Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Табикмәк – табын яме...

Табикмәк – табын яме...

Аш-су әзерләгәндә, кайбер хуҗабикәләргә аеруча сокланып, пешергән ризыгына ис китеп кайта. Апас районының Кече Болгаер авылына баргач та, шундыйрак хис-тойгылар кичердек. Редакциябез кунагы – Зәйтүнә апа Закирова. Фәкать ул якларга гына хас булган рецепт белән табикмәк әзерләде ул.

28 ноября 2018

«ӘНИ «ЛАЙК»ЛАРНЫ МИННӘН КҮБРӘК ҖЫЯ»
 
Табикмәкне төрле якларда төрлечә атыйлар. Балтач ягында ул – бәрәңге пәрәмәче, Азнакай ягында – дучмак, дурычмак. Апас­та исә табикмәк дип атала икән. Ни өчен икән, дим, чөнки мин үзем дә Апас ягыннан. Тик бездә бу ри­зыкны пешерү түгел, белмиләр дә. Бактың исә, табикмәкне Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яратып әзерлиләр булып чыкты. Кече Болгаерның әлеге районнарга орынып торганын исәпкә алсак, гаҗәпләнәсе юк. (Алай гына да тү­гел, 1932 елга кадәр авыл Тәтеш районына кергән.)
Зәйтүнә апа – Инстаграм йолды­зы. Кызы – журналист, язучы Гөлүсә Закирова әнисенең мичтә табикмәк пешерүен төшереп, Интернетка да куйган. Санаулы көннәр эчендә видео 40 меңгә кадәр карау җыйган.
– Иң кызыгы шул: әнинең та­бикмәк пешерүен Инстаграмга куйган саен видео әллә никадәр «лайк» җыя, – ди Гөлүсә Закирова. – Белмим, кеше учакта пешкән ризык булуына кызыгып карыймы, әнигә­ме, тик элгән башка видеоларымны аның кадәр күп карамыйлар.
1-2
Сөйкемле шул Зәйтүнә апа. Гади­леге, самимилеге белән үзенә тарта. Тормыш иптәше Рәүф абый белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Тик берсе фаҗигале рәвештә ва­фат булган. Хуҗабикәгә киләсе елда 70 яшь тула.
– Без ятим үскән балалар, – диде Зәйтүнә апа, тормышы белән кы­зыксынгач. – Әти мин тугач үлгән. Әни дә әллә ни озак яшәмәгән – миңа дүрт яшь тулгач, вафат булган. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала калганбыз. Сугыштан соңгы авыр заманнар – 1949 ел. Урыны җәннәттә булсын, безне ачлык­тан, ялангачлыктан алып калган кеше – әтинең сеңлесе Миңнегөл апа. Кияүгә чыкмаган яшь кыз була ул. Курыкмыйча дүрт баланы үз өс­тенә алган бит. Аның тырышлыгы, мәхәббәте саклады: без ятимлек ачысын татымадык. Ул безне эшкә дә өйрәтте, тәрбия дә бирде. Кызга­ныч, дүрт туган арасыннан мин генә исән инде хәзер.
– Миңлегөл апа исән түгелме? – дим.
– Юк, вафат, житмеш бергә кадәр яшәде. Аның язмышы гаҗәеп. Безне үстереп, тормышка озаткач, хатыны үлгән иргә кияүгә чыкты. Сигез бала өстенә килде. Аларны да безнең кебек кадерләп үстерде. Ул балалар Миңнегөл апаны бик җылы итеп искә алалар. Иң мөһиме – кырык яшендә ул үзе дә кыз бала тапты. Ятим балаларны сыендырган өчен Аллаһы Тәгалә аңа әҗерен бирде: мул, әйбәт тормышта яшәде. Унөч баласы да гомер буе хәлен белеп торды…
1-7
«МИЧНЕ СҮТТЕРМИМ!»
Кече Болгаер авылында мич өч кенә йортта калган. Шуларның берсе – Закировлар гаиләсендә. Зәйтүнә апаның горурлыгы ул мич.
– Бүген кешене әллә нәрсә белән шаккатырып булмый, ә менә мичтә пешкән камыр ризыгы һәркемгә тансык. Балалар кайтасы булса, тизрәк камыр куям: мич койма­гы, катлама пешереп алам. Мак­тый-мактый ашыйлар. «Мондыйны
бүтән берәү дә пешерә алмый», – диләр. Югыйсә камыр ризыгының бөтен сере – ялкында, мичтә пе­шүдә. Шуңа да исән чагымда мичне сүттермәячәкмен.
Табикмәкнең камыры бик җиңел әзерләнә икән. Җылы суга сыек май, күкәй, шикәр комы, тоз саласың да яхшылап болгатасың. Аннан юеш чүпрә өстәп, камыр басасың.
– Элек камырны сөткә баса идек, – диде Зәйтүнә апа. – Хәзер суга эш­либез. Сыек майны күбрәк салгач, камыр бик тәмле була, кетердәп тора.
– Юка камырына охшамаган икән, – дим аш‑су остасына.
– Юка бит ул икенче ризык. Каймак, май белән әзерләнә. Аны күбрәк чәй табыннарына чыга­ралар. Ә табикмәк туклыклы, тамак туйдыра торган ризык. Әгәр аның камырын юка шикелле йомшак итсәк, бәрәңгене тотып тора алмас иде. Монда бит төп хикмәт – өстенә ягылган бәрәңгедә.
1-6
– Камыр тиз кабара, – дип эшен дәвам итте Зәйтүнә апа. – Өстен тастымал белән ябып, җылы урынга куеп торабыз да, бер сәгать дигәндә әзер дә була.
Ул арада бәрәңге пешеп чыкты. Зәйтүнә апа аны газ плитәсеннән алып, суын түкте. Аннан төйде. Һәм бәрәңгегә сөт, эретелгән сыер мае салып болгатты. Янә өч күкәй сытты.
– Кемдер пешкән юка өстенә бәрәңге җәйгәч, йомырка сары­сы белән майлый, – ди Зәйтүнә апа. – Мин алай эшләмим. Йо­мырка бәрәңгенең эчендә бар бит, шул җитә. Ялкында ул күпереп, ял­тырап китә.
АТАКЛЫ ДИРЕКТОР
Камыр кабарган арада, дип, За­кировларның күршеләрендә генә яшәүче авылның хөрмәтле кеше­се – Илдар абый Миңнебаев янына кереп чыктык. Егерме алты ел Кече Болгаер мәктәбендә директор ва­зыйфасын башкарган ул. 2015 елда Илдар абый эшеннән киткән, һәм мәктәп тә ябылган. Югыйсә уку йортында 40 укучы белем алган әле ул чакта.
– Лаеклы ялга чыктым да эштән китәргә дигән карарга килдем, – диде Илдар абый. – Безнең балалар хәзер күрше авылга – Борнаш урта мәктәбенә йөреп укый. Укытучы­лар коллективы бик көчле иде, алар да Борнаш мәктәбенә китте.
– Эштән китмәгән булсагыз, мәктәп тә ябылмас иде, – дим Ил­дар абыйга. (Бу атаклы директорны районда яхшы беләләр, санлыйлар.)
– Бәлки... Тик икенче кызыксыну­ларым барлыкка килде. Мин хәзер Буа мәдрәсәсендә укыйм, дин гый­леме алам. Безнең Кече Болгаер атаклы авыл булса да, аңа игътибар аз, җитәкчеләр тарафыннан, диюем. Хәер, халык та авыл өчен бик янып тормый. Шул ук мәктәпне япканда бер ата‑ана да каршы чыкмады. Ә бит мәктәптә Татарстан Респуб­ликасының ике атказанган укыту­чысы, биш «Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе алган һәм башка дәрәҗәле исемнәре булган мөгаллимнәр эшли иде. Район, республика күләмендәге Олимпиада, ярышларда җиңгән уку­чыларыбыз бар. Аннан да бигрәк, мәктәп булмау авылны ятим итте. Сөйләсәң күп инде... Шуңа гына сөенәм: безнең мәктәптә эшләгән талантлы укытучылар бүген дә ба­лаларга белем бирә. Берсе дә эшсез калмады. Аралашып торабыз. Кол­лективны, мәктәпне сагыналар...
Әйе, Кече Болгаерның мәктәбе бү­ген ятим булып моңсу гына утырып тора. Ул нәкъ Зәйтүнә апа Закиро­валар каршында. 1926 елда ук баш­лангыч мәктәп булып ачылганлыгы билгеле. 1981 елда сигезьеллыкка әйләнгән. 1991 елда, Илдар Миң­небаев тырышлыгы белән, урта мәктәп буларак эшли башлаган.
– Без үскәндәге гөрләп торган авыл юк, шуңа бик моңсуланам, әр­ним, – диде Илдар абый. – Шәһәргә дип чыгып китәләр. Ни өчен? Аң­ламыйм... Күбесенең фатиры да юк, кеше торагында яшиләр. Ә бары­бер шәһәрдә көн итә дигән исем алу өчен шунда интегеп яталар. Элеккеге укучыларымны күрсәм дә, гел әйтәм: «Кайтыгыз авылга. Монда да тормыш бар бит!»
Илдар абыйның Кече Болгаерда сүзе үтә икән: зират коймалары тотарга, өмәләр ясарга булсын­мы, башлап йөри. Ул әйтсә, халык җыела.
Тагын шушы урында Кече Болгаер өчен күңелле вакыйганы – авыл та­рихын, бүгенгесен яктырткан китап турында да әйтми кала алмыйм. Аның авторы – Гөлүсә Закирова. 624 биттән торган калын китапта язучы, журналист, архив документ­ларыннан тыш, авылдагы йолалар, урам, елга, күл атамаларын да бар­лый. Ризык рецептларына кадәр бирә. Мисал өчен, Кече Болгаерда гомер-гомергә, табикмәктән кала, бодай бәлеше, эремчек пилмәне, юка, сөтле аш әзерләгәннәр. Ә мөт­лек ашы (кыр суганы белән пеше­релгән итсез аш), ышти (яңа суй­ган терлек эчәгесен яки картасын чүлмәккә салып, төнгегә мичкә куя­лар, аннан борчак салып пешереп бетерәләр) аеруча кызык тоелды.
ЯШИ-ЯШИ КАДЕРЛЕ
Ашыга-ашыга Зәйтүнә апа яны­на кайтып кердек. Камыр инде кабарган иде.
– Эшне башларга, дип, сезне көтәм, әйдәгез, тизрәк, – диде ху­җабикә.
Табикмәкне пешерү тәртибе юканыкы сыман. (Узган ел без аны Кайбыч районының Кошман авылында әзерләгән идек. Камыр­ны юка гына итеп җәеп ялкында пешерәләр). Зәйтүнә апа башта камыр җәймәләре җәйде. Аннан кайнар майлы табага аларны җәеп салды. Һәм табаларны мичкә – ял­кынга таба шудырды.
– Ә нинди утын кирәк? – дим, шарт‑шорт янган учакка карап.
– Туйра агачы. Гадәттә мич өчен юкә, туйра тотам, башкалары чәч­ри чөнки. Ялкынны карап кына торам, уттан бик куркам. Йөрәккә кереп калган...
Закировларның йорты 1990 елда янып көлгә әйләнгән икән. Авыл­дашлары, колхоз ярдәме белән яңадан шул ук нигезгә йорт сал­ганнар.
– Мин гел колхозда эшләдем, – диде Зәйтүнә апа. Сыер да сау­дым, сөт тә җыйдым, склад мөди­ре дә булдым. Шуңа район, кол­хоз җитәкчеләре дә ташламады. Авыр еллар иде бит. Әле балалар да кечкенә. Ашатырга, киендерергә кирәк, дигәндәй. Башта бер кеч­кенә йортта яшәп тордык. Алланың рәхмәте, йортны тиз эшләп чык­тык. Барысы да җайланды. Инде шушы йортта картаерга язсын.
Хуҗабикә, хисләргә бирелеп, игътибарын безгә юнәлткән ара­да мичтәге камыр күпереп менде.
– Ай-ай, – дип, Зәйтүнә апа җәймәне әйләндерде.
Монысы да гаҗәп тоелды: ялкын­да камыр әйләндермичә дә пешә?! Һәр эшнең үз җае, дигәндәй, моның үз сере бар икән:
– Әйләндергәч, камырның ике ягы да кетердәп тора. Бөтен хикмәт шунда, – диде аш‑су остасы.
Аларны янә мичкә тыкты Зәй­түнә апа. Бу юлы инде тизрәк алды. Кайнар табаны өстәлгә куй­ды да җәймәгә бәрәңге сылады. Һәм яңадан мичкә озатты.
– Бәрәңге кызара башлагач, кире алабыз, – диде хуҗабикә.
Ул арада сыер маен эретергә куйды. Аннан каз канатыннан ясаган тегәчне юып алды.
– Яңа тегәч ясаган идем, жур­налга матур чыксын әле... – диде.
Табикмәк әзер булды. Камырлы җирләре кызарыбрак та киткән, бәрәңге яккан өлеше саргаеп, ял­кында ягымлы бер алтынсу төскә кергән. Моннан бигрәк, өйгә та­ралган хуш ис борынны иркәлә­де. Әйтерсең, ул һәр күзәнәккә кереп, балачакка алып кайтты. Төтен катыш камыр исе... Болар инде сагынып сөйләргә генә калып бара. Әйе, утын миченең ямен, көчен бернинди заманча электр, газ мичләре дә алыштыра алмый. Мөмкин түгел! Шушы вакытта кү­ңелгә бер уй килде: үз йортың бул­са, һичшиксез, мич ясарга кирәк! Әллә ни күп урын алмый бит ул. Ә нинди зур файда: телеңне йо­тарлык ризык әзерләү бер булса, ул йортта үскән балалар өчен – гомерлек балачак хатирәсе. Яши-яши, анысы да бик кадерле була икән шул...
Зәйтүнә апа яңа тегәч белән та­бикмәкнең өстен майлап алды. Ри­зыгыбыз ялтырап китте, ашыйсы килү теләген көчәйтте генә.
Икенче җәймәне мичкә куйгач, хуҗабикә яңа пешкән табикмәкне кисә дә башлады:
– Табикмәкне кайнар килеш ашыйлар, бәрәңге ризыгы, суын­гач, тәмен югалта. Әйдәгез, җите­шегез, – диде.
Авыз итәбез... Гаҗәп. Мондый тәмле камырны күптән авыз иткән юк иде. Югыйсә су белән йомыр­ка, сыек майга гына басылган. Төп хикмәт, ахрысы, әлеге дә баягы мичтәдер. Камыр кетердәп тор­са да, өстенә ягылган бәрәңге аны йомшарткан. Хәтта төелгән бәрәңгегә дә үзенә бер төрле тәм кергән, төтен тәме, димме.
– Табикмәкне газ мичендә дә пе­шереп буламы? – дим.
– Буладыр, – ди Зәйтүнә апа. – Тик мичтә пешергән кебек булмый инде. Бик ашыйсы килсә, безгә кайтыгыз, пешерермен. Аны әзер­лисе авыр түгел. Димәк, аппетит уянгач, Кече Болгаерга тагын кай­тып киләсе булыр..
 
1-1
ЗӘЙТҮНӘ ЗАКИРОВАДАН ТАБИКМӘК РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак:
Су – 1 стакан
Йомырка – 2 данә
Шикәр комы – 2–3 аш кашыгы
Сыек май – 0,5 стакан
Он – 0,5 кг
Юеш чүпрә – 50 г
Тоз – тәменчә
 
Эчлек:
Бәрәңге – 1 кг
Сөт – 1 стакан
Сыер мае – 100 г
Йомырка – 3 данә
 

  1. Салабыз! 1-8

  2. Сытабыз! 1-9

  3. Бутыйбыз! 1-10

  4. Каплыйбыз!  1-11

  5. Түгәрәклибез!  1-13

  6. Җәябез! 1-14

  7. Тигезлибез! 1-17

  8. Куябыз! 1-15

  9. Әйләндерәбез! 1-16

  10. Җәябез! 1-12

  11. Алабыз!  1-6

  12. Майлыйбыз! 1-18


 
1-20
 
1-4
1-5

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: