Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Көйле-моңлы Урал пилмәннәре

Көйле-моңлы Урал пилмәннәре

«Татарстан»ның «Редакция кухнясы» тарихында беренче мәртәбә без төшке ашка гына түгел, ә концертлы мәҗлескә эләктек! «Кухня»да ашчы булып Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Урта махсус музыка мәктәбе директоры Денис Маршанский «чыгыш ясый». Ә Казан консерваториясенең Юниор-оркестры дирижёры Евгений Афанасьев процесс белән идарә итә.

22 ноября 2022

КУЛДАН ЯСАЛГАН
– Пилмән бөгәбез! – дип белдерә Денис Борисович. – Безнеңчә, Уралныкын. Мин тумышым белән Уралдан, Свердловск өлкәсеннән. Туган якларымда пилмән – теләсә кайсы табынның төп сые. Балачагымда мин ясаган пилмәннең исәбе-хисабы юктыр, мөгаен. Шуңа күрә кибет пилмәненә күтәрелеп тә карамыйм.
– Тик мин барыбер бер кап кибетнекен сатып алдым әле, ышанычлырак булсын өчен, – дип Евгений Сергеевич товарын күрсәтә. – Кирәге чыкмаячак! – ди баш ашчы.
ОСТА ҺӘРЧАК ӘМӘЛЕН ТАБА
Без күренекле профессор, совет чорында яшәгән хор дирижёры Семён Абрамович Казачковның музей-фатирындагы кухняда ашарга әзерлибез. Тик бу искиткеч музыкаль фатирда... уклау юк.
– Борчылмагыз! – дип тынычландыра Денис Борисович. – Уклау булмаса да, зирәклек бар! Камырны шешә белән җәярбез.
– Шешә дә юк, – дип аптыратуын дәвам итә дирижёр.
– Димәк, әнә теге фужер белән җәячәкбез, – чын аш остасына берни комачаулый алмый. – Камырдан түгәрәкләрне дә шуның белән кисеп алырбыз.
Шампан шәрабы өчен фужер белән камыр җәйгәнне күрсәткән эксклюзив видеоны «Татарстан» журналының социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.
РЕКТОР ИДЕЯСЕ
Дирижёр Евгений Афанасьевның музыкаль куллары моңарчы пилмән ясый белмәгән. Әмма директор теләсә кемне өйрәтә һәм теләсә кемне мәҗбүр итә ала! Һәм менә инде пилмәннәрнең төз рәтләре бөтен өстәлне тутырып килә – кайсы түгәрәк, кайсы кырыйлары матурлап бөгелгән ярымай рәвешендә. Әйтерсең, симез‑симез пилмәннәрдән гыйбарәт оркестр килеп чыга.
– Безнең Юниор-оркестрга ун яшь, – дип сөйли Денис Борисович, чагыштыруыбызны эләктереп алып. – 2012 елда безнең мәктәп консерваториягә кушыла, менә шундый яшьләр коллективын булдыру идеясе ул чактагы ректор Рубин Кәбир улы Абдуллинның башына килә. Бу – Казан консерваториясенең иң яшь иҗат коллективы. Әлбәттә, моңа кадәр дә мәктәптә оркестрлар булган, ни дисәк тә, аның яше инде 60 тан узган. Аерым алганда, Рөстәм Абязов биредә директор булган чакта мәктәп оркестрын җитәкләгән. Моңарчы ул коллективлар нигездә симфоник түгел, ә камера оркестрлары булган. Ләкин нәкъ менә 2012 елда симфоник оркестр оештырылган.
Бу вакыт эчендә оркестрны Татарстанда танылган музыкантлар җитәкли: соңыннан Пермь опера һәм балет театрының баш дирижёры булачак Артём Абашев; аннары – Татарстанның халык артисты Анна Гөлишамбарова. Иң күп тырышлыкны, әлбәттә, операсимфоник дирижёрлык кафедрасы мөдире Сергей Ферулёв кертә. Ул үзе тәрбияләгән коллектив белән биш ел җитәкчелек итә. Һәм менә хәзер «юниорлар»ны Ферулёвның укучысы Евгений Афанасьев җитәкли. Менә шундый дәвамчанлык.
3_раскатываем
Шампан шәрабы өчен фужер белән камыр җәйгәнне күрсәткән эксклюзив видеоны «Татарстан» журналының социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.
МИНЕМ КЕЧКЕНӘ ОРКЕСТРЫМ
– Юниор-оркестрның үз традицияләре бар, – дип дәвам итә Евгений Сергеевич. – Сезонга ике тапкыр С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Чаллының Орган залында чыгыш ясыйбыз. 2018 елда Кировта «Нократ язы» халыкара фестивале кысаларында оркестр концерты узды!
– Бу елларда оркестр белән, солист сыйфатында, заманында безнең мәктәптә укыган Михаил Плетнёв чыгыш ясады, – дип өсти Денис Борисович. – Безнең музыкантлар белән уйнаганда, Михаил Васильевич оркестрга мактаулы бәя бирде: «Аның профессиональ коллектив булмавы аңлашыла, әмма мәктәп оркестры өчен бу – бик яхшы дәрәҗә».
Оркестр белән легендар грузин пианисты Элисо Вирсаладзе да чыгыш ясый. Бервакыт яшь музыкантлар белән Польша дирижёры Богуслав Давидов эшли – ул чакта оркестр София Гобәйдуллина исемендәге Халыкара пианистлар конкурсы финалистлары өчен уйный. Коллектив иң зур дәрәҗәгә 2016 елда ирешә – оркестрның видеоязмасы Парижда узган халыкара конкурста Гран‑при ала. Ә быел май аенда коллектив Санкт-Петербургта үткән «Симфония мира» халыкара конкурсында беренче премияне яулый.
УКУЧЫЛАР ОРКЕСТРЫ
– Оркестрда состав бик мөһим, – ди дирижёр. – Ә безнең составның нигезен Урта махсус музыка мәктәбе балалары – җиденче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр укучылар тәшкил итә. Тагын консерваториянең беренче-икенче курсыннан берничә студент. Чып‑чын мәктәп оркестры! Былтыр без Татар дәүләт филармониясе залында, Иннополис шәһәренең А.С.Попов исемендәге технопаркы залында чыгыш ясадык. Быел да бу проектта катнашырбыз, дип өметләнәм.
Россиядә балалар симфоник оркестрлары күп түгел, чөнки тынлы уен коралларында, аерым алганда, бакыр тынлы уен коралларында уйнаучыларга кытлык бар, виолончель, альт, контрабас кебек инструментлар да уйнаучылар да җитми. Бәхеткә, безнең мәктәп, консерватория һәм аның хәзерге ректоры Вадим Роберт улы Дулат‑Алиев ярдәме белән менә шундый коллектив тупланды.
09_2
МУЗЫКАЛЬ ҺӨНӘР
– Без ни өчен оркестр белән шөгыльләнәбез? – дип сорау куя Денис Борисович, яңа гына бөгелгән пилмәнне башкалары янына озатып. – Чөнки бу балаларның киләчәк белгечлеге дигән сүз. Бездә кыллы уен кораллары, тынлы уен кораллары бүлекләре бар, кемдер музыка мәктәпләрендә эшләячәк, аерым алганда, Анна Гөлишамбарованың «Яңа музыка» оркестрына юл тотачак. Дәүләт академия симфоник оркестрында, опера театры оркестрында да безнекеләр җитәрлек. Мәктәбебез – дәүләтнеке, уку түләүсез, укырга керергә теләүчеләр арасында конкурс бар, чөнки Россиядә федераль дәрәҗәдәге мондый мәктәпләр нибары бишәү генә.
Мондый мәктәпләр музыкага сәләтле балалар өчен ачылган икән. Алар монда гомуми һәм урта һөнәри белем ала. Мәктәп музыка училищесы белән берләштерелгән дияргә мөмкин, ягъни 5‑7 ел мәктәптә укуга 4 ел училище белеме өстәлә. Конкурс нигезендә балалар теләсә кайсы сыйныфка укырга керә ала. Ләкин башта имти‑ ханнар бирү таләп ителә, ягъни бу гади музыка мәктәбе түгел, монда укучыларга таләпләр күпкә югарырак, чөнки балалар белгечлек алып чыга.
СӘХНӘ АРТЫ СЕРЛӘРЕ
– Артык югары таләпләр куеп уку, мөгаен, авырдыр. Музыкадан тыш, балалар тормышында башка – гомуми белем предметлары да бар бит әле…
– Безгә үз тормышларын музыкага бәйләргә теләүчеләр килә. Алар шуның белән яши. Менә сезгә шушы көннәрдә генә булган хәлне сөйлим әле, – дип, Денис Борисович пилмән өчен су кайнатырга күрсәтмә бирә дә сүзен дәвам итә. – Яныма тугызынчы сыйныф укучысы килде. Оркестр өчен борчылып йөриләр икән, чөнки репетицияләргә барысы да җаваплы карамый. Һәм менә алар, 9 сыйныф укучылары, вазгыятьне үзгәртергә ниятли. Алар аерым бер актив булдырырга: виолончельләр, беренче скрипкалар, бакыр тынлы уен кораллары төркемнәренең һәркайсына аерым җаваплы кеше билгеләп куярга телиләр. Төркемнәр аерым‑аерым да очраша һәм өстәмә репетиция ясый алсын өчен. Беләсезме, аларның мондый теләкләре бик куандыра. Оркестр – тулы бер организм бит ул. Балалар оркестрның үзләренеке икәнен аңлый башлады. Һәркайсының аерым‑аерым түгел, ә бер‑берсе белән бәйләнештә булуын төшенделәр. Аларга үз оркестрлары кадерле. Бездә репетиция атнага ике тапкыр сәгать ярым бара. Бу күп тә түгел кебек, ләкин аз дип тә әйтә алмыйбыз.
– Профессиональ коллективлар көн саен репетиция үткәрә, – ди Евгений Сергеевич берникадәр үкенеч белән. – Атнага ике тапкыр гына җыелып, тулы программа әзерләү шактый кыен. Ләкин бездә нормалар шундый. Әгәр малайлар һәм кызлар төркем-төркем үзләре җыела ала икән, бу бик шәп, мондый күренешне хупларга гына кала.
– Үз-үзеңне оештыру һәм цех серләрен үзләштерү мөһим, – дип сөйләгән ара‑ да, баш ашчыбыз соңгы стадиягә керешә: пилмәннәрне кайнап торган суга салып җибәрә. – Ә мондый серләрне балалар үзләренә ошаган кешедән өйрәнә... Юниор-оркестр София Гобәйдуллина концертында катнашканда, укучыларыбыз белән Польша дирижёры Богуслав Давидов эшләде. Һәм ба‑ лалар гала-концертта аңа: «Богуслав, китмәгез! Без сезгә интернатта бүлмә әзерләп куйдык!» – дип, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
ПӘРДӘ ТӨШӘР АЛДЫННАН
Уртак тырышлык белән пилмән ясалды, пешерелде һәм табынга бирелде. Тегеләй-болай гына түгел, ә музыка яңгырап торганда. Классик музыка.
Башкаручы – пианист Денис Маршанский. Дирижёрлык пультында – дирижёр Евгений Афанасьев.
– Урал пилмәне шулпасыз гына бирелә, – ди Денис Борисович, бераз укроп сибеп җибәреп. – Шулпа инде ул татарлар керткән өлеш. Пилмәнне шулпага салып биргәннәрен Казанда гына күргәнем бар. Хәтта Мәскәүдә дә, миңа уку һәм яшәү бәхете тигән консерватория тулай торагында да, Евгений студент булган Гнесинка (Гнесиннар исемендәге Россия музыка акаде‑ миясе) тулай торагында да пилмәнне шулпа белән бирмиләр иде.
– Ә бәлки, шулпасын да салганнардыр, – дип уйга калды Евгений Сергеевич. – Тулай торакта иң мөһиме күбрәк булуы бит, ә пилмән янына кайсын – ипинеме яки шулпанымы күбрәк бирергә – анысы бик әһәмиятле түгел.


IMG_0135
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
Камыр өчен:
• 600 г он
• 1 йомырка
• 1 стакан су
• Бер чеметем тоз.
Эчлек өчен:
• 500 г сыер итеннән фарш
• 1 баш суган
• Тәменчә тоз, борыч.
19_месим
Басабыз
2_смешиваем
Болгатабыз
3_раскатываем
Җәябез
4_вырезаем
Кисәбез
5_лепим
Бөгәбез
6_варим
Пешерәбез
7_вылавливаем
Судан алабыз
8_желаем
Телибез
Scan-221103-0002
Татьяна Вафина
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: