
Миләүшә Айтугановадан борай бәлеше
«Татарстан» журналының «Аш-су бүлмәсе»ндә бүген... кинодагы кебек. Татар киносындагы кебек. Чөнки «Татарстан»ның кабатланмас алъяпкычын «Татаркино» ДБМУ директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова киде. Һәм ул без хәтта кинода да күрмәгән ризык – борай бәлеше пешерә.
17 сентября 2018
– Бу чып‑чын татар милли ризыгы, – дип таныштыра булачак бәлеше белән Миләүшә Айтуганова. – Гадәттә бәлешне бәрәңге белән пешерәләр, тик борайлысы файдалырак. Һәм, минемчә, тәмлерәк тә. Чөнки бодайның бу сорты радиациягә, әйләнә-тирә мохитнең тискәре тәэсирләренә каршы тору сәләте белән билгеле. Борай бөртекләре экологик яктан чиста, ник дигәндә, аларның дүрт катлы тышчасы бернинди зарарлы матдәне дә үткәрми. Бу ризыкны беренче тапкыр бик күптән бер шифаханәдә ашаган идем, һәм ул миңа шундый ошады ки, иң оста әзерли торган, «фирменный» сыема әйләнде. Безгә кунаклар килсә, гел шул бәлешне пешерүемне сорыйлар. Мин аларны шуның белән сыйлыйм да.
РОМАНТИК ТАБЫН
Камыр әзерли башлагач, Миләүшә Айтуганованың бу эштә дә үз сере бар икәнен ачыкладык.
– Бу камыр каймак белән ясала. Йомырка белән он салабыз. Бөтен булганы шул! Агач кашык белән болгатабыз. Мин агач әйберләр яратам – калаклар, такталар, тәлинкәләр...
Гадәттә, бәлеш зур була, ләкин бүген без ике кечкенәрәк бәлеш ясыйбыз, шул рәвешле әлеге ризыгыбызга ниндидер романтик төсмер биреп җибәрербез. Аларны кемдер икәү ашаячак дип күз алдына китерик...
– … «Татарстан» һәм «Татаркино».
– Ә аннары сезнең укучыларыгыз һәм безнең тамашачыларыбыз да дип өметләнәм…

КАННЫ ФЕСТИВАЛЕ ЕРАК ОФЫКТА ТҮГЕЛ
– Татарстан киносының тамашачысы күпме?
– Хәзер безнең Татарстан киносында гаять кызыклы чор. Бик куәтле алга китеш күзәтелә, һәм кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар.
«Татаркино» директоры буларак иң беренче эшем шул булды: Чаллы һәм Бөгелмә зонасының бөтен муниципаль кинотеатрларын йөреп чыктым. Кешеләр белән сөйләштем, бездән нинди кино көтәсез, дип сораштырдым. Барлык районнарда да, аеруча татар районнарында «безгә үз милли кинобызны эшләп бирегез» диделәр. Ә калганнары «бездә карау теләге туарлык яхшы кино эшләгез» дип сорады. Бу ике мәсьәләне без хәзер берләштерергә тиеш.
Милли кинобыз барлыгын зур ышаныч белән әйтә алам. Әлбәттә, без инглиз телендә, русча яки җаныгыз теләгән башка бер телдә сыйфатлы продукт эшләп чыгара алабыз, ләкин анда миллилек чагылыш табарга тиеш. Кадрда түбәтәй белән чәкчәк күренү һич тә мәҗбүри түгел, иң мөһиме, ул фильм безнең менталите
тыбызны чагылдырсын. Һәм менә шул чакта ул якут киносы кебек танылачак. Ул гына да түгел, без шундый югарылыкка күтәрелергә тиеш ки, милли үзенчәлегебезне саклаган хәлдә, киноларыбыз халыкара кинематограф белән иңгә‑иң ярышырлык булсын. Үз фильмыбызны Канны кинофестивалендә тәкъдим итү әллә ни ерак киләчәк түгел. Һәм безнең төбәк кинематографы нәкъ менә шундый тел шартлатырлык колачлы максатлар куярга тиеш.
ХОЛКЫБЫЗГА КӨНЧЕЛЕК ХАС
– Ә моңа өмет булырлык нигез бармы соң?
– Бар. Бүген безнең кино тармагында чып‑чын бум вакыты. Быел гына да тулы метражлы ун фильм төшерелгән. Әлеге вазгыять – тиешле урында, тиешле вакытта берничә шартның бергә туры килү нәтиҗәсе. Беренчесе – кино, нигездә, модага керде, бу хәзер гомуми тенденция. Икенчесе һәм бик мөһиме – фильмнарны төшерерлек кешеләр бар. Киноларны күтәрергә, алга этәрергә теләге булган продюсерлар да юк түгел. Үз идеяләре белән янып-мавыгып йөргән режиссёрлар бар. Бездә кайчан актив рәвештә кино җитештерә башлыйлар инде дип көтеп йөргән актерлар да җитәрлек. Мәдәният институтында кино һәм телевидение кафедрасы оештыруыбыз бәрабәренә профессионалларның ниндидер бер урта катламы үсеп чыкты. Алар теләсә кайсы командада икенче режиссёр, ассистент, оператор һ.б. булып эшли ала. Бу – табигый процесс: югары уку йортын тәмамлаучылар төрле презентация, реклама фильмнарында үсә-чарлана бара, тәҗрибә туплый. Ләкин теләсә кайсы иҗат кешесе реклама рухындагы материалларда озак чикләнеп тора алмый, аның үсәсе килә. Кечкенә метраждан башлап, аннан тулы метражга күчү – теләсә кайсы режиссёр өчен шактый уңышлы үсеш тарихы. Кешедә үз көч-сәләтен файдалану ихтыяҗы барлыкка килә, һәм алар шул рәвешле нормаль кино мохитенә керә. Шунда үзләрен күрсәтү, исемен таныту теләге туа. Бу – нормаль күренеш. Әмма шул ук вакытта иҗади мохиттә көндәшлексез мөмкин түгел, тик әлеге көндәшлекнең сәламәт, уңай рухлы булуы зарур. Без бер-беребезгә көнләшүсез генә булышлык күрсәтергә тиеш, хәер, мондый хиснең менталитетыбызга аеруча хас икәнен искә алып китим. Хезмәттәшенең ничек эшләгәнен күргәч, кара әле, нинди шәп, мин дә үземне сынап карарга телим, дип уйларга тиеш адәм баласы. Мондый нәрсә тиз йога. Син яхшы продукт күрсәттең икән, башка берәүнең тагын да яхшыракны күрсәтәсе килсен яки, ким дигәндә, синнән калышмаслык итеп эшлисе. Төбәгебездәге кино үсеше әнә шул рәвешле генә алга бара ала. Ә аннары максатыбыз – яхшы продукт белән тиз арада төрле фестивальләрдә призлар яулап алу. Мин турысын әйтәм: егетләр, дим, сезне күрүләрен телисез икән, «Кинотавр», «Берлинале» һәм башка дөньякүләм фестивальләрдә күрсәтерлек кино ясарга кирәк. Мондый кино төшерү өчен хәзер бөтен объектив һәм субъектив шартлар бар дип уйлыйм.

КИНОИНДУСТРИЯ ҮЗӘГЕ КИРӘК
Ә моннан чираттагы зур бурыч үзеннән-үзе килеп чыга. Аны исә ничек тә хәл итәргә, алай гына да түгел, дәүләт югарылыгында хәл итәргә кирәк. Кино төшерү өчен павильоннардан башлап, барлык инфраструктураны колачлаган эре киноиндустрия үзәге турында сүз бара. Бүген чит илләрдәге хезмәттәшләребез белән әңгәмә вакытында еш ишетергә туры килә: Татарстан – бик шәп локация, ди алар, монда таулар да, кырлар, елгалар, урманнар да, Идел дә – яхшы кино төшерер өчен кирәкле һәрнәрсә бар. Шунда сорау да бирәләр: безгә инфраструктура – камералар, грим, кием бүлмәләре, артистларга табигатькә чыгу өчен автобуслар, хезмәт күрсәтүче барлык персоналны һәм башкаларны тәкъдим итә аласызмы? Без, ни кызганыч, әлегә моның белән мактана алмыйбыз. Шуңа күрә «Татаркино»га килүемә, без бизнес-план әзерли башладык. Аның максаты – проектыбызны Татарстанның президент җитәкчелегендәге инвестицияләр буенча комитетына тәкъдим итү. Без шуны расларга телибез – кино эше республика өчен керемле! Кино төшерүчеләр өчен генә түгел, анысы аңлашыла булыр, ә республикага да файдалы: безнең үз кешеләребез өчен, эшмәкәрләр һәм хәтта предприятиеләр өчен эш булачак. Нәрсә ул кино? Аны төшерү белән мәшгуль төркемнән кала төрле хезмәт күрсәтүче персонал да әле ул. Бу хезмәткәрләргә төшерү төркемен торак белән тәэмин итү, аларны ашату, костюмнар тегү, декорацияләр ясау кебек эшләр йөкләнә. Андыйларның барысын да җирле белгечләр башкара ала, димәк, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Болар бит шиксез өстенлекләр. Һәм моның шулай икәнен аңлаучылар кино осталары белән генә чикләнми.

ҮЗ ГОЛЛИВУДЫБЫЗ БУЛЫРМЫ?
Кино плюсларыннан бәлешебезнең плюсларына күчик. Борай белән бәйле файдасыннан, каймаклы камырының тәменнән кала, тагын бер бик үзенчәлекле сере бар: Миләүшә ханым ике төрле ит – сыер һәм тавык итләрен куша. Ул гына да түгел, тавык ите песто соусында маринадланган икән әле җитмәсә.
– Ит күбрәк булган саен яхшырак! – дип ышандыра аш‑су остабыз. – Чөнки төрле ит төрле тәм бирә, пешерер алдыннан төнгелеккә бүрттерергә куелырга тиеш борай шул тәмнәрне үзенә сеңдерә... Өстәвенә тышкы күренеше дә матур килеп чыга: ак ит, кызыл ит... Күзгә үзе бер рәхәт. Һәм, әлбәттә инде, суган кирәк. Бәлештә суган күп булырга тиеш.
– Бу тәмле генә түгел, бик тәмле булырга охшаган – кулинар Голливуд диярсең! Хәтерлисезме, Казаныбызның мэры Илсур Метшин, Казанның 2030 елга кадәрге үсеш программасын яклаганда, монда үз Голливудыбыз булачак, дип белдергән иде. Булырмы?
– Бәлки, Голливуд ук булмас, ләкин «Мосфильм», «Ленфильм», Калининград киностудияләренә йөз тота алабыз, – дип сөйли Миләүшә ханым. – Бу юнәлештә беренче адымнар ясала да инде. Әлбәттә, бу проект өчен актив рәвештә инвесторлар эзләргә кирәк.
Инвестицияле үсеш агентлыгы белән без билгеле бер нәтиҗәгә ирешербез дип уйлыйм, анда икътисадый яктан белемле, бу эшнең никадәр төшемле икәнен бик шәп аңлаган яшь, кызыксынучан егетләр бар. Без бит ниндидер сәяси керем, имидж ягыннан дивидендлар гына алмыйча, республикага реаль инвестицияләр җәлеп итәбез. Проектларыбызны яхшы итеп тормышка ашырсак һәм халыкара югарылыкка чыксак, бу инвестицияләр шактый сизелерлек күләмдә булачак.
Һәм менә шунда, грандиоз планнар фонында, парадокс хәл килеп туа, тик бу хакта уйлаучылар гына бик сирәк. Шундый вазгыять барлыкка килә ки, без Татарстаныбызның фильмнарын үзебездә, республика тамашачысына күрсәтә алмыйбыз диярлек, чөнки хәзер бездә киночелтәре тулысынча диярлек җимерелгән. Ә аның таркалуы объектив сәбәпләргә бәйле. Муниципаль кинотеатрлар барысы да башка шәһәрләр – Екатеринбург, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербургның коммерцияле дистрибьютерлары белән рәсми килешү нигезендә эшли. Нәкъ менә шул дистрибьютерлар бу кинотеатрларның репертуар планын формалаштыра да инде. Ә бу репертуарда – Голливуд фильмнары, Россия кинолары, ә җирле кино өчен урын юк. Прокатчыларның җирле кинога мөнәсәбәте, гомумән, җитди түгел, нәрсә төшерә ала инде алар дип карыйлар, җитмәсә, булганын да алмыйлар. Коммерцияле кинотеатрларның елына 26 миллион сумга кадәр акча эшләвен, әле шуның 60 проценты башка төбәкләргә китүен хәтта әйтеп тә тормыйм. Гафу итегез, мондый сумманы бер дә югалтасы килми. Ник әле шундый акчаларны республикада калдырмаска, ди. Бер дә кесәне төртеп тишмәячәк.
Хәзер без дәүләт кинотеатрлар челтәрен торгызырга тырышабыз. Сүз уңаеннан, җиһазлар сатып алыр өчен аларга биш миллион сум тараттык, бу акча конкурс нигезендә Россиянең Кино фондыннан бүлеп бирелде. Соң шулай булгач, бу җиһазларны баланска кабул итеп, ничек инде чит калаларның коммерцияле оешмалары белән дә эшләргә мөмкин, ди? Прокат өчен җавап бирә торган оешма буларак, «Татаркино» дистрибьютерлык функцияләрен үзе дә уңышлы башкара ала. Россиянең, Голливудның яңа табадан төшкән картиналарын сатып алырга, шул ук планга Татарстанда җитештерелгән фильмнарны да кертеп җибәрергә хәлебездән килә. Әле моннан тыш, безнең Казан мөселман киносы фестивалебез бар. Фестиваль фильмнарына, Төркия, Мисыр, Иран һәм башка илләрнең өр-яңа, шәп киноларына прокат хокукын да сатып алсак, бөтен республика кинотеатрларының репертуарын тулыландырырга, баетырга сәләтлебез. Кинотеатрлар челтәре һәм бердәм репертуар планы безгә бик кирәк. Сүз уңаеннан, Россиядә андый тәҗрибә дә бар. Краснодарда безнекенә тиңдәш дәүләт учреждениесе эшли, ул репертуар белән 57 кинотеатрны тәэмин итә. Бу – яхшы сан. Бүген Татарстанда 19 DSP-кинотеатр (Казанны исәпләмәгәндә) эшләп килә, тагын бишесе быел грант отты, димәк, киләсе ел ахырына аларның саны 24 кә җитәчәк.
АВЫЛДАГЫ КИНОПАРАДОКСЛАР
Ул кинотеатрларның мәдәни-агарту эше, социаль вазыйфа башкаруы, икътисадый яктан файдалы булуы кирәк. Алар башка төбәкләрнең коммерцияле дистрибьютерлары белән хезмәттәшлек итә икән, шуларның таләпләрен катгый рәвештә үтәргә мәҗбүр. Мәсәлән, аларның репертуар планы буенча көнгә 8 тапкыр киносеанслар планлаштырылган. Күз алдына китереп карагыз, әйтик, Буада, Алексеевскида яки башка бер кечкенә бистә, йә авылда көненә 8 тапкыр кино күрсәтәләр, ди. Сеанс саен бер‑ике тамашачы өчен. Һәркем бик яхшы аңлый булыр: 5‑7 мең халык яши торган район үзәгендә көнгә 8 тапкыр кинога йөрүче табылмаячак. Гап‑гади кара акыл белән уйлаганда да, бу эшнең җиһазларны мәгънәсез куллану икәнлеге ап-ачык. Ни өчен? Сеансларны күп дигәндә көненә ике тапкыр – иртән һәм кич куярга була. Мин хакимият башлыкларына әйтә киләм, аңлагыз, дим, кыйммәтле җиһазларга хезмәт күрсәтү белән бәйле бөтен чыгымнар муниципалитет җилкәсенә йөкләнә. Ә сезгә акчаның җилгә очуы кирәкме?
Хәзер икенче парадокс. Республикада авыл мәдәният йортларын төзү буенча дәүләт программасы бар, аның гамәлгә ашырылуын дәлилләгән саннар да саллы. Ләкин, ышанасызмы-юкмы, бу мәдәни-ял учреждениеләрендә кино күрсәтү мөмкинлеге каралмаган: тәрәзәләр капланмый, экран, проектор юк, шундый иң гади нәрсәләр дә теләсә кайсы авылда булырга тиеш югыйсә. Акылга сыймаслык нәрсә!

КИНО КАРАУ КУЛЬТУРАСЫН НИЧЕК КАЙТАРЫРГА?
Әнә шуннан чыгып, мин хәзер «кино якында гына» дигән яңа карашыбызның концепциясен үстерәм. Яңа чыккан премьера фильмнарны – Россиянекеме ул, Голливудныкымы, Татарстанныкымы – һәр авыл халкының карау мөмкинлеге булсын. Кино аларга килеп җиткәнче, 2–3 ай көтеп тормасыннар. Проблемамы бу? Әйе, проблема. Шулай булгач, әйдәгез, авыл мәдәният йортларын атнаның ике кичендә булса да кино күрсәтеп тутырып алыйк. Эштән кайттың, кичке ашны ашадың да гаиләң яки йөргән кызың белән кинога киттең. Район үзәкләренә һәм авылларга кино карау культурасын кире кайтару вариантлары бик күп. Әлеге матур гадәт хәзер юк, ул онытылган, аны җимерделәр. Тик бар иде бит. Әле хәтерлим, мине балачакта авылга кайтарганда, без клубка чыга идек тә, шимбә-якшәмбе көннәрендә ярыктан кино карый идек. Ә клуб булмаган якларда, күчмә җиһазлар кулланыла иде.
Боларның барысын да бер концептуаль идеягә берләштерү өчен, Татарстан Республикасында 2020 елга кадәр мәдәниятне үстерү программасы кысаларында без үз тәкъдимебезне – кинематографияне үстерү турында бүлекне керттек. Безнең идеябезгә президентның да, хөкүмәтнең дә, Дәүләт Советының да игътибар бирүен телибез. Өстәвенә, бу гамәлне башлап җибәрү өчен нәкъ вакыты: җәмгыятьтә хәзер өйдә телевизор каршында утыру түгел, ә яхшы сурәтле, шәп тавышлы әйбәт залда кино карап кайтуга омтылыш барлыгы ачык күренә. Кешеләр виртуаль дөньяда аралашудан туйган, күзгә‑күз сөйләшүгә тартылалар. Залда киноны башка тамашачылар белән бергә карыйсың икән, ниндидер уртак бер кабул итү аурасы, башка энергетика барлыкка килә. Әлеге уртаклык хисен, ниндидер төркемгә, зур эшкә, миссиягә якынлыгыбызны без кайсыдыр мизгелдә югалттык. Моны кино аркылы кайтарырга мөмкин. Хәзер бу күренеш модага керә, һәм аны тотып калсак, һәрнәрсәне вакытында һәм дөрес эшләсәк, хәтта иҗтимагый кәеф-фикерләрдә дә бөтенләй башка хәл була алыр иде.
Кызыксынган затларда программабызга карата шәхсән мин яки командабыз ышаныч тудыра алсак, бу – Татарстан киносына яңа импульс бирәчәк. Ләкин инде бүген үк сизелерлек үзгәрешләр бар. Мәсәлән, Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмы төрледән-төрле фестивальләргә тәкъдим ителәчәк. Әмир Галиәскәров белән Рамил Фазлыевның «Мулла»сы да прокатта яхшы барыр, фестивальләрдә дә уңышка ирешер, дип өметләнәбез. Режиссёр Алексей Барыкин үзе беренче татар блокбастеры дип атаган «Су анасы» картинасы да бар. Ул аны Мәскәү кинобазарында тәкъдим итә. Рөстәм Рәшитов белән Илсөяр Дамаскинның инде төшерү этабында ук шау‑шу куптарган «Кире» фильмы да озакламый әзер булачак. Исемлекне әле тагын да дәвам итәргә мөмкин, ләкин сан ягы мөһим түгел. Хәтта бу фильмнарның киләчәк язмышы ничек булып чыгачагы да икенчел. Шунысы әһәмиятле: кешеләрдә кино төшерү өчен чып‑чын теләк бар. Алар монда, республикада, кино төшереп булганлыгына ышандылар. Әйе, әлегә без тамашачылар аңына кереп урнашкан стереотип фикерне – янәсе, Татарстанда яхшы кино була алмый – җиңүгә ирешмәдек. Ә чынлыкта бездә бик куәтле алгарыш, без үсештә. Кызыксынуны басар өчен булса да, килеп карый аласыз. Татарстан киносы турында әңгәмә вакытында очкынланып киткән күзләрне күргәндә, искиткеч рәхәтлек хисе кичерәм. Кино тармагының аякка басуына үземнән файдалы өлеш кертә алуым куанычлы.
Ә ИР‑АТЛАР НИ ӘЙТЕР?
Бәлешләребез мичтә пешкән арада, шулпа әзерлибез, аны соңыннан бөкесенә үк җитәрлек итеп бәлешләргә саласы була.
– Ник дигәндә, борай суны бик сеңдерә дә бүртә.
– Татарстанда хатын‑кыз җитәкченең язмышы авырмы?
– Бер баш югары булырга, ир-атлардан яхшырак эшләргә туры килә, ә хаталану бөтенләй тыела. Һәм әле шул вакытта да «хатын-кыз бит ул, барыбер булдырып бетерә алмый» дип әйтәчәкләр... Нәрсә әйтәсең инде аңа, хатын‑кыз бит, янәсе... Ә ир‑ат хата җибәрә икән, аны гафу итү генә түгел, хәтта ул хатаны күрмиләр дә. Әйтерсең, без яртылаш кына кешеләр? Ә шул
ук вакытта башка илләрдә хакимияттә хатын‑кыз булу – дөньякүләм тренд. Мин мөселман киносы фестиваленә жюри рәисе итеп тәүге тапкыр хатын‑кызны – Майя Аймедованы куярга тәкъдим иттем. Төрекмәнстанның атаклы артисткасы ул, СССРның халык артисты... Бик лаеклы кандидат. Каршы чыгучылар да табылды, янәсе, ничек инде мөселман киносы фестивалендә жюри рәисе хатын‑кыз булсын, ди?! Ир‑атлар ни әйтер? Фәкать хәзер кино да, журналистика кебек, хатын‑кыз йөзле, шуңа күрә дә, минемчә, бу хакта ир‑атлар ни әйтер икән дип уйлап‑карап торырга кирәкми. Йомгаклап әйткәндә, мөселман киносы тарихында беренче тапкыр жюри рәисе – хатын-кыз! Бу яңалык белән мин барыбызны да котлыйм!
КИНО ГАДИ БЕР ТАМАША ГЫНА БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ
Менә шул шатлыклы мизгелдә бәлешләрне мичтән алабыз. Кетердәп торган капкачын сындырып, баш әйләндергеч тәмле борайлы-итле исне иреккә чыгарганда, кызыксынып куябыз:
– Миләүшә ханым, кино караганда халыкның попкорн ашавына сезнең караш ниндирәк? Аның бар җиргә үтеп керә торган исен безнең бу бәлешнеке белән чагыштырып та булмый бит...
– Кызганыч, Америкадан килгән әлеге стереотип тормышыбызга бик нык кереп утырды. «Мир» кинотеатрында без «попкорнсыз кино» тәртибен кертеп маташкан идек, тик сорыйлар шул... Күпчелек шуннан бихуш.
– Яраткан киногыз нинди? Россиянекеләрдән? Чит илнекеннән? Татарстанныкы?
– Чит ил картиналары арасында – «Унесенные ветром». Аның төп героинясы Скарлетт О’Хара тарафыннан әйтелгән сүзләр гомерлеккә хәтергә уелып калды: «Мин бу хакта бүген уйламаячакмын. Бу хакта иртәгә уйлап карармын». Татар киноларыннан «Байгал» белән «Мулла» ошый. Совет киноларын бик яратам, аеруча Гайдай комедияләрен, аларны сансыз-хисапсыз тапкыр карый алам. «Жестокий романс» фильмын яратам, чөнки андагы музыка бик ошый. «Служебный роман» киносында Алиса Фрейндлих уенын да карарга яратам. Совет киносы шулкадәр дөрес, бөтен канун-кагыйдәләр дә җиренә җиткереп ясалган, шуңа да алар безгә кадерле, шуңа аларны каравы рәхәт. Кино җитештергәндә махсус эффектлар куллану, әлбәттә, бик заманча. Ләкин мондый форма артында чын, галәмәт зур максатны яшергән очракта гына ул урынлы. Бу максат – синең тамашачыга җиткерергә теләгән уй-фикерең ул. Тик син кино караганда төрле шарт-шортлар, даң-доңнар яки ниндидер коточкыч җан иясе генә истә калган икән, бу – кино түгел, ә гап‑гади тамаша. Ни дисәң дә, кино күңелне биләп алырга тиеш дип саныйм. Кино кешенең психикасына, аның халәтенә иң көчле тәэсир иү чарасы бит. «Легенда 17» яки «Движение вверх» фильмнары кебек, кино ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Ниндидер спорт командасын аягүрә басып алкышлаганда, безне бит әнә шул хис берләштерә – һәм бары кино ярдәмендә генә шундый нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
МИЛӘҮШӘ АЙТУГАНОВАДАН БЕР КИҢӘШ:
– Ит күбрәк булган саен яхшырак! Чөнки төрле ит төрле тәм бирә, пешерер алдыннан төнгелеккә бүрттерергә куелырга тиеш борай шул тәмнәрне үзенә сеңдерә... Өстәвенә тышкы күренеше дә матур килеп чыга: ак ит, кызыл ит... Күзгә үзе бер рәхәт.
Һәм, әлбәттә инде, суган кирәк. Бәлештә суган күп булырга тиеш.
Кирәк булачак:

Камыр өчен:
- Каймак – 200 г;
- Он – 200 г
- Йомырка – 2 данә.
Эчлек өчен:
- Сыер ите – 200 г;
- Тавык ите – 200 г;
- Песто соусы – 1 аш кашыгы;
- Борай – 200 г;
- Суган – 3 данә;
- Тоз, борыч – тәменчә.
- Ватабыз!
- Бушатабыз!
- Катнаштырабыз!

- Турыйбыз!

- Ваклап турыйбыз!

- Өстибез!
- Тоз салабыз!

- Болгатабыз!

- Җәябез!

- Куябыз!

- Эчлек салабыз!

- Ябабыз!

- Ябыштырабыз!

- Шулпа салабыз!



Добавить комментарий