
Кура җиләгеннән пирог
«Эх, җиләкле җәйләре» дип җырлыйбыз. Чынлап та, җәй ул яңа чабылган печән, хуш исле чәчәкләр һәм кып‑кызыл булып тулышып пешкән җиләкләре белән күз алдына килә. Каен җиләгенең вакыты инде узды, җир җиләгенең дә ваклары гына калды. Ә менә урманда кура җиләгенең нәкъ өлгергән чоры. Шуңа да бу санда әлеге татлы нигъмәттән пирог ясарга булдык.
06 августа 2018
Кура җиләге бөтен җирдә дә үсми. Нигездә, ул катнаш урманнарда була. Кура җиләге кояш, яктылык ярата. Урманда агачларны кисеп, аланлык пәйда булды исә, санаулы еллар эчендә анда куралык барлыкка килә. Хәтерлим, кечкенә чакта урманга баргач, кояш нурлары төшкән ачык урын эзләп йөри идек. Яктылык күрәсең икән, димәк, анда кура җиләге бар. Апас районы Олы Бакырчы авылында чын җиләкчеләр гаиләсе яши – Кәлимуллиннар. Мәхмүт абый белән Рузалия апа өч бала тәрбияләп үстерде. Кайчан карасаң да, урманда алар: җиләк, печән, гөмбә, чикләвек җыялар/ Мәхмүт абыйның «Урал» машинасы арбасына «төялеп», без, бер көтү бала‑чага да, өлкәннәргә ияреп урманга барабыз. (Безнең якта кура җиләгенә «Шайтанлы» урманына йөриләр). Көтү кайтып, сыерлар савылгач яки таң белән, иртәнге дүрт-бишләрдә була торган иде ул. Мәхмүт абый машинасын гадәттә иң җиләкле урынга алып керә, чөнки еш кына утын кисеп ташыганга, урманны яхшы белә. Арбадан коелып төшәбез дә таралышабыз. Алай да олылардан читкә китмисең – адашуың бар. Ара‑тирә үзара тавыш бирешеп тә алабыз: «Аууу! Сез мондамы?»
РУЗАЛИЯ КӘЛИМУЛЛИНАДАН ҖИЛӘКЛЕ ПИРОГ РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак:

- Сөт – 1 л
- Йомырка – 5 данә
- Шикәр комы – 1 стакан
- Сыек май – 1 стакан
- Он – 1 кг
- Юеш чүпрә – 50 г
- Тоз – тәменчә
Эчлек:
- Кура җиләге – 0,5 кг
- Шикәр комы – 0,5 стакан
Җиләк җыюның тагын бер кагыйдәсе бар: кеше бер куаклык тапкан икән, син инде аның янына бара алмыйсың. Чөнки аны ул тапкан. Әле остарак, батыррак җиләкчеләр, мул уңышка тап булса, чиләк тутырмыйча, шул урыннан чыкмый да. Хәзер уйлыйм: безне, балаларны, ничек елан чакмаган икән? Ә бит олылар кара еланга тап булгалыйлар иде.
Рузалия апа белән күңел түрендәге әнә шул хатирәләрне яңарттык.
– Яшьлек, – ди Рузалия апа. – Уртанчы кызыбыз Рузиләгә алты ай гына, юрганга төрәм дә «Урал»га чыгып утырам. Бөтен урам җиләк җыйганда минем генә өйдә утырасы килми бит. Олы кызыбыз Раиләгә җиде тулмаган. Аны Рузилә янында калдырабыз да җиләк җыярга кереп китәбез. Сеңлесе уянгач, Раилә урманны яңгыратып кычкыра: «Әни кил, бәби елый...» Йөгереп барам да баланы имезәм. Азрак селкеткәч, Рузиләбез яңадан йокыга китә. Мин тагын җиләк җыям. Ул елларда утыз өчәр литр кайнатма ясый торган идем.
Хәзер авылда элеккеге кебек кура җиләге җыймыйбыз инде. Күпләрнең бакчасында үсә ул. Аннан утыз өчәр литр кайнатманы да ашаучы юк хәзер.
КАМЫРЫҢ «ТАВЫШЛАНСЫН»!
Рузалия апа шәп җиләкче генә түгел, авылның камыр пешерү остасы да. Ашлар, мәҗлесләр үткәргәндә, табын әзерләргә еш чакыралар аны. «Татарстан» журналы өчен кура җиләге пирогы пешерергә булды. «Кайнатма, желе да ясый алам», – дигән иде, тик камыр пешерү остасыннан пирог әзерләтәсе килде.
– Нигездә бөтен камырның үз рецепты бер инде, – ди Рузалия апа. – Сөт, йомырка, май, тоз, шикәр комы, кайвакыт каймак өстибез. Нәрсә пешерүеңә карап. Аерма камырга салынасы ризыкларның күләмендә генә. Мисал өчен, юка камырына ярты литр сөт, ярты литр су, каймак салам. Ә пирогны сөткә генә ясыйм. Камыр алай йомшак була.
Рузалия апа башта йомыркаларны туглады. Күбек халәтенә килгәч, өстенә шикәр комы, тоз салды. Алар эрегәч, кәстрүлгә җылы сөт агызды. Шуннан чүпрә өстәде. Һәм барысын бергә яхшылап болгатты. Янә он салып, йомшак кына итеп камыр басты. Аннан сыек май салды һәм басуын дәвам итте.
– Камыр әзер булгач, бармак арасыннан «тавыш» чыгара башлый, – ди Рузалия апа. – «Тавышлана» башлады, булды, ахры. Мәрхүм кайнанам да аш‑су остасы иде. «Арка тирләп чыгып, кулның хәле беткәнче басылган камыр уңа», – дип әйтүе исә.
Рузалия апа камырны, төреп, җылы урынга куйды:
– Юеш чүпрә белән кырык минутта кабара ул. Мин күптән коры чүпрә кулланмыйм, – диде.
Ул арада аш‑су остасы җиләкләрне әзерләргә кереште.
– Быел җиләккә бардык, – ди Рузалия апа. – Каен җиләге бик файдалы бит, аны җыймыйча калмыйбыз. Җир җиләген дә туңдыргычка катырып куйдым. Ә кура җиләге ал бакчада күп. Мәрхүм кайнатам утыртып калдырган иде, аның истәлеге. Уңышы мул була, ремонтант төре дә бар. Ул көзен дә җиләк бирә. Корыган ботакларны гына кисеп торабыз. Кура җиләге бик талымлы куак түгел, яктылык җитсә, теләсә кайда үсә ала. Кар көрте кышын ботакларын сындырмасын дип, көзен куакларны бәйләп куябыз.

«КАЙНАНАМА РӘХМӘТ!»
Рузалия апа Олы Бакырчыга килен булып килгәнгә 27 ел вакыт узган. Күрше Кызыл Тау авылы кызы ул. 21 яшендә кияүгә чыккан. Ишле гаиләгә, төп йортка килен булып төшү бүген ничектер гаҗәп тоела. Ул заманда кияүгә чыгып килен булып төшсәң, димәк, син иртән торып сыерын да савасың, көтүен дә куасың, басуда гектар ярым чөгендерен дә кәтмәнлисең, кул белән керен дә юасың, йорт тулы халыкка ризык та әзерлисең...
– Яшь тә булгансың бит, Рузалия апа, шулкадәр эштән курыкмадыңмы? – дим.
– Ул вакытта бу гадәти күренеш иде, – ди әңгәмәдәшем. – Олы Бакырчыга килен булып төшкәндә, авылда утызлап яшь гаилә бар иде. Барыбыз да бер чорда өйләнештек. Күбесе читтән килгән киленнәр, кайнана, кайната белән яшәдек. Җигелеп тормыш тарттык. Шулай тиеш кебек булган инде ул.
– Бар эшне дә белә идеңме? – дим.
– Мал‑туар карау, бакча эшләрен белә идем. Ә менә камыр пешерү, банкалар ябу кебек хезмәтләрне белми идем. Без гаиләдә дүрт кыз, бер малай үстек. Мин иң кечесе. Апалар булгач, әни мине камыр эшләренә кушмаган, күрәсең. Ә тормыш барысына да өйрәтә ул. Кайнанама рәхмәт, бик ипле, тыныч холыклы иде. Камыр ризыклары пешерергә ул өйрәтте. Кызганыч, өч ел гына бергә яшәп калдык, дөнья куйды.
Ә менә кайнатасы белән Рузалия апа 18 ел яшәде. Вәли абый соңгы елларда урын өстендә булды, яшь бала урынына җилкәсендә күтәреп йөртте ул бабайны.
- Әле ярый караганбыз, дим. Балаларга үрнәк күрсәттек. Яшь чакта уйламыйсың гына. Картлык ул барыбызга да килә, - ди Рузалия апа.
Карау дигәннән, Рузалия апа үз әнисен дә тәрбияләп соңгы юлга озатты.

«МУЛЛА БЕЛӘГЕ» – НИ УЛ?!
Рузалия апа кура җиләкләрен блендер белән болгатты.
– Бер пирогны катлы итеп ясарбыз, – диде. – Ә гадәттә мин кура җиләген камырга тезеп кенә чыгам, изеп тормыйм. Өстенә азрак шикәр комы сибеп җибәрәм дә булды.
Рузалия апаның миче дә бар. Ул аны махсус юка, кабартма пешерү өчен калдырган. Бәйрәмнәрдә мич коймагы да пешерә. Тик пирогны ул газ мичендә генә әзерләде.
– Җәй көне бик мич якмыйбыз, өй эсселәнә, – ди.

Камыр тиз кабарды.
– Моннан дүрт пирог чыга, – диде Рузалия апа. – Бер төрле генә ризык ясарга яратмыйм. Шуның өчен, мәк сибеп, «мулла беләге» дә ясармын...
«Мулла беләге» дигән ризык аерым якларда гына бар. Шуңа да аңлатып китәргә кирәктер: камырдан түгәрәк җәймә җәелә. Шуның өстенә коры корт, мәк яисә эремчек салып, түгәрәкләп баралар. Рулет инде ул, тик татарча. «Мулла беләген» табага тезеп куялар. Ябышмас өчен, араларын майлыйлар.
– Тик кура җиләгеннән «мулла беләге» әзерләп булмас, агып чыгар ул, – ди Рузалия апа.
Хуҗабикә камырларны табактан алгач, һәр пирог өчен аерып куеп, җәймә өстенә тезә икән.
– Кабартмаларны да шулай бер ун минут күпертеп торам,-диде Рузалия апа.
Һәм газ мичен җылытырга куйды.
– Мич ашларын еш пешерәсеңме? – дим.
– Дөресен генә әйткәндә, хәзер сирәк пешерелә. Балалар үскәндә көн аралаш камыр куя идем. Ашалып та бетә иде. Хәзер, пешергәч, бер утырып ашыйбыз да, аннан шулай йөри. Кайнатмалар да шул килеш утыра, ашаучы юк. Элек кырыклап банка компот кына яба идем, кыш буе эчелеп бетә иде. Соңгы елларда эшне җайладым – туңдыргычка төрле‑төрле җиләк‑җимеш катырып куям да, шуннан алып морс ясап эчебез. Ялкаулана халык...
Ялкау сүзе Рузалия апага килешми. Дистә баш мөгезле эре терлек асраган хатын‑кыз ялкау була алмый. Әле бит шулкадәр сыерны үзе генә кул белән сава да.
– Ни өчен саву аппараты алмыйсыз?-дим Рузалия апага.
– Алай күп сыер асрарбыз дип уйламаган идек. Малларны соңгы ике елда гына шулай үрчеттек. Инде моның кадәр сыер кирәкмәс тә, икесе җитәр, дибез. Ашатырга да күп кирәк, яшь тә бар бит. Ни дисәң дә, илле яшь аз түгел!
Рузалия апаның җәймәгә алып куйган түгәрәкләре тулышты. Хуҗабикә аларны алып, җәлт кенә җәймәләр җәйде. Аннан табаларга салды. Бер пирогка блендер белән болгаткан җиләк массасы агызды. Һәм өстенә манный сипте. Катлы пирог булсын өчен, җиләкне янә бер кат җәймә белән каплады, тагын җиләк массасы салды. Һәм, өстен томалап, кырыйларын бөреп куйды.
Икенче пирогны Рузалия апа җиңел генә ясады. Җәймә өстенә җиләкләр генә тезде. Каплады да, роза чәчәге ясап, газ миченә пешерергә куйды.
«БАШТА – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ, АННАН – ИРЕМ»
Рузалия апа «мулла беләге» ясаган арада Мәхмүт абый кайтып керде. Хуҗабикәнең йөзе кояш кебек яктырды:
– Хәзер, әтисе, ашатам үзеңне, яме.
– Хатын журналга чыга дип, бүген көне буе ашамаган, – дип елмайды Мәхмүт абый.
– Тавык шулпасы пешердем, аша, җаныем, – ди Рузалия апа.
– Ярар, эшегезне бетерегез, соңрак керермен, – дип, Мәхмүт абый аш бүлмәсеннән чыгып китте.
– Сез бер-берегез белән һаман шаяртып сөйләшәсез, ахры? – дим Рузалия апага.
– Ирдән бик уңдым, әйтергә дә куркам. Аннан да якын беркемем дә юк. Башта – Аллаһы Тәгалә, аннан – ирем. Мәхмүт гомергә таянычым булды. Теләсә кайсы очракта мине яклады. Бер тамчы аракы эчкән, тәмәке тарткан, сүгенгән ир түгел ул. Берни юк заманнарда да сумка‑сумка ризык ташыды, җәяү йөртмәде. Исән генә булсын, Ходай тигезлектән аермасын. Ул булмаса, мин беркем түгел!
Без, журналистлар, төрле гаиләләрдә булабыз. Ирләре зур дәрәҗәләргә ирешкән ханымнар: «Иремне мин кеше иттем», – дип әйтергә мөмкиннәр. Ә Рузалия апа, киресенчә, ир бәһасен күтәрә. Югыйсә кулыннан бар эш тә килүче, уңган, чиста-пөхтә, сөйкемле хатын бит. Ә бер җырлап җибәрсә, бөтен кешене авызына карата. Кая барса да, мәҗлесләрнең түрендә ул. Әмма... «Мәхмүт булмаса, мин беркем түгел»,-ди.

– Рузалия апа, син үз бәяңне белеп бетермисең кебек. Әнә бит, тәрбияле, акыллы балалар үстергәнсең. Мәхмүт абый гел эштә булды, балаларның уңышларында синең өлешең күбрәк төсле, – дип, сүземне бирмәскә тырышам.
– Балалар Мәхмүттән туганга шулай булган. Ул акыллы. Кызларның башлы икәнен күреп тора идем. Рузиләбез мәктәпне дә, Казан сәүдә техникумын да гел «5» билгеләренә генә бетерде. Хәзер апасы кебек үк КХТИда белем ала. «Укыгыз, балалар. Укыган кеше югалмый ул», – дип тордым.
...Пироглар пешеп чыкты. Рузалия апа җырлый-җырлый (бу гаиләдә җырламый тормыйлар!) аларны кисеп, табынга куйды. Пироглары гадәттәгечә авызда эреп китте. Әллә кулы «тәмле», әллә күңеле якты булганга. Пирогны кайнар килеш кистек: җиләкнең сулары агып чыкты. Тик ул ризыкка аерым бер ямь өстәде – пирогыбыз кызарды, өлгергән җиләкнең нәкъ үзен хәтерләтте.
Камыр
- Ватабыз!
- Салабыз!
- Өстибез!
- Кушабыз!
- Болгатабыз!
- Басабыз!
- Алабыз!
- Җәябез!
- Салабыз!
- Куябыз!
- Янә җәябез!
- Сибәбез!
- Ясыйбыз!
- Майлыйбыз!
Эчлек
1. Изәбез!
2. Салабыз!



Добавить комментарий