Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәңгелек туңлык иленнән кайнар сәламәт – сәлам!

Мәңгелек туңлык иленнән кайнар сәламәт – сәлам!

Ел саен, 31 декабрьдә, мунча кереп чыккач ук, «Татарстан» нинди дә булса гайре табигый урынга Яңа ел мәҗлесенә кунакка бара. Бу юлы да, Яңа ел кәефенә иң туры китереп, карлы-буранлы салкын якка юнәлдек. Якутиягә. Анда безне бүгенге көнебезнең баш ашчысы сыйфатында «Сахамедиа» Республика мәгълүмат-нәшрият холдингы» АҖ генераль директоры Виктор Колесов каршы алды. Ул безгә «сәламәт» дип аталган якут халык ризыгын әзерләячәк.

21 декабря 2022

–Мин бу ризыкны, әзерләве бик гади булса да, бик туклыклы һәм файдалы булганга сайладым. Һәм бик тиз әзерләнә ул – иртән 5–7 минутта пешереп була. Минем ишетүемчә, сәламәт – төрки сүз һәм ул татар телендә «сау» мәгънәсендә кулланыла. Безнең халыкларны берләштерә торган ризык исеме булып чыга шуңа күрә.
– Барысы да бик гади эшләнә, – ди Виктор Джамаханович, – сөткә атланмай кушабыз да кайнатып чыгара язабыз. Аннары агач кашык (бездә ул «ытык» дип атала) белән даими болгата-болгата, иләнгән он һәм тоз өстибез да, сары май пәйда булганчы, сүрән утта пешерәбез. Сәламәт әзерләү өчен эре итеп тарттырылган арыш яки арпа оны яхшырак, тик бодай оны да ярый... Сәламәтне табынга кайнар килеш һәркемгә аерым савытта яки агач касәдә (кытыйа) бирәләр. Ә ул әзерләнгән арада ашчы белән сөйләшеп алырга була...
VMS_0567
ТӨП КОНСЕРВАНТ – СУЫК
– Рус кухнясы бездә ботка һәм щи, грузиннарныкы – шашлык, Себернеке – пилмән, татар халык ашлары исә өчпочмак һәм чәкчәк белән ассоциацияләнә... Ә менә Якутиянең милли кухнясы нинди? Мәсәлән, совет чорындагы «Оливье» салаты кебек, Яңа елны каршылаганда һичшиксез әзерләнә торган якут ризыгы бармы?
– Якут ашлары көньяктарак урнашкан төбәкләрдәге кебек бик төрле түгел. Мәсәлән, безнең Якутиядә тәмләткечләрнең әллә ни кирәге юк, чөнки биредә төп консервант – суык. XX гасырда бездә бик күп яңа ризыклар пәйда булган. Ә иң гадәтиләре – бик гади, бер өлеше бурят ризыкларына, бер өлеше чечен тәгамнәренә охшаган. Бу – пешкән ит, казыкка тезелгән ит, итле яки эч-бавырлы шулпалар, онлы шулпалар, керчэх (күпертелгән татлы сөт өсте) белән якут кабартмасы.
Яңа ел табынына килгәндә исә, строганина – юнылган туң акбалык (чир, нельма) бөтен бәйрәмдә дә төп ризык санала. Ул бездә кышын тотылган балыктан гына әзерләнә. Беркайчан да туңдырылган яки туңдырып эретелгән балыктан ясалмый. Строганина өчен балыкны 30–40 градус суыкта боз астыннан ятьмә белән тоталар, ул шундук бик каты туңа һәм бозланмый.
Тай итеннән строганина да деликатес булып тора.
Гомумән, бездә нәкъ менә строганина Яңа ел табынының күрке санала. Әлбәттә инде, табында һичшиксез оливье һәм мандарин да була.
ТАТАР АКЦЕНТЛЫ ЯКУТ РИЗЫГЫ
– Сез үзегез ашарга әзерлисезме?
– Бик сирәк. Якут милли ашларын гына түгел, Азия, Европа ризыкларын да пешерәм. Сталик Ханкишиевны еш карыйм, ул бик кызык әзерли. Соңгы вакытта татар милли ашлары белән дә таныштым. Казанда бик тәмле бер ризыктан авыз иттем, кызганычка, исемен оныттым... Ул кызыл эремчек – корт, бал, йөзем белән иде...
– Гөбәдияме?
– Шулдыр, мөгаен. Бик тәмле. Бәлеш белән дә сыйланганым бар. Миңа «Татар халык ашлары» дигән китап бүләк иттеләр – анда үзенчәлекле ризыклар бик күп. Балачакта әбием пешерә торганга охшаш бер рецепт та очраттым әле анда. Без аны бик яратып ашый идек.
Бездә генә түгел, татарларда да бар икән андый сый. Безнең Якутиядә нигездә аш‑су янында хатын-кызлар кайнаша. Ир‑атлар кырысрак шартларда, мәсәлән, ауда ашарга әзерләргә мөмкин. Ау – чын ирләр эше, анда рецептлар да ирләрчә – ботка, кыргый хайван яки кош ите.
БАСМА МАТБУГАТНЫ УКУЧЫГА ИЛТЕП ҖИТКЕРҮЕ КЫЕН
– Ә якут массакүләм мәгълүмат чараларының «кухнясы» нинди? Нинди проблемалары бар?
– Безнең медиахолдингка өч төп матбугат чарасы керә: «Саха Сирэ» газетасы, совет чорында ул «Кым» дип аталган, былтыр 100 еллыгын бәйрәм иттек; 1917 елда оештырылган «Якутия» (элек «Социалистик Якутия» дип аталган) газетасы һәм 1990 нчы еллар башында төзелгән «Якут-Саха» мәгълүмат агентлыгы, сезнең «Татмедиа»дагы «Татар-информ»ның аналогы. Һәр газетаның үзенең электрон версияләре бар. «Якутия»неке – «Якутия Daily», «Саха Сирэ»ныкы – «Саха Сирэ» һәм «Эдэр Саас» сайтлары. «Эдер Саас» «яшьлек еллары» дип тәрҗемә ителә. Моннан тыш, без телеграм-каналларда да, Россиядәге барлык диярлек пабликларда, социаль челтәрләрдә дә эшлибез.
Журналларга килгәндә исә, алар бездә даими нигездә чыгарылмый. Ниндидер чара, бәйрәм, ярышка багышланган тематик журналларыбыз чыккалый. Чөнки безнең республика бик еракта урнашкан һәм басма матбугатны укучыга илтеп җиткерү бик кыен. Кызганыч ки, «Россия почтасы» безнең басма матбугатны теләсә кайчан һәм теләсә кайсы җиргә илтеп җиткерә алмый, шуңа күрә кайбер үзәк районнарда үз каналларыбыз, үз челтәребез аша тарату белән шөгыльләнәбез: басмаларыбызны кибетләрдә сатабыз. Аңлату өчен: безнең республиканың мәйданы якынча Һиндстанныкы кадәр. Һәм биредә миллионга якын кеше яши. Нинди торак пунктлар һәм алар арасында нинди аралар булуын күз алдына китерә аласызмы? Шунлыктан, сүз дә юк, газеталарны укучыга илтеп җиткерү – бик катлаулы хезмәт. Нәкъ менә шуңа күрә үз вакытында цифр белән эшләүгә күчәргә карар кылдык, без интернет-форматка, социаль челтәрләргә, мессенджерларга күчтек.
БАСМА ВЕРСИЯ – ДОКУМЕНТ УЛ
– Ягъни, кайберәүләр инде күптән фаразлаганча, басма матбугат чаралары чыннан да бетүгә таба барамы?
– Басма матбугат чараларының бетүгә таба баруы белән мин килешмәс идем. Минемчә, моңа мисаллар шактый. Мәсәлән, кино пәйда булгач, театрның көне санаулы, телевидение пәйда булгач исә кинотеатрлар бетәчәк, дип гөманлаганнар иде... Әмма бүгенге көнгә кадәр барысы да бар, барысы да эшли, шуңа күрә басма матбугат чараларының да үз укучысы һәрвакыт булачак. Әйе, алар, ихтимал, моннан 50–70 ел элеккеге кебек үк күп булмас та. Әмма алар булачак. Шунлыктан без басма матбугатны барыбер саклап калачакбыз. Хәзер һәр газета редакциясе цифрлы мохиттә дә, басма матбугат кырында да эшли – без укучыларыбызга сайлап алу мөмкинлеге бирәбез. Минемчә, без дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары буларак эшләгән дәвердә укучыларыбыз да булачак. Тираж күләме кимергә мөмкин – бу бөтен дөньяга хас тенденция, әмма басма версия барыбер нәшер ителәчәк. Чөнки басма версия – документ ул. Истәлеккә кала торган документ. Һәм газетага язучылар, аннан үзләре турында укучылар, актив укучылар, билгеле ки, басма версиягә өстенлек бирә – аны киләчәк буын өчен саклап калырга тырыша. Шуңа күрә мин, басма версия һәрвакыт булачак, дип уйлыйм.
ТӨНЬЯКТАГЫ АЗ САНЛЫ ХАЛЫКЛАР ӨЧЕН
– Татарстанда «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чараларын «дәүләтнекеләр» дип йөртәләр. Сездә «Сахамедиа» матбугат чараларын халыкта ничек атыйлар? Аларның нинди дә булса махсус миссиясе бармы?
– Безне дә кыска гына итеп «ГосСМИ» дип йөртәләр. Минемчә, туксанынчы елларда шау-шу, ызгыш-талашны яктырту артыннан куган сары пресса фонында без үзебезне башкачарак тоттык. Мин беркемне дә гаепләмим – бу шактый күп укучының, тамашачының нормаль ихтыяҗы. Мөгаен, моннан башка барысы да бик төче булыр иде. Әмма безнең миссиябез – чынбарлыкны дөрес чагылдыру. Без укучыбызны ниндидер мәгънәсез шау‑шулар белән җәлеп итәргә омтылмыйча, дәүләт ММЧ буларак аңа оператив, чын һәм файдалы мәгълүмат җиткерергә тиеш. Бу – дөрес мәгълүматны, мәдәният традицияләре турында мәгълүматны, төбәктә яшәүче төрле милләт халыклары телендәге мәгълүматны таратуга юнәлтелгән бөек миссия.
Безнең «Сахамедиа» холдингына кергән матбугат чаралары якут һәм рус телләрендә чыга. Төньякта яшәүче башка аз санлы халыкларга килгәндә исә, «Элькен» дигән журнал чыгарыла. Руслар һәм якутлардан тыш, республика территориясендә тагын эвенклар, юкагирлар, долганнар, чукчалар да яши бит әле... Һәм менә «Элькен» журналы алар белән эшли. Аның өчен белгечләрне нигездә университетның филология факультеты әзерли. Мондый кадрлар Арктика дәүләт мәдәният институтында да әзерләнә.
СЫЙФАТЛЫ АНАЛИТИКА ЯРАТАМ
– Сез, күп төрле ММЧ җитештерә торган холдинг башлыгы буларак, нинди мәгълүмати «азыкка» өстенлек бирәсез? Нинди жанрлар күңелегезгә аеруча якын: кайнар яңалыклармы, табадан гына төшкән аналитикамы, репортажлармы, әллә инде тыныч кына укый торган материаллармы?
– Мин үзем тарихи документаль мәгълүматка өстенлек бирәм, шул исәптән видеоларга да. Һәм, әлбәттә инде, яңалыклар җәлеп итә. Безнең Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясендәге коллегаларыбыз тапшыруларын кызыксынып карыйм. Хәрби корреспондентларны күзәтеп барам. Сыйфатлы аналитика яратам, ул кешеләрне яңа фикер һәм идеяләргә баета.
– Быелның төп вакыйгаларына бәйле рәвештә яңалыклар кебек мондый «азык» белән кызыксыну күп тапкырга артты. Кулланучы кайнаррак яңалыкларны – атыш-сугыш, үтерешләрне бик еш карый... Яңалыклар контентын кулланучы социаль челтәрләрдәге комментарийларда кабынып киткән бәхәсләрдә үзе дә рәхәтләнеп катнаша. Сүз дә юк, бу укылыш, каралыш җәһәтеннән барлык яңалыклар агентлыкларына плюс булып тора. Ә менә кешелеклелек, гуманизм ягыннан караганда ничегрәк дип саныйсыз – халыкка гел шундый «азыкны» биреп торырга кирәкме? Аны башка төрле – иҗади, мәдәни, спорт яңалыкларын яратырга мәҗбүр итеп буламы?
– Төрле низаглар яктыртылган кайнар, сары мәгълүматка ихтыяҗ зур шул. Халыкка криминаль хроника ошый, аларга нигәдер шундый кадрлар кирәк. Болар барысы да күпмедер дәрәҗәдә булырга тиеш, әмма, алдарак әйткәнемчә, дәүләт гаммәви мәгълүмат чараларының төп миссиясе – халыкны яктылыкка һәм игелеккә өндәү ул. Әгәр дәүләт ММЧ моны эшләмәсә, бөтен журналистика сез әйткән караңгылыкка кереп чумар иде. Хәзер шуны сизәм: соңгы вакытта күп кенә укучы-тамашачы-тыңлаучы гаугалы тикшеренүләрдән муеннан гарык инде, чөнки алар артык күп. Хәтта телеграм-каналлардан да сизелә – кирәкле, файдалы, тыныч мәгълүмат булган җирдә язылучылар саны шундук арта башлый.
VMS_0583
- Теләсә кайда ял итәргә мөмкин, әмма яшәвен һичшиксез биредә яшәү зарур. Бездә чын кыш, чын яз, чын җәй була. Һәм чын Яңа ел. Иркен сулап яшисең.
КӨЧ - ХАКЫЙКАТЬТӘ, УЛ БАРЫБЕР ҖИҢӘЧӘК
– Блогерлар, фейклар һәм «диван сугышлары» турында сезнең һөнәри фикерегез нинди? «Сахамедиа», профессиональ ММЧ үз канаты астына җыеп, мондый мәгълүмат тапшыручыларга каршы көрәшәме, яки алар белән хезмәттәшлек итәме, әллә инде күрмәмешкә салышамы?
– Блогерлар төрле була бит. Җаваплылары да бар, җавапсызлары да җитәрлек. Блогерга әйләнгән журналистлар бар. Фейк таратучылар да шактый. Алар бигрәктә махсус хәрби операция башлангач артты. Без бу фронтта күптән бит инде. Һәм алар белән эшлибез. Безнең бурыч – аларның чын йөзен күрсәтү, фаш итү. Һаман да бер үк кеше яки канал даими рәвештә фейк тарата икән, халык аңа ышанмый башлый. Ничек фаш итәбезме? Гадәти көндәлек эшебез белән. Журналистлар махсус операция урыннарына, хәрби округларга бара, мобилизацияләнүчеләр, үзләре теләп китүчеләр белән аралаша. Без моның чынлыкта ничек булуын күрсәтәбез, һәм халык фейк яңалыкларга ышанудан туктый. Чөнки көч – хакыйкатьтә, ул барыбер җиңәчәк.
ЛЕНА ЯРЫНДА
– Якутиядә сезнең яраткан урыннарыгыз нинди? Кайда тынычланасыз? Кайда көч туплыйсыз?
– Лена елгасы ярында Еланка дигән урын бар. Шундагы урманда, күлләр янәшәсендә, печән өстендә яки көзге ауда ял итәргә яратам. Нерюнгри янында Нахот, Лена кыялары кебек искиткеч урыннар бар – безнең республика шундый гүзәл табигать күренешләренә бик бай. Минемчә, бөтен кеше дә табигать кочагында көч‑куәт туплый торгандыр.
ҖИР ПЛАНЕТАСЫНДАГЫ ЧЫН ЭКСТРИМ
– Әгәр сезнең янга башка төбәктән моңарчы беркайчан да Якутиядә булмаган кеше кунакка килә икән, аны иң беренче булып кая алып барыр, нәрсә күрсәтер идегез?
– Якутиягә йә җәен, эссе чакта – июнь азагы – июльдә, йә кышын, декабрь – гыйнварда килергә кирәк. 50 градус суыкта чын экстримны татырга һәм Җир планетасындагы иң кырыс климатның нинди булуын тоярга була. Җәен исә беркайчан да эреми торган бозлыклар сокландыра, 30 градус эсседә коену костюмыннан гына боз өстендә йөрергә мөмкин. Тауларда кар бәреш уйнарга да була. Мәңгелек туңлык шахтасына керү дә мавыктыргыч, урамда 35 градус эссе чагында, анда 17 градус суыкта йөрисең. Шахта эчендә таудан шуарга, боз сыннар белән хозурланырга мөмкин... «Лена кыялары» табигать паркы – Якутиядәге иң данлыклы урыннардан берсе. Әлеге табигать һәйкәле ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Биредә галимнәр Кембрия периодын өйрәнә. Мин Якутск шәһәренә якын урыннарны гына атадым әле. Самолетта Лаптевлар диңгезенә кадәр барып җитәргә, изге Кисилях тауларын күреп сокланырга, Салкынлык полюсында туңарга була. Якутиядә табигать гүзәллекләре һәм могҗизалары белән хозурланыр урыннар бик күп.
ЯКУТ – ТУҢМАУЧЫ ТҮГЕЛ, БӘЛКИ ДӨРЕС КИЕНӘ БЕЛҮЧЕ УЛ
– Кайвакыт Якутиядә бик‑бик салкын була. 80 градус суыкта йөреп барган җирдән туңып үлгән хайваннарның фотолары былтыр бөтен Җир шары халкын шаккатырды. Ә бит шундый температурада аларны кемдер фотога да төшергән, телефон (фотокамера) төймәләренә баскан... Якут халкы һәм якут техникасы мондый температура рекордларына ничек чыдый? Сезнең җылырак төбәккә күченәсегез килмиме?
– Үзәк Якутиядә 80 градуслы суыклар бик еш булмый ул үзе. Иң төньякта, диңгез якын булганга, кышын һава температурасы 25–30 градустан артмый. Әмма анда бик каты кар бураннары котыра. Якутскида гадәттә 50–60 градус суык була. Техникадан файдалануның үз үзенчәлекләре бар. Кышын бездә машиналар гаражга кергәч кенә сүндерелә. Туңмасын өчен, махсус материалдан тегелгән портатив җылы гаражлар белән парковкалардагы машиналарны «төреп» куялар.
Безнең журналистлар техникадан аеруча сак файдаланырга тиеш – 40‑50 градус суыкта видеокамерага төшерергә киңәш ителми. Алар өчен махсус кышкы кофрлар бар, тик шулай да озак эшләп булмый. Әмма якутлар – салкынга чыдам халык, алар техникадан дөрес файдалану серләрен яхшы белә. Бездә шундый бер әйтем бар: якут – туңмаучы түгел, бәлки дөрес киенә белүче ул. Безнең үзебезнең киенү культурасы формалашкан, халык аны яхшы белә. Безнең халык бу җирдә гасырлар буе яши, чөнки безнең табигатебез бик күркәм, аны ташлап китеп булмый. Советлар чорындагы программалар буенча Ерак Төньяк районнарыннан күченүчеләр ватаннарын бик сагынып яши. Күп кеше хәзер кире кайта, биредә яши башлый, гаилә кора, бала үстерә. Якутия бик төрле ул, биредә температуралар диапазоны 40 тан 70 градус суыкка кадәр тирбәлә, биредә искиткеч табигатьле тундра, тайга, катнаш урманнар бар. Балык тотарга, ауга йөрергә яратучы ир‑атлар моннан башка яши алмый. Шунлыктан минем беркайчан да каядыр күченү хакында уйланганым да булмады. Таиландта яши алмаучыларны беләм. Минемчә, теләсә кайда ял итәргә мөмкин, әмма яшәвен һичшиксез биредә яшәү зарур. Бездә чын кыш, чын яз, чын җәй була. Һәм чын Яңа ел. Иркен сулап яшисең.
СУЫК САКЧЫЛАРЫ
– Якутиядә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр? Суык хакиме Чысхаан Кыш бабайга ничек туган? Аның Кар кызы бармы? Һәм биредә нишләп бер генә болан да күренми?
– Якутларның Яңа елы – Ысыах бәйрәме июньнең егермеләрендә билгеләп үтелә. Борын‑борын заманнан бирле ул печән өсте алдыннан бәйрәм ителгән. Озын кыштан соң яшел чирәмне күргән кешеләр яңа елга сөенгән. Бәйрәмдә алар ярышкан, осталыкларын күрсәткән, гореф-гадәтләрне искә алган. Кияү-кәләшләр сайланган, гаиләләр туй үткәрү турында килешкән. Ысыах хәзер дә якутларның Яңа елы санала. Совет чорыннан калган традиция буенча 31 декабрьдә билгеләп үтелгән Яңа елны да, бөтен ил кебек үк, шатланып бәйрәм итәбез. Безнең Якутиядә суык хакиме Чысхаан бар, тик аның Кар кызы юк. Әмма илдә Яңа ел Якутиядән башланганга, ел саен декабрьдә бирегә Великий Устюг каласыннан Кыш бабай килә, аңа Чысхаан суык символы булган таягын тапшыра, Кыш бабай аны бөтен Россия буйлап үзе белән йөртә. Чысхаан гел биредә, Якутиядә, мәңгелек туңлыкта яши һәм суык сакчысы санала.
Якутскидан 800 чакрым ераклыктагы Нерюнгри бистәсендә исә болан үрчетүче эвенклар яши. Мөгаен, совет чорында шулай җайлангандыр – геологик эзләнүләр бик күп булган, геологлар болан үрчетүчеләр яшәгән районнарда эшләгән. Алар геологларга ярдәм иткән. Шуңа күрә Якутия боланнар белән ассоциацияләнә дә. Әмма Үзәк Якутиядә борын‑борын заманнардан бирле терлек һәм ат үрчетүчеләр яшәгән. Якут мәдәнияте якут атына бик нык бәйле. Ат биредә – транспорт та, азык та, спорт та, көнкүреш тә. Хәзер бездә төп хайван – ат ул.


VMS_0555
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
1 өлешкә:
• Сөт – 5–7 аш кашыгы;
• Он – 3 аш кашыгы;
• Атланмай – 1 аш кашыгы;
• Тәменчә тоз.
добавляем
1. Кушабыз
кипятим
2. Кайнатабыз
просеиваем
3. Илибез
засыпаем
4. Салабыз
варим
5. Пешерәбез
VMS_0536(1)
6. Табынга бирәбез
Татьяна Вафина
Фото: М. Васильев

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: