Алмалы балан бәлеше
Бу юлы аш‑су бүлмәсенә зыялы да, уңган да, чын татар апасын чакырасы килде. Андый кешене озак эзләмәдек – Нәкыя апа Гыйләҗева гел күз уңында. Аның аш‑суга оста икәнен күпләр белә. Кыскасы, бүген бездә кунакта – Аяз Гыйләҗевнең хәләл җефете, татар милләтенә өч зыялы ир бала үстергән Ана кеше.
28 января 2022
Нәкыя апага ноябрьдә сиксән биш яшь тулды. Әле һаман сафта – хәләл җефетенең мирасын туплый, Аяз абыйның машинкада баскан хатларын, кулъязмаларын компьютерда җыя. Хәер, язучы үзе исән вакытында да, Нәкыя апа иренә әсәрләрен башта машинкада, аннан компьютерда җыярга булышкан.
– Аяз бик таләпчән булды, – ди Нәкыя апа. – «Миннән хата калырга тиеш түгел», – дип әйтә иде. Аның архивының тулысынча электрон вариантын булдырасым килде. Аязның аралашкан кешеләре белән хатларын тематик яктан тәртипкә китердем. Ибраһим Салахов, Вахит Юныс, Миргазиян Юныслар белән язышкан хатларын барладым. Аязның халыкка чыкмаган әйбере шактый күп иде, менә шуларны туплап калдырасым килде. Аллага шөкер, теләгемә ирештем инде.
Нәкыя апа уңган хуҗабикә, кайгыртучан дәү әни дә. Җиде оныгының, тугыз оныкчыгының кайда, ниләр белән шөгыльләнүен белеп тора. Сәгатенә кадәр әйтеп бирде. (Мондый хәтер һәр кешедә булсамы!)
Нәкыя апа камыр ризыкларын яратып пешерә икән. Бүген дә атнасына ким дигәндә бер тапкыр камыр куя. Безгә ул үз рецепты буенча балан бәлеше пешерергә вәгъдә бирде. Иртәнге тугызга хуҗабикәнең камыры кабарган иде инде.
– Камыр кабарганны көтсәгез, озак булыр дип уйладым. Сез бит эш кешесе, – ди.
Нәкыя апа гадәти камыр куйган – сөт, май, йомырка, шикәр, тоз, чүпрә...
– Кем нинди камыр ярата инде, – ди хуҗабикә. – Берәүләр май белән шикәрне кушып, баллы камыр ясый, икенчеләр кибеттән генә сатып ала. Монда иң мөһиме – эчлек. Аяз исән вакытта балан бәлешен бик пешермәдем – яратмады. Дөресрәге, ул баланның исен өнәми иде. Искәндәрем белән Рашатым да әтиләре кебек үк бу ризыкны ашамый, ә Мансурым менә ярата. Аяз вафатына өч айдан егерме ел тула, шуннан бирле балан бәлешен пешерәм.
Хуҗабикәнең туган ягы Сарман районында балан бәлешен һәр йортта пешергәннәр. (Бүген дә шулай икән.) Нәкыя апа исә иң тәмле балан бәлешен Аяз абыйның дәү әнисе пешергән дип саный. Һәрхәлдә, балачакта кызга шулай тоелган.
– Элек эчлекне арыш оны белән ясыйлар иде, – диде хуҗабикә. – Мин дә аны шулай пешереп карадым, ләкин килеп чыкмады. Шуннан соң үземчә менә шушы рецептны уйлап таптым. Ул мәшәкатьсез, бик җайлы әзерләнә – иң мөһиме шул.
ТУҢДЫРГЫЧТА – ЕЛЛЫК ЗАПАС
Чүпрәле камырны Нәкыя апа икегә бүлде. Бер өлешен шунда ук туңдыргычка алып куйды, гел шулай итә икән. Аннан кирәк чакта алып пешерә. Камырның икенче өлешен исә куна тактасына төшерде. Гадәттәгечә, бәлешнең асты өчен зур кисәк, капкач өчен кечкенә кисәк ясады. Аларны уклау белән җәйде. Зур түгәрәкне табага салды.
– Нәкыя апа, табаны майларга оныттыгыз түгелме, – дип куйдым.
– Онытмадым, табаны майлаганым юк. Камыр эченә май салдым бит, шул җитә. Ябышмый ул.
Нәкыя апа камыр өстенә башта туралган алмаларны тезеп чыкты. Аннан соң берәм‑ берәм туңдыргычтан алган баланнарны җәйде.
– Элегрәк баланның үзен генә салып пешерә идем, хәзер алма да салам. Алай тәмлерәк була икән, – диде ул.
Шуннан соң кашыклап манный сипте. Монысы баланның суы агып чыкмасын өчен кирәк икән.
– Манный өстенә шикәр салабыз, – диде Нәкыя апа – Балан баллы ярата, шуңа күрә шикәрне кызганмаска кирәк. Аны тигезләп, эчлекнең бөтен җиренә салып чыксаң яхшы. Алай иткәндә бәлешнең әче өлеше булмый.
Ул арада хуҗабикә бәлешне томалап та куйды. Кырыйларын матурлап ясап чыкты.
– Булды, – диде Нәкыя апа. – Хәзер 180 градуслы мичкә кырык минутка пешерергә куябыз.
Хуҗабикә туңдыргычын ачып күрсәтте – ни генә юк анда! Биш литрлы чиләкләрдә карлыган, җиләк, чия, балан... Бактың исә, Нәкыя апа соңгы елларда кайнатма ясамый, ә җиләк-җимешне фәкать менә шулай катырырга куя икән.
– Ә туңдырылган карлыганны ничек ашыйсыз? – дим. – Көн саен ярты стакан чамасы карлыганны алып куям да, җебегәч, ашыйм. Чәй белән дә эчәм, болай да кабып куям. Чын витамин бит ул, кибеттән химия сатып алып ашаганчы... Ике улым үз йортлары белән яши, җимешләрне алар китерә. Туңдыргычны ел да шулай тутырам, ашалып бетә, Алланың рәхмәте. Киленнәр дә хәзер җиләк-җимешне шулай катырып кына куя, кайнатма ясамый.
БАТЫР НӘКЫЯ
Нәкыя апаны күзәтәм – күз тимәсен, шундый тере! Татар дөньясындагы барлык соңгы яңалыклардан хәбәрдар ул.
– Сез яшь чагында да шундый үткен идегезме? – дим.
– Әйе. Шулай булмасам, «халык дошманы» гаебе тагылган, биш ел ярым төрмәдә утырган, өстәвенә миннән тугыз яшь өлкән кешегә кияүгә чыкмас идем...
Аяз Гыйләҗев иҗаты белән таныш кешеләр хәбәрдардыр: 1950 елның 21 мартында яшь язучыны кулга алалар. Совет властена каршы язуда гаеплиләр аны. Биш елдан артык тоткынлыкта утыра ул. Ә Нәкыя апа белән кавышу тарихлары гаять үзенчәлекле. Аяз абый яшь кызга төрмәдән хатлар яза башлый.
– Мин Аязны тәүге тапкыр беренче класста укыганда күргән идем, – дип дәвам итте Нәкыя апа. – Әнинең бертуган сеңлесе Наҗия апа Аязның әнисенең энесе Мирза абыйда кияүдә иде. Наҗия апаларга бәби карашырга еш бара идем. Ә Аяз Сарман мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укыганда аларда торды. Күрәсең, ул мине шул чакта якын итеп калган.
Беренче хатны игътибарсыз калдырса да, яшь кыз төрмәдән килгән икенче хатка җавап бирә. Шуннан... Аяз абый көн саен Нәкыягә хат язып тора. Һәм үзенә дә көн дә җавап язуын үтенә.
– Ә якыннарыгыз «халык дошманы» белән хат алышуыгызга каршы килмәдеме?
– Безне әни ялгызы үстерде, әтиебез яшьли вафат булды. Әниебез гаҗәп дәрәҗәдә зирәк, бик уңган хатын иде. Аязның хатларына җавап бирүемне күреп: «Кызым, ялгышмыйсыңмы икән?» – диде. Тик катгый каршы килде дия алмыйм. Без бит инде гаиләләребезне бик яхшы белә идек. Аязлар нәселе белемле, бик зыялы иде. Әни шуңа да каршы төшмәгәндер дип уйлыйм.
...Алар 1955 елның августында очрашалар. Биш елдан артык төрмәдә утырып чыккан Аяз тизрәк Нәкыясе янына ашыга. Беренче тапкыр Әхмәт авылында, Бузат чишмәсе янында очрашалар. «Син мин уйлаганнан да чибәррәк кыз булып үсеп җитешкәнсең», – ди егет кызга.
Әнә шул очрашудан соң ике елдан артык вакыт узгач, егет белән кыз өйләнешә. Бу вакытта алар икесе дә Казан дәүләт университетының татар теле бүлегендә укый. (Аяз абый төрмәгә утыртылганчы ук әлеге уку йортына кергән була.)
– Очрашып йөргән вакытта Аяз мәкалә, хикәяләрен минем исем белән бастыра иде, – дип дәвам итте Нәкыя апа. – «Халык дошманы» гаебе тагылган кешенең исемфамилиясен күрсәтергә куркалар иде. Аннан, дөньялар үзгәрә башлагач, Аязны «Чаян» журналына эшкә алдылар. 1957 елның 3 марты иде ул. Шуннан Аяз, миңа килеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Дөрес, аңа кадәр дә ул хакта әйткәләгәне булды. Мин ризалаштым һәм 1957 елның 4 мартында Аяз белән өйләнештек.
Ир белән хатынның беренче уллары Искәндәр туганда, яшь ана әле университетны тәмамламаган була. Шуңа да ярдәмгә авылдан Нәкыя апаның әнисен чакыралар. Нәтиҗәдә, ул алар белән гомер буе яши.
Чаллы татар дәүләт драма театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелү тантанасында. Сентябрь, 2020 ел.
– Аяз әнине бик хөрмәт итте, кире авылга китә күрмәсен, дип борчылды, – диде хуҗабикә. – Аннан соң Мансур улыбыз да туды. Ике кечкенә баланы карарга кирәк. Минем башта уку, аннан эш булды. Шуңа күрә без әнигә бик рәхмәтле идек. Улларыбызга тәрбия, белем бирүдә аның роле зур булды. Мәктәпкә озату, каршы алулар, төрле түгәрәкләргә йөртүләр... Барысы да аның өстендә иде.
«УЛЛАРЫМ – ГОРУРЛЫГЫМ»
Балан бәлеше пешкән арада ана белән балалары турында да сөйләштек. Искәндәр, Мансур, Рашат – Нәкыя апа уллары белән горурлануын яшерми. Үзе әйткәнчә – эшлекле балалар үстергән.
– Өчесендә өч холык, – диде Нәкыя апа. – Искәндәрем шундый йомшак, чын зыялы. Бер генә дә усаллык юк аңарда. Нәкъ менә кайнатам инде, суйган да каплаган! Дөрес, төс белән охшамаган, тик сөйләшүе, холкы нәкъ ул. Әти төсле бакчаны ярата, әллә ниләр утырта. Барысы да геннардан килә. Шуңа да татар гомергә нәселенә карап кыз биргән, кыз алган. Менә хәзер шуны балалар мисалында ачык күрәм: нәсел кирәк, нәсел.
– Мансурым кайнанама охшаган, – дип дәвам итә Нәкыя апа. – Бик зиһенле, тиз эләктереп ала, эш сөя. Искәндәр кебек үк бакчачы түгел, ләкин ул агач ярата. Яз-көз, ел да сатып алып, агачлар утырта. Югары Осланга барып, бер гектар җиргә агач утыртты ул. Анда хәзер урман инде. Ни хикмәт, кайнанамнар ягы – Сөләйман картлар да гел агач утырткан. Бабай яз саен Бузат чишмәсен барып чистарткан, бөтен болынга агач утырткан. Әле аның юан‑юан усаклары бүген дә үсеп утыра. Төпчегебез Рашатны ун елдан соң гына алып кайттык. Төсе белән нәкъ Искәндәр абыйсы, ә холкы белән миңа охшаган. Дөрес, Аязыма да охшаш яклары бар. Ул да бик зиһенле, чит телләрне яхшы белә. Аллага мең шөкер, безгә булдыклы, зиһенле балалар бирде.
– Нәкыя апа, – дим. – Ә кыз алып кайту теләге булмадымы соң?
– Юк, булмады. Киресенчә, малайлар булуына сөендем. Бер вакыйга сөйлим әле. Искәндәрем белән авырлы чак. Аяз белән Казан үзәгендә фатир яллап яшибез. Ерак түгел Нил Юзиевлар тора, аның хатыны Дамирә дә көмәнле иде. Нил безнең аша узганда кереп‑чыгып йөри. Һич онытмыйм, 1958 елның июль ае, без Аяз белән өйдә. Берзаман Нил тәрәзәдән кычкыра: «Сез өйдәме? Зур шатлыгым бар – минем улым туды!» Аяз дерт итеп китте. «И, Юзиевлар бәхетле булды инде ул. Миңа Ходай кыз бирер...» – дип куйды. Шул вакытта борчылганнарым... Чынлап та кыз булса, Аязның кәефе кырылыр инде, дим... Малай тапканымны белгәч, Аяздан бигрәк үзем сөендем! Ник алай икәнен төгәл генә әйтә дә алмыйм. Аязлар дүрт ир бала үскән, безнең гаиләдә дә дүрт баланың өчесе малай булган. Малайлар белән җиңелрәк кебек миңа. Гәрчә аннары кыз оныкларым туды, бик яратам үзләрен. Алар да «әбекәй» дип кенә тора.
Кайсы гына язучы, галим белән сөйләшсәң дә, Гыйләҗевләрне мисал итеп куялар. Аяз Гыйләҗев малайларынчын милләтпәрвәр итеп тәрбияли алды, диләр. Һәм бу чынлап та шулай. Гыйләҗевләрнең һәркайсы – ана телен камил белүче, үз милләтенә хезмәт итүчеләр.
– Улларыгызда туган телгә хөрмәт, мәхәббәтне ничек тәрбияләдегез? – дим Нәкыя апага.
– Тел инде ул язылмаган закон. Татар телендә сөйләшәбез, татар гореф-гадәтләре буенча яшибез. Оныклар да шул юлны дәвам итә. Бу турыда сөйләшеп тә торасы түгел. 1 Камырны кабартабыз 2 Төшерәбез 3 Җәябез 4 Табага салабыз 5 Алма тезәбез 8 Җыябыз 9 Чит-читләрен бөгәбез 6 Балан салабыз 7 Шикәр комы өстибез Шулай буыннан-буынга килгән, шулай дәвам итәчәк, Алла боерса. Безнең гаиләдә: «Татарча сөйләш», – дигән сүз булмады. Балалар үзләре ана телендә сөйләште. Алар бер дигән итеп инглизчә дә белә. Ә Искәндәр немец телендә камил аралаша.
Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевлар
Гыйләҗевләрнең балалары татар мәктәбендә укымаган. Алай гына да түгел, алар укыган чорда мәктәптә татар теле дәресе факультатив кына булган. Шуңа карамастан, өчесе да татарчаны камил белә. (Сүз грамматика, телнең үзенчәлекләре турында да бара.)
– Сөйләм теле аңлашыла, ә мәктәптә ана телен укымаган балаларыгыз ничек татарча хатасыз яза белә соң? – дим.
– Мин бит татар теле укытучысы. Мәктәпкә кергәнче үк балаларны татарча язарга өйрәттем. Шунда телнең кагыйдәләре турында да сөйләгәнмендер. Татар китаплары, татар матбугаты укып үскән балалар алар. Искәндәр кайвакыт минем грамматик хаталарны да табып ала. Әлеге дә баягы, зиһен, нәселдән килү дә бар инде...
Балалар тәрбиясе турында сүзне йомгаклап, Нәкыя апа бүгенге яшь әти-әниләргә үз киңәшләрен бирде:
– Балаларның белемен үстерү өчен акча, вакытны кызганмаска кирәк. Без улларыбызны кечкенәдән төрле түгәрәкләргә йөрттек, максатчан рәвештә телләр өйрәттек. Хәзер менә оныкларны шулай үстерәләр. Мин моңа бик сөенәм.
Нәкыя апа шундый тәмле итеп сөйли ки, кырык минут вакыт бер мизгелдә узып китте. Аннан мин аның төгәллегенә игътибар иттем – телефонына искә төшерү режимын куйган. Кырык минуттан соң телефоны җырлый башлады. Менә бу ичмасам хуҗабикә!
– Булган, – диде Нәкыя апа.
Һәм балан бәлешен газ плитәсе өстенә алып куйды. Тәмле сый суынган арада зур фатирның бүлмәләре буенча экскурсия ясап чыктык. Монда һәр бүлмә музейны хәтерләтә – Аяз абыйның дистә еллар эчендә язылган хат төпләнмәләре, затлы картиналар (аларның һәркайсының үз тарихы бар), китаплар, тагын әллә ниләр...
Нәкыя апа аларның һәркайсы турында бәйнәбәйнә, яратып сөйли. Ә мин гаҗәпләнеп тә, сокланып та тыңлап тордым – иреңне ярату гына түгел бу, аны күккә чөю, гомерең буе аңа соклану... Нәкыя апа балан бәлешен кисте. Чынлап та, балан агып чыкмаган, матур булып пешеп кенә киткән. Алма белән балан катнашмасы әчкелт, шул ук вакытта баллы да бер тәм ясаган. Кышкы озын кичләрдә мәтрүшкәле чәй янына бер дигән ризык, киңәш итәбез!
КИРӘК БУЛАЧАК:
Камыр
Эчлек:
• Балан – 2 стакан
• Алма – 2 данә
• Шикәр – 1 стакан
• Манный ярмасы – 5–6 аш кашыгы
Камырны кабартабыз
Төшерәбез
Җәябез
Табага салабыз
Алма тезәбез
Балан салабыз
Шикәр комы өстибез
Җыябыз
Чит-читләрен бөгәбез
Автор: Руфия Фазылова
Фото: ЛилианаВалитова
Добавить комментарий