ЛӘЙЛӘ САФИНАДАН ДОРАДО БАЛЫГЫ БЕЛӘН ШПИНАТ
«Татарстан»ның редакция кухнясы»нда хатын-кызлар бәйрәменә каты әзерлек бара. Нәрсәдер чыжлый, кайный, искиткеч хуш ис тарата. Бүгенге пешекчебез, SIGN URBAN* («Сыйфат фабрикасы» ҖЧҖ) компаниясенең генераль директоры һәм оештыручыларыннан берсе Ләйлә Сафина ике тәгам – йогуртлы соуста шпинат белән дорадо балыгы, баллы-горчица һәм кабак соуслары белән руккола һәм үрдәк итеннән салат әзерли... Вакытның бик аз, ә рецептлардагы ингредиентлар санының гаять күп булуын исәпкә алып, ярдәмгә кулинария артиллериясе – Ләйләнең улы Данат килә.
25 марта 2022
– Данат бик тәмле пешерә безнең, – ди Ләйлә. – Ул җиденче сыйныфта укый, әмма мәктәпкә киткәнче бөтенебез өчен иртәнге аш әзерли, укудан кайткач, сеңлесен ашата ала. Гомумән, мин гаиләдәге ир‑ат затыннан уңдым: ирем дә, улым да тәмле пешерә, ә кайнатам исә – бик оста. Кыяр-помидорларга кадәр үзе тозлый! Кышлыкка ул әзерләгән чөген‑ дердән исә борщны өч минутта пешереп була!
– Мондый кулинарлар командасы булганда сезгә бөтенләй ашарга әзерләмәсәгез дә була икән.
– Безнең гаиләдә кем тели – шул пешерә, кем эштән иртәрәк кайта – башкалар кайтканчы рәхәтләнеп кичке аш әзерләп куя. Дөресен әйтим, миңа еш пешеренергә туры килми, нигездә ял көннәрендә генә эләгә. Мин нинди‑ дер катлаулы ризыклар – тәмле ризотто, суган ашы, том‑ям пешерергә яратам...
ИНТЕРВАЛЛЫ АЧ ТОРУ?
– Әни шундый берәр ят ризыкны ике атнага бер пешерергә мөмкин, – дип төгәллек кертә Данат. – Мәсәлән, диңгез ризыклары белән кара макарон... Әти исә атна ярымга бер тапкыр стейк әзерли.
– Ә башка вакытта кем пешерә? Әллә сезнең интерваллы ач торумы: ике атнага бер, атна ярымга бер...
– Башка вакытта исә гадәти ризыклар, – дип көрсенә Данат.
– Бүген исә гадәти түгел, – дип елмая Ләйлә һәм безгә гөмбәгә охшаган кабак күрсәтә. – Кабакны турыйбыз да, пешәргә куябыз, кокос сөтен дә шунда өстибез. Барысы бергә пешеп чыккач, блендерда издерәбез дә, бик тәмле соус килеп чыгачак. Һәм бик тиз дә.
Ләйлә бик җитез генә салат җыя: башта тәлинкәгә кызгылт-сары төстәге кабак соу - сыннан күлләвек-«мендәр» җәя. Аннары аның өстенә рукколадан «юл» сала. Үрдәк итен һәм яртылаш киселгән черри помидорларын җилпәзә кебек итеп тезә. Барлык бу матурлык өстенә башта баллы-горчицалы, аннары баль - замик соусын сибә.
Йә, шундый матурлыкны ничек ашарга инде хәзер, ә?
НӘТИҖӘ КЕШЕСЕ
Данат, оста пешекче кебек перчатка киеп, балык эченә каперсларны тутыра һәм 20 минутка газ миченә куя. Һәм әнисе белән шпинатка тотына – аны табадагы сөт өстендә томалап пешереп алырга кирәк. Ләйлә чәчрәгән тамчыларны шундук сөртеп куя бара.
– Пешерү һәм җыештыру арасыннан мин җыештыруны сайлар идем, – дип елмая ул.
– Ә инде җыештыруны яки эшне сайларга кирәк булса, әлбәттә, әни эшне сайлаячак, – дип өсти Данат. – Сеңлем белән миңа исә җыештырырга туры киләчәк...
– Җитәкчеләр шундый инде алар. Усал, әмма гадел. Үзләрен дә, хезмәткәрләрен дә аямый. Сез дә шундый җитәкчеме?
– Мин усал түгел, кырыс, – дип каршы төшә Ләйлә. – Һәм бик таләпчән. Миңа нәтиҗә мөһим. Мин хезмәткәрләремә дә, балаларыма да: процесс яхшы ул, әмма аның һичшиксез нәтиҗәсе булырга тиеш, дим. Бигрәк тә эштә. Мин – нәтиҗә кешесе.
– Һәрнәрсәдә нәтиҗәгә ирешәсез, дигән сүзме бу? Хәтта хыялларыгызда да?
– Балачагымда хыялым бар иде минем – курчак җитештерү предприятиесен булдыру. Бик матур, зәвыклы киенгән курчаклар – совет кибетләрендә андыйларны табып булмый иде. Мин инде ул чакта ук акча эшләргә, һәм шул ук вакытта бер дигән продукт җитештерергә теләгәнмен. Үсеп җиткәч, хыялым үзгәрде. Курчаклар ясамасам дә, безнең SIGN URBAN компаниясе ял итү өчен уңайлы һәм рәхәт урам җиһазлары җитештерә. Безгә урамнарны уңайлык, матурлык белән тутыру ошый. Тормыш белән! Безнең балаларыбызның комфорт һәм эстетика мохитендә үсүендә үзебезнең дә өлеш барлыгын тою бик рәхәт, бу аларның мәдәниятлелек дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясаячак. Сабыйларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә матур һәм рәхәт урамда аралаша, ял итә алуы бик шәп бит! Республика һәм дәүләт программалары кысаларында без нәкъ менә шундый җәмәгать мәйданнары булдырабыз да инде.
Эшебезгә бирелгән иң дулкынландыргыч бәя исә мондый: «Мин моны 38 ел буе көттем!» – диде миңа Казан ишегалларыннан берсендә яшәүче бер ханым. Мондый сүзләрне ишеткәч, көтелгән нәтиҗәгә ирешүне аңлыйсың да инде.
ИХ, ЧӨГЕНДЕРЛЕ БАЛЫК ТА БУЛСА…
Бүгенге кулинария нәтиҗәсе исә көтелгәннән дә шәбрәк булды. Бизәлү ягыннан да, тәм ягыннан да тел тидермәслек иде.
– Тәмлеме балык?
– Әйе! – дип башын селки Данат, әнисе әзерләгән тәгамны тәмләп ашый-ашый. – Моның янына әле чөгендерле сельдь балыгы да булса, тагын да шәбрәк булыр иде...
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
Төп ризык өчен:
• Дорадо балыгы – 4 данә;
• Каперслар – 200 г;
• Лимон – 1 данә;
• Тоз – тәменчә;
• Прованс үләннәре – тәменчә;
• Туңдырылган шпинат – 80 г;
• Үсемлек мае – 10 г;
• 33% лы сөт өсте – 60 г;
• Тоз – тәменчә; • Зәйтүн – 8 данә;
• Сөт өсте – 120 г. Үрдәкле салат өчен:
• Руккола – 20 г;
• Ысланган үрдәк түше – 20 г;
• Черри помидорлары – 50 г;
• Соус яки серкә. Кабак соусы өчен:
• Кабак – 500 г;
• Су – 300 г;
• Кокос сөте – 200 г;
• Тоз – 10 г; Баллы-горчицалы соус өчен:
• Үсемлек мае – 200 г;
• Бал – 10 г;
• Соя соусы – 20 г;
• Бөртекле горчица – 10 г;
Татьяна Вафина
Фото: Ната Смирнова
Добавить комментарий