Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Олег Третьяковтан марича бизнес-ланч

Олег Третьяковтан марича бизнес-ланч

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында «Татарстан» журналының редакция кухнясы төрле милләт аш-сулары белән яхшырак танышырга карар кылды. Әлеге тәмле юлда беренче булып мари кухнясы очрады. Һәм юкка гына түгел. Татарстан марилары – иң тәртипле, төгәл халык. «Марича бизнес-ланч көтәчәк – сыйланырга әзерләнә торыгыз», – дип әйткәннәр икән, димәк, шулай булачак та!

05 мая 2021

 
МАРИЧА ТЫЛСЫМ-МОГҖИЗА
Корсак, кашык һәм алъяпкычлар – барысы да тулы әзерлектә. Тик соңгысының кирәге чыкмады – «Татарстан Республикасы мари­ларының милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Олег Третья­ков милли киемдәге ярдәмчеләре белән бергәләп өстәлгә әкияттәгедәй тылсымлы ашъяулык җәеп җибәрде, ә анда исә бер‑бер артлы иң атаклы мари ашлары пәйда була башлады. Кайнарлар, яңа пешкәннәр. «Та­тарстанга» исә татып карап, мактый-мактый ашыйсы гына калды. Әле тагын язып та ба­рырга кирәк‑мари ашамлыкларының атама­лары бик үзенчәлекле шул.
ПОДКОГЫЛЬО
Уң яктан киләбез. Безгә украиннар­ның эремчек пилмәненә охшаган ризык күз кыса. Тик бу эремчек пилмәне түгел.
– Бу – подкогыльо, – ди Олег Александро­вич, зур пилмәнне урталай бүлеп, эчендә­ге эремчеген күрсәтә-күрсәтә. – Эчлеге төрле булырга мөмкин – бәрәңге, җиләк яки гөмбә. Болар һәр мари гаиләсендә элек-электән булган нәрсәләр, чөнки хал­кыбыз һәрвакыт сыер асраган, бәрәңге үс­тергән, урманда гөмбә, җиләк җыйган.
– Варениклар бит инде! – дип шатлана вегетариан фотографыбыз.
– Подкогыльо! – дип төзәтеп куя аны марилар башлыгы. – Йошкар-Олада хәт­та «Подкогыльная» дип аталган ашханә дә бар. Казанда элегрәк «Пельменная»лар булган кебек, хәтерлисезме?
Ничек инде хәтерләмисең ди! Әбҗәлилов урамындагы «Пельменная» ашханәсендә безнең пилмәнле студент яшьлегебез узды. Хәзер яшьлек тә, «Пельменная» да юк…
Сагышлы истәлекләргә чумарга ирек бирмичә, карашны күрше тәлинкәгә юнәлтәбез – анда әлеге дә баягы подко­гыльога охшаган, тик кызарып пешкән читләре генә башкарак ниндидер ризык хуш ис тарата.
– Кугече когыльо, – дип аңлата Олег Алек­сандрович. – Сезнеңчә бөккән инде. Алар­ның да эчлеге төрле була. Ит белән, балык, гөмбә, ярма белән дә пешерәләр…
Телеңне йотарлык!
 
mar3
– Подкогыльо! – дип төзәтеп куя аны ма­рилар башлыгы. – Йош­кар-Олада хәтта «Под­когыльная» дип аталган ашханә дә бар. Казанда элегрәк «Пельменная»лар булган кебек, хәтерли­сезме?
 
 
5
mar4
МАРИ ИСЕМНӘРЕ
Хатын-кызлар: Эрви, Саскави, Шэрви, Салика, Чачави, Айвика, Чинча­вей, Санды, Йэнай, Пикэ­най, Сэйлан, Уоснай.
Ир-атлар: Эчан, Онтон, Изэрге, Кугэрге, Чолпан, Чокай.

 УСПУСМАК ҺӘМ КУЗЫКМАК
Мари табынының сул ягы... татар ашларын хәтерләтә.
– Таныш булыгыз кизыкмак! – ди Олег Александрович, бәрәңге боламыгы кыстырылган аппетитлы җәймәләрне камера кар­шында әйләндергәләп.
– Кыстыбый инде, – күрәсең, безнең фотограф бүген маричадан тәрҗемәче булып эшли.
Успусмак, – дип күз кыса Татарстанның баш марие, һәрберебезгә өч почмаклы бөккән тоттырып. Анысының татар өчпочмагыннан бердәнбер аермасы – эчлегенә кабак өстәлү.
Тәме исә егылып китәрлек!
Пәрәмәч! Мари пәрәмәче татар пәрәмәче түгел ул сезгә. Ул ачы камырдан, пешкән бәрәң­ге, атланмай, каймак, йомырка белән әзерләнә һәм эремчеге күбрәк булырга тиеш. Марилар эремчекне бик ярата.
– Табынның төп бизәге – бәлешме? – дип, ур­тадагы искиткеч матур булып пешкән, бик тәм­легә дә охшаган таныш түгәрәк ризыкка ымлый­быз.
Палыш тышкы яктан татар бәлешен хә­терләтә, – ди аш‑су остабыз. – Тик гадәттә эченә ярма (кемгә ниндие ошый, катгый кагыйдәсе юк), үрдәк ите һәм һичшиксез кабак салына. Кабаклы эчлек бик йомшак, нәзакәтле килеп чыга.
Кавун, – дип, фотографыбыз мари телен шәп белүен күрсәтә. – Мин бу сүзне мари авы­лында ишеттем. Мариларның яраткан яшелчәсе ул, алар бөтен нәрсәгә кабак өсти.
– Әйе, без кавунны яратабыз, – дип җөпли героебыз. – Аннан кавун немыр бик тәмле килеп чыга. Кабак боткасы ул.
 
mar2
Десертка «Марий чон» концерты «бирелде».
 
КОМАН МЕЛНА
Өстәл уртасында аеруча үзенчәлекле ризык­лар, башка беркемнекенә дә охшамаган мари ашлары. Тыңлый-тыңлый татып карыйбыз.
Олма когыльо – арыш оныннан пеше­релгән алма бәлеше – чын мари ризыгы, – дип, аны кисәкләргә бүлә Олег Александрович. – Ә монысы – коман мелна – төче камырлы кабартма белән эремчектән манный ярмасы һәм йомырка кушып ясалган ике катлы, ә еш кына өч катлы ашамлык. Кайчагында кабартма­ларга тары йә солы боткасы, ә кайвакыт эрем­чек ягыла. Коман мелна табынга куас белән бирелә. Кайбер гаиләләрдә, тимер савытта сөт кайнатып, атланмай өстиләр һәм кабартма­ны шуңа манып ашыйлар.
Шәңгәләр туган көннәргә, юбилейларга, туйларга – барлык бәйрәмнәргә пешерелә. Шәңгәләр бәрәңге яки эремчек белән була.
Ә менә, рәхим итегез, марича балык – Кÿк­тымö кол. Эченә кишерле суган тутырылган. «Татарстан» журналы өчен Чулманнан махсус тотылган балык бу.
7
Марича бизнес-ланчның төзүче-авторлары.
 
МАРИЙ ЧОН
Марилар «татарстанлыларны» Халык­лар дуслыгы йортында сыйлады. Десертка исә «Марий чон» концерты бирелде. «Озан Мари» ансамбле җыр белән дә кунакларның күңелен күтәрде, үзләренең данлыклы» си­гезле» биюен дә күрсәтте. «Марий чонның» мари рухы дип тәрҗемә ителүе һич тә юкка түгел.
«Татарстанда мари халкы ничек көн күрә?» дигән сорау Олег Александро­вичны елмаерга мәҗбүр итә:
– Без бит монда борын-борыннан яшибез. Шәхсән үзем Әгерҗе районының Күләгәш авылында гомер кичерәм. Минем әти‑әнием дә шунда яшәде, һәм җиде буынгача барлык ата-бабаларым шунда туып-үскән. Татар тарихын карагыз – ул тарих марилар­дан башка була алмый да. Тарихчы Альберт Халиков 10–15 мең ел элек кабиләләрнең чал Урал тауларыннан төшүе турында язган иде. Һәм алар монда да, тегендә дә урнашып кала. Болар – фин‑угыр кабиләләре: арлар (вотяклар), чирмешләр, болгарлар... Татар халкының борынгы бабалары – болгарлар, мариларныкы – чирмешләр, удмуртларны­кы – арлар. Без элек-электән монда тату яшәгәнбез.
 
КУШТАЛТЫМАШ
Чирмеш марилар нинди ул? Үз халкы­гызны ничегрәк тасвирлап бирә аласыз?
– Сугышчылар алар. Чирмешләр һәрвакыт оста сугышчы була. Чирмеш гаскәрләре бол­гар ханнарына да, Казан ханлыгы чорында да хезмәт итә. 1552 елда чирмеш гаскәрлә­ре Казанны яклый. Бүген без бии торган «сигезлене» дә чын мари хәрби сәнгате дип атыйлар. Бу сезгә сәхнәдәге шырдый- бырдый гына бию түгел. Чирмеш сугышчы­лары «кандыра» – «сигезле» биюен, үкчәгә баса-баса, сигезәр-унар сәгать бии алган һәм ару‑талу белмәгән. Ә хәзерге спортчы­ларга карагыз әле! Әйтик, боксчыларга! Алар берничә минут бокслашып ала да рәтләре бетә, тизрәк почмакка чүгәли. Чыдамыйлар. Ә чирмешләр волынка көенә менә шулай, кара‑каршы килеп бии... – Олег Александро­вич үкчәләрен шакылдата-шакылдата биеп җибәрә... – Һәм каршыдагы дошман чир­мешнең киләсе хәрәкәте нинди булачагын аңлый алмый аптырап калган. Әллә уңга борылачак, әллә сулга китәчәк... Сугышчан хәйләкәрлегебез әнә шуннан гыйбарәт бул­ган.
Мариның «хәрби хәйләкәрлеге» фотоап­паратка һөҗүмгә күчте һәм камера хуҗасы­ның башын әйләндереп алды. Олег Треть­яков һәм «Татарстан» журналы фотографы Александр Ефремов башкаруындагы дәртле «кандыра» «сигезлесен» protatarstan.ru сай­тыннан карагыз.
АВЫЛ ЯШӘСӘ, ТЕЛ ДӘ ЯШИ
Саубуллашкан арада Татарстан марилары мохтарияте төбәк иҗтимагый бүлеге рәисе мариларның туган телләрен ничек саклавы турында да сөйләде.
– Туганда ук безгә бирелгән ана теле ул. Без үзара шул телдә сөйләшәбез, җырлыйбыз. Беркем дә, беркайдан да килеп, махсус өйрәт­ми. Һәр авылның үз диалекты бар һәм, авыллар яшәгәндә, алар сакланачак. Авыл яшәсә, тел дә яши. Ә зур шәһәрләргә китәбез икән, тел юга­ла, юкка чыга, мәдәни мохиттә эреп бетә. Зур шәһәрдә телне һәм гореф-гадәтләрне сак­лап калу бик авыр. Әмма шулай да без тыры­шабыз. Ә мариларның элекке исемнәре нинди матур! Мәгънәле дә алар, өстәвенә, авазлар шундый ярашкан, җырлап тора: Саскави, Ча­чави, Извай, Айвика, Эрвика кебек... Боларны югалтырга ярамый, авылларда моны яшәтәләр әле, буыннан-буынга күчерә-күчерә саклый­лар. Тел – безне үткәнебез, ата-бабаларыбыз, хәтер белән бәйли торган нәрсә, һәм ул безне хәзерге көндә бергә яшәтеп, халкыбызның киләчәктә үсешенә өмет бирә. Дөньяда халык­лар күп, һәркемнең үз тарихы һәм һәркайсы үзенчәлекле, кызыклы һәм тиңдәшсез – нәкъ менә бүгенге табыныбыз кебек. Килешәсезме?
Шулай булмыйча соң!
 
 
1 Подкогыльо1_подкогольо
2 Кугече когыльо2_Кугече когольо
3 Кизыкмак3_кизыкмак
4 Успусмак4_Успусмак
5 Палыш5_Палыш
6 Олма когыльо6_Алма когольо
7 Кÿктымö кол7_Куктымё кол
 
МАРИ АШЛАРЫ СҮЗЛЕГЕ
ПОДКОГЫЛЬО – ЭРЕМЧЕК ЯКИ БӘРӘҢГЕ, ГӨМБӘ ЯИСӘ ҖИЛӘК ЭЧЛЕКЛЕ ПИЛМӘН.
КУГЕЧЕ КОГЫЛЬО – ИТЛЕ-ЯРМАЛЫ БӨККӘН.
КИЗЫКМАК – ЭЧЕНӘ БӘРӘҢГЕ БОЛАМЫГЫ КЫСТЫРЫЛГАН ТӨЧЕ КАБАРТМА.
ОЛМА КОГЫЛЬО – АРЫШ ОНЫННАН АЛМА БӘЛЕШЕ.
ПЭРЭМЕЧ – БӘРӘҢГЕ, АТЛАНМАЙ, КАЙМАК, ЭРЕМЧЕК, ЙОМЫР­КА ҺӘМ ШИКӘРЛЕ ЭЧЛЕК САЛЫНГАН КАБАРТМА.
КОМАН МЕЛНА – МАННЫЙ ЯРМАСЫ БЕЛӘН ТӨЧЕ КАМЫРДАН ӨЧ КАТЛЫ БӘЛЕШ.
УСПУСМАК – ЭЧЛЕГЕНӘ ИТ, БӘРӘҢГЕ ҺӘМ КАБАК САЛЫНГАН ӨЧ ПОЧМАКЛЫ БӨККӘН.
ШАНЕЖКИ – БӘРӘҢГЕ ЯКИ ЭРЕМЧЕКЛЕ КАБАРТМА.
ПАЛЫШ – ЭЧЕНӘ ЯРМА, ҮРДӘК ИТЕ ҺӘМ КАБАК САЛЫНГАН ТҮГӘРӘК БӘЛЕШ.
 
 
 
Татьяна Вафина
 
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: