әйләнде дә куйды. Соңыннан тагын кыздыр әле, дип, бик еш сорап йөрделәр... Ләкин инде күптән таба тотканым юк. Хатыннан бик уңдым, аш‑суга кулы ята. Теләсә нәрсәне пешерә-әзерли ала. Бу мәсьәләдә ул чын оста. Өстәвенә, осталыгын камилләштерә бара. Мин исә, мөгаен, элек белгән нәрсәләремне дә онытып бетергәнмендер... Менә хәзер тикшереп карарбыз!
– «Ир-атлар сирәк пешергәнгә күрә тәмле пешерә» дигән фикер белән килешәсезме?
– Юк! Бу яктан мин һичнәрсәгә өмет итмим. Ярыш турында сүз дә була алмый! Хатыным һәрвакыт беренче булачак. Әле без танышкан комсомол вакытларында ук шулай иде. «Комсомол» дип аталган бик шәп мәктәп бар иде. Ни генә сөйләсәләр дә, партия дә, комсомол да – кешене ышану-ышандыру кораллары. Кеше һәрвакыт нәрсәгә дә булса ышанырга тиеш. Һичбер имансыз, бернәрсәгә дә табынмыйча яшәү мөмкин түгел.

ИМАН МӘСЬӘЛӘСЕ
– Инде шул ышанычны югалтып тормыш итүебезгә ничә ел...
– Шул «кәнфит»ебезне тартып алгач, яшьләребез үз мәшәкать-борчулары белән йөзгә‑йөз калды. Комсомолга алмаш ясап карарга маташалар, әйтик, төрле яшьләр хәрәкәтләре, берлекләре, алар фәкать ахыргача уйланып бетмәгән, димме... Ни дисәк тә, берләштерүче һәм тәрбия бирүче көч буларак, асылда комсомолга алмаш юк.
Мин хәзер «Казан нуры» мәчетенең мәхәллә шурасы рәисе (әтиемнең киңәш-нәсихәтләренә зур хөрмәт белән карыйм) булып торам һәм кешегә иман кирәклеген гел күрәм. Яшьләр мәчеткә дә, чиркәүгә дә, бер сүз белән генә әйткәндә, гомумән дингә тартыла. Дин дәүләттән аерылган илдә шундый тартылу, кызыксыну бу. Аларны берәү дә мәҗбүриләми, үзләре киләләр.
– Димәк, Аллага ышану теге комсомолга ышануны алыштыра ала?
– Мин үз күзәтүләремне, көн саен күргән нәрсәләремне генә җиткерәм.
Бәлки, бәрәңгене җитәрлек әрчегәнбездер? Табага сыярмы икән? Мин дә чамалап бетермим. Нигездә, миңа бәрәңге әрчү ошый. Кызыклы шөгыль. Тынычландыра...

Һәм без бәрәңге кабыкларының бөтерелә-бөтерелә сузылып төшүен өзмичә генә, әңгәмәне дәвам итәбез.
– Мин моны ни өчен сөйлим, – ди Камил әфәнде, – чөнки мәхәллә шурасы рәисе буларак, хуҗалык эшләре өчен җавап бирәм, мәчетне яшәтер өчен акча юнәтәм. Минем бурычым – мәхәллә халкы өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыру. Ә аларның саны даими арта бара, бүлмәләр, урыннар торган саен җитми. Әле бер янкорма салабыз, әле икенчесен төзибез, чатыр корабыз, палатка куябыз... Ә урыннар тагын җитми! Менә бүген җомга – мөселманнар өчен изге көн. Җомга намазына хәтта кеше азрак була торган җәй көнендә дә бихисап халык килә. Тик бүген аеруча күп, аеруча ыгы-зыгы. Ләкин иманлы кешенең намаз алдыннан тәһарәт алырга да мөмкинлеге булырга тиеш. Димәк, су, краннар кирәк, алар янында этеш-төртеш, чират булмавы да мөһим. Шундый шартлар тудыру белән мәшгуль чагымда, җәмгыятьтәге рухи процессларның алга баруын күрәм. Бу безнең теләкләргә бәйле түгел. Ата-аналар да һичкемне куып китерми, җәмгыять тә бездә, Татарстанда, һичкемне мәҗбүриләми. Татарстанлыларның эш сәгатьләренә күз салсак, берәү дә мәчет режимына җайлашмаган икәнлеген күрербез. Мәсәлән, көндезге сәгать 12 дә мәчеттә намаз вакыты, ә бу вакытка бездәге эш урынында җыелыш билгеләп куярга мөмкиннәр. Ягъни иҗтимагый тормыш динле, иманлы затлар режимын ислам дәүләтләрендәге кебек исәпкә алып көйләнми. Әмма кешеләр өйлә намазына, әйтик, төшке аш вакытында килергә барыбер җай таба. Бу – факт.
– Сез – дини академия президенты, шул ук вакытта дәүләт кешесе дә. Үзегезнең дингә мөнәсәбәтегез нинди? Ураза тотканыгызны беләбез. Авыр булдымы?
– Кешенең эчке халәте шундый булганда, бер дә кыен түгел. Ә вакыт ягын караганда, 19ар сәгать ашарга да, хәтта су да эчәргә ярамаган озын көннәр булды...
– Җиләс бүлмәләрдә диванга сузылып яту бер хәл, тик сез бит башкалар белән иңгә-иң, хәтта алардан күбрәк тә эшлисез?
– Ураза тотуым беренче ел гына түгел, күнеккән инде, сәламәтлек өчен дә файдасы бар бит: организм чистара.
Гафу итегез, мин монда сезне сөйләштереп, бәрәңгене онытып җибәргәнмен. Бүген бәрәңгегә уң килә торган көндер. Дүртәү генә калган. Чистартып бетеримме?
Әрчеп бетерергә бездән ризалык алгач, Камил әфәнде калган бәрәңгеләрне дә кабыктан арындыру эшенә кереште. Һәм тиздән каршыбыздагы әрчелгән бәрәңге тау булып өелде, армиядәге һәр кухняда кызыгырлар иде моңа.
ШӘРЫК ҺӘМ КӨНБАТЫШ
– Берничә ел Россия белән ислам дөньясы арасында бәйләүче чылбыр буыны булып тордыгыз. Шәрык менталитетын яхшы беләсез. Бу өлкәдә нинди уңышларга ирештегез?
– Мине шулай бәйләгеч буын дип атавыгыз кызык. Мин Ислам конференциясе оешмасында (ИКО) Россия Федерациясенең беренче вәкиле булдым. Бу конференция 61 илне берләштерә: анда 57 әгъза һәм 4 күзәтүче дәүләт бар. Күләмлелеге һәм илләр саны ягыннан ул БМОдан соң икенче оешма булып тора. Җитди һәм саллы берлек. Россия анда бары тик Президентыбыз Владимир Владимирович Путин тырышлыгы белән генә эләгә алды. Ул дөньякүләм масштабта бик дөрес сәясәт алып барып, тормышның бу тарафын да онытмады. Малайзиядә узган ил башлыклары саммитында Владимир Владимирович Россиядә 20 миллион мөселман яшәвен белдерде, һәм аларның читтән килгәннәр түгел, ә җирле халык икәнлегенә басым ясады, шуңа күрә безнең исламга турыдан-туры бәйләнешебез булуын раслады. Үз чыгышы белән ул бу вакытта бөтен ислам дөньясын уятып җибәрде һәм безне күзәтүче сыйфатында конференциягә кабул иттеләр. Мине даими вәкил итеп билгеләделәр. Моңа беренчел нигез әле 2005 елда ук салынган иде, ул вакытта Россия Президентының Ерак Көнчыгыштагы тулы вәкаләтле вәкиле буларак эшли башлаганда, бездән Ислам конференциясенә катнашачак делегацияне җитәкләү миңа йөкләнде. 2005 елның декабрь аенда Ислам конференциясе оешмасы Мәккәдә ил башлыкларының чираттан тыш саммитын уздырачагын игълан итте. Анда Владимир Путин да чакырылган иде. Ләкин мөселман булмаган кешегә Мәккәгә юл ябык, ә мөселман Исхаков кул астында гына иде. Шул рәвешле мин җитди ислам оешмасына беренче тапкыр эләктем. Һәм ИКОда күзәтүче булган Россия Федерациясенең тәүге делегациясен җитәкләдем.
КИЛӘЧӘК КУНАКЛАРЫ
– Хәзер Болгар ислам академиясенә җитәкчелек итәсез һәм «Татарстан» журналының август санындагы төп тема – «Киләчәк кунаклары» темасына (Татарстанда тормышка ашырыла торган яки киләчәктә эшләнәчәк проектлар турында) эләктегез. Болгар академиясе әнә шундыйлар хисабында. Яңа уку елында академия укытучылар коллективы белән тулысынча тәэмин ителгән хәлдә эш башлаячакмы?
– Сезгә мәгълүм булганча, быел 1 сентябрьдә Корбан бәйрәме – ул мөселманнарның зур бәйрәме. Болгар академиясен әнә шул бәйрәм үтүгә үк ачу планлаштырыла.
Укытучылар коллективына килгәндә исә, аны туплау – шактый катлаулы процесс. Аны халыкара дәрәҗәдәге эш дип билгеләргә дә мөмкин, ә андый эшнең нинди кыенлыклар белән бәйле икәнен чамаларга була. Әйтик, без бер чит ил укытучысын чакыру өчен бик озак вакыт сөйләшүләр алып бардык. Чөнки череп чыккан дәһрилек чорында, гыйбадәтханәләрне җимергән елларда, без үз кадрларыбызны тәмам җуеп бетердек. Галимнәр, тәҗрибәле остазлар юк... Тыелган зона иде бит ул. Шунлыктан хәзер, дөньякүләм дәрәҗәдәге белән тиң булырлык, лаеклы белем бирү өчен, чит ил белгечләрен чакырырга мәҗбүрбез. Каһирәдән шундый бер галим белән уртак тел таптык, ул Болгар академиясендә хезмәт куячак. Ләкин кешене эшкә чакыру өчен, без әүвәл РФ Хезмәт министрлыгыннан квота алырга тиеш. Әлеге квотаны сорап февральдә мөрәҗәгать иттек, июльдә генә алуга ирештек. Тәртип шундый! Әлеге галим күп еллар Каһирәдә яши, әл‑Әзһәр университетында эшли, шуңа күрә квотаны Мисырга дип алдык. Баксаң, ул Палестина гражданы булып чыкты! Рөхсәт алу тәгәрмәчен тагын тәгәрәтеп җибәрсәң генә... Квота бирү эшен тизәйтү турында сөйләшү өчен, миңа ашыгыч рәвештә хезмәт министрына юл тотарга туры килде. Квоталар, визалар – тиз эшләнә торган нәрсә түгел, ә безнең күп гамәлләребез шуларга бәйле. Шуңа күрә укытучылар коллективы тулысынча тупланган дип әйтә алмыйм әле.

– Кояшлы, җылы Каһирәдә яшәгән кеше безнең шактый салкын төбәккә күчеп килергә ничек ризалашты соң?
– Иң әүвәл ул – бөек галим кеше, һәм аның өчен яңа урындагы яңа эш фәнни кызыксыну уята. Өстәвенә, алты ел Палестина мөфтие дә булып торган, тормышта күп нәрсәгә ирешкән шәхес. Чит ил укытучылары өчәү булачак. Аларның монда күченү эшен оештыруда вакыт‑вакыт бик зур кыенлыклар чыкты. Ләкин, ил күзлегеннән фикер йөрткәндә, шулай дөресрәктер дә. Болай тәртип күбрәк.
– Ә студентлар составы ни хәлдә?
– Студентлар туплау өчен, теләге булганнардан документлар җыеп алырга кирәк. Ә без – 9 августта гына лицензия алган оешма. Җитмәсә, шундый вакыт туры килде: Россиядә 1 ел да 9 ай һичбер югары уку йортына лицензия бирелми торды.
Камил әфәнде бәрәңгене әрчеп бетереп, аны озынча нәни борысчыклар итеп турарга кереште. Түгәрәк бәрәңгеләр өеме күз алдыбызда әнә шундый «борысчыклар» тавына әйләнә.
– Кыздыра башлаганбыз икән, бөтен Казанга җитәрлек булсын инде, – дип елмая ул.
«Татарстан» каршы түгел. Тәмлене сизеп, эчтә бүреләр улый башлады инде.
БЕЛЕМ ЙОРТЫ
– Ник ислам академиясен Казанда түгел, ә Болгарда ачарга карар кылынды? Татарның ата-бабалары ислам динен кабул иткән җир буларак әһәмиятенә карамастан, республиканың башкаласы күпкә уңайлырак ич.
– Мин элегрәк кабул ителгән карарлар турында сөйләшеп торуга беркайчан да вакыт әрәм итмәдем. Файдасыз гамәл, кирәкме ул? Рөстәм Нургалиевич белән Минтимер Шәриповичның миңа күрсәткән ышанычын хөрмәт итәм, һәм минем туп бурычым – эшләргә! Ахыр нәтиҗәдә Россиянең иминлеген тәэмин итәчәк уку йорты булдырырга. Чит илдә белем алырга мәҗбүр яшьләребезнең акылларына, күңелләренә үтеп кереп, бу дәүләтләрнең махсус хезмәтләре бик көчле йогынты ясый. Балаларыбыз белемне читтән эзләргә тиеш түгел, алар лаеклы белемне монда алсын.
Әйе, билгеле бер проблема бар: Болгарга юл өч сәгать ала, кайтыр өчен тагын өч сәгать кирәк – якын җир түгел. Ләкин син белгечлек алырга, белем тупларга телисең икән, моннан да яхшысы була да алмый, чөнки академия шәһәрдән ерак урнашкан. Бер мисал китерим. Казанның Меңьеллыгына әзерләнгәндә, биш ел дәвамында «Идел – Нократ төбәгендә православие» һәм «Идел – Нократ төбәгендә ислам» темаларына фәнни конференцияләр уздырдык. Аларга бөтен дөньядан галимнәр җыелды, кызып‑кызып фикер алышты. Башта ул фәнни җыеннар Казанда узды. Һәм мин шуңа игътибар иттем: танышлары, дуслары яшәгән зур шәһәрдә чит галимнәр тәнәфес вакытында шулар янына шылу ягын карый. Төп эшкә зыян килә, чөнки барысы да каядыр ашыга. Шуннан соң без «Казан» теплоходына күчтек. Тәһраннан Ослога кадәр Бөек Идел сәүдә юлын кайтарган теплоход ул. Ябык тирәлеккә эләккән галимнәр шулкадәр нәтиҗәле хезмәт күрсәтте ки! Качып китәр, ашыгыр урын юк бит! Болгарда да әнә шундый мөмкинлек тудырылган. Анда алты торак кампусы төзелгән. Укыр өчен дә, яшәр өчен дә, фән белән шөгыльләнер өчен дә искиткеч уңайлы шартлар. Моның үз өстенлекләре бар. Чөнки безнең төп эшебез – яхшы белгечләр әзерләү, ата-бабаларыбызның эшен дәвам итеп, гыйльми тикшеренүләр алып бару. 1080 елда нәкъ менә Болгарда Дәрүл‑Голүм – Белем йорты дип атаган университет булдырылган. Анда фәнни кадрлар әзерләнгән, монда чыккан 30 меңләп гыйльми хезмәтне бүген ислам дөньясында бу өлкә белән кызыксынган, аларның әһәмиятен аңлаган һәркем файдалана.
ИҢ МӨҺИМЕ – БАШЛАП ҖИБӘРҮ
– Болгар ислам академиясе исемнәре бар дөньяга билгеле башка уку йортларыннан ни белән аерылып торачак?
– Безнең башлап җибәрү нигезебез бик кызык. Йөзьеллык атеизм мәйданында эш башлыйбыз. Мондый старт урыны ислам уку йортларының барысына да «тәтеми». Шуның белән кызыграк та. Коръән конституция итеп каралган, халыклары Коръән кушканча яшәгән дәүләтләрнеке белән чагыштырганда, безнең старт мәйданы иң талымсызы. Әйе, мәсәлән, нефть чишмә булып җир астыннан бәреп торган Согуд Гарәбстаны кебек бихисап табигый байлыклар белән мактана алмыйбыз. Безгә аны тырышлык куеп, суыртып чыгарырга туры килә. Бездә бер баррель нефть чыгару 20 доллар яки аннан да кыйбатрак хакка төшсә, аларда исә – 2 доллар гына. Гомумән, аларда акча күп, мәгарифкә гаҗәеп зур акчалар бүлеп бирелә. Согуд Гарәбстанының бөтен акчасы Америкада саклана, димәк, алар университет төзесә, аны шундук өр‑яңа технологияләр, америкалыларга хас иң югары дәрәҗәдәге техник процесслар, уку‑укыту документациясе белән тәэмин итә. Һәм без шул югарылыкка күтәрелергә тиеш.
– Ул дәрәҗәгә ирешербез дә, лаеклы белем дә бирербез, тик ул белгечләрне ничек үзебездә саклап калырга?
– Хәзер беренче төркем генә тупланачак. Магистр әзерләү өчен өч ел кирәк, уку йортын тәмамлаучыларны эш урыннары белән тәэмин итү, аларга юлламалар бирү өчен, әнә шул өч елда безгә барлык мәсьәләләрне хәл итү зарур. Без магистрлар әзерлибез, ә алар соңыннан бакалаврларны укытырга тиеш. Россиядә бакалаврлар әзерли торган ун югары уку йорты бар, бездән магистрлар чыгуга, аларда эш урыннары әзер булырга тиеш. Яки инде уку йортын тәмамлаучылар мәчетләргә имам булып эшкә килә ала. Ләкин бу процессны контрольдә тоту мөһим, бу тармакта тәртип булдыру таләп ителә. Фикер-ниятләр бар, әмма аларның барысын да ачып салырга иртәрәк. Буш сүзләр генә булмасын өчен, һәр якны уйлап бетерергә кирәк.
– Шартлары да яхшы булырга тиеш. Яшьләр бит хәзер акча күбрәк түләнгән урынны сайлый. Ә аларга чит илдә эш тәкъдим итеп куйсалар...
– Тәкъдим итмәячәкләр. Чит илдә әлегә безнең белгечләрнең бәясе нульгә тигез. Чөнки аларның үзләренеке яхшырак.
– Сез бит бер‑бер нәрсә уйлап тапмый калмыйсыз?
– Беләсезме, эш нәрсәдә: мин Рөстәм Нургалиевичка әнә шуңа күрә дә бу вазыйфага алынырга ризалык бирдем. Нигездә, мин дәүләт эшендә бик зур тәҗрибә туплаган кеше кебек, ләкин әлеге академиядә ниндидер мөмкинлекләргә ия шәхес кенә алга куелган максатларга ирешә ала. Бу очракта минем Кириенко киңәшчесе булу да роль уйный. Сораулар миллион, һәм аларны югары дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк.
– Азрак елап алабызмы? – ашчыбыз теманы кинәт читкә бора һәм суганга тотына. Тиздән анысы эре шакмаклар рәвешендә турап та куела.
– Болай хуш исе күбрәк, – дип аңлата Камил әфәнде.
Ул зур түгәрәк табага май сала.
– Менә сиңа мә! Килеп җиттек! – май савытын селкеткәләп, ашчыбыз ачыклык кертә. – Май азрак бит...
Без савытка зәйтүн мае салган арада, Болгар академиясе президенты Камил Исхаков белән Казан мэры булган Камил Исхаковны искә алабыз.
ДӨНЬЯГА ТАНЫЛГАН МЭР
– Сез – исеме дөньяга танылган мэр. «Казанские ведомости» газетасында бер мәкалә шундый башисем белән чыккан иде. Шәһәр башлыгы вазыйфасында башкарылганнарның кайсын иң төп уңышыгыз дип саныйсыз?
– Бу башисем, мөгаен, мин, Казан мэры булган чакта, Бөтендөнья мэрлар оешмасы рәисе урынбасары итеп билгеләнгәч чыккандыр. Эш болай булды. Бу системага баш төрткән чакта мэрларның берлекләре, оешмалары күп иде. Ә БМО исә «сезнең белән эш йөртәсебез килә, тик бер оешма булып берләшә алмыйсызмы соң», ди. Ягъни берничә вак оешма белән элемтә кору уңайсыз. Мин, әлбәттә, бик гадиләштереп сөйлим...
Шуннан соң берләштерү процессы башланды. Озак барды ул. Биш ел буе устав әзерләдек. Әйтик, бер бүлек турында фикер алышырга җыелабыз. Мэрлар бер‑берсе белән бәхәсләшә, уртак фикергә килә алмый, әллә нинди саз-чоңгылларга кереп чума... Мин тыңлап-тыңлап тордым да: «Егетләр, әйдәгез, менә болай эшлик», – дидем. Һәм кинәт барысы да ризалашты. Күрәсең, әнә шуның өчен мине идарә органы составына сайлап куйдылар да. Шул рәвешле мин төп оешма составына эләктем. Аннары тагын бер мәсьәлә: һәр урынбасар ниндидер бер континенттан яки берләшмәдән булырга тиеш. Шулчак без Евразия бүлекчәсен уйлап чыгардык. Мине бу бүлекчәнең президенты һәм дөньякүләм оешманың вице-президенты итеп сайладылар.
– Казан турында ул вакытта планетабызда бик аз беләләр иде. Ул нәкъ менә сезнең белән дөньяга ачылдымы?
– Мин һәрвакыт казанлыларга хезмәт итәргә тырыштым. Борчак чәчү түгел бу. Һәм иң зур уңышым, минемчә, хезмәтемне бәяләп, Казанда хөрмәт итә башлаулары. Моның хакына яшәргә дә була.
– Казанда яраткан урыныгыз бармы?
– Монда яратмаган урыным юк. Һәр почмагы җанга якын. Кайдадыр нәрсәдер җитешсезрәк икән, моңа бик борчылам. Мин дә барысын да эшләп өлгермәдем бит.
Гомумән, Казанда кунак кешене теләсә кая алып барырга була, кызарырга туры килмәячәк. Аеруча Кремльне күрсәтергә яратам. Кич Елга техникумы ягыннан дамбадан караганда бигрәк тә матур ул. Утлар белән балкып янып торган Кремль гаҗәеп зур су киңлекләрендә чагылып күренә...
Әлбәттә инде, миңа җәяүлеләр урамы – Бауман урамы да бик кадерле. Мэр вазыйфасына килгән чагым гына иде, миңа кадәргеләр Бауманда транспорт хәрәкәтен япты. Анда элек троллейбуслар йөри иде бит. Шул вакытта дуслар миңа сүз катты: «Камил, халык моннан соң да сине якласын дисәң, киләчәктә дә мэр булып калырга теләсәң, анда хәрәкәтне янә ачып җибәр! Утырып килдең, утырып китеп тә бардың. Бөтенесе дә канәгать, һәркемгә уңайлы булачак». Үгетлиләр, ышандыралар мине. Ләкин күңелдә нидер туктатты, кирәкми, ди. Һәм мин Бауманны үзгәртеп корырга карар кылдым. Тик проблема нидә иде соң? Кесәң тулы акча булса, теләсә нинди эшкә ябышырга була. Ә урамны казу‑чоку эшенә керешкәч, шундый мәхшәр башланды! Һәркем, хәтта үз тарафдарларым да мине каргарга-сүгәргә тотынды. Без үзебезгә үзебез шаккаткыч күләмле эш ясадык. Йорт нигезләре, диварлар юешләнеп, җимерелеп килә икән. Без ул чакта алынмасак, тарихи һәйкәлләребез әллә кайчан ишелеп төшкән булыр иде. Чөнки 1957 елга кадәр Иделдә су биеклеге 17 метрга түбәнрәк иде. Куйбышев ГЭСын төзегәч, су күтәрелде. Дамба салдылар салуын, болай караганда, су агып килми дә кебек, ләкин җир астыннан ул бары үз юлын тапты: шәһәр үзәгендәге бөтен подвалларга, йортларга керде. Биналарны саклап калу безнең бурычыбыз иде, ә бу – бик зур эш. Борынгы заманда эшләнгән имән канализация коллекторларын таптык. Хәтерлим, бер урында кызыклы нәрсә казып чыгардык: җир астында бура тора, ә аның эчендә тагын бер бура. Бу үзенчәлекле суыткыч булып чыкты. Ике бура арасына боз тутырганнар, ә эчке бурада бозмыйча-нитмичә ит саклаганнар. Җыеп әйткәндә, без барлык фундаментларны ачтык, киптердек, эшкәрттек, гидроизоляция ясадык...
ХЫЯЛ ТОРМЫШКА АШСЫН ӨЧЕН, ЭШЛӘРГӘ КИРӘК
– Бер хыялыгыз пәйда була икән, аны һичшиксез тормышка ашырачаксыз икәнен беләбез. Казанның Меңьеллыгын да, «дөньяга аваз салуы» белән шул исәптән сезнең хыялларга да бурычлы метрополитенны да, «Рубин»ның җиңүләрен дә һәркем хәтерли... Әлегә чынга ашыра алмаган хыялыгыз бармы?
– Нәрсәне дә булса тормышка ашырыр өчен, эшләргә генә кирәк. Метро мәсьәләсендә шик-шөбһәле фикерләр бик күп булды. Бер генә мисал китерәм. 1996 ел. Минтимер Шәрипович Шәймиев белән бергә метро төзелешенә тантаналы рәвештә тәүге ташны салабыз. Шул ук көнне Уфада да нәкъ шундый таш салалар. Без салдык та метро төзелешендә эшне гөрләтеп тә җибәрдек. Моны ничек эшләгәнебезне үзем дә аңламыйм. Вакыйгаларны кирегә әйләндереп карасак – могҗиза булган ул! 2005 елда мэр вазыйфасыннан киткәндә, биш станция эшли, поездлар 10 километр юл үтә иде инде. Урамда 2017 ел, Уфада теге ташны ничек салган булсалар, ул шулай ята да. Хәтта селкенмәде дә. Без эшләдек, ә алар – юк. Нәтиҗәсе – күз алдында.
Бүгенге хыялыма килгәндә исә... Казанлыларны интеллектуаль яктан тагын да югарырак үсештә күрәсе килә. Без һаман куллану ягына таба чума барабыз, бернәрсә белән дә кызыксынмыйбыз.
Әйтик, самолет төзелешен алыйк. Моңа нәрсәләр керә? Авиация һәм вертолет берләшмәләре, шулай ук алар өчен белгечләр әзерли торган авиация институты. Болар өчен эшче кадрлар әзерли торган авиация техникумы һәм һөнәр училищеларының тулы бер челтәре. Белем бирү схемасын мәктәпләр һәм балалар бакчалары төгәлли. Завод самолетлар һәм вертолетлар җыя, төрледән-төрле йөзгә якын предприятие аларны детальләр белән тәэмин итә. Һәм менә бөтен гыйлем, интеллект монда, Казанда туплана, ул безнең кешеләрдә яши. Чынлыкта, барысын да БЕЗ ҮЗЕБЕЗ эшләгән чакта җыела иде. Хәзер елына 30 вертолет җитештерәбез, дип мактанабыз. Ә элек 300 не чыгара идек бит! Самолетлар турында әйтеп тә торасы юк! Америкалылар әле һаман да кабатлый алмый торган шундый самолетлар чыгарабыз. Ту‑160 очкычы турында әйтүем.
Әмма, кызганычка, Оборона министрлыгының заказлары тәмамлангач, интеллектка да көн бетте. Хәзер безнең акыл дәрәҗәсе «ал да сат» дәрәҗәсенә төшә. Исәпсез-хисапсыз кибетләр, төрле хезмәт күрсәтү урыннары... Һәм халык шунда хезмәт куя да, кая барсын ул тагын? Үз чиратында, монда туган, монда үскән интеллект та югала. Аңлыйсызмы? Хыялымны беләсегез килә иде – әнә шул акылны кире кайтарырга телим мин. Менә кытайлар бик шәп эшләде: дөньяның теләсә кайсы илендәге кибеттә теләсә кайсы товарда – «Кытайда эшләнгән» ярлыгы. Булдыралар!
– Ислам академиясе белән бәйле рәвештә Казанда шундый ук «интеллектуаль җәмгыять» булдырырга ниятләмисезме?
– Белгечләрне әзерләгәндә, шуны гамәлгә ашырырга телибез: алар берьюлы ике – безнең Болгар академиясе дипломы да, шул ук юнәлештәге чит ил югары уку йорты дипломы да алып чыксын. Моның өчен андый уку йортлары белән килешү төзеп, бердәм модуль нигезендә уку‑укыту эшен алып бару таләп ителә. Без хәзер ирешергә теләгән магистр дәрәҗәсе, үзебездә булмаса да, чит илдә – буа буарлык. Бу безнең әзерлекнең билгеле бер югарылыгы. Без, әйтик, Мисырдагы әл‑Әзһәр университеты белән килешү төзегәндә нәрсәгә игътибар итәбез? Әл-Әзһәрнең дәүләт эчендәге дәүләт кебек булуына. Аларның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә, мәктәпләре дә бар. Шул рәвешле фән докторына дәрәҗәсенә кадәр ирешергә була. Алар белән килешү имзаларлык югарылыкка ирешү өчен, безгә дә әнә шундый эзлекле система кору зарур.
– Тормышыгыздагы иң авыр сынау кайсы иде? Андый нәрсә булдымы?
– Казанны ташлап китү бик авыр булды. Мин монда 57 ел яшәдем, монда тудым, эшләдем, бөтен хезмәт баскычларын үттем... Менә шушы тормыш юлын үткәч, ул йөрәккә нык кереп кала, читкә чыгып китүе дә бик читен. Өстәвенә, Ерак Көнчыгышка. Авыр хис-тойгылар белән юл тоттым мин анда. Ә инде бераз вакыт эшләп алгач, хатыныма шылтыратам:
– Матурым, монда шундый яхшы, Владимир Владимировичка бу якка җибәргән өчен шулкадәр рәхмәтлемен.
Анда чыннан да шәп. Табигать байлыклары, балык күп... Ни кызганыч, без, Россия халкы, бәяләр көйләнмәгәнгә, юл хакына субсидияләр бирелмәгәнгә күрә, моны күрмибез-тоймыйбыз. Ясалма сулыкларда үстерелгән Норвегия балыклары ашап яшибез. Тын океанда йөзеп йөргәне белән аны берничек тә чагыштырып булмый!
Мин тагын сезнең белән телемә салындым инде. Бәрәңге әнә ничек матур булып кызарды. Хәзер без аны тәлинкәләргә салып чыгарбыз да аз тозлы кыяр, маринадланган гөмбә белән... Безнең белән булганнарга, монда, Казанда булганнарга «Ашларыгыз тәмле булсын!» дип теләр чак. «Казанга киттем димиләр, Казанга кайтам диләр» – татарлар моны юкка гына әйтми ул.

КАМИЛ ИСХАКОВТАН БЕР КИҢӘШ:
– Бәрәңге янына аз тозлы кыяр бик шәп бара. Хатыным аны артык җитлегеп зурайган кыяр согында тозлый. Бик тәмле килеп чыга!
- Әрчибез!
- Юабыз!
- Кискәлибез!
- Ваклап турыйбыз!
- Майлыйбыз!
- Кыздырабыз!
- Салабыз!
- Болгатабыз!
- Өлешләп бүләбез!
- Теләкләр юллыйбыз!
Добавить комментарий