
Сарык итен – яшелчә белән
Корбан бәйрәме узып китте. Нәкъ шушы чорда, елга бер тапкыр булса да, бик күпләр сарык итен авыз итеп карый. Ни өчендер соңгы елларда сарык ите ашамый башладык. Югыйсә, әле егерме ел элек кенә ул иң киң кулланыла торган ризыкларның берсе иде, бигрәк тә җәй айларында. Күпләр сарык итенең аерым бер тәмен яратмый.
03 сентября 2019
ДИЕТИК РИЗЫК
Мәликә ханымны республикада күпләр белә. Хәер, Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен дә бу исем яхшы таныш. Мәликә ханым – Россиядә беренчеләрдән булып күрү, ишетү буенча инвалидларны ислам нигезләренә өйрәтү һәм Коръән укыту өчен методика төзегән мөгаллимә. Моннан тыш, 10 авыру баланы тәрбиягә алып, аларны аякка бастыручы (әле дә дәвам итә) ана да.
– Безнең балаларның һәркайсында берничә төрле диагноз, – диде Мәликә ханым. – Аларга теләсә нәрсә ашатып та булмый, шуның өчен нигездә диетик ризыкларга өстенлек бирәбез. Ә сарык ите диетик ризыклар исемлегенә керә. Тиз пешә, әллә ничә төрле итеп әзерләп була. Долманы аеруча яраталар...
Мәликә ханым балалары белән Теләче районының Иске Җөри авылында яши. «Ярдәм» фонды балалар өчен зур йорт сатып алган. Йокы, уен бүлмәләре, уен мәйданчыгы, ванна, мунча – барысы да махсус балалар өчен дип эшләнгән. Ун баланы үстерешергә матди яктан «Ярдәм» фонды да ярдәм итә. Мәликә ханым ул малай-кызларны рәсми рәвештә опекунлыкка алган ана. Сырхауханәләргә йөртү, табиблар белән сөйләшү, балаларны төрле күңел ачу үзәкләренә алып бару, укыту, өй эшләрен тикшерү – барысы да аның җилкәсендә.
Шулай сөйләшә-сөйләшә эшкә керештек. Унике бала анасы (үзенең ике баласы зур инде, гаиләләре бар) иң беренче булып ит турады. Хәер, турады дип әйтү бик үк дөрес булмас, бүлгәләде. Зур кисәкләргә аптырап карап торуымны күргәч:
– Ит пешкәч кечерәя ул, әле изелеп тә китә, – диде Мәликә ханым.
Шуннан хуҗабикә зур кәстрүл төбенә зәйтүн мае агызды. Бактың исә, алар көнбагыш маен бөтенләй кулланмый икән. Гомумән, гаилә дөрес тукланырга тырыша.
Итне кәстрүл төбенә тезгәннән соң, хуҗабикә аның өстенә тоз, борыч сипте.
– Ит өстенә яшелчәләрне катлы‑катлы итеп куячакбыз. Һәр катка тоз, борыч сибәргә кирәк, – дип аңлатты.
Шуннан әрчелгән бәрәңгеләрне икегә ярып, ит өстенә куйды. Аннан чират кишергә җитте. Мәликә апа уртача зурлыктагы кишерне биш‑алты кисәккә бүлде дә кәстрүлгә салды.
– Ваграк итсәң ярамыймы? – дигән булам.
– Кирәк түгел. Ул бит пешә. Долманы бер әзерләп караган кеше гел пешерәчәк. Ни өчен дигәндә, ит, яшелчәләрне турар өчен ун-унбиш минут вакыт җитә. Шуның белән шул. Кәстрүл капкачын томалап куясың дә сәгать ярым пешерәсең. Бутыйсы да юк, ачып та карарга кирәкми. Рәхәтләнеп башка эшләрне карый торасың. Мин танышларыма да әйтәм: гаиләле кеше өчен долмадан да җиңелрәк, тизрәк, тәмлерәк әзерләнә торган ризык юк. Бөтен кешегә дә җитә, иң мөһиме – туклыклы.
Мәликә ханым яшелчәләре шулай бер‑бер артлы – баклажан, борыч, помидор – турап, кәстрүлгә озата барды. Иң өске катка кәбестә тезде. Тоз‑борыч сипкәннән соң, яшел укроп, петрушка кебек тәмләткечләрне турап салды. Аларны да зур итеп бүлгәләде.
– Булды, капкачны ябабыз да үзе пешеп утырачак, – диде хуҗабикә. – Шунысын да әйтим, плитәгә куйгач та, ун минут тирәсе каты утта пешереп алабыз. Шул рәвешле ит кызып өлгерә, ә аннан соң инде талгын утка куябыз.
– Су салырга кирәкмиме? – дим.
– Юк, кирәк түгел. Ит яшелчәләр согында пешә. Шуңа күрә ул файдалы да, тәмле дә була, менә күрерсез.

ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИТЕРЕП...
Мәликә ханымны унбиш еллап беләм. Әле ул вакытта «Сөләйман» мәчете Левченко бистәсендә урнашкан иде. Сукыр, чукрак балалар өчен дәресләр, лагерьлар оештырып йөрде. Бер сөйләшүдә ул: «Эх, шәһәр үзәгендә мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бер тернәкләндерү үзәге булдырасы иде», – диде. Шул вакыт кем уйлаган теләкләр якын арада кабул булыр дип.
– 2013 елда, «Ярдәм» мәчете ачылганда, укыту-тернәкләндерү үзәге болай ук киң массаны колачлар дип уйламаган да идек, – ди Мәликә ханым. – Эш тәҗрибәм сукырлар белән башланган иде. Тик тора‑бара шуңа инандым: башка төр гарипләр дә ярдәмгә мохтаҗ. Яшьме ул, картмы, алар өйдә бикләнеп ятарга мәҗбүр.
«Ярдәм» фондының укыту-тернәкләндерү үзәге авыруларны дингә, милләткә бүлми. Монда төрле кешеләр килә. Бер айлык дәвалау курсларын узып, аралашып, бер ай яшәп китәләр. Үзәк хәтта юл бәясен дә үзе түли. Исеменнән күренгәнчә, монда ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итәләр. Ел саен алар меңәрләгән мохтаҗ гаиләләргә, ятимнәргә, студентларга хәйрия кысаларында азык-төлек, кием‑салым бирәләр.
– Сез бит башта сукырлар белән эшли башлагансыз. Ни өчен нәкъ менә бу төр авырулар игътибарыгызны җәлеп итте? – дим.
– Сукыр бала тәрбияләүче бер ана мөрәҗәгать итте. Сау балалар дин сабакларын теләсә кайда өйрәнә ала, менә безнең кебекләргә андый мөмкинлекләр юк, диде. Шуннан эзләнә башладым. Баксаң, Луи Брайль системасы буенча Татарстанда беркайда да Коръән укырга өйрәтмиләр. Алынырга булдым.
Санаулы вакыт эчендә күрмәүчеләр белән эшләү методикасы яза ул. Аны соңрак китап итеп бастыралар. Шуннан ишетмәүчеләр белән дә эшли башлыйлар. Бүген «Ярдәм» мәчетендә хәтта җомга вәгазе дә сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән укыла. Шул исәптән Гает намазлары да. Чукраклар имам сөйләгән вәгазьне дә тулысынча аңлап кайтып китә икән.
«Ярдәм» мәчете кебек иман йортлары республикада, хәер, Россиядә дә бүтән юк. Монда сау-сәламәт кешеләр белән бергә коляскада йөрүче, сукырлар, гомумән, бүтән авыруларны да күрергә була. Алар үзара аралаша, хәл белешә. Һәм бу шулкадәр табигый ки, әйтерсең бөтен җирдә шундый хәл күзәтелә. Әйе, «Ярдәм» мәчете гыйбадәт урыны гына түгел, үзенә бер социаль үзәкне яки шифаханәне хәтерләтә ул. Аерма шунда гына: биредә тән белән җанны да дәвалыйлар.
«СИН ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ ӘЙБӘТ ӘНИ!»
Әйткәнемчә, Мәликә ханым ун баланы тәрбиягә алган. Аларның икесе бүген инде гаилә корган. Калган сигезе үзе белән. Беренче карашка ялгыз хатын-кызның (Мәликә ханымның ире вафат). бу адымы кемнәргәдер бик үк аңлашылып бетмәскә дә мөмкин. Гомер көзенә кергәндә, балаларың, оныкларың белән нигә рәхәтләнеп яшәмәскә?
– Бу ашыгыч карар түгел иде, – ди Мәликә ханым. – Еллар буе үземне, якыннарымны әзерләдем. Яшермим, тәрбиягә бала алырга телим дигәч, үз балаларым каршы килде. Тынычлыгың кадерле түгелме, диделәр. Аннан соң, минем өчен моның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңладылар. Оныклар белән тәрбиягә алган ул-кызларым бер яшьтәрәк. Алар бик тату, бер-берсенә «апам», «абыем», «энем», «сеңлем»диеп эндәшә.
– Ә ни өчен авыру балаларны алдыгыз? – дим.
– Сау балаларны болай да алалар, ә авырулар берәүгә дә кирәкми. Хәйрия чаралары белән еш йөргәч, андый нарасыйларның ничек яшәгәнен күрә идем. Әйе, аларны анда ашаталар, киендерәләр. Тик адәм баласына бу гына җитми бит. Наз турында гына әйтмим, аерым мөнәсәбәт күрсәтүне күздә тотам. Мин, мәсәлән, бер балама 20 тапкыр операция ясаттырдым. Безгә килгәндә ун баламның һәркайсы, ничә яшьтә булуына карамастан, памперста иде. Ягъни йомышларын да мөстәкыйль үти алмыйлар. Кашык тотып ашау турында әйтеп тә тормыйм. Менә шул балалар бүген үзләре ашый, эчә, йөгереп йөри, мәктәптә укый, концертларда чыгыш ясый. Наз, мәхәббәт, әлбәттә, медицина ярдәме белән аларны аякка бастырдык. Тормышымдагы иң зур нәтиҗә – шушы балаларым.
Мәликә ханым тәрбиягә алган балаларның барысы да гомуми белем бирү мәктәбендә укымый, махсус мәктәпкә укучылары да бар. Акыл үсешләре, мөмкинлекләре төрле икән.
– Иң мөһиме – алар барысы да мөстәкыйль, – ди Мәликә ханым. – Беренче чиратта мин шуның өчен куанам. Тагын әле аларны фатирлы да итәсебез килә. Гаилә корган Настя белән Фәриткә торак мәсьәләсе артыннан йөрибез. Тәрбиягә бала алгач, шуңа инандым: ятим балаларга закон буенча тиешле фатирны алу өчен «җиде кат сират күпере кичәргә» кирәк икән. Җыясы документларның очы‑кырые юк.
– Инде ул-кызларыгыз үсеп килә, тагын тәрбиягә бала алырга теләк юкмы? – дим.
– Башта андый теләк бар иде, ләкин туктап калдым, – ди Мәликә ханым. – Унсигез яшькә кадәр балаларны үстердең дә, чыгарып җибәрдең түгел бит. Алар һаман да минем балалар. Мәсәлән, Настя белән Фәрит гаилә корды, ләкин атна саен бездә алар. Шулар өчен кайгырып, борчылып торам. Иң кечкенә улыма сигез яшь. Әле аларны аякка бастырасы, кеше итәсе бар. Әлбәттә, башка балаларга дә ярдәм итәсем килә, тик бө
тен ятим авыру баланы мин генә тәрбияли алмыйм. Ни әйтсәң дә, яшь тә бара бит.
Мәликә ханым телефонын ачып, балалары вотсап аша аңа язган хәбәрләрне укыды. (Үзең тудырган балалардан да мондый сүзләр ишетмисең, билләһи). «Әнием, мин синең йөзеңә беркайчан кызыллык китермәм, менә күрерсең...», «Әнием, син дөньядагы иң матур, иң әйбәт Әни...», «Әни, мин сине беркайчан ташламаячакмым...», «Әни, минем өчен синең бәхетле булганыңны күрүдән дә зуррак шатлык юк...»
Күзгә яшьләр тулды. Мәликә ханым да нечкәреп китте.
– Мине сагынып көтеп торалар, өйгә һәрчак ашыгып кайтам, – диде ана кеше.

«КӨНГӘ 1500 КЕШЕ АШАТТЫК»
Мәликә ханым малай-кызлары турында шулкадәр яратып сөйли ки, икенче темага сорау бирсәң дә, сүз үзеннән-үзе шул балаларга барып тоташа. Шулай да «Ярдәм» фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры белән бүтән тема турында да сөйләштек.
«Ярдәм» мәчете инде ничәнче ел ураза тотучыларга көн саен ифтар уздыра. Махсус чатырларга 1 мең 200 кешелек табын әзерлиләр. (Кайчагында күбрәк тә була). Моннан тыш, сәхәргә дә 300ләп кеше килә. Тагын Корбан бәйрәмендә өч көн дәвамында корбан ашы үткәрәләр.
– Быел да Корбан ашына халык күп килде, – диде Мәликә ханым. – Хәтта зур чират барлыкка килде. Әлбәттә, кайнар аш бөтен кешегә җитте. Тагын волонтерларыбыз 2 меңнән артык кешегә корбан ите таратты.
– 2 мең кеше – мохтаҗлармы? – дим.
– Әйе, мохтаҗлар күбрәк тә була. Ел дәвамында исемлек төзибез. Анда гарипләр, ялгыз әби-бабайлар, күп балалы гаиләләр, гомумән, авыр хәлгә калган гражданнар керә. Бу исемлек елдан‑ел зурая.
– Ә шуның кадәр корбан ите каян аласыз? – дим.
– Җыела. Беренчедән, «Ярдәм» мәчете каршында корбанга дигән малларны сату, шартына туры китереп сую оештырылган. Корбан чалдырган кешеләр, шәригать кануннары буенча, өчтән берен мохтаҗларга бирә бит. Менә шул өлешне күбрәк мәчеттә калдыралар. Кайберәүләр, малны суеп, дога кылганнан соң, итне бөтене белән мохтаҗларга таратырга кушып китә. Икенчедән, өч көн дәвамында, һәр теләгән кеше, чалдырган корбан итен мәчеткә алып килә. Без аларны аннан соң менә шулай исемлек буенча таратабыз.
Безнең дә корбан итеннән әзерләгән долмабыз әзер булды. Мәликә ханым кәстрүлнең капкачын ачып җибәрде. Шундый хуш ис таралды ки, язып аңлата торган гына түгел. Карап торырга да бик аппетитлы күренә, шулпасы да бар. Хуҗабикә долманы башта зур бер тәлинкәгә салды.
– Яшелчәләрен бутап тормыйм, аерым‑аерым торгач матуррак, – диде.
Шуннан Мәликә ханым барыбызны да табын янына чакырды. Авыз итәбез... Телеңне йотмалы! Һич арттыру түгел. Аеруча сарык итен яраттык. Ул изелеп, бик тәмле пешкән. (Бер ят тәм дә юк.)
– Моннан соң сарыкны фәкать шулай әзерли башларга кирәк, – диештек.
– Учакта да пешерергә була, ялкында тагын да тәмлерәк килеп чыга ул, – дип елмайды Мәликә ханым.
МӘЛИКӘ ХАНЫМ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАДАН ДОЛМА РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак (8 порция өчен):

- Сарык ите – 1 кг
- Бәрәңге – 0,8 кг
- Кызыл борыч – 1 баш
- Сары (яшел) борыч – 1 баш
- Кишер – 2 баш
- Помидор – 2 баш
- Кәбестә – 0,3 кг
- Баклажан – 1 баш
- Сельдерей – берничә кузак
- Укроп – бер бәйләм
- Петрушка – берничә сабак
- Борыч – чама белән
- Тоз – чама белән
- Паприка (төелгән кызыл борыч) – тәменчә
- Зәйтүн мае – 100 г
- Итне кисәбез!
- Турыйбыз!
- Кишерне бүләбез!
- Борычны кисәбез!
- Турыйбыз!
- Помидорны кисәбез!
- Турыйбыз!
- Бүләбез!
- Ваклыйбыз!
- Май агызабыз!
- Тезәбез!
- Тоз сибәбез!
- Борыч өстибез!
- Бәрәңге куябыз!
- Кишер салабыз!
- Борыч куябыз!
- Тезәбез!
- Помидор өстибез!
- Кәбестә тезәбез!
- Тутырабыз!

Добавить комментарий