
Лиана Баһавиевадан каймаклы балык ашы
Эшлекле хатын‑кыз ифрат та эшлекле булса, аның өйдәге эшләргә вакыты калмый. – Тик бу бит Татарстан хатын-кызларына кагылмый! – дип саный «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ТТИО президенты Лиана Баһавиева. – Безнең кызлар барысын да булдыра, чөнки бизнесларын алар үзләре яраткан хезмәттән чыгып кора – яратып эшләгәндә исә эш тә бара, көнкүреш мәшәкатьләренә дә вакыт кала! Һәм, моны дәлилләп, Лиана «Татарстан» журналына үзенең иң оста әзерли торган ризыгын – сөләйман балыгыннан каймаклы аш пешереп күрсәтергә вәгъдә бирә.
15 июня 2022
«Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» әле бик яшь – оешмага 10 ел гына. Лиана башта туризм тармагында эшкуар була, 2011 елда Инвестицияле үсеш агентлыгына дәүләт хезмәтенә күчкәч исә (анда ул республикадагы кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен кайгырта), гаҗәпкә кала: эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтә торган әллә никадәр программа бар икән бит – инфраструктура ягыннан да, мөлкәткә кагылышлы да, консультацияләр бирә торганнары да...
– Мин исә боларның берсе хакында да белми идем. Башка эшкуарларга әлеге мөмкинлекләр турында мәгълүматны җиткерү, аларга булышуны үземә беренче чираттагы бурыч итеп билгеләдем. Ә ничек эшләргә соң моны? Кешеләрне кайдадыр, нәрсәдәдер берләштерергә кирәк һәм шул берләшмә аша ярдәм күрсәтеп булачак. «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» шул рәвешле пәйда булды. Яшь, энергияле, идеяле хатын-кызлар агыла башлады – күрәмсең, ул вакытта алар ирләргә караганда активрак булгандыр. Мәгълүмати ярдәм күрсәтүдән башлаган идек, нәтиҗәдә исә эше бөтен республиканы колачлаган тулы бер берләшмә үсеп чыкты. Татарстаннан читтә дә үсәбез. Менә Эшкуарлар көненә Ижевскига бардык әле – география һәм элемтәләрне киңәйтәбез.

ЯШЬЛӘРГӘ «СТАРТ»
– Яшь, үз эшен башлап кына килүчеләр белән эшлисезме?
– Бу юнәлешне быел актив үстерә башладык. Яшьләр өчен «Старт» пакетын булдырдык. Бу эшен яңа башлаучы эшкуарлар өчен дә, эшкуар булырга теләүчеләр өчен дә, бизнеста өч елдан азрак эшләүчеләр өчен дә. Берләштерәбез, алар өчен төрле өйрәтү чаралары үткәрәбез. Чөнки кеше бизнеска керешкәндә иң мөһиме – мәгълүмат һәм өйрәтү ул.
ХЫЯЛГА ЧИКЛӘР ЮК
– Сезнең химаядәгеләрнең нинди бизнеслары бар?
– Беләсезме, бу оешма миңа нигә шулкадәр ошый? Чөнки безнең кызларыбыз барысы да бик үзенчәлекле фикер йөртә. Кайвакыт, минем карашка, аларның идеяләре бөтенләй гайре табигый була. Еш кына бөтенләй хатын-кызлар эше дә түгел. Әмма аларның барысы да барып чыга. Мәсәлән, берсе металл эзләгечләр ясый. Аның шактый уңышлы үз җитештерүе бар. Икенчесе исә кәрәзле элемтә каланчалары төзи һәм аларны арендага бирә. Кемдер йортлар сала. Кемдер төзелеш материаллары белән шөгыльләнә. Шактые социаль сферада, матурлык индустриясендә мәшгуль. Үзенең балалар бакчасын, хосусый мәктәбен ачучылар да бар. Ә бит алар бөтенесе диярлек үзләре дә ана кеше, күп балалылары да очрый! Аларның үзләре уйлап табып, гамәлгә ашырган хыял тарихларын тыңлап, мин үземә илһам алам.

ШУНДЫЙ ТӨРЛЕЛӘР
– Оешмада ничә «эшлекле хатын-кыз» исәпләнә?
– Казанда – 73, республикада – 362 кеше. Төрле районнарда эшлекле активлык та төрлечә. Чаллыда бик тәвәккәл кызлар, алар янып тора, идеяләре бихисап. Әлмәттә тыныч холыклы, үз кадерен белүчеләр күбрәк. Яшел Үзәндә – эчкерсезләр. Мин аларның барысы турында һәм һәркайсы хакында кичкә кадәр сөйли алам. Безне берләштергән иң мөһим нәрсә – без бергә идеяләр генераторы да, бер-беребезгә ярдәм дә, һәм терәк‑көч тә, әлбәттә.
Лиана тиз пешерә торган савытта әзерли, димәк, аш пешерү вакыты тагын да кыскара. Катлаулы эшләрдән – бәрәңге әрчеп турау. Әмма Лиана санаулы минутлар эчендә тамыразыкны шакмаклап турап, кәстрүлдәге балык һәм суган янына салып та куя. Һәм безнең сөйләшүгә нәкъ җиде минут кала: икесе – шулпа кайнап чыкканчы һәм биш минут – пешкәнче.
КЫЗЛАРГА БУ ОШЫЙ
Әлегә исә планнар хакында сөйләшик.
– Минем бизнес-хәрәкәттә билгеле бер тәҗрибәм бар, – ди Лиана. – Шунлыктан без франшиза булдырырга, бизнес-клубны сатарга һәм моны Татарстан базасында Россиянең башка төбәкләрендә кабатларга ниятләдек. Татарстан сынау мәйданчыгы иде, без барлык процессларны тикшердек, барып чыкты. Безнең кызларга мондый эш ошый, башка төбәкләргә дә ошаячак. «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» үрнәгендә, мәсәлән, Ростов, Ульяновск яки Түбән Новгород хатын-кызлары да эшли алачак бит. Кызыксынучылар шактый.
Чөнки казанышларыбыз күп, һәм алар күз алдында. Без үзебезнең берләшмәбездә бер-беребезгә булышабыз, этәргеч бирәбез. Нәрсәдер сатыр өчен генә дә бит моны кем беләндер, кем өчендер эшләү зарур. Без барыбыз да бер казанда кайный, бер чатта аралашабыз. Язылмаган кагыйдәбез бар – үзебезнекеләрдән сатып алабыз. Мәсәлән, миңа визитка бастырырга кирәк икән – һичшиксез үзебезнекеләргә барам. Болай эшләп без бер-беребезгә булышабыз да, куәтебезне дә арттырабыз. Безнең берничә косметика салоны бар икән, аларның хуҗалары бер-берсен көндәш итеп күрми, бәлки бер-берсеннән өйрәнә, тәҗрибә уртаклаша һәм булыша.
ЭЧКЕ ЯКТАН КАРАШ
Мондый мөнәсәбәтләр бик кадерле. Тормыш бер урында гына тормый бит: кемдер декретка чыга, кемдер башка шәһәргә күченә, әмма безнең оешманың нигезе һәрвакыт яңа көчләр белән тулыланып тора. Без үзебезнең бизнес-миссия без белән горурланабыз: яңа территорияләрне үзләштерү, яңа кешеләр җәлеп итү, яңа тәҗрибәгә баю буенча. Социаль челтәрләрдәге «Эчке яктан караш» дигән рубрикабызда эшкуарларыбызның бизнесы хакында сөйлибез.
Безгә мәгълүмати ярдәм җитми, дип саныйм. Иманым камил, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» оешмасы турында белеп алсалар, яшь эшкуарлар һичшиксез безнең янга килер иде.
ХАТЫН-КЫЗЛАРЧА БИЗНЕС
– Бизнеста хатын‑кыз һәм ир‑ат кулы аерыламы? Әлеге мәсьәләдә бу гендерлык бүленеше кайдан килеп чыккан?
– Мин бөтен җирдә «хатын-кызларча бизнес» темасын күтәрергә омтылам. Мин шуны аңладым: ирләргә башта бик каты уйларга кирәк, аннары гына ныклы карар кабул итәләр. Хатын‑кыз исә дөрес юлны интуициясе белән тоя. Бәлки, алар сыгылмалырак, бер үк вакытта берничә бурычны хәл итәргә сәләтлерәктер, һәм бу аларның өстенлеге булып тора.
«Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» – минем юанычым, хәзер мин монда үземне судагы балык кебек хис итәм, үз урынымда тоям. Бу урынга исә мине: финанс институтында уку (параллель рәвештә юристлыкка да укыдым), үз бизнесым, дәүләт хезмәте, җәмәгать эшчәнлеге алып килде... Әкренләп барысы да җайланды. Балачак хыялым дип әйтү дөрес булмастыр – бала чакта кем иҗтимагый эшчәнлек хакында хыяллансын ди инде. Шунысын гына төгәл хәтерлим: беркайчан да укытучы һәм табиб булмаячагымны тәгаен белдем. Әлеге һөнәрләрдән кала барысына да әзер идем. Иң мөһиме – мин һәрвакытта да мөстәкыйльлеккә омтылдым.
ХЫЯЛЛАНЫРГА – УЙЛАНЫРГА – ТЫНЫЧЛАНЫРГА ҺӘМ... КОСМОСКА!
– Хатын‑кыз бизнес белән шөгыльләнә башлагач, аның гаиләсе турында кайгыртырга вакыты калмый, дип санала. Бу шулаймы?
– Эшкуарлыкка керешкәч, хатын‑кыз моңа башы‑аягы белән бирелә һәм еш кына гаиләсенә вакыты да, көче дә калмый. Әмма бу күңелең ятмаган эш белән шөгыльләнгәндә генә шулай. Бизнесны исә хатын-кызларча да алып барып була: армый-талмый, интекми-газапланмыйча, үзеңә дә, ирең белән балаларыңа да җитәрлек игътибар биреп. Барысын да дөрес эшләргә генә кирәк. Хатын‑кызга үз эше ошый икән, димәк, бу дөрес юл. Мондый халәттә ул хыяллана, әлеген хыялын космоска җибәрә, тынычлап уйлана ала – һәм болар барысы да үзеннәнүзе килеп чыга. Мин моңа үз мисалымда да, кайбер кызларыбыз мисалында да әллә ничә тапкыр инандым инде. Ир‑ат иртүк тора, эшкә китә, кичен хәлдән таеп кайтып ава ала... Кичке аш әзерләнмәгән, өй җыештырылмаган, балалар каралмаган булса да, аңа бернинди дәгъва белдерүче юк. Ул эштә арый ала, ә менә хатын‑кызга арырга ярамый, шунлыктан аңа эше ләззәт китерергә тиеш. Эшен шулай оештыра алганнар: «Мин эшкә киләм дә рәхәтләнеп ял итәм!» – диләр. Хатын-кызларча бизнесның үзенчәлеге нәкъ менә шунда да инде: эшеңне күралмау түгел, бәлки аны яратып, рәхәтләнеп эшләүдә. Шунлыктан ләззәт бирә торган эш табу мөһим. Мин шундый эшне таптым.
ШӘХСИ КУЛИНАРИЯ «САНДЫГЫ»
Кәстрүл ашның әзер булуын хәбәр итә. Төгәлрәге, яртылаш әзер булуын. Лиана шулпага кыздырылган суган һәм кишер, сөт өсте, тәмләткечләр сала, һәм аш үзенә бөтен хуш исне җыеп тәмлеләнгән арада Джейми Оливер рецепты буенча тиз генә кәтермәч (икмәк кисәкләре) кыздырып ала.
– 2014 елда Туристлык буенча дәүләт комитетында эшләгәндә коллегаларым, гадәти булмаган тәм‑том пешерергә яратуымны белеп, минем фотомны да шунда кертеп, Джейми Оливерның рецептлар китабын бүләк итте. Биредә икмәк кыздыруның тәмле һәм бик гади ысулы бар. Башта табада шалфей мае кыздырырга кирәк, аннары шунда икмәк кисәкләрен саласың. Искиткеч хуш исле һәм кабатланмас тәмле ризык әзер! Мондый көтелмәгән рецептларны мин һәрвакыт хәтеремдә калдырам, алар минем башымдагы шәхси кулинария «сандыгында» саклана, гаиләбезнең яраткан ризыкларына әйләнә.
Менә бу сөләйман балыгы белән пешерелгән аш рецептын да мин Самарадан алып кайттым. Бер тапкыр аны ресторанда ашадык. Искиткеч тәмле иде! Үзем дә пешерергә өйрәнергә булдым. Тәҗрибәләр ясый-ясый, тәмен гаиләдә һәркайсыбызга ошый торган камиллеккә җиткердем. Хәзер бу безнең иң яраткан ашыбыз. Ул бик тиз пешә һәм бөтен кешегә дә ошый. Шундый яртылаш бәйрәмчә аш. Иң мөһиме, ул да борщ кебек төнәп җитәргә тиеш. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара.
– Сезнең башыгыздагы «кулинария сандыгында» тагын нинди рецептлар бар?
– Классик чизкейк, коймак пешерергә, диңгез кыслалы салат ясарга яратам... Иң мөһиме – рецепт тиз әзерләнә торган, кәеф исә яхшы булсын!
Каймаклы балык ашы

БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
• Сөләйман балыгы – 2 зур кисәк;
• Бәрәңге – 2 данә;
• Кишер – 1 данә;
• Суган – 2 баш;
• Аш яисә соус өчен куе сөт өсте (каймак) – 100 г;
• Тоз, тәмләткечләр – тәменчә.

1 Турыйбыз

2 Салабыз

3 Салабыз

4 Турыйбыз

5 Кырабыз

6 Кыздырабыз

7 Кушабыз

8 Салабыз

9 Өстибез

10 Кылчыгыннан чистартабыз

11 Турыйбыз
ЛИАНА БАҺАВИЕВАДАН ФАЙДАЛЫ КИҢӘШ:
Иң мөһиме – рецепт тиз әзерләнә торган, кәеф исә яхшы булсын!


Татьяна Вафина
Фото: Ната Смирнова
Добавить комментарий