Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Лилия Галимова гөбәдия пешерә

Лилия Галимова гөбәдия пешерә

Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Татарстан» журналы Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән татар халык ашы – гөбәдия пешерде.

26 февраля 2021

 
ХУҖАБИКӘ
ТР Президенты командасында иң гүзәл генә түгел, иң уңган да хатын-кызлар эшләвен «Татарстан» яхшы белә. Чираттагы мисал – безнең каршыбызда: Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәк­чесе Лилия Галимова башына яулык бөркәнүгә, аш бүлмәсендә бөтен нәрсәгә җан керде... Күз ачып йомганчы, плитәдә дөге пешә, куна тактасында камыр җәелә башлады, күңелне исә өйдә пешкән тәмле нигъмәтләрне көтү ләззәте биләде...
– Лилия, җитәкчелек итү һәм бәлеш пешерүне ничек бер-берсенә яраштырып була соң?
– Җитәкчелек итү – шул ук эш бит ул. Мәсәлән, минем әнием инде 41 ел буе хастаханәдә эшли. Иртәнге сәгать 8 дә эшкә китә һәм кичке 5 тә кайта. Көн саен, өйгә кайтышлый, ул кибеткә керә, чөн­ки аңа кичке аш әзерләү өчен продуктлар кирәк. Һәм бу гомер буе көн саен шулай кабатлана. Ул моны бик тыныч кабул итә – эшне һәм көндәлек мәшәкатьләрне бер дә авырсынмыйча яраштырып яши. Бүгенге мөмкинлекләр исә көнкүрешне тагын да җиңеләйтә: заказ бирсәң, теләсә кайсы ашам­лыкны өйгә үк китерәләр. Шуңа күрә хатын-кызның тормышын икегә – йә йорт кына, йә эш кенә бүлүне дөрес түгел, дип саныйм. Бөтен нәрсәгә өлгереп була. Икенче бер нәрсә бар: хатын-кызларның кайберләре ашарга пешерергә ярата, икенчеләре яратмый. Әмма андыйлар өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек: ярымфабрикатлар, әзер ризыклар, өйгә китереп бирү... Хәзерге заманда мөмкин булмаган нәрсә юк, шунлыктан көнкүреш көннән-көн җи­ңеләя бара.
ҺӘРВАКЫТ АЛГА!
– Сез ничек уйлыйсыз, журналист һөнәре дә үзгәрә, җиңеләя барамы?
– Әлбәттә, үзгәрә. Кем өчендер бу процесслар бик җиңел үтә, кемгәдер исә кыенга туры килә. Журналист һөнәре бик тиз үзгәрүчән, даими яңарып торучан бит ул. Заманча тенденцияләр, яңа техно­логияләр, мәгълүмат табуның тизләнүе, гаджетлар, эшнең яңа форматлары, интернет – болар барысы да журналист эшенә сизелерлек үзгәрешләр кертә. Минемчә, безнең һөнәр – иң кызык­лысы. Ул башкаларга охшамаган – күп еллар буе бер үк нәрсә белән шөгыльләнү түгел инде. Син һәрвакыт укырга, өйрәнергә тиеш, алай­са беркемгә дә кирәгең булмаячак. Син һәрвакыт тизләнергә тиеш, югыйсә материалың актуальлеген югалтачак. Журналистның яңа технологияләр­не өйрәнми хәле юк, моның мең төрле сәбәбе бар. Ә син һәрвакыт алга барасың икән, бу үзеңә дә рәхәтлек бирә.
2 (1)
БАСМА МАТБУГАТ ИНТЕРНЕТТАН УЗДЫРЫРГА ТЫРЫШМЫЙ
– Сезнеңчә, басма матбугатны нинди язмыш көтә, яңа технологияләрне үзләштерүдә иң алга китүчеләр аның көннәре санаулы, дип фараз­лый бит?
– Газета редакцияләрендә интернет-басмалар­дагы һәм яңалыклар программаларындагы кебек оперативлык түгел, бәлки хикәяләү, анализлау осталыгы таләп ителә... Әлеге осталык журна­лист эшендә иң кирәклесе дә, аны саклау мөһим. Гаммәви матбугат чараларының һәр юнәлеше­нең үз төсмере бар. Һәм мин, бүген газеталарны беркем дә укымый, диючеләр белән килешмим. Бу дөрес түгел! Мин билгеле бер басманы көтеп алучы бик күп кешене беләм: аларга уку процессы, уку гадәте мөһим – газетаны, журналны тизрәк карап чыгу, иң кызыклы мәкаләне сайлап уку, ләззәтләнү, башкаларга да укырга тәкъдим итү... Басма матбугат, бер мизгеллек яңалык кебек, эфир­га, галәмгә чыгып китеп югалмаячак. Аны һәрвакыт үзеңдә сакларга, кемгәдер күрсәтергә, бүләк итәргә, истәлеккә сакларга мөмкин. Базарда басма сүзнең төрле вариацияләре никадәр күбрәк пәйда булса – укучылар өчен шулкадәр яхшырак. Интернетны үз иткәннәр интернеттан укый, газета-журналлар­ны яратканнар – басма матбугатны укый. Һәркем үз кызыксынуын һәм ихтыяҗын баса, бөтен кешене бер калыпка салырга кирәкми. Гаммәви матбугат чараларының теге яки бу формалары, әлеге их­тыяҗны канәгатьләндерү өчен, барыбер яшәргә тиеш. Мин, басма матбугат һәрвакыт нәшер ителер, дип уйлыйм. Ихтимал, хәзерге интернет-басмалар кебек бик күп булмас алар. Әмма аларның буры­чы – интернеттан уздыру түгел, бәлки сыйфатлы материал әзерләү. Табигый ки, әгәр кемнеңдер ниндидер яңалыкны шул мизгелдә үк беләсе килә икән, ул интернетка мөрәҗәгать итәчәк. Ә инде ниндидер тирән, кызыклы, мавыктыргыч, үзең дә кушылып хыяллана, фикер йөртә торган мә­калә укыйсың килә икән – бу БАРЫ ТИК газета яки журнал гына булырга мөмкин.
– Үзебез җитештергән һәм өстебезгә һәр та­рафтан чиләкләп койган яңалыклар яңгыры безне акыллырак итәме?
– Сезнең каршыгызда гаять күп яңалык җитеш­тергән һәм җитештерүче кеше басып тора. Бу миңа ничек тәэсир иттеме? Биредә эш акылда түгел, бәлки хәбәрдарлыктадыр, дип уйлыйм, чөнки без һәр вакыйганы белеп торырга тиеш. Чынлыкта хәзер инде хәбәрләрне журналистлар гына түгел, без барыбыз да тудыра. Социаль челтәрләрдә без­нең һәркайсыбызның аккаунты бар, алар аша без бер-беребезгә даими рәвештә ниндидер яңалык тапшырабыз. Бүген бу – бик киң таралган күре­неш: урамда ниндидер кызыклы нәрсә күрсәләр, кешеләр аны фотога һәм видеога төшерә, социаль челтәргә урнаштыра һәм мәгълүмат чыганагына әйләнә – аны башкаларга ирештерә. Без үзебезнең социаль челтәрдә шул мәгълүмат белән таныша­быз... Шунлыктан, минемчә, хәбәрләрнең күп булуы начар түгел, тик менә мөһим яңалыкларны мәгълү­мати чүп-чардан аера белергә кирәк. Чөнки әлеге чүп-чарның безнең интеллектны зәгыйфьләндерүе дә ихтимал.
ДӨНЬЯ БЕЛӘН МӘГЪЛҮМАТ ХУҖАСЫ ИДАРӘ ИТӘ
– Бүген мәгълүмат – иң зарур продуктмы? Пан­демиянең беренче көннәрендәге карабодайдан да кирәгрәкме?
– Соңгы елларда тарихның сәяси вакыйгаларга бәйле үсешен исәпкә алганда, бу һичшиксез шулай. Без аны инде мәгълүмат дәрәҗәсендә үк аңлыйбыз. Һәм «Кем мәгълүматлы, шул дөнья белән идарә итә» гыйбарәсе бүген бөтенләй башка мәгънә ала башлады. Чөнки без геосәяси мәйданда сәясәтчеләр, башка илләр арасында глобаль үзгәрешләр баруын күреп торабыз... Гаммәви мәгълүмат чараларыннан башка исә без анда нәрсә булганны белмәс идек. Бу биредә дә, анда да карарлар кабул итүгә йогынты ясый. Ягъни, һичшиксез, мәгълүмат, бигрәк тә эксклюзив булганда, бүген шактый сакраль мәгънәгә ия. Аның кем кулында булуы исә – икенче мәсьәлә. Чөнки тиешсез кулга эләккән очракта зур зыян ки­терергә мөмкин. Мәгълүмат белән бик сак эшләргә кирәк. Соңгы елларда без фейк‑ньюс тенденция­сеннән никадәр зыян күрдек! Кайвакыт, хәтта нин­дидер ялган хәбәрне кире какканда да, моның инде беркемгә дә кирәге калмавын ачыклыйбыз. Минем көн саен бик күп мәгълүмат белән эш итүемне исәпкә алганда, укучыларга киңәшем шул: бер үк хәбәрне төрле чыганаклардан укырга тырышыгыз – чагыштырыгыз һәм кабат‑кабат тикшерегез. Минем эшемнең асылы да нәкъ менә шул инде.
g3
МӘГЪЛҮМАТ БИРҮ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, Ә НӘТИҖӘ ӨЧЕН ЭШЛӘҮ
– Сезнең өчен гаммәви матбугат чараларында һәм матбугат хезмә­тендәге эш арасында сизелерлек аерма бармы? Озак вакыт буе болай саналган бит: янәсе, гаммәви матбугат чараларында эшләүчеләр төп көчен мәгълүмат табуга тота, ә матбугат хезмәтләрендә эшләүче журналистлар, киресенчә, мәгълүматны ничек тә алардан яшерергә тырыша.
– Әлбәттә, болар икесе ике төрле бурыч. Әмма ун ел буе яңалыкларда эшләү тәҗрибәм нык булыша, чөнки мин иң әүвәл журналист буларак фикерлим. Ә яңалыклар әзерләүчедә эшли‑эшли бер сыйфат барлыкка килә – һәрвакыт мәгълүматка шикләнеп карау. Ул тормышта булыша да, комачаулый да. Мин нинди дә булса хәбәр укыйм, нинди дә булса яңалык күрәм яки миңа нәрсә дә булса сөйлиләр икән, иң әүвәл аңа шикләнеп карыйм. Моның чыннан да шулай булуына инану өчен, миңа әлеге яңалыкны берничә тапкыр тикшереп карарга кирәк. Һәр көн иртәнге киңәшмә вакытында Рөстәм Нургалиевичны республикадагы хәлләр белән таныштырам, кайда нәрсә язуларын, моңа кешеләрнең фикере нинди булуын, Татарстан турында федераль медиада ничек язуларын, республикабызны кайларда телгә алуларын хәбәр итәм... Бу минем һәр иртәне һичшиксез эшләнергә тиешле эшем, һәм минем ялгышырга хакым юк.
Президентка җиткерәсе мәгълүмат абсолют төгәл булырга тиеш. Ул бөтен вак-төякне һәм детальләрне җентекләп тикшерә, күп сораулар бирә, төпченә, аныклый. Ягъни мин бар сорауга да җавап бирергә әзер булырга тиеш. Чөнки безнең Президентыбыз – хәбәрдар, киң карашлы кеше, һәм хәбәр итәсе яңалыкны ул инде миңа кадәр үк белергә мөмкин. Минем шикләнүләрем һәр яңалыкны кабат‑кабат тикшерергә, барлык детальләрне җентекләп ачыкларга булыша. Бу көн картинасын күзаллау мөмкинлеген бирә, без аңа яңалыкларны бары нидер хәбәр итү өчен генә җиткермибез бит. Әлеге яңалыкларга нигезләнеп, еш кына бик мөһим карарлар кабул ителә. Халыкка, тармакларга ниндидер ярдәм чарасына бәйле карарлар. Кайвакыт бу – республика халкының күпчелегенә ка­гылышлы глобаль яңалыклар, ә кайчагында исә – чыннан да президент игътибарына лаеклы бердәнбер кешенең бердәнбер тарихы булырга мөмкин. Бу мәгълүмат бирү генә түгел, ә нәтиҗә өчен эшләү.
g2
– Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә барлыгы ничә кеше?
– Турыдан-туры оештыру белән шөгыльләнү­челәр нибары алтау гына. Әмма безнең техник хезмәткәрләребез күп: фотографлар, видеограф­лар – турыдан-туры трансляцияләр алып баручы һәм социаль челтәрләр белән эшләүче кешеләр...
– Президентның эш сәфәрләре бик күп. Сез һәрвакыт аны озатып йөрисезме?
– Операторлар һәм фотографлар алмашына, ә мин үзем барысына да өлгерергә тырышам. Кайвакыт кына коллегаларым алыштыргалый.
– Ягъни барыгызның да алмаштыручысы бар, ә Президентыбыз берүзе барысына да ничек өлгерә соң? Графигы бик тыгыз бит аның.
– Мондый киеренке графикка авылда үскән кеше генә чыдый ала. Татар авылы нинди соң ул? Анда бик иртә йокыдан торасың, чөнки, беренчедән, һәр гаиләдә мал‑туар бар һәм аларны карарга кирәк. Авыл халкы таң атканчы тора һәм, эшкә киткәнче, терлекләрен ашатырга, асларын чис­тартырга тиеш, хатын-кызлар исә гаиләгә иртәнге аш әзерли, балаларын мәктәпкә озата һәм анна­ры гына үзләре дә эшкә китә. Ябалакмы син яки тургаймы, мөһим түгел – авылда тугансың икән, димәк, башка вариант юк. Бу – яшәү рәвеше. Эштән соң кабат йорттагы мәшәкатьләр көтә. Ягъни бу си­нең туган мохитең. Анда кемдер эшләп, кемдер ял итеп ята алмый. Авыл гаиләсендә һәркем ба­лачактан хезмәткә өйрәтелгән. Минемчә, Прези­дентыбыз башка яшәү рәвешенең ничек булуын белми дә, холкы да шундыйрак. Аңа бөтенесен тиз эшләргә кирәк, нәтиҗәсе шундук күренерлек булсын. Әгәр ул сиңа нинди дә булса эш йөкли икән, уйланып торырлык вакытың юк, син аны тиз арада башкарырга тиеш, чөнки Рөстәм Нур­галиевич теләсә кайсы вакытта аның ничек үтә­лешен тикшерергә мөмкин. Нинди дә булса тагын бер эш тә өстәргә мөмкин әле. Бу өзлексез процесс. Безнең эштә иң рәхәте – нәтиҗәне күрү. Син бик күп кешенең ниндидер глобаль проблемаларының чынбарлыкта ничек хәл ителүен күрәсең. Инде өметсез тоелган бурычлар күз алдында хәл ителә, чөнки ярдәмчеләр, команда, барысы бердәм булып, җиң сызганып эшкә керешә. Президентның барлык тармакларда да бик күп талантлы ярдәмчеләре бар. Уртак көч тауны күчергәч, икенчесенә тоты­набыз. Мондый команданың хәленнән килмәслек бернәрсә дә юк.
g1
АЛЛАҺ ИРТҮК ТОРГАННЫ ЯРАТА
– Сер булмаса әйтегез әле, Сез иртән сәгать ничәдә уянасыз?
– Мин 5.45 сәгатьтә торам. 7.00 сәгатьтә мин инде эштә булам. 8.00 сәгатьтә кече киңәшмәдә бүгенге көнгә планнар һәм оператив яңалыклар тикшерелә. Мин – беренче докладчы, көн картинасын сурәтләп бирәм. Хәзер иртәнге киңәшмәләрдә республикада коронавирус буенча санитария-эпидемиология вазгыяте, ничә очрак теркәлү, бу кешеләрнең хәле, хастаханәләрдә эшнең ничек торуы, авыруларга ничә урын кирәклеге һ.б. турында да хәбәр ителә. Аннары инде агымдагы киңәшмә башлана: чаралар, Казан, районнар буенча сәфәрләр. Җәен көненә өчәр районга бара идек, кичкә әле Казанда да берәр чара планлаштырылган була. Барлык чаралар төгәлләнгәч кенә, эш көне дә тәмамлана. Шул сәгатьтән шул сә­гатькә кадәр эшлибез дә, аннары теләсә нишлә­сеннәр, дигән тәртип түгел. Юк. Йокларга эш беткәч кенә ятарга туры килә. Шулай да 6‑7 сәгать йокларга тырышам.
– Ә каян көч аласыз?
– Минем көчсез калганым юк. Көч туплау уры­ны – туган йортым һәм әти-әнием. Һәм гомумән, мин шундый энергетика атмосферасында, шундый актив кешеләр белән эшлим, көч кимеми, ә ки­ресенчә, өстәлә генә бара. Тагын бер кабатлыйм инде, бигрәк тә эшнең нәтиҗәсен күргәндә рәхәт. Эшсез озак тора алмыйм, эчем поша башлый. Ми­нем дә тәрбиям авылныкы бит. Кем татар авылында үскән, башкача булдыра да алмый. Үзе дә эшләячәк, янәшәдәге һәркемне дә эшләргә мәҗбүр итәчәк.
– Димәк, без, татар авылында тәрбияләнү төбәге­без үсешенә ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясый алабыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә иртә торучыларны ярата.
– Әлбәттә.
РОБОТМЫ, ӘЛЛӘ УНИВЕРСАЛЬ ЖУРНАЛИСТМЫ?
– Хәзер, яманаты чыккан пандемия вакытын­да, хәер, инде аңа кадәр дә, күп һөнәрләр юкка чыга. Сатучы, кассир, машинистларны робот­лар кысрыклап чыгара... Сез ничек уйлыйсыз, робот журналистны алыштыра аламы? Менә Сезне, мәсәлән.
– Эре федераль мәгълүмат агентлыкларында аналитика таләп ителмәгән яңалыкларны язучы системалар бар инде. Кайчан да булса бу һәр һөнәргә дә кагылачак. Әлбәттә, кеше кулы һәм кеше баш мие өлгерә алмаган мәгълүмат агымы өчен коры фактуралы хәбәрне оператив җиткерә торган автоматлаштырылган система­лар кирәк. Бу журналистика өчен бернинди кур­кыныч та тудырмый. Телевидениедә, мәсәлән, күптән инде зур төшерү төркеме таләп ителмәгән эш форматына күчтеләр. Хәзер кесә телефоны күп нәрсәгә сәләтле. Аңарда сыйфатлы видео һәм фото төшереп була. Журналист универсаль кешегә әйләнә: ул интервью да ала, шул телефон­нан эфирга да чыга, хәбәрне дә яза. Бөтен 2020 ел буе минем кулымнан телефон төшмәде. Даими рәвештә төрле сәфәрләрдә, районнарда бул­дык. Пандемия пигында, әлбәттә, өйдә утырырга туры килде. Үзизоляция вакытында мин кызыклы тәҗрибә үткәрдем. Үземнең һәр пәнҗешәмбе уздырыла торган брифингларымны мин өйдән үткәрдем. Айпад аша элемтәгә чыгам да, ютуб буенча барлык журналистлар кушыла, мин сөй­лим. Мәгълүматны телефон аша алам: сораулар җибәрәләр дә, мин барысын да хәл итәм. Ягъни бу шундый абсолют дистант булды: безнең һәр­кайсыбыз өйдә утырды, тик без зур эш башкардык. Бу безнең бүгенге чынбарлык, аннан куркырга кирәк түгел. Тиз арада үзгәрергә өйрәнү таләп ителә. Заманга яраклашырга, мәгълүматны ва­кытында бирә белергә кирәк. Җәен, операторның видео төшергәнен көтеп тормыйча, бер көндә өч районнан оператив хәбәр әзерләргә кирәк булды. Барысын да телефоннан эшләдек: текст язабыз, яңалыкны сайтка эләбез, чатка җибәрә­без – һәм 5 минуттан яңалык барлык мәгълүмат агентлыклары тасмасына эләгә. Якын киләчәктә безнең барыбызны да шундый форматтагы эш көтә. Бу роботның хәленнән килерме икән? Юктыр, мөгаен. Идеяләрне, креативлыкны, кешеләр ара­сындагы ихлас мөнәсәбәтләрне бернинди робот та алыштыра алмый. Робот безнең Президентыбыз белән дә уртак тел тапмастыр. Рөстәм Нургалие­вич еш кына стандарт булмаган карарлар кабул итә – бу исә теләсә нинди роботны тиз арада аптырашта калдырачак.
«КАРЬЕРА» РЕЦЕПТЫ
– Яшь журналистка ничек итеп Президент­ның матбугат хезмәте җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелергә? Лилия Галимованың «карьера» рецепты бармы?
– Һәркемнең үз юлы инде. Мин алтынчы сый­ныфтан башлап газетага мәкаләләр яздым. Бер­вакыт әтинең коллегасына үземнең журналист
булырга теләвемне әйттем. Ә аның килене Казанда телевидениедә эшли икән, кызыксынсаң, кил дә журналистларның ничек эшләгәнен кара, диде. Мин Казанга килдем, «Яңа Гасыр» телевидениесендә (ТНВ) яңалыклар хезмәтен Резида Галимҗан кызы Макуева җитәли иде. Ул биргән биремне җиренә җиткереп үти дә алмадым кебек... Мин университетка укырга кергәндә, ул инде Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә эшли иде, үземне стажировкага алуын үтендем. Һәм яхшы кулга эләктем. Анда коллектив искиткеч иде – мине кызлары ке­бек кабул иттеләр. Алдан ук әйттеләр: практиканың ике варианты бар – йә без бер-беребезгә комачауламыйбыз, тиешле вакыт үткәч киләсең дә, без синең кирәкле кәгазьләреңә имза куеп җибәрәбез. Яисә безнең янда күп нәрсәгә өйрәнәсең. Шулай итеп, мин анда дүрт елга калдым. Журналистика факультетының телевидение бүлегендә укыдым һәм шул ук вакытта эшләдем дә. Миңа шактый җитди биремнәр бирделәр – халыкара чаралар, Европа Советының мәдәният комитеты утырышларын уздырдык... Җәйге практикамны телевидениедә үттем. Университетны тәмамлагач, ВГТРК га эшкә килдем. Башта хәбәрче, аннары махсус хәбәрче, аннары продюсер булдым... Бераздан рубрика авторы, аннары алып баручы, аннан соң мәгълүмат хезмәте башлыгы урынбасары, аннары мәгълүмат хезмәте башлыгы, директор урынбасары булдым. Ягъни 10 ел эчендә мин үземне телевидениедә эшнең бөтен форматында сынап ка­радым. Аннары Президент Аппаратында мәгълүмат белән эшләү, шәрехләү юнәлеше оештырылды, һәм мине Рөстәм Нургалиевич янына республика җитәкчелеге кабул иткән мөһим карарларны шәрехләүче рәсми вәкил сыйфатында чакырдылар.
100 ЕЛГА БЕРЕНЧЕ
– Үзегезнең журналистлык юлын башлаганда, моннан 10 ел элек, Сез моңа охшаш берәр нәрсә турында хыялланган иде­гезме?
– Әлбәттә юк. Мин бүген Президент Аппаратында эшләгән вази­фа юк иде әле. Хәер, андый һөнәр дә юк иде. Рәсми вәкил – бары тик аралашу өчен җаваплы кеше, ул журналистлар аша халыкка теге яки бу карарның ни өчен кабул ителүен, киләчәктә нәрсә буласын аңлата. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерләнгәндә, оештыру комитеты утырышында мин Минтимер Шәриповичны
очраттым, һәм ул үзенә генә хас зирәклек белән миңа: «Ә беләсеңме, ТАССРның 100 еллык та­рихында бу һөнәрне үзләштерүче беренче кеше син бит!» – диде.
Һөнәр минем өчен чыннан да яңа иде. Элегрәк мин, гомерем буе телевидениедә эшләячәкмен, дип уйлый идем. Әмма телевидение – даими рәвештә «яңа кан» кереп торырга тиешле урын, эш хәтта яшьтә дә түгел, ә яңа кешеләрдә, аларның гадәти әйберләрне яңа караш белән, яңача ясаула­рында. Бу мөһим. Һәм гомумән, теләсә кайсы эштә әледән-әле селкенгәләп алу һәм үзгәрү мөһим, алайса ул туйдырырга мөмкин бит.
ҺӨНӘРМӘНДЛЕК ЭТАЛОНЫ
– Сез, мөгаен, яңа гына укуын тәмамлаган жур­налистлар белән еш очрашасыздыр. Күп кенә гаммәви мәгълүмат чаралары яшьләрне эшкә алырга теләми, алар начар әзерлекле, бөтен нәрсәне бутый, хаталы яза, дип зарлана. Янәсе, элегрәк исә журфак тәмамлаучылар акыллы­рак, төплерәк булган!.. Сез әлеге фикер белән килешәсезме?
– Мин барлык яшь журналистларга бәя бирә алмыйм. Үзем очрашканнары буенча фикер йөрткәндә, яшьләр белән генә түгел, күп еллар шул өлкәдә эшләүчеләр белән дә проблемалар килеп чыга. Без шундый гаять зур мәгълүмат агы­мында эшлибез һәм яшибез ки, шунлыктан кай­вакыт нәрсәгәдер игътибар җитеп бетми, хаталар җибәрелә. Яшьләр – АНДЫЙ ТҮГЕЛ. Алар өчен без дә АНДЫЙ ТҮГЕЛ. Без – төрле буын. Алар­ның мәгълүматка таләпләре башка, эш ысуллары һәм формалары башка, нәрсәнең мөһим, нәрсәнең мөһим булмавына мөнәсәбәте башка. Әйе, хаталар бар, әмма без барыбыз да ялгышлардан сабак ала­быз. Бу куркыныч түгел, дип саныйм. Бу чыннан да башка буын. Мин кайвакыт алар белән аралашам, кайберләре үзләренең тормышка карашы белән генә дә таң калдыра. Гаҗәпләнәм – алар бөтен нәрсәне үзләренчә кабул итә. Безнең кебек түгел. Безнең үз кыйммәтләребез, хәтта һөнәр сайлауда да. Мин шундый гаиләдә тәрбияләнгән ки, анда кешенең, минем әнием кебек, гомере буе бер урында эшләве һәм хезмәт кенәгәсендә бер генә язуы булу абруйлы санала иде. Бу – ул заманның һөнәрмәндлек эталоны. Ә бүгенге буын бер-ике ай эшләргә дә, ошамаса, бик җиңел генә икенче эшкә күчәргә мөмкин. Хәтта акчасы азрак булу да туктатмый аларны. Әгәр аларга эш канәгать­лек китерми икән, эшләмәячәкләр, чөнки кызык түгел. Бөтенләй башка кешеләр, бөтенләй башка кыйммәтләр хәзер.
ХАТЫН-КЫЗ ЭШЕ ТҮГЕЛ?
– Журналистика – бүген беренче чиратта сәясәт ул. Сезнеңчә, Татарстанда хатын‑кыз сәяси карь­ера ясый аламы? Әллә бу шулай да хатын‑кыз эше түгелме?
– Беренчедән, хатын-кыз, нинди генә эш белән шөгыльләнмәсен, кем белән генә җитәкчелек итмәсен, хатын‑кыз булып калырга тиеш. Бу мөһим. Рөстәм Нургалиевичның ярдәмчеләре арасында һөнәри яктан бик көчле хатын-кызлар шактый. Алар әйләнә-тирәдәге тормышны структуралап һәм гло­баль үзгәртергә сәләтле. Наталия Фишманга гына карагыз – ул агымдагы эш белән генә шөгыльләнми бит, ә бик күп кешенең тормышын яхшы якка үзгәртә. Хатын‑кыз җитәкченең нинди нәтиҗәләргә ирешә алуына бер дигән мисал түгелмени бу?! Бу һәр ир­‑атның да хәленнән килерлек түгел әле. Һәм андый хатын-кызлар бик күп: аларның эше күренеп тормаса да, республикадагы глобаль үзгәрешләргә һәм анда яшәүчеләр тормышына гаять зур йогынты ясый. Шунлыктан мөселман төбәгендә яшәүче хатын‑кыз өйдә утырырга тиеш дигән стереотип – сафсата. Татарстан җитәкчелегендә мондый хорафатларга ышанучылар юк. Рөстәм Нургалиевич – заманнан алдарак та бара торган кеше. Аның өчен кешенең җенесе мөһим түгел – ә менә аның үзе эшләгән җирне яратуы, хезмәт сөюе, республика өчен нәрсә дә булса эшләргә сәләтле булуы мөһим.
– Кемнәр ризыкны тәмлерәк пешерә? Ир-ат­лармы? Гүзәл затлармы?
– Мин ир‑атлар әзерләгәнне яратам: нигәдер алар пешергән тәмлерәк тоела. Мин үзем ашар­га пешермәү мөмкинлеге туса, аннан рәхәтләнеп файдаланырга яратучы һәм башкалар әзерләгәнне тәмләп ашаучы хатын-кызлардан.
– Ә башкалар пешергән ризыклардан иң яратканы нәрсә?
– Мин үзебезне гомумән бик бәхетле кешегә саныйм, чөнки без иң тәмле ризыклары белән дан казанган Татарстанда яшибез. Гөбә­дия яратам. Аның майлы булуын яратам – авызда эрерлек булсын. Мантый, токмач яратам. Бала вакыттан яраткан ризыгым – бәрәңге пәрәпәче. Аны авылда дәү әнием мичтә пешерә иде. Хәтеремдә, дәү әни бик иртә тора, ашарга пешерә, ә мине искиткеч тәмле исләр уята. Аның мич янында кайнашуы, коймак пешерүе һаман күз алдымда... Бөтен нәрсә бик тәмле иде.
6
КРЕАТИВМЫ, ӘЛЛӘ ПИАРМЫ?
– Лилия, Сез безнең Президентның матбугат хезмәтен җитәкләүче тәүге хатын-кыз...
– Беләсезме, кайбер матбугат чаралары моны шундый зурлап язып чыккач, рәхәтләнеп көлгән идем. Әйтерсең лә, мин космоска очканмын! Әйе, миңа кадәр ир‑атлар эшләгән. Ә шуннан ни?
– Берни дә түгел... Хатын-кызның язмышы шундый инде аның – үз шәхесенә игътибар җәлеп итү, бернишләп тә булмый! Менә безнең журналның 100 еллык тарихында аны беренче тапкыр хатынкыз – Диләрә Байчурина җитәкләгәч, аның шәхесенә дә әлегәчә күрелмәгән игътибар бирелгән иде. Һәм хатын‑кыз булган өчен генә түгел, бәлки журналга күп яңалык һәм креа­тив керткәнгә күрә дә. Ул чакта безнең сайтыбыз пәйда булды... Ә сез, ярар алайса, хатынкыз буларак түгел, ә бәлки яңа матбугат секретаре буларак, нинди яңалыклар керттегез?

- Без хәзер Рөстәм Нургалиевич журналистлар белән үткәрә торган матбугат очрашуларының форматын үзгәртәбез. Былтыр 8 Мартка багышланган очрашуны перинаталь үзәктә үткәрдек. Бәби тудыру системасының ничек эшләвен, җитлекми туган сабыйларны үстерү мөмкинлекләрен күрсәттек. Журналистларның икенче төркемен мәктәп ашханәсенә илтеп, республикабыздагы башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү системасының ничек эшләвен күрсәттек. Аннары барыбыз бергә җыйналдык та, Рөстәм Нургалиевич аларның сорауларына җавап бирде.
Быелгы Яңа ел алды матбугат очрашуын ТАССРның 100 еллы­гына ачылган объектларның берсендә – яңа Милли китапханәдә үткәрдек. Китапханәне Милли-мәдәни үзәккә күчерү Президент карары иде. Әлеге карарга каршылар бик күп булуы да сер түгел. Әмма китапханә җәлеп итү урыны буларак та, җәмәгать мәйданы буларак та искиткеч матур килеп чыкты.
Президентның Яңа ел белән котлавының форматы да яңартыл­ды. Без аны телевизион студиядә түгел, урамда яздырдык. Кремль ярындагы чыршы янында ул ихласрак килеп чыкты. Төп эшемнән тыш, минем бурыч – пиар оештыру да, Президентны ничек бар шу­лай күрсәтү. Без зур җитәкчеләрне телевизордан күргәнчә генә күзалларга күнеккән. Ә минем менә аның холкын, эш алымнарын күбрәк ачасым, күрсәтәсем, аңлатасым килә... Чөнки бу кызыклы, гыйбрәтле, халык белергә тиешле нәрсә. Шунлыктан очрашуларның яңа форматын уйлап табабыз да инде, аларда җитәкчебезнең сый­фатларын ничек тә тулырак ачарга омтылабыз. Аңа безгә ышануы өчен рәхмәт. Ышанычын ничек тә акларга тырышабыз.
15_желаем
ЗӘҢГӘР ШӘЛ
– Менә шулай әкренләп Президентның Яңа ел алдыннан үткәргән матбугат очрашуында Сез бөтен кешене дә таң калдырган «зәңгәр шәлгә» дә килеп җиттек. Ул Сезнең гардеробта ничек пәйда булды?
– Өлкәнәйгән саен үзеңнең тамырларыңа якыная барасың икән. Мин классик татар гаиләсендә туып-үстем, җәйләрне авылда үткәрә идем, һәм минем өчен «татарлыкны» чагылдыра торган ниндидер тра­дицияләр, ниндидер әйберләрнең вакыт үткән саен кадере арта бара. Былтыр мин гаҗәеп хатын‑кыз – рәссам һәм тегүче Луиза Скипина белән таныштым. Миңа 30 августка, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә, ашыгыч рәвештә милли үзенчәлекле кием тектерергә кирәк иде. Чарага өч көн кала. Һәм ул тегеп өлгертте! Мин аны алырга нәкъ өч көннән килдем һәм күрүгә аһ иттем – ул модалы да, үзенчәлекле дә, милли бизәкләр белән дә иде. Ә мин бит үземнең ни теләгәнемне дә җентекләп аңлатмаган да идем. Зәңгәр төстәге кием тегүен генә үтендем. Сөйләшә башладык та, нигәдер Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәле» исемә төште. Шуннан образ туды. Мин бу спектакльне караганым юк, әмма китабын укыганым бар. Анда татар авылы һәм мавыктыр­гыч мәхәббәт тарихы бик кызыклы сурәтләнә. Минем төс-кыяфәтем шул образның заманча гәүдәләнеше иде.
Милли колорит – бик матур һәм оригиналь ул. Без шундый заманда яшибез, беркемне бернәрсә белән гаҗәпләндерә алмыйсың, бөтен нәрсәне сатып алып була. Минем балачагымдагы кебек кытлык юк, ул вакытта исә әнием миңа киемне үзенең иске күлмәкләреннән тегә иде.
– Чираттагы матбугат очрашуында нәрсә белән гаҗәпләндерергә җыенасыз?
– Журналистларны гаҗәпләндерүе кыен. Әмма хәзер инде моннан берничек тә котылып булмый, тырышырга туры киләчәк... Һәм кайбер фикерләр бар да инде. Әмма бу әлегә зур сер!
Татарстан журналистлары Президентның чираттагы матбугат оч­рашуын көткән һәм анда ничек таң калдырачакларын фаразлаган арада, «Татарстан» журналы инде гаҗәпләнә һәм яңа гына мичтән чыккан гөбәдия белән сыйлана! ТР Президенты матбугат секретаре шәхсән үзе пешергән чын татар гөбәдиясе бу! Безнең ашыбыз тәмле булсын, ә сезгә «зәңгәр шәлле» шеф-пешекченең ихлас котлауларын һәм теләкләрен җиткерәбез!
 
  ALEX2977
 
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
атланмай – 250 г;
йөзем – 250 г;
корт – 300 г;
маргарин – 180 г;
кефир – 200 мл;
йомырка – 5 данә;
дөге – 1 стакан;
он – 3 стакан;
тоз – 0,5 чәй кашыгы;
камыр көпшәкләндергеч – 1 чәй кашыгы;
сөт – 1 аш кашыгы.
 
Пешерәбез!
g10
Чистартабыз!
2_чистим
Басабыз!
3_месим
Җәябез!
4_раскатываем
Майлыйбыз!
5_смазываем
Куябыз!
g11
Салабыз!
NHr1clRo6lg
Сибәбез!
9JNreSvIhyc
Турыйбыз!
1OHxYNdrgOY
Өстибез!
10_добавляем
Майлы булсын!
11_для сочности
Каплыйбыз!
12_закрываем
Бөрәбез!
13_защипываем
Мичкә тыгабыз!
14_отправляем в печь
 
 
ALEX3472
ALEX3495
 
Фото: Александр Ефремов
Редакция «Татар утары» ресторанына рәхмәтен белдерә.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: