Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Үләннәр патшасыннан аш

Үләннәр патшасыннан аш

Бу кадәр файдалы матдәләр башка бер үсемлектә дә юк. Анда кишергә караганда бета-каротин – ике, ә С витамины лимонга караганда өч тапкырга күбрәк. Шулай ук К витамины чыганагы да булып тора. Ул бик сирәк яшелчәләрдә генә бар. Әлеге тылсымлы үсемлекнең исеме – кычыткан, дөресрәге, май кычытканы. Табиблар сезон вакытында аны, кимендә, өч‑дүрт тапкыр ашарга киңәш итә. Шулай итеп, бу юлы файдалы, «үләннәр патшасы» булган кычытканнан аш пешерәбез.

23 мая 2017

ЯКШӘМБЕНЕ КӨТЕП АЛАЛАР»


Кычыткан ашы пешерергә дип Казан шәһәренең 4 нче интертат-мәктәбенә юл тоттык. Билгеле сәбәпләр аркасында мәктәп менюсында кычыткан ашы юк, әлбәттә, шулай да баш пешекче Хәтимә Вәлитова бу ризыкны май аенда кайбер балаларга пешергәли икән.


1-2


4 нче интернат-мәктәптә физик мөмкинлекләре чикле, төгәлрәк әйтсәм, церебраль паралич диагнозы куелган малай-кызлар укый. Ашханәгә кергәнче, Хәтимә апа ак халат белән башлык бирде. Мәктәп ашханәсе бит, пешерү ягына теләсә кем керергә тиеш түгел.


– Сез килгәнче тавык шулпасын әзерләп куйдым, – дип елмайды ул. – Сезгә бүген ике төрле кычыткан ашы пешерәм, кайсын ошатырсыз. Мин үзем һәрвакыт май аенда кычыткан ашы пешерәм. Элек «Геркулес» белән әзерли идем, соңгы вакытта кычытканга кузгалак та салам. Кайсынннан башлыйбыз?


Гел елмаеп кына, йомшак кына эндәшүче Хәтимә апага карап онытылып киткәнмен. Балаларга ризык пешерүче ханым нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булырга тиештер дә кебек...


– Кайсы да ярый, Хәтимә апа, – дим. – Үзегез ничек телисез. Беркай-чан да кычыткан ашы пешергәнем юк, тегесе дә, монысы да минем өчен яңалык булачак.

・ Менә моннан соң пешерә торган бул, сеңлем. Сиңа ошарга тиеш ул. Әзерләве кыен түгел, ә иң мөһиме ・ организм өчен бик файдалы. Кычыткан ・ матдәләр алмашын көйли, инсулин эшләп чыгара, шуныңбелән кандагы шикәрне киметә Шикәр чиреннән интегүчеләр өчен дәбик файдалы. Кычыткан шулай ук тән тиресе һәм кан тамырларына да бик яхшы. Әйдә башта, кузгалак белән әзерлибез, яңа ысулны. «Геркулес» белән аннан соң пешерермен.


Хәтимә апа тавык итен шулпадан алды да вак итеп туралган бәрәңгене салып җибәрде. «Пешә торсын», ・ дип куйды. Ә аннан яшь кычыткан белән кузгалакны турарга кереште:


・ Үләннәрне авылдан җыеп алып килдем, ・ диде ул. ・ Шәһәрдә үскән кычытканнан аш пешерергә ярамый. Базарда сатылган кычытканга да ышанмыйм, аны кайдан җыйганнарын каян беләсең!


・ Кайсы авыл үләннәрен авыз итәчәкбез бүген? ・ дим.


・ Питрәч районы Чыты авылыннан мин. Якын булгач атна саен диярлек кайтабыз. Авылдан киткәнгә 35 ел инде. Казан шәһәренең 17 нче һөнәр училищесын тәмамлап, студентлар ашханәсенә пешекче булып урнашкан идем. Соңрак тагын бер-ике эш урыны алыштырдым. Ә 4 нче интернат-мәктәпкә килгәнемә 10 ел булды.


Хәтим әапа кайвакыт укучыларга да кычыткан ашы пешерәдигән идем. Баксаң мондый бәхет һәр балага да тә теми икән. Интернат булгач, ерак районнардан килгән укучылар ял көннәрендә дә мәктәптә кала. Ул көннәрдә Хәтимә Вәлитова мәктәпкә килеп, балаларга үзенчәлекле, тәмле ризыклар пешерә Шул исәптән ・ кычыткан ашы да.


・ Ял көннәрендә балалар белән өстәлне бергә әзерлибез, ・ дип елмайды Хәтимә апа. ・ Өй мохите тудырырга тырышабыз, бәйрәм булсын, дибез. Айлар буе туган нигезләренә кайтмаучы малай-кызлар да, ятим балалар да бар. Без, пешекче, тәрбиячеләр, ял көннәрендә аларга әниләрен алыштырабыз. «Кайчан ял җитә», ・ дип, балалар якшәмбене көтеп алалар.

ӘЧКЕЛТЕМ АШ


Кычыткан белән кузгалакны турап бетергәч, пешекче апа, яшел үләннәрне сөзгечкә салып, өстенә кайнар су агызды:


・ Бер-ике минут кайнар суда тотасы, ・ дип аңлатты. ・ Ләкин озакка калдырырга ярамый, алайса витаминнары бетә


Ул арада Хәтимәапа кишер белән суганны табада кыздырып тавык шулпасына салды:


・ Монысы матурлык өчен генә тавыкны пешергәндәүк тәм өчен дип, шулпага бөтен бер кишер белән суган салган идем. Шулпаны сөзгәндә бөтен кишер белән суган кала ул. Кузгалаклы кычыткан шулпасы үтәкүренмәле булырга тиеш.


Бәрәңге белән кишер, суган кайный торган арада Хәтимәапа пешкән күкәйләрне кабыгыннан чистартты. Тавыкныңак итен зур булмаган кисәкләргә бүлеп куйды. Һәм сүзен дәвам итте:


・ Шулпа пешкәнче һәр тәлинкәгә бер күкәй белән бер кисәк ит куеп чыгам. Күкәйне урталай бүлеп куярга кирәк, матур да була, ашарга да җайлы.


1-7


Ул да түгел бәрәңге, кишер пешеп җитте. Хәтимәапа кайнап торган шулпага туралган, пешекләнгән кычыткан белән кукурузны салып җибәрде. Бер-ике минуттан ашны уттан аласы икән, үләннәр озак кайнарга тиеш түгел, файдалы матдәләре калмый. Һәм тагын бер сере бар: кузгалак һәм кычытканны салгач, кәстрүл капкачын ябасы түгел. Шул чакта үләннәр матур яшел төсен саклый.
Ашханәгә әче-төче бер хуш ис таралды. Уттан алып, бер-ике минут тоткач, Хәтимә апа, тәлинкәдәге йомырка, ит өстенә кычыткан шулпасы  салды. Аннан укроп, бер бал кашыгы каймак өстәп, безне өстәл янына чакырды.

Менәул кычыткан ашы! Аш-су китапларындагы сурәт кебек матур: гүя тәлинкә төбендәге сарылы-аклы йомырка болыт артындагы кояш кебек күренеп тора, кызгылт кишер, каймак, яшел тәмләткечләр бу композицияне тулыландыра... Тышта май ае булуга карамастан яңгыр, салкын. Шушы төрле төсле кычыткан ашы кәефләрне күтәреп, күңелгәбер ямь өстәде.


Әйткәнемчә кычыткан шулпасын әзерләгәнем юк, элегрәк үзе әни пешерәиде. Шуңа да Хәтимә апаның ашына бик үк дөрес бәя бирә алмам да кебек. Әмма... гаҗәп тәмле тоелды ул миңа. Кузгалак белән булгангамы, кычыткан тәме сизелми дә Әлләматур бизәлгәнгә аппетит уяндымы, бер тәлинкә кычыткан ашын мактый-мактый ашап бетердек.


・ Ашның бәрәкәте кунак белән. Ризыкны яратып ашагач, күңелле шул, ・ дип канәгать елмайды пешекче апабыз да. ・ Балаларныңда яннарына барып: «Тәмлеме?» ・ дип сорап йөрим.


・ «Балалар биш әбәт ашый», ・ дигән идегез. Шулкадәр ризык әзерләп әле яннарына барып йөрергәдәвакытыгыз каламы? ・ дим.


・ Мин бит үзем генә түгел, тагын ике пешекче, ике савыт-саба юучы бар, өлгерәбез. Иртән бишенче яртыда торам. Алты тулганчы эшкә килеп җитәм. Шулпаларны куеп, кирәк әйберләрне әзерләп куям.

«ӘБИДӘН КАЛГАН РЕЦЕПТ»


1-1


・ Тамак туйды, кычыткан ашын «Геркулес» белән пешереп тә тормыйкмы әллә・ дигән идем, Хәтимә апа ризалашмады:


・ Инде әйберләрне әзерләп куйдым, кемгәдер «Геркулес» белән ошар, туклык-лырак ул, ・ диде. Һәм янәдән кызлар җитезлеге белән икенче төрле ашны пешерергә кереште.


Башта ул тавык шулпасын сөзде:


・ Кишер белән суганны тәм өчен ит янына салган идем, бу юлы аны кузгалаклы ашка салган сыман яңадан кыздырып утырмыйбыз, ・ диде Хәтимәапа. ・ «Геркулес» кушкан кычыткан ашы икенче төрле, аксыл була.


Шуннан сөзелгән шулпага вак итеп туралган бәрәңгене салды. Әул кайный торган арада кычытканны вак итеп турап, сөзгечкә салып, бер-ике минут пешекләп алды. Аннан 6 йомырканы савытка сытып туглады. Кычыткан белән йомырканы соңыннан бергә саласы икән.


・ Кычыткан ашы йомшак, составында гөмбә булган сыр белән тәмле була дип, ・ сырларны ялтыравыклы кәгазеннән чистартып, аш тәлинкәләренә куеп чыкты Хәтимә апа. ・ Бер тәлинкәгә бер бүлем сыр белән бер телем тавык ите әзерләп куярга кирәк. Шулпа әзер булгач шулар өстенә салабыз гына.


Бәрәңге кайнап чыккач, пешекче апа ярдырылган солыны салып җибәрде. Барысы бергәбер биш минут кайнагач, аерым тәлинкәгә болгаткан йомыркаларны салды. Һәм аннан кычытканны өстәде.


・ Йомырканы салгач, болгатып торырга кирәк, ・ ди Хәтимә апа. ・ Безнең әни дә шулай итә иде. Әбием дә бу рецепт белән пешергән. Дөрес, алар ашка сыр салмаган. Ул чагында каян алсыннар инде аны. Ә менә йомырка белән солы һәр йортта бар. Ит булмаганда, майда суган белән кишерне кыз-дырып әзерлиләр иде. Ләкин, әлбәттә кычыткан ашы тавык шулпасында тәмлерәк була. Әгөмбәле сыр аңа үзенчәлекле бер тәмле тәм өсти.
Шул арада ашыбыз әзер булды да. Аны Хәтимә апа сыр, ит салынган тәлинкәләргә бүлде. Күп итеп укроп салды. Бу беренче әзерләгән кычыткан ашыннан бөтенләй аерыла. Соңгысы куерак, кычытканы да күбрәк. Әллә тамак туйган иде, әллә нәрсә, миңа беренче рецепт күбрәк ошады. Гәрчә икенчесе, чынлап та, туклыклырак. Гөмбәле сыр шулпаны төрек ашларына охшатып җибәрде кебек тоелды миңа. Ләкин, кем әйтмешли, бу очракта бәхәсләшеп булмый: кемгә нәрсә ошый бит. Шуңа күрә, хөрмәтле укучыларыбыз, ашның икесен дә әзерләп карарга киңәш итәбез.

«БЕРНЕ БИРСӘМ, БИШНЕ ЧЫГАРЫП КУЯ»


«Геркулес»лы кычыткан ашын авыз итәргә интернат-мәктәпнең директоры Люция Саматованы да чакырдык.


– Хәтимә пешергән һәр ризык тәмле була, кычыткан ашы да тел йотарлыктыр, – дип, безнең янга килеп утырды Люция ханым. – Безнең Хәтимә тәмле телле, уңган булуы өстенә, балаларны бик ярата, кыстый-кыстый ашата ул аларны.


Люция апа Саматова белән интернат-мәктәп турында да сөйләшеп алдык. Республиканың 17 районыннан мөмкинлекләре чикле булган 171 укучы белем ала икән. Биредә махсус программа нигезендә унике ел укыйлар.


– Безнең балалар да камералар астында ТДИ, БДИ бирәләр, – дип сөйләде директор ханым. – Укучыларыбызның белемнәре тигез булмаган кебек, сәламәтлекләре дә төрле. Күп бала унынчы сыйныфтан китә, унберенчегә көчлеләре генә кала. Мисал өчен, быелгы уникеләрдә 5 бала, шуның икесе мәктәпне «5» билгеләренә генә тәмамлый. Югары уку йортларына кереп, тормышта үз урыннарын тапсын иде балаларыбыз.


Интернат-мәктәптә коляска белән йөрүчеләр дә шактый. Монда сәламәтлекләре чикле балалар өчен барысы да бар: бассейн, ЛФК залы, тренажерлар залы һ.б. Укытучылардан кала, табиб, шәфкать туташлары, логопед, психологлар эшли.


– Монда эшли башлагач, шуны аңладым: мәрхәмәтле, эчке дөньясы бай кешеләр күп бездә, – диде Люция Саматова. – Интернат-мәктәпкә өр-яңадан ремонт ясап чыктык. Күреп торасыз: йокы бүлмәләре, башка заллар, сыйныфлар – барысы да бер дигән. Һәм монда аерым иганәчеләрнең роле бик зур. «Авыру балаларга булышасыбыз килә», – дип үзләре киләләр. Мин исә акча алмыйм, кирәк әйберләрнең исемлеген генә бирәм. Үзләре эшләтеп китереп үк куялар. Укучыларны төрле кичәләргә чакыралар, бүләкләр бирәләр. Күптәннән килеп йөри торган бер иганәчебез бар. Тормышта үз урыныңны ничек табарга дигән темага балаларга лекцияләр дә укый. Менә ул әйтә: «Мохтаҗ, авыру кешеләргә берне бирсәм, Аллаһ Тәгалә минем юлга бишне чыгарып куя», – ди. Чынлап та, дөрес ул.


Гадәттә, физик мөмкинлекләре чикле балаларны күргәч, күңелдә бер авыр тойгы уяна. 4 нче интернат-мәктәпкә баргач, андый авыр уйлар барлыкка килмәде. Сәбәбе – авыру булсалар да, шат елмайган балалармы, ә бәлки якты төсләргә буялган, гөлләргә күмелгән мәктәптер, әллә тәмле ашлар пешереп ашатучы сөйкемле Хәтимә апамы, төгәл генә әйтә алмыйм. Хәер, барысы да бардыр.


Ә мин оптимистик рухтагы бу кешеләр белән саубуллашкач, тизрәк өйгә ашыктым. Хәтимә ападан алган дәресләрне тизрәк гамәлдә кулланып карыйсы килә. Киттек, витаминлы аш пешерергә, май кычытканыннан


ХәтимәВәлитова киңәшләре:

1-12

ХӘТИМӘ ВӘЛИТОВАДАН КЫЧЫТКАН АШЫ РЕЦЕПТЛАРЫ:


Кузгалак белән: (якынча 8 порция)
1. Тавык шулпасы – 2,5 л
2. Йомырка – 8 данә
3. Бәрәңге – 3-4 данә
4. Суган – 1 баш
5. Кишер – 1 баш
6. Тавык ите – 400 г
7. Кычыткан белән кузгалак – 250 г (бергә-бер)
8. Укроп – чама белән
9. Сыек май – 10 г
10. Тоз – чама белән
Солы («Геркулес») белән: (якынча 8 порция)
1. Тавык шулпасы – 2,5 л
2. Йомырка – 5-6 данә
3. Геркулес – 150 г
4. Бәрәңге – 3 данә
5. Суган – 1 баш
6. Кишер – 1 баш
7. 8 шакмак гөмбәле сыр
8. Тавык ите – 400 г
9. Укроп – бер бәйләм
10. Тоз – чама белән
 
1-8
1-5
1-6
1-4
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: