Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Венера Ганиева сыйлый: пәрәмәчнең дә пәрәмәче!

Венера Ганиева сыйлый: пәрәмәчнең дә пәрәмәче!

«Редакция кухнясы»на милли ризык әзерләргә килгән иң җиңел аяклы кеше Венера Ганиева булды, дисәк, ялгышмабыз. Без аның белән «Татар утары»нда төшке аш ашарга гына килешкән идек, әмма ул килеп керде дә, шунда ук һәммәбезне үзе пешергән пәрәмәчләр белән сыйларга теләвен белдерде. Шәһәр уртасындагы атаклы ресторанның штаттагы поварларына телне йотарлык милли ашның әзер булуын көтәргә генә калды. Безгә дә, билгеле! Венера ханым пәрәмәчләрне әзерләгән арада безнең белән әңгәмә корырга да, җырлау осталыгы буенча мастер-класс бирергә дә өлгерде.

17 мая 2017

1_1_%d0%b7%d0%b0%d1%85%d0%be%d0%b4%d0%bd%d0%b0%d1%8f-_%d0%b8%d0%bb%d0%b8-%d1%8d%d1%82%d1%83
ГАДИ ИДЕЛӘР, СУПЕР БУЛДЫЛАР

– Һәр хуҗабикәнең иң оста әзерли торган сые була. Минем пәрәмәчләрем шәп килеп чыга, – дип сөйләп китте Венера Әхәтовна, камыр баса-баса. – Баштарак алар гади пәрәмәчләр генә иде, ә көннәрдән бер көнне Равил Шәрәфиевнең улы Вил аларны суперпәрәмәчләр дип атады. Күрәсең, бик ошаткандыр инде...


Мин пәрәмәчне итле фарш һәм төелгән бәрәңге белән аерым-аерым әзерлим. Кыздыруны түгел, ә мичтә пешерүне кулайрак күрәм – болай иткәндә, тәмлерәк тә булып чыга, файдалырак та.


Шулай итеп, бездә бүген Венера Ганиевадан милли аш бәйрәме!
2-1
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
Камыр өчен:

 
Эчлек өчен:

 

ӨЙРӘТЕРГӘ ЯРАТАМ


・ Сыер итеннән булган фаршка мин тагын тавык мае кушып җибәрәм ・ алай пәрәмәчнеңэчлеге йомшаграк булып китә тәме дәтатлырак була. Бәрәңге пәрәмәчләрен аерым әзерлим. Бу ・ мин үзем уйлап тапкан ризык! Тагын шуны да әйтәсем килә мин беркайчан да камырны пычак белән кисмим, кул белән генәэш итәм, аннары җәям. Бәрәңге пәрәмәчләре белән дәшулай ук бар эш. Аныңбер нечкәлеге бар ・ төелгән бәрәңгене камырга нәкъ менәкайнар вакытында ягарга кирәк.


1_%d0%bf%d0%be%d1%81%d1%8b%d0%bf%d0%b0%d0%b5%d0%bc


img_0454


・ Әүзеңпешерергәяратасыңмы? ・ дип кырыслана төшеп сорап куя кинәт Венера Әхәтовна.


・ Ну... Сирәк кенә.. Камыр ризыгын әзерләүозакка сузыла торган эш бит ул, ・ дип, каушап калам. Журналистныңэше ・ әңгәмәдәшне сорау утына тоту бит, әмонда Венера Әхәтовна тотты да дилбегәне үз кулына алды. Әмин сорау алуга һич әзер түгел идем!


・ Кит инде, озак дип, бер сәгать инде! Әйдә әйдә өйрән камыр әзерләргә・ дип, Венера Әхәтовна, остазлык методларын куллануга кереште. ・ Ал әле, уклауны, бергәләп җәябез, әйдә Мин сезне күз ачып йомган арада өйрәтәм, өйрәтергәяратам мин...


・ Нәкъ менәшуңа укытучы булып киткәнсездер дәинде, дип кызыксынам.


・ Анысы да бардыр. Опера җырчысыныңиңнәтиҗәле һәм югары кимәлдәэшли торган чоры ・ 20ел тирәсе. Аннары безне иҗади ялга озаталар. Мин үзем инде пенсионер булып исәпләнсәм дә Опера һәм балет театрында эшләвемне дәвам итәм, кешеләргәкирәкле буласым килә файда китерәсем. Укытучылык эше дәүзенәйолып алды ・ мөгаен, бу һөнәргәмәхәббәтне үз педагогларым тәрбияләгәндер. Алар бит никадәр йолдызларны тәрбияләгән шәхесләр! Опера җырчылары консерваторияне тәмамлаганда, дипломнарындагы «квалификация» дигән графага «җырчы» дип кенәтүгел, ә«педагог» дип тәязыла. Шулай булгач, без беркайчан да эшсез калмаячакбыз: опера карьерасы төгәлләнсә иҗади эшчәнлекне укытучы буларак дәвам итәргәмөмкин. Укыту бит ул ・ үзе дәчын иҗат, ул хәтта кайсыдыр ягы белән кызыклырак, мавыктыргычрак та әле хәтта. Укучыларым белән мин чын-чынлап горурланам. Сине кыен хәлгәкалдырмыйча, һәртөрле бәйгеләрдәлауреат исемен яулый алырдай, атказанган исеменәлаек булырдай укучылар тәрбияләү・ педагог өчен бу зур бәхет.


%d0%b2%d0%b5%d0%bd-2


・ Әсезнеңатказанган исеменәлаек булган укучыларыгызны санап караганыгыз бармы?


・ Күп алар. Лилия Муллагалиева, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов, Алсу Хәбибуллина, Сирина Вахитова... Күп инде...


・ Студентлар сезгәбөтен Россиядән киләләр, дип беләм...


・ Әйе. Әле менәбыел Нефтюганскидан һәм Уфадан талантлы егетләр һәм кызлар килде, барлыгы 19 кеше. Яшермим, педагог эше миңа зур ләззәт китерә чөнки 35 еллык эш тәҗрибәм бар, мин аны кая куйыйм инде, йә Үземдәяшереп саклыйммы?! Вокал буенча осталык серләрен?! Аларны бит кемнәргәдер күчерәсе килә бүлешәсе...


«Йолдызлар фабрикасы» проектыныңяңа катнашучылары пәйда булып тора. Яшь һәм сәләтле җырчылар бу проектка эләгергәхыяллана. Әмма минем бер шартым бар: сессияне әйбәт тапшырсыннар, дәрес калдырмасыннар, ягъни укуда мине кыен хәлгәкуймасыннар.

«БИШЛЕ» ТҮГЕЛ, «УНЛЫ»!


«Йолдызлар фабрикасы»ның концертлары – гастроль концертлары. Һөнәри юнәлешне күздә тотмыйлар алар. Шулай да яшь җырчылар өчен зур тәрбия чыганагы һәм дәрес булып торалар, дип курыкмыйча әйтә алам.


Күптән түгел генә без Балтачта булып кайттык. Мин бу концертларда үземнең укучыларымны тәкъдим итәм, ягъни сәхнәдә остаз һәм аның укучылары чыгыш ясый. Халык бу концертларга килә дә минем хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрә. Безнең махсус алып баручыбыз юк, концертны мин үзем алып та барам, шулай ук үзем – сценарий авторы да, юмор остасы да. Шул рәвешле, мин, педагог буларак, халык алдында имтихан тотам. Аңлыйсыздыр, миңа бик зур җаваплылык йөкләнгән, эше дә күп, әмма мин кыенсынмыйм, киресенчә, бик рәхәтләнеп эшлим, чөнки һәр укучымны яхшы беләм. Һәрберсенә махсус әзерләнгән шигырьләр бар, укучыларымны тамашачыга шулай тәкъдим итәм. Шигырьләрне махсус якын дустым Рәзинә Сәетгәрәева яза, ул «Йолдызлар фабрикасы»ның гимн авторы да. Тамашачыга әйтәм: әйдәгез, дим, без җырчыларга билгене бергәләп куябыз, «бишле»гә җырласалар, сез кул чабасыз, ярыймы? Һәр чыгыштан соң сорыйм: йә, ничәлегә җырладылар? «Бишле» куеп буламы? Ә алар: «Җиделе куярлык! Унлы!» – дип дәррәү кубалар. Юк, мин әйтәм, бездә андый билгеләр юк, шулай да «+бишле» куярга була әле. Шуннан соң, һәр укучымны «+бишле»гә җырлады, дип бәялиләр.


ШӘЙМИЕВНЕҢ ЯРАТКАН ҖЫРЧЫСЫ


– Сезнең укучыларыгыз арасында Татарстан президентының яраткан җырчысы да бар, дип сөйлиләр. Чынлап та шулаймы?


– Әйе, дөрес, ә нишләп булмаска тиеш, ди? Мин үз заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шулай ук яраткан җырчысы булып исәпләндем. Инаугурация вакытында Алябьевның «Сандугач»ын җырладым хәтта. Опера җырчысы буларак, мин үземә күрсәтелгән бу игътибарны һәрчак зур горурлык белән кабул итә идем – республикабыз мәдәниятен иң югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге бит бу. Татарстанга дәрәҗәле кунаклар килгәндә, мин алар алдында һәрчак чыгыш ясый идем, бу бик зур җаваплылык, дигән сүз. Шулай бервакыт безгә Франциянең премьер-министры килде. Мин Штраусның «Весенние голоса» вальсын җырладым. Һәм менә яныма әлеге кунакның тән сакчысы килде дә: «Сезне Франциянең премьер-министры» чакыра, – димәсенме. Курка калдым: «Нишләп икән, – дим, – нәрсәне дә булса дөрес эшләмәдемме икән әллә?» Ә ул миңа ниндидер матур тартма бүләк итте. Минем бит инде ачып карыйсым килә, кызык, шулай да премьер-министр алдында яхшы түгел... Көчкә түздем! Аннары ачып җибәрсәм – сәгать икән. Ул сәгать миндә һаман да бар. Һәм бу тарих хәтеремә уелып калды.


Минтимер Шәрипович минем бөтен юбилейларымда да булды – 50 яшем тулганда, Сәкинә ханым белән икәүләп килеп котладылар, бик күңелем булды. Минтимер Шәриповичка рәхмәтем чиксез, мин аның ышанычын һәрчак тоеп яшәдем һәм иҗат иттем. Ә моны тою – зур җаваплылык. Шуңа да гел формада булырга тырыштым, зур сәхнәләргә чыкканда, үз хакимиятеңнең йөзенә кызыллык китерергә ярамый бит. Ә һәрчак формада булу – җиңел эш түгел... – дип елмая Венера Әхәтовна, күзне кызыктырып торган пәрәмәчләрне 45-50 минутка мичкә куйган арада.


– Ә үзегезнең яраткан ризыгыгыз нинди? – дип сорый ул арада редакциябез хезмәткәрләре.


– Хәзер күбрәк яшелчәләр ашыйм, эремчек... Гади ризык яратам. Элегрәк без бит зыянлы ризыклар белән мавыкканбыз – «Оливье» салаты, дисеңме, майонезы никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшы. Шашлык, какланган, кыздырылган азыклар. Ә минем суперпәрәмәчләремнең әле берәүнең фигурасын да бозганнары юк, – дип елмая Венера Әхәтовна.
%d0%b2%d0%b5%d0%bd-1

ЕВРОПАГА ТӘРӘЗӘ


– Консерватория тәмамлаган җырчыларның барысы да диярлек театр солистлары булырга хыяллана, әмма бик сирәкләр генә моңа ирешә. Сез ничек булдыра алдыгыз?


– Безнең курстан 14 кеше чыкты, шулардан икесе генә Опера һәм балет театрына эләгә алды. Консерватория студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен нинди дә булса шәһәрдә ярминкәләр оештырыла иде. Шунда барысы да киләләр: театр директор бозганнары юк, – дип елмая Венера Әхәтовна.


лары да, дирижерлар да, режиссерлар да... Симфоник оркестр уйнап тора, без җырлыйбыз. 5нче курста укыганда без Омскига бардык, мин анда Омск театрыныңоркестры белән җырладым. Нәкъ менәшунда хәлиткеч карар кабул ителгән дәбулып чыкты: мине үзебезнеңКазандагы Опера һәм балет театрында калдырырга, дигәннәр. Шатлыгым эчемәсыймады! 1982 елдан башлап мин опера сәнгатенәхезмәт итәм. Быел иҗади юбилеем ・ 35ел!

Опера бөтен дөньяда иңэлитар һәм югары хезмәт хакы түләнәторган сәнгать төре дип исәпләнә Әмма Россиядәниктер алай түгел. Әмма зарланасым килми. Мин операга гомерем буена лаеклы хезмәт иттем, мине беләләр, таныйлар, олылыйлар, эш хакым һәрчак әйбәт булды. Без бит Опера һәм балет театры белән «Европага тәрәзәуйдык» ・ мин шул «тәрәзәуючыларның» берсе булуым белән горурланам. «Риголетто», «Травиата», «Сивильский цирюльник», «Кармен» ・ бу спектакльләр белән без Голландиядә Франциядә Бельгиядә Португалиядәчыгышлар ясый башладык...


– Беркайчан да башка илгә күченергә, затлырак, атаклырак театр сәхнәләрендә чыгыш ясарга теләмәдегезме?


・ Юк, беркайчан да! Бу минем ватаным, мин үз урыным, язмышымнан канәгать, тормышта теләгәннәремнеңбарысын да эшли алдым. Театрдан театрга, илдән илгәкүчеп йөрергәбернинди теләгем дәбулмады. Бар андый җырчылар да, кешенеңтеләге булса, йөрсен, үссен... Менәәле яңарак кына Альбина Шаһиморатова Алтынчәч ариясен яздырды, миңа соңыннан әтисе әйтте: «Без бик күп башкаручыларны, язмаларны тыңлап чыктык, әиңошаганы сезнке булды!» Мине бу сүзләр шулкадәр сөендерде ・ иҗатыңкемгәдәбулса файда, илһам китерәалса, шуннан да зур шатлык бармы?!


ОПЕРАМЫ, ЭСТРАДАМЫ?


– Ә менә үзен тулысынча операга багышлаган җырчы ничек итеп эстрада белән мавыгып китте соң?


・ Консерваторияне тәмамлагач, мин баштанаяк операга кереп чумдым. Җырларны бик сирәк кенәяздыра идем. Баштарак мине эстрада җырчысы буларак кабул итмәделәр дә чөнки мин опера җырчысы булып исәпләнәм бит. Операда да ул чакта эстрада белән мавыгуны өнәмиләр иде. Әмма акрынлап мин тамашачы күңеленәдә эстрада сәхнәсенәдәюл таптым ・ «Туй күлмәге» җыры аша булды ул. «Туй күлмәге» мине миңа халык арасында популярлык китерде. Шулай җай гына мин җитди классик жанрдан иреклерәк дип исәпләнгән җыр жанрына күчтем. Операда да калдым, артык авырлыкларсыз гына эстрадада да үз урынымны таптым.


ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМЭКСПЕРИМЕНТЛАР ЯРАТАМ


– ...Ә аннары Татарстан эстрадасына «Үзгәреш җиле» ургылып килеп керде. Үзгәрешләргә йөз тоту – бу сезнең эш стилегез, шулаймы?


・ «Үзгәреш җиле»н без югары дәрәҗәдәбашкарып чыктык, артислар искиткеч тәҗрибәтуплады, дип исәплим. Бу аларга профессиональ яктан да үсәргәярдәм итте, минемчә мондый шәп оркестр белән эшләү・ сирәк биреләторган мөмкинлек.


– Ни өчен проектны читтән килгән коллектив белән эшләдек соң, дисезме? Оркестрны гына алыйк. Алар бит татар шлягерларының ничек яңгырарга тиешлеген, бар нюансларын барыбер тоеп бетерми...


・ Әбез нәрсәгәалай булгач?! Анда бит Мәскәүдән килгән коллектив кына эшләмәде. Башта без сайладык, тиешле яңгырашны эзләдек, состав тупладык, репертуарны әзерләдек... Менәсез ни өчен Вадим Эйленкриг оркестрына тукталдык, дип сорыйсыз... Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле»н эшләргәкирәк дигәч, без шунда ук уйларга керештек: әнинди оркестр белән? Филармониядәге Шутиков оркестрыдыр, бәлки? Әмма ул халык уен кораллары оркестры бит... Айдар Фәйзрахманов коллективымы? Әмма аларда янәдәшул милли-халыкчан стилистика... Гулишамбаровага мөрәҗәгать итәргәме?.. Бездә асылда, джаз стилендәэшли торган Лундстрем оркестрыннан, Деринг һәм Рөстәм Үтәйдән соң андый коллективлар юк та. Мәскәүлеләр исәмондый төр проектлар белән даими шөгыльләнә・ алар шоу ясый беләләр.


– Нәкъ менә шоу ясау – үзмаксат идеме?


・ Шоу итеп эшләнмәсә проект бүгенге заман сәхнәсендәяңгырамас һәм киңҗәмәгатьчелектәкызыксыну уятмас иде. Нәкъ менәджаз аша бирәсе килде танылган җырларны, һәм алар бөтенләй яңача, иреклерәк, дәртлерәк яңгырап кит теләр. Миңа башкару рәвеше турында күп тәнкыйть ишетергәтуры килде, әмма аларныңкүпчелеге ・ минем укучыларым, зур сәләткәһәм мөмкинлекләргәия җырчылар. Башкару осталыгына тел-теш тидерерлек түгел. Материалныңтамашачыга ничек тәкъдим ителүен тәнкыйтьләргәбула, әмма монысы да ・ шәхси кабул итү-итмәүгәбәйле. Әлбәттә безнеңтамашачы бу җырларны билгеле бер шаблонда кабул итәргәкүнеккән, әбез экспериментка йөз тоттык. Сәнгать экспериментларсыз үсәалмый. Мин гомерем буе эксперимент яклы! Аңлыйм, «Гөлҗамал»ны башкарган АлинәШәрипҗанова образы безнеңтамашачыга күбрәк якын. Үз заманында Әлфия апалар, Илһам абыйларныңда экспериментлары булган бит. Әмма җырныңхарактерына, үзәгенәкагылмадык. Бу аны мәсхәрәләүбулыр иде.


– Проект дәвамлы булыр дип көтеләме?


・ Хәзер икенче өлешенәтотындык. Беренчесеннән соңмиңа еш ишетергәтуры килде: имеш, бер концерт уздырып кына ни үзгәртеп була. Юк, дөрес түгел, концерт ・ аңа кадәр башкарылган олы хезмәтнеңнәтиҗәсе генәул. «Үзгәреш җиле»ндәкатнашкан җырчыларныңничек үзгәрүе турында да әйтәалам: артистлар кан алыштыргандай булды. Бу бик зур әйбер! Проект аларга иңюгары дәрәҗәдәчыгыш ясау бурычын куйды. Хәзер инде шуннан түбәнгәрәк төшәргәярамый.


– Әмма алар бит «Үзгәреш җиле»ннән соң барыбер дә шушы үзебезнең эстрада сәхнәсендә чыгыш ясарга тиеш булачаклар. Шул ук корпоративлар, солянкаларда...


・ Артист үзенеңтавышы белән акчаны әйбәт эшләргәтиеш, гаиләсен туйдырырга, яхшы киенергә.. Ул ачлы-туклы яши алмый бит инде! Һәм нәкъ менәшушындый, дәүләт дәрәҗәсендәкөн кадагына куелган һәм үтәлгән проектлар аша, эстрада үсәчәк, яңарачак. Мин моңа чын күңелдән ышанам, күпьеллык тәҗрибәм дә яшем дәмоңа ышанырга мөмкинлек бирә


ПЕНСИЯ – ХӨКЕМ КАРАРЫ ТҮГЕЛ


・ Кайбер җырчыларда шундый сәер бер күзаллау бар ・ иҗади пенсиягәчыгуны алар хөкем карары кебек кабул итә әйтерсең бу ・ ахырзаман. Әмма мин моны табигый кабул иттем ・ бу бары тик иҗатныңбашка этабына күчүгенә Бездәтәҗрибәбар, белем бар, без әле алга таба да җәмгыятькәфайда китерәалабыз бит. Эстрадада эшләргәдәбула, концертлар белән йөрергәдә әйткәнемчә укытырга да. Кеше үз һөнәрен яратса, пенсиягәчыктым дип кенәэшләгән эшеннән тукталып калырга тиеш түгел. Күңелеңҗырлый икән, тукталып кала алмыйсыңда!


– Ә сезнең күңелегез җырлыймы?


・ Әле ничек кенә Һәрвакыт! Әле «Сандугач»ны искәтөшереп җырлап йөри, әле берәр нинди романсны, әле халкыбызныңүз җырларын... Мин экспериментлар яратам. Шулай бервакыт Наил Касыймовка мөрәҗәгать иттем. «Наил, ・ дим, ・ әйдәәле, «Ламбаданы татарчага тәрҗемәит. Ул шундый дәртле, матур, бүген модада да ・ аны барысы да җырлый, бии...» Һәм без аны эшләдек тә・ халык, сәхнәгәменеп, минем белән «Ламбада» җырлый һәм бии иде. Танго да җырладым мин. Гел алдан юл ярырга яраттым, башкалар миннән күреп эшли иде. Залны күтәрү аларны иҗади процесста катнаштыру, дәртләндерү・ иҗатчы буларак, бу минем бурычым. Килешәдәул миңа... Авантюризм дип тәатап буладыр моны, харизма дип тә・ әмма минем табигатем шундый, миңа барысын да җыеп, ни дәбулса эшләргәкирәк!


– Каян бу дәрт сездә?


・ Әниемнән, дип уйлыйм. Ул һәрвакыт әйдәп йөрүче иде. Өйдәкунаклар җыелса, әни җыр башлап җибәрә ниндидер бәйгеләр, уеннар уйлап таба. Мәҗлесләрнеңйөрәге иде ул. Һәм бик тәмле пешерәдәиде. Камыр ашларына оста булды. Мин токмач кисәргәаңардан өйрәндем, әнинеке кебек юка итеп киселгән токмач ・ үзе бер сәнгать.


           КОНЦЕРТЛАРДА ҮЗЕМ СЫЗГЫРАМ


・ Хәзер бездәэстрадага игътибарны күбрәк бирәләр. Минем өчен дә・ ул беренче урында. Мин корпоративлар яратам. Ник аптырыйсыз? Анда шунда ук акча түлиләр, һәм һәрчак соклануларын күрсәтәбеләләр. Ихластан! Миңа публиканы аһиттерү гаҗәпләндерүошый ・ «Йолдызлар фабрикасы» концертлары булсынмы ул, корпортивлармы. Русча романс та җырлый алам, операдан өзек тә Кисәтеп куям башта: «Курыкмагыз, опера җырчыларыныңтавышлары менәболай яңгырый», ・ дип. «Курыкмыйбыз», ・ диләр дә мин Вердиның«Застольная»сын сузам. Корпоративларда ничек кабул иткәннәрен белсәгез! Чит илгәэләккәндәй хис итәсеңүзеңне.


Чит илдәчыгыш ясаганда, тамашачы катлаулы арияне башкарганда иңкыен җиренәкилеп җитүеңне көтә Әйтик, югары нотаны куярга кирәк, ди. Син аны башкарып чыккач, зал дәррәүкүтәрелә・ «Браво!» кычкыралар, аяк тибәләр, искитмәле соклану белдерәләр. Алкышларда колач җәеп йөзәсеңинде тәмам!


Мин татар концертларында да гел әйтәм: «Оялып тормагыз, ・ дим, ・ җыр ошый икән, аяк тибегез, кычкырыгыз». Һәм алар ・ аяк та тибәләр, хуплау, соклану белдереп, нидер кычкыралар да. Кышларын, итек киеп килгән булсалар, ишетелмәскәмөмкин, әменәяз-җәй-көз көне биргән
концертларда ・ ишетелә Чит илдәгечә дисәң бигрәк тә・ чып-чын Сабантуй башлана! Сызгырмасалар, үзем үрнәк күрсәтәм ・ сызгыра белмимме әлләмин?!

Ул арада Венера Әхәтовнаның пәрәмәчләре кызарып мичтән дәчыгып өлгерә.


        ВЕНЕРА ГАНИЕВАДАН ИДЕАЛЬ ФИГУРА СЕРЛӘРЕ


・ Тере Венера Ганиеваны күрергәкүпләр килә・ ди шеф-повар, чынаякларга чәй агыза-агыза. Сүзне Венера Ганиева үзе элдереп ала.


・ Күпләр бит мине телевизордан гына күреп белә Мин тамашачыдан сорыйм, гадәттә мине тормышта күргәнегез бармы, дим. Кемнеңюк? Кулларыгызны күтәрегез! Һәм күпләр кулларын күтәрә Аерма бармы соң дим. Юк, диләр. Әмма мин үзем аерма бар, дип исәплим. Телевизор мине зур гәүдәле итеп күрсәтә Әмма мин бит бәләкәй генә идеаль формада! Телевизордан күрсәткәндәкәефем кырыла: җыерчыклар бар булып чыга, әбит миндәалар юк! Аннан мин киемнәремне алыштырырга яратам. Бер күлмәктән чыгып җырлыйм да, студентларымны тәкъдим итәр өчен чыкканда инде икенче киемнән булам. Әгәр минем 10 студентым чыгыш ясый икән, димәк, бер концертта мин 12 тапкыр күлмәк алыштырырга тиеш! Тамашачы минем укучымны алкышлый, әмин, шаярып, минем күлмәгемәдәкул чабыгыз, дим. Залныңкәефе бермәбер күтәрелә


Артист киемен тиз алыштырырга тиеш. Мин һәрчак: «Уф! Көчкәөлгердем», ・ диям. Болай тиз кием алыштыру шулай ук үзеңне идеаль формада тотарга мөмкинлек бирә Үзенәкүрә・ иҗади процесс, дияргәдәбула.


Минем барлык җырларым да ・ шедеврлар. Бүген алар радионыңалтын фондын тәшкил итә Без бит һәр җырны ничек тырышып әзерли идек! Әгәр худсовет үткәрмәсә елап бетәидек. Ун тапкыр кире яздырган чаклар да булды! Минем ирем тавыш режиссеры, мин аныңҗелегенәтөшәидем кабат яздыру белән. «Син бит инде моны сигез тапкыр яздырдың» ・ дип тузына. «Әйдәинде, тагын бер генәтапкыр, ・ дип ялварам. ・ Шәп булсын!»


Ул мине микрофонга дөрес җырларга өйрәтте. Микрофон ул, беләсегез килсә җырчыныңтавышын да, энергетикасын да тоя, аныңбелән бик нечкәэш итәргәкирәк. Ирем Камилне бервакыт хәтта Министрлар Кабинетына чакырып алдылар, анда шикаять килгән: нигәсин Венераны яздырганда, реверс яңгырый, аны әйбәт яздырасың әбашкаларны алай ук түгел, дигәннәр. «Венера кебек җырларга өйрәнсеннәр, шулчак яңгырар аларныңда тавышы», ・ дигән Камил.


Суперпәрәмәчләр белән сыйландык та, күңелебез булып, тамагыбыз туеп, кабат редакциягәкузгалдык. «Татар утары»ныңповарлары да, «йолдызлы» пәрәмәчне авыз итеп, үз эшләренәкерештеләр.
7_%d0%b4%d0%b3%d0%b2%d0%b3-%e2%89%a0%e2%80%a0-%d0%b3%e2%80%a0%d1%92%d0%bf%d0%b2%d0%bc
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: