Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Ришат Шакировтан "Спорт" салаты

Ришат Шакировтан "Спорт" салаты

Менделеевскида макароннан – 10, ә «Доширак»тан 15 төрле ризык әзерли ала. Бу кешенең исеме – Ришат Шакиров,Татарстанның Менделеевск районы прокуроры ул. Без аның янына макаронлы-токмачлы мең төрле ризык татып карау өмете белән бардык. Әмма өметләр акланмады. Дөрес, тагын да шәбрәкләре бәрабәренә…

17 февраля 2022

– Зарарлы ризык турында сүз дә була алмый! – дип өздереп әйтте прокурор. – Макарон диетасы студент чакта калды. Бүген исә – сәламәт ризык кына. «Спорт» салаты әзерләячәкбез. Мин үзем спортчы, сәламәт яшәү рәвеше алып барам, сезгә дә шуны киңәш итәм.
МАКАРОНЛЫ ДИЕТА
Дөресен генә әйткәндә, шул студентлык чорыннан соң плитәгә әллә ни якын килгәнем дә юк диярлек. Мин өлкән курс студенты белән бер бүлмәдә яшәдем, ашарга пешерү дүрт ел уку дәверендә гел минем өстә иде. Ул макаронны пешереп тәмам туйдым…
– Макаронлы ризыкларыгыз рецептларын санап китегез әле, зинһар.
– Майлы макарон, майсыз макарон. Йомырка салынган макарон, йомыркасыз макарон, макаронсыз йомырка... Яшелчә белән макарон. Помидорлы макарон... Коры доширак», сулы доширак... Беренче ашка доширак, икенчегә – макарон... Әлбәттә, рационны бераз төрлеләндерергә була, әти-әниләр акча биреп тора иде. Тик бу акчаларны без саклап кына тота идек, чөнки ял көннәрендә өйгә кайткач, йөргән кызыңны шул акчага туңдырма белән сыйларга, дискотекага алып барырга кирәк. Шуңа күрә студентлар элек ачлы‑туклы яшәгән дигән сүз бер дә уйдырма түгел, ә чынбарлык. Без барыбыз да ач һәм бик төз гәүдәле идек.
– Макарон симертә, дип санала бит.
– Әгәр аны күп ашасаң, бәлки,симертәдер дә. Аз булганда, симермисең.
_3
КЫРЫС ПРОКУРОРНЫҢ ИХЛАС БЛОГЫ
– Ниһаять, без ябыгуның гаҗәеп нәтиҗәле ысулын таптык! Ник сез аны үз блогыгызда әлегә кадәр язып чыкмадыгыз? Гомумән, мондый җитди һөнәр вәкиле ничек шулай блог алып барырга ниятләде икән, өстәвенә, ниндидер рәсми сәхифә түгел, ә игелекле, кешелекле, ихлас блог, әле юмор да кыстырып!..
– Хәзерге көнгә кадәр прокурор тормышында иң куркынычы – нәкъ менә шундый ихлас һәм юморлы блог алып бару дип уйлый идем. Моның нәрсә китереп чыгарасын кем белсен?.. Ә бүгеннән соң инде иң куркынычы – прокурорның алъяпкыч ябып, бөтен республикага үзенең аш‑суга сәләтен күрсәтүедер, дип уйлыйм. Мин белгәннәремне дә оныттым инде. Өйдә хатыным әзерли. Хатын-кыз кулыннан яхшырак, тәмлерәк килеп чыга, чөнки тәҗрибәләре күбрәк – алар ешрак ашарга пешерә. Гомумән, аш‑су әзерләү – авыр хезмәт ул.
– Сүзегездә кеше җенесенә бәйле ачыктаначык гаделсезлек күзәтелә: авыр хезмәтне нәфис хатын ‑кыз җилкәсенә йөклисез…
– Ашарга пешерү, җыештыру кебек авыр вазыйфаларны һәркем башкага күчерергә тели. Чыннан да шулай. Тик бүген бөтен авырлыкны үз өстемә алам, – ди дә Ришат Наил улы, пычак һәм такта алып, «Спорт» салатын әзерли башлый.
_2
КИРТӘЛӘРСЕЗ
- Ә җитди сөйләшсәк, – дип дәвам итә ул. – Ник мин «Инстаграм»да үз блогымны алып бара башладыммы? Чөнки мөмкин кадәр ачыклык – төп эш принципларымнан берсе. «Киртәләрсез һөнәри багланыш» дигән гыйбарә бар. Бу вакытта теләсә кайсы кеше вазифаи затка теләсә нинди сорау бирә ала: район җитәкчесеме ул, полиция башлыгы - мы, прокурормы, йә булмаса журналның баш мөхәрриреме. Киләчәктә шулай булачак та, минемчә. Биш елдан соң бөтен өлкәгә дә керәчәк ул. Әлегә мондый багланыш юк, шуңа күрә мин көтеп тормаска, үземнән башларга булдым. Кеше прокурорга сорау бирер өчен ник әле кабул итү көнен яки берәр җайлы очракны көтәргә тиеш, ди? Моны сорау тууга ук эшләргә була бит.
Аннары шунысы да бар – блогта прокурорның ни белән шөгыльләнгәнен барысы да күрә. Бу – эшебезне аңлату да, пропагандалау да. Мәктәп укучылары белән очрашканда, аларга һәрчак сорау бирәм: «прокурор» сүзен ишеткәч, акылга беренче нәрсә килә? Ул нинди сүз белән ассоциацияләнә: гаепләүме, әллә яклаумы? Барысы да гаепләү дип саный. Җәмгыятьтә, прокурор гаепли, гаеп эзли ул, дигән фикер яшәп килә. Югыйсә латин теленнән тәрҗемә иткәндә, «прокурор» сүзе «яклау, кайгырту» дигәнне белдерә. Һәм бу - безнең төп функциябез. Гаепләү, штраф салу түгел, ә яклау! Әйе, кеше үтергән, караклык яки башка җинаять кылган затка каршы без судта гаепләү тарафына басабыз, тик параллель рәвештә зыян күрүчене яклыйбыз бит. Гаеплене гаепләп, зыян күрүчене яклаучы без. Гаеплене җаваплылыкка тартуга ирешеп, без зыян күрүчене генә түгел, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен дә кайгыртабыз. Җәзаның котылгысыз булу принцибы әнә шул рәвешле саклана. Кешеләр аңына сеңгән фикерне үзгәртү өчен, мин үзебезнең нәрсә белән шөгыльләнүебезне күрсәтәм. Һәм турыдан-туры вазыйфалардан тыш, без балалар белән дә очрашабыз, ветераннарга ярдәм итәбез, намуссыз эш бирүчеләр түләмәгән яки тоткарлаган хезмәт хакын алырга булышабыз, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә булышабыз…
Блогымда шулай ук спорт белән шөгыльләнүемне дә күрсәтәм. Ә анда җәрәхәтсез дә булмый: сеңерләр өзелү, кабырга сыну, кул чәрдәкләнү... Күрәсезме, менә иренне тектеләр, хоккейда алка эләкте аңа. Мондый җәрәхәтләр барысы да спортныкы. Болар һич тә читләштерми, ә сәламәт спорт дәрте, нәрсә дә булса килеп чыкмый икән, мин аны барыбер булдырам дигән теләк уята... Кешенең нинди дә булса мавыгуы булырга тиеш. Кемдер тегә, кемдер чигә, кемдер маркалар җыя. Мин исә хоккей белән мавыгам. Шуңа күрә бүгенге ризык та – «Спорт» салаты. Салат яфракларын алабыз да, матур булсын өчен, сабагын үзәккә каратып куябыз.
_1
ФУРАЖКАСЫ – КОКАРДАЛЫ, АЕЛЫННАН – КҮЗ ЧАГЫЛА!*
– Бу һөнәрне ни өчен сайладыгыз?
– Мин үзем эшче гаиләдән. Әти‑әнием Арчада яши. Гаиләбез, туганнарыбыз, дусларыбыз тормышында һәрвакыт юридик законнарны белмәү белән бәйле бик күп сораулар, авырлыклар туып торганын хәтерлим. Һәм әле балачакта ук, әгәр мондый юридик белемнәрне үзләштерсәм, туганнарыма һәм яраткан кешеләремә гап‑гади мәсьәләләрне хәл итүдә булыша алачакмын, дип үзем өчен карар кылдым. Мин бик күп кешеләрнең, бигрәк тә авыл җирендә, ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген күрдем – аларга киңәш биреп тә, хәтта кочаклап алып, юатып та ярдәм итеп була. Кыскасы, полиция хезмәткәре бөтен кешегә булыша ала дигән хис күңелгә кереп калган иде.
– Атаклы шигырьдәге милиционер дядя Степа кебекме?
– Әйе. Һәм мин юридик институтка полиция хезмәткәре булам дигән ныклы ният белән килдем. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамладым. Ике ел полициядә тикшерүче тикшерүче булып эшләдем.
– Үз эшегездә иң авыры нәрсә дип уйлыйсыз? Ә иң рәхәте нәрсә?
– Теләсә кайсы эштә иң катлаулысы, бигрәк тә югары, җаваплы вазыйфа башкарсаң, намуслы һәм кешелекле булып кала белү дип саныйм. Башкаларның кайгы-борчуларына, чит проблемаларга ваемсыз булмау.
– Моңа ничек ирешеп булганлыгы турында берәр нәтиҗәле киңәшегез бармы? Җирдә кешеләрнең кайгы-борчулары хәттин ашкан бит!
– Ешрак күктән җиргә төшеп, халык белән очрашырга, аларның ничек яшәгәнен, ничек көн күргәнен карарга кирәк. Аларның проблемаларын, берсен генә булса да, хәл итәргә омтылырга. Менә шул вакытта намуслы һәм тәртипле кеше булып каласың, минемчә.
Ә минем өчен иң рәхәте – кешеләр белән дусларча очрашып, ихлас гәпләшү. Мондый әңгәмәләр аша күп бәхәсләрне хәл итәргә мөмкин, киңәш белән булышып, бергәләп дөрес карарга килеп була.
НИНДИ МАТУР!
– Бик матур килеп чыкты, – ди Ришат Наил улы, салат ингредиентларын сәгать теле уңаена салып чыкканнан соң үз хезмәтенең нәтиҗәсенә сокланып. – Беренче тапкыр әзерлим – һәм шундый матур килеп чыга!
– Бездә күпләр беренче тапкыр әзерли. Аннан соң ул осталарыбызның хатыннары үз ирләренә ризык әзерләүнең тәмен белдергән өчен безгә рәхмәт әйтә. Яки күптән онытылган шул хисне кире кайтарган өчен...
– Әйе... Хәзер баш тартып булмаячак инде, – дип елмая прокурор, салатына лимон согы сибеп. – Мин лимонны бик яратам. Һәр иртә лимонлы су эчәм. Әгәр кешеләр лимонның файдасы турында барысын да белсә, аны тонналап ашар иде. Һәм без бик тиз лимонсыз калыр идек. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аны әче итеп ясаган да.
БАБАКАЙ ӨЧЕН АЛИМЕНТ
– Прокурорлык хезмәтегездә нинди эшләр иң катлаулысы санала?
– Үзен бөтенләй яклый алмаучыларның авыр хәлдә калуы белән бәйле эшләр – иң катлаулысы. Балалар, өлкән яшьтәгеләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында әйтүем. Әти-әниләре турында кайгыртмаган бәндәләргә каршы судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән очраклар да булды. Әйтик, яше 80нән узган бабай ялгыз кала, үзен карый алмый. Балалары үз тормышы белән яши, аны кайгыртмый. Безгә аның балаларын алимент түләргә мәҗбүр итәргә туры килде. Чөнки алиментны ваемсыз әтиләр генә түгел, ә менә шундый балалар да түләргә тиеш... Яклаусыз гражданнарның хокуклары бозылуын күреп тору кыен. Хәзер балалары, барыбер карамаса да, әтиләренә алимент түли. Әлбәттә, ул-кызларның игътибарын һәм мәхәббәтен бернәрсә белән дә алыштырып булмый, тик, һәрхәлдә, бабай хәзер акчага мохтаҗ түгел һәм, кемне дә булса үзенә чакыртып, өен җыештырта, ашарга пешертә, кибеткә җибәрә ала...
_5
КАЙСЫ РАЙОН ЯХШЫРАК
– Менделеевскидагы хокук бозуларның төп характеры Кукмарадагылардан аерыламы? Сез әле күптән түгел генә Кукмара районы прокуроры булган идегез бит. Бу ике район, аларның халкы ни белән аерыла?
– Мин Арчада тудым. Башта Биектауда, аннары Апаста, Кукмарада эшләдем, хәзер Менделеевскида – үз биографиямдә бишенче районда яшим.
Апаска җыенган чакта, Апас куркыныч район, диделәр. Кукмарага юл тотканда, анда барысы да хәллеләр, байлар, кешенең кешедә эше юк, дип әйттеләр. Менделеевскига китеп барганда, анда барысы да җинаятьчеләр дип куркыттылар. Һәркайсында да эшләдем һәм тулы җаваплылык белән әйтә алам: бөтенләй алай түгел! Кукмарада, Менделеевскида, Апаста күпчелек кешеләр бик дустанә, кунакчыл, законга буйсынучан – бар яктан да күңелгә хуш затлар. Әлбәттә, һәр районның үз үзенчәлекләре бар. Әмма бу районда кешеләр начар, ә монда яхшы, монысында – җинаятьчеләр, ә тегесендә законны бозмыйлар дип әйтеп булмый. Законга төкереп каручылар һәр җирдә дә бар. Ләкин андыйлар, Аллаһка шөкер, азчылыкны тәшкил итә. Кабатлыйм, инде бишенче районымда эшлим – чагыштырырлык нигезем бар.
– Кукмараны сагынасызмы?
– Әлбәттә, сагынам. Мин анда биш ел эшләдем. Дусларым, хезмәттәшләрем калды. Менделеевскида урынбасарым итеп Кукмара прокуроры урынбасарын билгеләгән өчен республика прокурорына рәхмәтлемен. Димәк, Кукмараның бер өлешен мин үзем белән алып киттем булып чыга, урынбасарым янәшәдә чакта, Кукмара да янәшәмдә дип тоям.
ПОГОННАРЫ – ИҢЕНДӘ, АЛТАТАРЫ – БИЛЕНДӘ
– Анда калырга теләмәдегезме?
– Кайчандыр иңгә погон тагып, менә шундый тормышны сайладым. Бездә, хокук саклау органнары системасында, телимтеләмим дигән нәрсә юк. Кая җибәрсәләр, шунда барасың. Боерыклар турында бәхәс куертылмый. Җитәкчелек мин бу районда кирәклерәк дип санаган икән, димәк, шул районга барам. Гаиләмдә хәлемә кереп, минем белән яңа хезмәт урынына күчеп йөргәннәре өчен рәхмәт. Хәзер 11 нче сыйныфта укучы өлкән кызым инде өченче мәктәбен алыштырды. Бишенче сыйныфтагы кечесенең бу – икенче мәктәбе. Хатыным, декабрист хатыны кебек, һичсүзсез миңа ияреп йөри.
– Әгәр сайлау мөмкинлеге булса, кайсы районда яшәп калырга теләр идегез?
– Бу хакта уйлаганым юк, тик әти‑әнигә якынрак булырга теләр идем. Еллар уза бара, алар белән телефон аша гына аралашып калмыйча, үзләрен гел күреп, көн саен күзләренә карап сөйләшәсе килә. Өлкәнрәк булган саен, күңел туган якларга күбрәк тарта.
КЕМГӘ – ЯҢАЛЫК, КЕМГӘ – САЛАТ!
Шулай итеп, «Спорт» салаты әзер. Прокурор салатының хуш исенә хезмәттәшләребез – «Менделеевск яңалыклары» журналистлары да йөгереп килеп җитте. Алар өчен җирле прокурорның бик шәп аш‑су остасы да булып чыгуы – үзе бер яңалык.
Аларга яңалык булса, безгә – салат! Барысы да гадел, барысы да закон кысаларында.


"СПОРТ" САЛАТЫ
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
• Салат яфраклары – 1 бәйләм;
• Аз тозлы сөләйман балыгы ите – 200 г;
• Фета сыры – 150 г;
• Кара төстәге зәйтүн җимеше – ярты банка;
• Черри помидоры – 15 данә;
• Бальзамик соусы – тәменчә;
• Ярты лимон.
_1274830
1_ракладываем
Матурлап җәябез
2_нарезаем кусочками
Турыйбыз
3_выкладываем по часовой стрелке
Сәгать теле уңаена тезәбез
4_нарезаем кубиками
Шакмаклап турыйбыз
5_раскладываем против часовой стрелки
Сәгать теленә каршы тәртиптә куеп чыгабыз
6_нарезаем половинками
Урталай бүләбез
7_раскладывам вверх попками
Түгәрәк ягын өскә куеп тезәбез
8_украшаем маслинами
Зәйтүн җимеше белән бизибез
9_выжимаем сок лимона
Лимон согы сыгабыз
10_поливаем бальзамическим соусом
Бальзамик соусы сибәбез
11_желаем...
Теләк телибез
IMG_1044
РИШАТ ШАКИРОВТАН АШ‑СУ КИҢӘШЕ:
– Кәефем яхшы булганда, тәлинкәдә ризык кисәкләрен сәгать теле уңаена тезәм– ул чакта күтәренке кәефем әлеге салатны ашаучыларның барысына да күчә. Ә кәефем начар булса, сәгать йөрешенә каршы тәртиптә куям. Бу процесс минем кәефемне яхшырта, энергия өсти. Һәм һәркем канәгать булып кала.
Автор: Татьяна Вафина
Фото: Александр Ефремов
* Сергей Михалков. «Дядя Стёпа».

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: