Лениногорск башлыгы карта белән сыйлый
«Татарстан» редакциясенең күчмә кухнясы Лениногорск төбәгендә аш су әзерләү буенча осталык дәресендә катнашты. Безгә иң оста пешерә торган ашамлыгы – ат картасын район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзе әзерләде.

КИРӘК БУЛАЧАК:
1 данә ат картасы;
3-4 эре суган;
1 данә лимон;
1 данә кишер;
тоз, борыч, тәмләткечләр – тәмгә карап;
2–3 аш кашыгы үсемлек мае.

ТАРИХИ АШАМЛЫК
– Бу ризыкны тарихи дип тә атарга мөмкин, чөнки ул балачагымнан, үткәннән килә. Карта – атның ашказаны ул, аны башта озак кына юарга, аннары озын‑озак пешерергә, соңыннан суган белән табада кыздырырга кирәк. Аннан да тәмлерәк нәрсә ашаганым юк! Элекке заманнарда татарлар кышка ат ите әзерли торган булганнар. Аның һичнәрсәсен әрәм итмиләр, хәтта картасын да ташламыйлар. Шуңа күрә бу рецепт яңалык түгел, аны әле күчмә халыклар да кулланган, чөнки ат ите юлда йөргәндә яхшы саклана. Күчмә халыклардан үрнәк алып, яшь чагында мин дә, командировкага киткәндә, үзем белән һәрчак каклаган ат ите ала идем. Ә хәзер бөтен туганнарым, дусларым, танышларым, карта ашарга дип, миңа бик теләп кунакка килә. Аны үзем генә әзерлим. Гомумән, пешеренергә яратам, тик, кызганычка, моңа вакыт кына җитеп бетми. Эш. Район. Кешеләр. Мин үз кешеләрем турында сәгатьләр буе сөйли алам.

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КЕШЕЛӘР
– Алар Ленигорскида үзенә бер төрлеме?
– Алар үзенчәлекле генә түгел, һәрберсе үзебезнеке дә әле. Күпләрен мин гомер буе беләм. Ничек үскәннәрен, ничек яшәгәннәрен һәм эшләгәннәрен белеп торам. Мин бит үзем дә монда тудым, монда кирәгем дә чыкты, шуңа күрә миңа барысы да якын һәм аңлаешлы. Ата‑баба нигезе дә, гаиләм дә, яраткан эшем дә булган туган җир өчен хәл-көчемнән килгәнне эшлисем килә.
Рәгать Галиәгъзам улы ялтыратып юылган картаны кәстрүлгә сала, һәм менә безнең иркенләп сөйләшер өчен өч сәгать вакытыбыз бар (ул арада кәстрүлдәге суны берничә тапкыр алыштырырга гына туры киләчәк). Шул вакытта шашлык та әзерлибез – шундый галиҗәнап табигать кочагында аннан башка буламы соң! Бәрәңгесен дә кыздырабыз – ансыз тамак туя димени!

– Шәһәрдә никадәр әби-бабайның ял итеп йөргәнен, мөгаен, күргәнсездер. Үзебезнекеләр дә, читтән килгәннәр дә күп. Монда туып-үсеп, соңыннан читкә чыгып китеп, хәзер менә кире кайтучылар да шактый.
– Пенсионерлар каласымы?
– Пенсионерларныкы да. Безне пенсионерлар шәһәре дип атаганда, сөенегез генә, дим. Кешенең калган гомерен синең районыңда уздырырга теләве бик кыйммәт нәрсә. Бу бәяләмәнең, өстәвенә, уңай бәяләмәнең бер күрсәткече. Мин моны бер казаныш дип саныйм, ә инде чит кеше гомер итәр өчен районыбызны сайлаган икән, димәк, аны монда һәрнәрсә канәгатьләндерә, димәк, аңа кемдер монда тормышның уңышлы һәм яхшы икәнлеге турында сөйләгән. Ләкин бүген, кызганычка, үлүчеләр саны яңа туган сабыйлар саныннан күбрәк. Бала табу азайды. Хәзер әти‑әни булырга тиешле буын – 90 нчы еллар вәкиле, ә ул чакта, хәтерлисездер, бала табу өчен тотрыклы вакытлар түгел иде. 90 нчы еллардан ата‑ана булырдай буын азрак килде безгә...

БУ МИНЕМ ВАТАНЫМ!
– Безнең фотоаппарат Лениногорск урамнарында «эләктерергә» өлгергән бихисап бала коляскаларыннан чыгып фикер йөрткәндә, ни дисәк тә, сабыйлар актив туып‑үсеп тора...
– Алай булганда яхшы. Шәһәребезгә, авылларга яшьләр дә килә. Без йортлар салабыз, сату өчен дә торак төзелеп тора, аларны читтән килгәннәр дә, туган ягына кире әйләнеп кайтучылар да сатып ала бит. Хәзер халык туган яктан да яхшырак урын юк икәнен аңлый башлады. Тамырлар, кан тарта.
– Лениногорскида фатирлар кыйммәтме?
– Казан һәм башка шәһәрләр белән чагыштырганда арзанрак. Ләкин Лениногорскига ниндидер уңышлы, тыныч тормыш кына түгел, ә монда яшәгәндә яки чыгышың шушыннан булганда, үз районыңа, үз шәһәреңә карата барыбер ниндидер бер тарихи якынлык тоюың да тартып китерәдер дип саныйм. Туган‑үскән җирләр тормышыңны җанландыра, башкачарак фикер йөртәсең, уй-ниятләрең дә колачлырак. Мин, мәсәлән, монда тудым, һәм шәһәремнең алдынгы булуы мине турыдан-туры кызыксындыра да, районым турында яхшы яктан искә алуларын телим; менә җитәкче булып фәлән ел утыруын утырды, тик шәһәр өчен бернәрсә дә эшләмәде, дип әйтерлек булмасын соңыннан. Ник дигәндә, балаларым, оныкларым бар. Алар бит монда яши, укыйлар, балалар бакчасына йөриләр. Мин туган ягым өчен һичнәрсә эшләмим икән, үскәч, алар моны аңлап алачак, минем өчен оят булачак. Балаларыбызның йөзенә кызыллык китермәслек итеп яшик һәм эшлик – чын ир‑ат булган бөтен әтиләр дә әнә шулай уйлый. Бу исә алар каршында да, шәһәр каршында да, район каршында да билгеле бер җаваплылык таләп итә.
ГОРУРЛАНАМ ҺӘМ ШАТЛАНАМ
– Горурланырлык нәрсәләр бар, минемчә. Шәһәребез – Татарстанның лаеклы бер бизәге.
– Республикабызны Россиянең башка төбәкләре белән чагыштыру күптән урынсыз инде. Без шундый призма астында эшлибез ки, уңга‑сулга бер адым да атларга ярамый. Ләкин икенче яктан, мин нәкъ менә Татарстанда яшәвем һәм эшләвем белән горурлана һәм шатлана алам. Беренчедән, монда президент программалары, федераль программалар эшли. Бу бит районга шундый зур ярдәм! Без ел саен авылларда, калада ниндидер объектлар төзибез, социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашырабыз – болар бит Президентыбызның, хөкүмәтебезнең ярдәме белән эшләнә. Һәм без һәрнәрсәнең яхшы якка үзгәрүен күрәбез дә. Менә кичә генә диярлек федераль каналдан бер тапшыру карадым. Анда болай дип сөйлиләр иде: «...Бөтен Россиягә фәлән миллиард акча бүлеп бирелгән, бер өлкәгә ФАПлар төзер өчен миллион ярым туры килә...» Шулчак уйлап куям: соң мин бит һәр ел саен, һәр авылда ФАПлар төзим. Ә республика буенча бу елына 45 миллионнан артык дигән сүз! Безгә никадәр ярдәм икәнен уйлап карагыз! Бу бик кыйммәт нәрсә.
БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА АВЫЛДАН ЧЫКТЫК
Ә мәктәпләр, балалар бакчаларын төзекләндерү, авылда клублар салу! Авыл яшәсен өчен, боларның барысын да эшләргә кирәк. Һәм алар яши дә. Авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнсен, бу тармакны үстерсен өчен, ветеринария пунктлары төзибез. Элекке кебек колхозлар юк ич инде. Авылда белгечләр җитешми икән, ветеринария пунктларына берничә авылга хезмәт күрсәтеп, шәхси секторга булышлык итү мөмкинлеге тудырыла. Районда төрле катлау халкы яши. Һәркемнең дә шәһәргә күченеп китү мөмкинлеге юк икәнен аңларга кирәк, фәкать бу очракта ул кешеләр тулыканлы, мавыктыргыч тормыш белән яшәсен, югалып калмасын өчен, без аларны ничек эшкә җигү, мәшгульлеген тәэмин итү турында уйларга тиеш.

Мин үз яшем югарылыгыннан хәзерге яшь гаиләләрнең ниндилеген, аларның безнең буыннан кайсы да булса бер өлкәдә никадәр сәләтле һәм кызыклырак икәнен күрәм. Авылда халык аракы сазлыгына чумган дип сөйлиләр. Юк, андый заманнар артта калды. Эчкән кеше эчә инде ул, ә яши һәм эшли белгәннәр эштән бушамый, андыйлар үз киләчәген авылда күрә, аны шәһәргә кызыктырып та китерә алмыйсың. Шәһәргә кирәк‑ярак алыр өчен барып килергә була, тик аңа үз өендә тынычрак, уңайлырак һәм иркенрәк. Яки шәһәрдән гел әти-әниләре янына, туган нигезенә, үз тамырларына һәрдаим кайтып йөриячәк. Асылда, без бөтенебез дә авылдан чыктык. Бездә нефтьчеләр дә, төзүчеләр дә һәр ял көнендә, ничек тә булса ярдәм итәр, нигезне саклап тотар, төзекләндерер өчен, туган авылларына юл тота. Бу хәзер бигрәк тә күзгә ташлана, авыллар үзгәрә, җанлана. Без һәр авылда башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын саклап калырга тырышабыз, бу да киләчәккә зур өметләр... Авылда коллектив хуҗалык юк икән, авыл хуҗалыгы тармагында эш итә торган бригадалар, участоклар, фермерлар бар. Аграр секторда мәсьәләне болай хәл итү дә – нормаль күренеш.
ШӘҺӘР
– Авыл турында сөйләшеп, шәһәрне бөтенләй онытып җибәрдек...
– Иң мөһиме, картабыз турында онытмаска, – дип елмая Рәгать әфәнде. Ул кәстрүлнең суын түгеп, яңаны агыза. Аңа бер баш суган, кишер, яртыга бүленгән лимон сала. – Болар исне бетерер өчен, – дип аңлатып үтә ул. – Башта үзенчәлекле ис була. Аның каравы, соңыннан... Хәер, үзегез күрерсез.
Без кайнап утырган кәстрүлне тагын бер сәгатькә тынычлыкта калдырабыз, һәм бу сәгатьне шәһәр турында гәп коруга багышлыйбыз.
– Кала бүген секторларга бүленгән: нефть, төзелеш, коммуналь хуҗалык, машина төзелеше, бизнес секторлары. Хәзер бездә кече төзелеш бизнесы үскән. Әмма шул ук вакытта шәһәрдә зур күләмле федераль программалар белән эш йөртә торган өч эре эшмәкәр бар, бу яктан миңа уңыш елмайды. Алар үзләренә яхшы, тотрыклы бюджет булдыра, хезмәтләре Владивостоктан Калининградка кадәр территорияне колачлый, якын һәм ерак чит илләрдә дә эшлиләр. Бу халыкны эш белән тәэмин итү дә, безнең бюджетка ярдәм дә дигән сүз. Бездәге эшсезлек дәрәҗәсе бүген 370 кеше дип исәпләнә. Бу 85000 кеше яши торган шәһәр һәм район өчен! Әлеге 370 кеше – физик сәбәпләр аркасында эшли алмый торган инвалидлар. Калганнарын – мин аларны кайчак сөрхәнтәйләр дип атыйм – без яңадан укытабыз, башка һөнәргә өйрәтеп, эшкә юллама бирәбез. Бездә хәзер 460тан артык вакансиягә эшче куллар таләп ителә. Түбәнрәк хезмәт хакына эшләргә теләмәгәннәргә авыррак, катлаулырак эш тәкъдим итә алабыз. Эшләргә телисең икән, күңелеңә яткан, үзеңне мавыктыра алган эшне һәрчак табып була. Тәкъдим ителгәне ошамый икән, эшне үзең эзлә, үз тамагыңны үзең туйдыр. Бүген ирекле базар заманы, эшлә генә!

Сәнәгатьне үстерү өчен булсынмы, башка тармакларны үстерү өченме –бездә резервлар зур. Әйе, заманында шәһәр шау‑гөр килеп торды, оборона, авиация, радиоприбор предприятиеләре бар иде... Без нефтьчеләрнең кем икәнен ишетмәдек тә. Мазутка, нефтькә батып беткән, аркасына кыр букчасы салган бер мескен дип күз алдына китерә идек нефтьчене. Дөрес, нефтьчеләр монда гомер буе булды, ләкин 80нче елларга кадәр бездә цехлар, заводлар гөрләп эшләде, анда хезмәт хакы да нефтьчеләрнекеннән зуррак иде, эшләре дә чистарак. Кешеләр за водларда төнге сменаларга эшкә йөрде... 90нчы елларда болар барысы да ишелеп төшкәч, авыр вакытлар җитте, шәһәрне яңадан корып, аякка бастырырга кирәк иде. Нефть тармагы өстәмә эшче көчләр җыйды, киңәйделәр. Профессионаллар арасында табигый сайланыш барды, чөнки оборона сәнәгатеннән бик күп белгечләр килде, ә алар нефть тармагы өчен дә бик кирәк иде. Халык арасындагы миграция дә күзгә ташланырлык булды, оборона предприятиеләренең үзенчәлеге кайбер кешеләрне Казанда, башка шәһәрләрдә эш эзләргә мәҗбүр итте.
РЕЗЕРВЛАР БАР
…Болар барысы да демографиягә йогынты ясады, ләкин, Аллага шөкер, үткәндә калды, без моны җиңеп чыктык. Шәһәр үз йөзен саклап калды, нефть тармагы тотрыкланды. Мин районыбызда нефть тармагында булсынмы, төзелеш комплексындамы, машина төзелешендәме – резервларның зур потенциалы барлыгын күреп торам. Мондый потенциал булганда, һәркем үз районы белән мактана ала. Чөнки бу – иң мөһим резервлар, иң төп мөмкинлекләр. Бүген республикада гына түгел, ил күләмендә, хәтта чит илләрдә дә күп еллар дәвамында ихтыяҗ булырлык нәрсәләр эшләргә, шундый товарлар җитештерергә кирәк. Берничә адым алга китеп, ашыкмый-кабаланмый, киләчәккә йөз тотып фикер йөртү таләп ителә. Шундый мөмкинлекләр сайлап алу, шундый инвесторлар эзләү зарур: 20‑30 түгел, ә 1000-1500-2000 кешене эш белән тәэмин итәрлек җитештерү предприятиеләрен оештырып җибәрерлек булсын. Чөнки бүген бөтен шартлар да бар: тимер юл, аэропорт моннан утыз километрда гына, автомобиль юлы салынган. Якында гына Самара, Оренбург өлкәләре, Башкортостан чиге, димәк, башка төбәкләргә ишек ачык. Һәм без шундый инвесторлар эзлибез дә.

Һәм бүген, «Стратегия-2030» программасына ярашлы рәвештә, без аграр юнәлештә алга барабыз, акрынлап максат бурычларыбызны машина төзелеше тармагында да тормышка ашырабыз. Терлекчелек комплексы төзибез, кошчылык фабрикасын киңәйтәбез, эшкәртү һәм машина төзелеше тармагын камилләштерәбез...
– Ә районда уртача хезмәт хакы нинди?
– Районда уртача хезмәт хакы 18000 сумнан 22000 сумга кадәр тәшкил итә, шәһәрдә исә – 31000 сум чамасы. Эшләгән кеше акча таба ала ул.
ТОРМЫШ КАЙДА ЯХШЫРАК?
– Ягъни Татарстан башкаласыннан ерак булу сездә һичничек чагылыш тапмый?
– Иң төп проблема – юллар. Менә шунда сиздерә. Без шәхси секторда эшне киңәйтә барабыз, әмма юлларга бәйле зар-шикаятьләр күп әле. Бер көндә барысын да эшләп булмый, юлларны карап тору, яңаларын салу өчен бүленгән сумма җитәрлек түгел. Аннары шунысы да бар: Казан да, Самара да бездән 300 км ераклыкта, Уфа бераз гына якынрак – без Бермуд өчпочмагындагы кебек, зур шәһәрләр арасында урнашканбыз. Барысы да безгә килә, барысы да безне карый. Без дә үз белгечләребезне җибәрәбез – карыйбыз, өйрәнәбез, тәҗрибә үзләштерәбез...
– Сез бит үзегез дә күрше төбәкләргә сәяхәт кыласыз: кайда яшәү яхшырак – Лениногорскидамы, әллә Самара өлкәсендәме икәнен, мөгаен, чагыштыра торгансыздыр?
– Әлбәттә, Лениногорскида, бу хакта сүз дә була алмый. Мин Самара өлкәсендәге район башлыклары белән дус, алар бездә күргән нәрсәләренә, эшләребезнең ничек баруына, нинди карарлар кабул итүебезгә шулкадәр көнләшә; бездәге җитәкчелекнең киләчәкне шулай кайгыртып эш итүенә шаккаталар. Безгә министр, хөкүмәт кешеләре яки тагын кемдер килми калган бер ай да юктыр. Без һәр ай күзгә‑күз сөйләшәбез. Моннан тыш видеоконференцияләр гел булып тора. Фикер алышабыз, карарлар кабул итәбез, хисап тотабыз. Ә аларда югары җитәкчеләрнең районга килүе – бик сирәк хәл. Ә инде берәр программага эләксәләр, бу бер зур бәхет, чөнки аларда мондый мөмкинлекләр, мондый чыганаклар юк.
– Гадәттә, безгә Ульяновск өлкәсе ягыннан көнләшеп карыйлар дип әйтәләр иде, ә монда Башкортостан да, Самара да искә алынды...
– Ташландык авыллар барысында да тулып ята. Ләкин аларда ниндидер селкенү, үзгәртергә тырышу дигән нәрсә юк. Мин шәхсән алардан көнләшер җир күрмим. Менә бүген парклар, скверлар ясыйбыз, су саклау зоналарын рәткә китерәбез. Шәһәр буйлап йөреп килегез, элек ничек иде дә хәзер нинди икәнен үзегез күрерсез. Чокырны катыкурадан чистартырга дигән хыялым бар иде – 40 ел торды ул – һәм, менә сиңа, бер ел эчендә без бу чокырдан кешеләр өчен шундый шәп ял урыны ясап куйдык. Тагын да яхшырак итеп эшли алыр идек, акча җитеп бетмәде. Тик гомуми картина барыбер үзгәрде, халкыбыз рәхәтләнеп йөри. Үзем исә күңелдән бик канәгать түгел, чөнки теләгән югарылыкка кадәр ирештерә алмадым, ләкин кешеләр хыялларым турында белми бит, алар өчен уңайлы, матур булуы үзе үк яхшы,әлбәттә.
ТУЛЫ БӘХЕТ ӨЧЕН
– Лениногорск районына ни җитми? Район башлыгының бәхет касәсе һичшиксез тулып ашсын өчен, менә шуны эшләргә иде дип йөргән хыялыгыз бармы?
– Мин нинди дә булса предприятиеләр резервы булдырырга теләр идем. Ул 1500‑2000 кешелек булып, нефть тармагына көндәшлек итә алсын. Шул рәвешле җирле бюджетка өстәмә керем чыганагы да, халыкны эш белән тәэмин итү өчен запас урын да булсын ул. Чөнки без мондагы уку йортларында кластер ысул кулланып эш йөртәбез. Бездәге көллият бик күп тармаклы, ягъни аның белгечләрен теләсә кайсы предприятиедә файдаланырга мөмкин.
Икенчедән, мин территорияләребездә яңа төзелешләрне дәвам итәргә теләр идем. Бездә кеше кулы тимәгән урыннар күп әле. Яңадан торгызырга кирәк тарихи җирләр бар. Шәһәргә нигез салган беренче нефтьчеләрдән калган урман-парк, мәсәлән. Ул ташландык хәлдә иде. 2009 елда, мин хакимияткә килгәч, нефтьчеләр тырышлыгы белән аны бераз рәткә китерә алдым, аннары шәһәр бюджеты хисабына үзебез дә тырышлык куйдык... Әлеге парк хәзер эшли, ләкин анда әле узган шимбә көнне генә диярлек йөрештереп чыккач, бу эшкә тагын тотынырга кирәк дигән фикергә килдем. Аны шундый күңел ачу урыны итеп төзекләндерергә мөмкин ки, монда башка шәһәрләрдән дә кешеләр киләчәк. Әйтик, күрше әлмәтлеләр. Аларда мондый урман‑парк юк. Ул ясалма булдырылган түгел, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хозурлык.
ЧИШМӘ СУЫ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ
Кәстрүлдә пешеп яткан нәрсәбезгә өченче тапкыр су салгач, чишмә суы белән тәэмин итү турында да искә төшерәбез. Лениногорскида краннан чишмә суы ага дигән хәбәр дөрес микән?
– Чишмәләребез бик күп. Әйе, шәһәр тулысынча үз суы белән тәэмин ителә. Бу әле 2010 елгы корылык вакытында үзен сиздерде дә: кайбер каптажлар туктады, кайбер чишмәләрдә су югалды, җир асты суларының тәэминаты бозылды. Мин Чулманның күз алдында саегуын күреп тордым. Ә без өстәмә су чыганаклары таптык. Ул чакта безгә Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Без аның белән басу-кырларны карап йөрибез, шул вакытта мин иң якын көннәрдә шәһәребез һәм мондагы предприятиеләр тырышлыгы белән яңа чыганаклар табарга, су запасларын тулыландырырга вәгъдә бирдем. Шулай булып чыкты да: без дистәгә якын каптаж өстәдек, тоташтырдык. Шул вакыттан бирле су резервы сакланып килә. Хәер, әле бүген дә кушылу мөмкин булган яңа чишмәләр бар, ләкин аларның суын шәһәргә китерү өчен зур акчалар кирәк, алары да берничә елны күздә тотып бүленергә тиеш... Җир астында шундый запаслар һәм чишмәләр булуына сөенәм.
НЕФТЬ БЕЛӘН АВАЗ САЛГАН
– Чишмәләр дөньяга китергән шәһәрме? Әллә шулай да нефтьме?
– Тегесе дә, монысы да. 1943 елда Шөгердәге беренче скважина фронтка нефть бирде. Нефть чыгару аркасында, шәһәргә нигез салына. Бу Татарстан кара алтынының «бишеге» булды. Безгә бөтен Советлар Союзыннан төзүчеләр килде, шәһәрләребезне төзеде. Бүген бездә кая карама скважиналар, торбалар, электр баганалары, ә без әле шушы территориядә – баганалар арасында – икмәк тә үстерергә мөмкинлек табабыз.
– Эшли аласызмы соң?
– Без һәрнәрсәне булдыра алабыз, теләк кенә булсын. Монда тракторлар һәм комбайннар шундый оста йөриләр. Машинистлар һәм механизаторлар югары класслы. Икмәккә дә юл бирәбез, нефтьчеләргә дә һичкайчан тоткарлык ясамыйбыз. Җир маен чыгаручылар өчен бөтен мөмкинлекләр каралган, беренче адымны алар ясый. Теләсә кайсы территориядә йөрү, казып карау – аларның өстен хокукы. Нефть нефть инде ул. Ләкин кишәрлекләрне һәм юлларны шундый итеп билгелибез – авыл хуҗалыгына зыянга булмасын. Һәрнәрсә ике як өчен дә уңайлы рәвештә, экологияне саклап эшләнергә тиеш.
ЯРАТКАН УРЫНЫМ
– Районда яраткан урыныгыз бармы? Бар күңелне биреп, кайда ял итә аласыз?
– Мин шәһәрне әйләнеп үтә торган юлга чыгам да ерак-еракка, басу-кырларга карап басып торам. Моңа иртән‑иртүк торып барам, шуннан рәхәтлек алам. Ә көндез, күңелдә ниндидер авырлык тойганда, шәһәрдән район эченә таба ераккарак юл тотам, анда матур урыннар шулкадәр күп: кая гына туктасаң да – шунда хозурлык көтә. Мин монда сурәткә төшерерлек бихисап урын беләм, рәссамнар да ул хәтле картина язмагандыр. Армиядән кайтуга ук шушында эшли башладым бит. Райпода хезмәт куйган ун ел эчендә бөтен районны өйрәнеп бетердем диярлек. Ул вакытта әле юллар бөтен җирдә дә юк иде, асфальт турында әйтеп тә тормыйм, басу, урман юлларыннан йөрдек. Шуңа күрә тиңдәшсез матур урыннарны күп беләм дә.
КУЛИНАР ТӘНӘФЕС
«Татарстан» район башлыгының төп ризыгын татып карау эше белән мәшгуль булган (хәер, башка нәрсә белән мәшгуль була да алмый иде) озын һәм бик туклыклы тәнәфестән соң, баш ашчыга рәхмәтләребезне яудырабыз. Ник дигәндә, үзенең 96 еллык тарихында журнал һәм аның хезмәткәрләренең моннан да тәмлерәк ризык ашап караганы юк иде.
Делегациябезне озатканда, Рәгать Галиәгъзам улы «юл астына» нотык тотты. Шигъри нотык. Ул карта турындадыр дип уйласагыз, ялгышасыз, чөнки ул дусларга багышланган иде. Әнә шул дуслар белән бергә Лениногорск башлыгы районын тагын да матурлый, тагын да яхшырта, чөнки үз туган ягына карата ул башкача мөнәсәбәттә була да алмый.
– Сегодня я горд и счастлив,
Что в обнимку с друзьями стою,
Что после работы любимой
Я ужином их накормлю.
И вечер удался, и завтра
Пусть так же удастся день –
На ход ноги лишь добавлю:
Покорим мы любую ступень!
ЛЕНИНОГОРСК БАШЛЫГЫННАН БЕР КИҢӘШ:
Ат картасын пешергәндә чыга торган тәмсез истән тизрәк котылу өчен, кәстрүлгә урталай киселгән лимон салыгыз.
- Пешерәбез!
- Чыгарабыз!
- Бүләбез!
- Турыйбыз!
- Кыздырабыз!
- Өстибез!
- Томалыйбыз!
- Табынга бирәбез!

Добавить комментарий