
Мөслим районы башлыгыннан кабатланмас мөслим казы
Сезнең кайчан да булса Мөслим казын авыз иткәнегез бармы? Алма һәм караҗимеш тутырылганын? Мондый казны Яңа ел бәйрәменә дә, иске Яңа елга да, күркәм гаилә мәҗлесләренә дә әзерләргә була. Мөслимдә шулай! Чөнки район каз үрчетү буенча алдынгы урыннарда бара – аны биредә борын-борыннан үз итәләр, кайчандыр бу затлы кошны өйләргә кертеп, ай буе сәке астындагы ояда утыртып, бәбкә чыгартканнар. Шунлыктан инде сез Мөслимгә килеп эләккәнсез икән, әзер булыгыз! Каздан авыз итми калмаячаксыз!
05 февраля 2020
– Хатын‑кыз гаиләне туендыру өчен ашарга пешерә, ир‑ат исә ризык әзерләүдән ләззәт ала, шунлыктан барысы да бик матур булырга тиеш, – ди Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин. Һәм, «Татарстан» журналының крахмалланган алъяпкычын ябып, күз ачып йомганчы, гап‑гади казны... эченә алма һәм кара җимеш тутырылган Мөслим казына әйләндерә.

Элекке заманнарда казлар да, бик кадерле булып, кешеләр белән бергә өйдә яшәгән – бәбкә чыгарганда, алар сәке астындагы ояларында кукыраеп утырган. Хәзер исә мондый күренешне Мөслим музеенда гына күреп була.
КОЯШЛЫ МАНЗАРА
Аннары каз өч сәгатькә газ миченә кереп китә. Аның пешкәнен көтә‑көтә Мөслим тәм-томнары белән чәй эчәбез һәм кышкы Мөслим яр буеның җәйге якты исемне йөрткән «Кояшлы Ык» манзарасы белән хозурланабыз.
– Тәрәзәдән гүзәл манзара ачылсын өчен, мин башта яр буен матурлап төзеттем, аннары инде яр буе күренешләре белән хозурланырга дип йорт салырга туры килде, – дип шаярта район башлыгы. – Әмма мин генә яр буена сокланып калмыйм, Ык буенда йөргән мөслимлеләр дә мине бик яхшы күрә – койма тәбәнәк бит, ничек яшәгәнем, ни эшләгәнем – уч төбендәге кебек. Менә әле хәзер дә, урамда суык булмаса, безнең каз пешергәнне карый‑карый сәйран кылып йөрерләр иде.
– Журналдан карарлар, – дип тынычландырабыз аны һәм кухня буйлап... экскурсияне башлыйбыз.









ИҢ ШӘХСИ МУЗЕЙ
Заманчалык һәм музейлык шундый килештереп бербөтенне тәшкил иткән мондый аш бүлмәләрен еш очратып булмый. Шунлыктан аны безнең «Татарстанның 100 музее» проектына «Иң шәхси музей» буларак курыкмыйча терки алабыз. Рамил Хәмзә улы борынгы матур әйберләр белән күптәннән мавыга икән. Барлык сәяхәтләреннән дә үзенең аш бүлмәсенә нинди дә булса яңа раритет алып кайтырга тырыша ул. Искиткеч матур итеп ялтыратылган самоварлар тупланмасы аш бүлмәсенең сул почмагында балкып утыра...
«Капкорсаклы» экспонатлар белән хозурланган арада сәгать сугуы игътибарны җәлеп итә. Аңа икенчесе, өченчесе кушыла... Рамил Хәмзә улы, укларны бер саннан икенчесенә күчереп, безгә барлык сәгатьләрнең сугуын да тыңлатып чыга.
– Матурмы? – дип сорый аннары, бездән мактау көтеп, коллекционер.
– Бик матур! – дип, соклануын белдерә «татарстан»лылар.
– Хәзер тагын да матуррак булачак, – дип кызыктыра безне Рамил Хәмзә улы һәм... патефон кабыза. – Мин сезгә «Дунай дулкыннары» вальсын тыңлатам...
Шыгырдый-шыгырдый, иске винил мөслимлеләрне һәм район кунакларын Дунайның ярсулы дулкыннарына чумдыра... Ә бәлки менә янәшәдә генә, тәрәзә төбендә, гыйнвар бозы астында агып яткан Ык дулкыннарынадыр. Икесе дә бик күркәм...
– Соңгы вакытта сезнең район күзгә күренеп үзгәрде. Башкаларны ничек куып тотып, узып та китәргә өлгердегез?
– Мин төрле рейтингларга бөтенләй каршы. Хәтта күрше районнарны да чагыштырырга һич ярамый, чөнки без – гаять төрле. Һәр районның үз шартлары һәм үзләренә генә хас булган өстенлекләре бар. Мөслим – кечкенә район. Без ниндидер колач җитмәс зур эшләргә тотына алмыйбыз, әмма без нинди дә булса уникаль нәрсәләр белән шаккатыра алабыз. Бу бары тик бездә генә бар, Мөслимдә генә эшләнә ягъни.
MADE IN MUSLUMOVO
– Әйтик, нәрсәләр инде ул?
– Мәсәлән, Рязаньда Россиядә бердәнбер булган «Форт» биофармацевтика компаниясе бар, ул иммунопрепарат – балалар өчен гриппка каршы вакцина җитештерә. Менә шуның өчен эмбрионнарның (бу – чимал) 50 процентын алар Белоруссиядән, 50 процентын исә Мөслимнән ала. Димәк, вакцина җитештерер өчен кирәкле чимал белән без ярты Россияне тәэмин итәбез! Казлар, кошчылык, «Агромастер» – «Менә бу – Мөслим!» дип әйтү мөмкинлеге бирә торган проектлар. Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау тармаклары да безгә үзебезне таныту мөмкинлеге бирә. Шунлыктан без һәрвакыт иң яхшы булырга тырышабыз. Кешеләр үзләренең иң яхшы булуын, иң шәп урында яшәвен аңлый башлагач кына, туган җирләре белән горурланачак. Менә сез бездәге ишегалларының нинди икәнен күрдегезме?
– Моны күрми мөмкин түгел. Башка беркайда да мондый шәп ишегалларын күргәнебез юк иде. «Безнең ишегалды» программасы сездә эшли башладымы әллә ул?
ЧҮП-ЧАР РЕФОРМАСЫ
– Бездә биш ел элек чүп‑чар реформасы эшли башлады. 350 чүплекне бетердек! Ике полигон гына калдырдык. Һәр алты ишегалдыннан 3,5 меңәр КАМАЗ чүп түктек! Узган гасырның 80 нче елларында кешеләрнең сарайлары булып, анда терлек асраганнар... Әмма ул заман үтте, сыерлар бетте, ә менә абзар һәм тирес калган иде. Пычрак та, шыксыз да, тик чыгарып ташлавы кызганыч кебек. Һәм без әйттек: бер ишегалдын бирегез дә, без аны тәртипкә китерербез, сез, нәтиҗәсен күргәч, үзегез хәл итәрсез. Ясап күрсәттек. Шуннан соң бөтен кеше үз ишегалдын чистартырга ризалашты. Болай килештек: без бульдозер белән абзарларны ишәбез, юлларны, йортларга килү сукмакларын, парковкалар, скверларны ясыйбыз, сез исә барыгыз да безгә булышасыз – агачлар утыртырга, мәсәлән. Ризамы шуңа? Ризалаштылар. Хәтта машинаны йорт янында калдырмау белән дә килештеләр. Кеше, өеннән чыккач, машина түгел, бәлки иркенлек, гүзәллек, чисталык күрергә тиеш! Бу күңелдә рәхәтлек хисе тудыра.
Моннан ике ел элек безне кешеләрне агач юдырталар, дип, гаепләгән һәм ачуланган иделәр. Пычракка баткан агач кәүсәсен юган һәм, шуның белән горурланып, фотосын социаль челтәргә элгән
укытучы безнең янга елап килде. Ялганлап, янәсе, хакимият мәҗбүр итә, дип хәбәр тараттылар. Мин бу укытучыга рәхмәт кенә әйттем. Язсыннар, әйдә! Немецлар инде йөз ел буе шулай эшли – чиста булсын өчен, хәтта асфальтны да шампунь белән юа. Ни өчен әле бездә дә шулай булмаска тиеш?

ЧИСТАЛЫК ҺӘМ МАТУРЛЫК – ӘНИДӘН
– Чисталыкка шундый таләпчәнлек белемегез буенча санитар табибы булуыгыз белән бәйлеме?
– Юк, әнидән күчкәндер ул. Безнең өебез гел ялт иткән иде. Тагын әнием матурлыкны бик ярата иде. Әтием – машина йөртүче, ике көнгә командировкага китә, әни исә шул вакыт эчендә өйдәге җиһазларны тулысынча күчереп куя. Без булыша идек – диванны, сервантны икенче урынга күчерәбез, мәсәлән. Ул өйне гел яңартып торгандай була иде һәм безне дә шуңа өйрәтте. Ризыкларны да матур итеп бизәде һәрчак. Шапшак һәм ямьсез җирдә миңа бик уңайсыз. Минем өемме ул, күпфатирлы йорт подъездымы, ураммы – анысы мөһим түгел... Менә быел кар аз һәм Мөслим пычрак тоела, кар ак булмагач, ямь юк...
– Карны да юыгыз соң!
– Кул кычыта инде юарга, – дип көлә Рамил Хәмзә улы. – Без юлларга ком түгел, реагентлар сибәбез – бу кыйбаткарак төшә, әмма чистарак та. Мөслимдә 40 чакрым тротуар бар. Әмма иртәнге сәгать алтыга кадәр бөтен тротуарлар, бөтен юллар чистартылган булырга тиеш. МУП командасы эшли (60 берәмлек техника). Чистарталар да, яшелләндерәләр дә. Безнең барлык балалар да МУП аша үтә – өлкән сыйныфларда алар яшелләндерүдә эшли. 5 тән 10 мең сумга кадәр акча алалар, яртышар көн эшлиләр – агач һәм чәчәк утырталар, аларны карыйлар, себерке дә, китмән дә тота беләләр. Бездә вандаллык юк, чөнки бөтен нәрсә үз кулыбыз белән утыртыла.
Менә хастаханәне ремонтладык. Моңа республиканың 200 миллион сум акчасы тотылды, җиһазлар сатып алуга 50 миллион сумны исә иганәчеләрдән таптык. Башка беркайда дә мондый җиһазлар юк! Кечкенә генә Мөслимдә – һәркайсы 5–6 миллион сумлык, эксперт класслы УЗИ аппараты, ФГДС аппараты, 16 миллион сумлык санлы рентген җайланмасы. Тагын әле физиоҗиһазлар да бар – стационар һәм поликлиника системасы тулысынча көйләнгән. Миңа шундый эшләр эшләү, иганәчеләр табу ошый. Аллаһы Тәгалә җанга якын проектларга акча да, көч тә бирә.
ИГАНӘЧЕЛЕК ЯРДӘМЕ БУЛАРАК – ҮЗАРА САЛЫМ
– Тагын бер искиткеч нәрсә – үзара салым бар бит. Күп кенә районнар моңардан актив файдалана.
– Мин үзара салымны да күпмедер дәрәҗәдә халыкның иганәчелек ярдәме, дип саныйм. Без бу проектны республикада беренчеләрдән булып башладык. Башта мине бик нык ачуландылар: «Син нигә халыкны талыйсың?» – дигән сүзләрне дә ишеттем. Мин исә: «Егетләр, юллы буласыбыз килсә, һәрберебездән берәр мең акча җыярга кирәк, шуларның һәркайсына тагын дүртәр мең өстәләчәк бит. Булдыра алсагыз, булышыгыз!» – дидем. Халык хуплады һәм үзе биргән бер мең акчасы өчен нәтиҗәне күреп сөенде: юл бит салынды. Хәзер без иң ерак урыннарда да юлларны ясадык инде, һәр ишегалдына барып җиттек. Әйе, хаталар да булды. Әмма без тәҗрибә тупладык, халык боларның барысы да аларның көнкүрешләрен яхшырту максатыннан эшләнүен аңлады.
Былтыр бер авылда юл ачканда, бик аз кеше килде. Мин гаҗәпкә калдым: нигә килмәгәннәр? Һәм миңа бер әби: «Улым, безнең сиңа башка бер гозеребез дә калмады!» – диде.
БЕЗ НИ ӨЧЕН ЯШИБЕЗ...
Кеше берьялгызы гына бәхетле була алмый. Шунлыктан җәмгыятьнең үсүе мөһим. Җәмгыять баеган саен, һәркемнең тормышы уңайлана бара. Кешенең башкалар белән бүлешәсе, ярдәмләшәсе килә. Авылларда без социаль проектларны тормышка ашырабыз – күп балалы гаиләләргә берничә йорт сатып алдык, инвалидларга, ялгызларга ярдәм итәргә тырышабыз. Менә бу социаль максат кешене үзгәртә. Аның башка фикерләре, башка идеяләре туа башлый... Ул инде бөтен бәхетсезлектә дәүләтне гаепләми, ә уйлана: процесста аның үзенең роле нинди соң? Мәсәлән, Шуган һәм Шуран авылларында кайчандыр Ык елгасы аша күперләр булган. Алар җимерелгән. Ремонтларга кирәк. «Әйдәгез мин үземнең командам, техникам белән киләм, ә сез, бер 100 кеше тупланып килегез дә, совет чорындагы кебек бергәләп өмә оештырыйк...» – дидем. Җыелабыз икән – төзибез, юк икән – төземибез. Булмады, күперне ремонтламадык. Бер яктан, нәрсәдер эшләргә кирәк, ә икенче яктан, кем эшләргә тиеш соң моны?
ПРОЦЕССТА КАТНАШУЧЫЛАР
Әгәр халыкка аңлатмыйсың икән, ул кайдандыр кемнеңдер килүен һәм эшләп бирүен көтәчәк, һәм нәтиҗәдән канәгатьсезләр дә һәрвакыт булачак. Ә менә инде алар үзләре процесста катнаша икән, бөтенләй башка мөнәсәбәт. Менә яр буе – аны мөслимлеләр төзеде. Авыллардан килделәр. Хәтта пенсионерлар, йога яратучылар җәмгыяте дә килеп, үзләренә эш бирүне үтенде. «Арыдыгызмы?» – дип сорыйм. «Юк! Ә киләсе елга нәрсә эшлибез?» – дип, үзләре миннән җавап көтә.
Без республикада иң озын яр буен ясап куйдык. Әмма эш озынлыкта да, анда нәрсәләр урнашуда да түгел. Эш безнең моны барыбыз бергә эшләп куюыбызда. Чөнки без биредә яшибез.
Канәгатьсезләр һәрвакыт бар – алар аз, әмма бик актив һәм «җәмгыять вәкилләре». Аларга көчне сарыф итәргә кирәк түгел – дөньяны үзгәртергә теләүчеләргә таяну зарур, һәм шул чакта ул чынлап та үзгәрәчәк. Сукранучыларга нәрсәнедер аңлату файдасыз. Аларның бурычы – булдыру түгел, тәнкыйтьләү генә бит. Аларны Аллаһы Тәгалә шундый итеп яраткан, баланс өчен андыйлар да кирәк.
НОРМАЛЬ ГЕРОЙЛАР
Шуңа күрә безнең өчен һәркем кадерле. Инфраструктураны булдыру мөһим – ул кешеләрне үзенә җәлеп итәчәк. Әгәр без шартлар тудырмыйбыз икән, алар китәчәк. Практика шуны күрсәтә: кешеләр китә дә, буш, үле шәһәрләр кала. Авыллар турында әйтеп торасы да юк. Мин шуны аңладым: тарихы булмаган, совет чорында ясалма оештырылган авыллар юкка чыга. Мәсәлән, Карл Либкнехт исемендәге авылда бер кеше яши. Бернишли дә алмыйсың! Миңа, район башлыгы буларак, безнең юкка чыкмавыбызны кайгырту мөһим. Миңа үз гомеремдә ташландык йортларны күрергә язмасын иде. Шунлыктан уңайлы шартлар тудыру зарур. Биредә туарга, аннары белем алырга һәм кабат туган җиреңә әйләнеп кайтырга, уңышка ирешергә – мин менә моны каһарманлык дип саныйм. Районнан читтә дә зур уңышларга ирешкән якташларыбыз шактый күп, алар белән дә горурланам. Алар Мөслимне данлый, таныта. Бирегә әйләнеп кайткан геройлар да бар, мәсәлән, Илгиз Исламов, ул – безнең мактаулы гражданин. Мөслимдә яши, биредә туган, әйләнеше миллиард сумнан арткан «Агромастер» предприятиесен төзегән кеше. Анда 300 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 40‑70 мең сумны тәшкил итә. Мондый кешене ничек хөрмәт итмисең ди инде?! Шунлыктан мин алардан – үз каһарманнарыбыздан – уңышка килү тарихларын балаларга батырлык дәресләрендә сөйләүләрен үтенәм. Бу матур һәм бәхетле урында яшәп, күп нәрсәгә ирешеп булганны сабыйларның балалар бакчасыннан ук аңлап үсүе бик мөһим.
– Шунлыктан сезнең балалар бакчаларыгыз – бәхетле, мәктәпләрегез матурмы?
– Мин шулай дип уйлыйм. Бу – туган җиребез бәхете хакына уртак тырышлык, уртак хезмәт нәтиҗәсе. Шәһәрдә нәрсә бар? Бернәрсәгә дә вакыт җитми. Биредә исә вакыт дигән байлык бар. Сәламәтлек һәм вакыт – безгә Аллаһы Тәгалә бүләге. Биредә без тынлыкны ишетәбез, вакытны ишетәбез – менә шул бәхет тә инде.
УКУ, КҮРҮ, ИШЕТҮ, ТОЮ
– Мөслим китапханәсенә кердек. Шундый уңайлы, рәхәт – телефон һәм Интернет турында онытып, укып утырасы гына килә. Сез, мөгаен, укырга яратасыздыр?
– Китап уку ул – җан рәхәте. Мин дини китапларны да, матур әдәбиятны да укыйм. Менә әле күптән түгел Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын кабат укып чыктым һәм бер хыял пәйда булды... Әбүзәр Гәрәевич портретын безнең докторларга кычкырып укыйсым килә – табиб һөнәренең акча эшләү мөмкинлеге түгел, бәлки табигый сәләт, күңел халәте икәнен алар да аңласын иде. Моны аңламыйсың икән, син беркайчан да бәхетле булмаячаксың. Һаман кая да булса йөгерәчәксең... Без бит чабыш атлары түгел. Без күрә, ишетә, тоя алабыз.
– Ә сезнең күрергә, ишетергә, тоярга вакытыгыз каламы соң? Һәм гомумән, шәхсән үзегез өчен вакытыгыз каламы?
– Кала. Иртәнге намаздан соң бассейнга барам. Эштә хезмәткәрләремне дә тулы көчләренә эшләтергә тырышам, алар да үссеннәр, дип, кайбер вәкаләтләрне тапшырам. Минем киңәшчеләрем, дусларым күп, алар ярдәм итә, киңәш бирә. Мин аларның һәркайсына рәхмәтле.
Вакытны бушка үткәрергә яратмыйм. Бик каты арыган булсам да, китап укыйм. Безнең фани тормышыбыз бик кыска бит. Шуңа күрә аны мөмкин кадәр дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдаланырга кирәк. Мин 5‑6 сәгать йоклыйм. Кышын чаңгы шуам, җәен уйлана-уйлана сәйран кылып йөрүдән һушланам... Урманны, табигатьне, утны, суны яратам. Төзү эшләрен. Балаларымны, гаиләмне, әти-әниемне. Әнием минем өчен аккумулятор батарейкасы кебек. Ул миңа көч-куәт бирә. Йомшак күңеллелек, ярата белү – әниемнәндер, әтиемнән исә хезмәт сөючәнлек сәләте күчкән. Аңа быел 70 яшь тулачак, ул әле һаман бер урында тыныч кына утырып тора белми. Бер ир туганым – биредә, сеңлем – Казанда. Бер балам Казанда укый, калганнары әле үзебезнең янда.
МИЛЛИ ИДЕЯ КИРӘК
– Өйдә иминлек булса, эш тә җай барамы?
– Проблемалар бар. Авылларда вазгыять катлаулы. Халык картая, яшьләр китә. Статистика шуны күрсәтә: 150 кеше туа, 300 кеше үлә, гәрчә без озын гомерлеләр саны буенча беренче дистәгә керәбез. Хатын-кызлар уртача 83 яшькә кадәр яши. Әмма ир‑атлар иртә үлә. Без аларга тормышның хәмерсез дә бик матур икәнен берничек тә аңлата алмыйбыз. Үткән ялларда гына да шул сәбәпле биш кешене югалттык. Сәбәбе 90 нчы елларга барып тоташа. Эшсезлек, акчасызлык кешеләрне эчтән какшатты, халык эчкечелеккә сабышты. Хәзер шул заманның нәтиҗәләрен күрәбез – бу инде чиргә әйләнде.
– Котылу юлы бармы соң?
– Милли идея кирәк. Миңа финнар ошады – алар үз алларына 30 ел эчендә сәламәт милләт тәрбияләү максатын куйганнар. Моңа кадәр финнарның 60 проценты тәмәке тартса, хәзер ирләрнең 13%ы, хатын-кызларның 23%ы гына тарта. Чөнки алар башта тарта торган хатын-кызларга игътибар бирмәгән, ир-атларны сәламәтләндерү белән генә шөгыльләнгән. Хәтеремдә, кардиоүзәктә аның 75 яшьләрдәге җитәкчесе белән сөйләшкән идек. Ул: «Спортзалда үткәрергә тиешле 326 сәгать вакытымны инде күптән үтәдем», – диде. Спорт заллары – финнар өчен норма, алар тәүлек буе эшли.
Без дә спортка өстенлек бирәбез. Мөслимлеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, чаңгы шуа, велосипедта җилдерә – боларны мин көн саен яр буенда күреп торам.
Киләчәктә хезмәт күрсәтүне яхшыртачакбыз: халыкны тәмле ашатачакбыз, тәмле күчтәнәч бирәчәкбез. Кечкенә кафелар төзергә кирәк. Бездә әле туристлык индустриясе тиешенчә үстерелмәгән, чөнки без кешегә матур итеп хезмәт күрсәтә белмибез. Мөслим тирәсендәге шәһәрләрдә миллионга якын кеше яши, һәм алар барысы да безгә ял итәргә килә ала, без кабул итәчәкбез – нормаль шартларда, матур урында. Килгән кеше тәмле итеп сыйлансын, мөслимдәгечә генә каклана торган казны күчтәнәчкә алып китсен һәм үзен биредә ничек шәп каршылаулары турында башкаларга да сөйләсен иде. Биредә бит – искиткеч табигать. Шәһәрдә – ыгы-зыгы, боларның берсе дә юк.
Шунлыктан күңел авылга тартыла да, безгә авыл җирлеген саклап калырга кирәк. Әмма милли программа булмагач, әлегә авылларны саклау буенча зур бурычлар куелмый. Авылларны саклап калу буенча иллюзияләрем юк. Россия бик зур. Минемчә, районнар арасында зур булмаган сәнәгать мәйданчыклары булуы кулай. Кеше 20‑30 минутта барып җитсен, эшләсен һәм кире өенә кайтсын. Бу шәһәрләрне бушатыр, авылларга җан өрер иде.
АШ-СУГА КАГЫЛМАГАН КИҢӘШЛӘР
– Нәтиҗә ясыйк: гадәти районны ничек алдынгыга әйләндерергә? Акчаны кайдан алырга? Моңа ирешкән район башлыгыннан берничә киңәш.
– Акча һәрвакыт бар ул, аны дөрес файдалану мөһим. Мөмкин булмаганны эшләп булмый. Хәзер иң мөһим урын кайда – акча шунда җибәрелергә тиеш.
Без мәктәп һәм хастаханәләрдән башладык. Мәктәпләрне ремонтлау программасы кысаларында «бездән китсен – иясенә җитсен» кенә дип түгел, матур итеп ремонт ясауга күчтек. Укытучы һәм балаларның күзе яна башлады, сәламәт ярыш рухы пәйда булды.
Хәзер медицинада – кадрлар кытлыгы, бездә исә поликлиникада штат 97%ка, ә стационарда 99%ка тулы. Чөнки без хастаханәне ремонтлап кына калмадык, тулы бер чаралар комплексы эшләдек: студентлар белән очрашу, үз абитуриентларыбызны әзерләп, аларның бирегә кайтуын тәэмин итү. «Земский доктор» программасы буенча биш елга гына кайтсалар да яхшы, чөнки 70 процент чамасы барыбер бөтенләйгә калачак. Кеше үзенә уңайлы, рәхәт булган җирдә яши.
Җаваплылыкны үз кулыңа алу мөһим. Мәсәлән, моннан ике ел элек безгә «Август» компаниясеннән делегация килде. Алар Татарстанда үзләренең заманча авыл хуҗалыгын үстерү буенча яхшы инвестицион программаларын гамәлгә кертеп булырлык мәйданчык эзли иде. Мин аларны дүрт сәгать буе Мөслим буйлап йөрттем. Парклар, мәктәпләр, китапханә, балалар бакчалары – аларга бөтен социаль структураны күрсәттем. Аннары: «Александр Михайлович, төшке аштан соң кырларны һәм фермаларны карарга барачакбыз», – дидем. Ә ул: «Юк! Җитте! – ди һәм үз хезмәткәрләренә борылып: – әгәр район үзәге шундый икән, безнең бурыч – авыл хуҗалыгын да алардан калышмаслык дәрәҗәгә җиткерү!» Һәм шул ел ярым эчендә алар 2 миллиард сум акча кертте! Кечкенә генә Мөслимгә – ике миллиард сум! Һәм, минемчә, без хәзер игенчелек тармагында иң алдынгыдыр. Без элек 80 мең тонна ашлык алсак, хәзер 150 мең тоннага якын ашлык җыябыз. Ике тапкыр күбрәк!
Барысын да этаплап эшләргә кирәк.Әйе, терлекчелек буенча проблемалар бар. Әмма бүген «Август» компаниясе яңа мегакомплекс төзелешен башлады һәм 1 миллиард 200 миллион сум акча кертә. Бу безнең өчен акылга сыймаслык саннар. Алар ни өчен безгә акча кертә? Чөнки аларга безнең уңайлы мохит ошый. Без төзекләндерүдән макроэффект алдык.
Россиядә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча «Россельмаш»тан соң бишенче булган «Агромастер» компаниясе бүген «Татарстан» сериясеннән Т‑360 тракторлары проектына алынырга ниятли. Аларның конструкторлары – бөтен конструкторлар арасында элита. Конструктор үзенә уңайсыз булган җирдә яши алмый. Шунлыктан биредә яшәячәк.
– Сез ничек уйлыйсыз, мөслимлеләр сездән уңдымы?
– Мин мөслимлеләрдән уңдым. Бу – минем ватаным. Аларның мине ишетүләре – зур бәхет. Аларның миңа ышанулары – зур бәхет. Халыкның минем арттан иярүенә дә бәхетле мин. Монда тууым һәм биредә файда китерә алуым белән бәхетле.
Быел без Бөтенроссия авыл сабан туен үткәрәчәкбез. Бер федераль җыен – Мәскәүдә, икенчесе – Мөслимдә. Мин моның зур җаваплылык икәнен аңлыйм. Һәм безгә уңайлыклары булган авыл көнкүрешенең нинди булуын күрсәтә алу бик кадерле. Без үзгәрәбез, үсәбез. Мөслимнең шигаре: «Традицияләрне саклап, без иң яхшы, заманча бурычларны тормышка ашырабыз». Хак сүзләр, без трендта булырга тиеш.

БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
- Мөслим казы – 1 данә;
- алма – 6 данә;
- кара җимеш – 300 г;
- тәменчә тоз;
- аджика – 1 кечкенә банка.
Турыйбыз!

Тутырабыз!

Болгатабыз!

Сылыйбыз!

Куябыз!

Пешерәбез!

Алабыз!

Бизибез!


Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий