«Татарстан» журналыннан «Татарстан» торты
Ниһаять! 2020 елның декабрендә республиканың төп журналы үзенең йөзьеллык юбилеен бәйрәм итә – без үзебезне дә, укучыларыбызны да туган көнебез белән котлыйбыз! Ерак 1920 елның салкын декабрендә журналның беренче саны дөнья күргән, аңа «Вестник Татарского областкома РКП (б) » дигән бик озын исем бирелгән.
19 января 2021
Шундый тантаналы дата уңаеннан бәйрәм оештыруга яманаты чыккан пандемия комачауласа да, кунакларны «Татарстан» торты белән сыйламый булмый бит инде! Һәм менә, рецептлар, ГОСТлар һәм кирәкле ингредиентларны туплап, бәйрәмдарыбыз «Татарстан» легендар торт пешерүгә керешә.
ЗУРАБ ХУБУЛАВ ХЫЯЛЫ
Республикабыз кулинариясенең визит карточкасы булган «Татарстан» тортын 1970 нче еллар башында Зураб Хубулава уйлап тапкан, дип санала (40 ел буе «Заря» кондитер фабрикасын җитәкләгән әлеге данлыклы шәхес белән әңгәмәне «Татарстан» журналының 2009 елгы май саныннан табып укырга мөмкин).
Түбән калорияле, бисквитсыз, суыткычсыз да озак саклана ала торган мондый торт аның хыялы була.
ТАТАРСТАН КҮЧТӘНӘЧЕ
Халык тортны бик яратып кабул итә. Казаннан китүче һәркем «Татарстан» поездында үзе белән күчтәнәч – «Татарстан» тортын да алып китүне изге бурычына саный. Әмма торт бик дефицит була, фабрика территориясендәге кибеткә иртәнге сәгать алтыдан озын чират тезелә...
БАЛАЧАК ТӘМЕН КАБАТЛАУ
Кыскасы, тәме һәркемгә балачактан таныш булган менә шул «легенданы» пешерергә туры киләчәк иде безгә. Белгечләр алдан ук кисәтеп куйды – өй шартларында бу хәтта кулинарларның да бик сирәгенең генә хәленнән килә, ә инде дилетантлар турында әйтеп торасы да юк... Әмма, «Татарстан» булыйк та, «Татарстан» пешерә алмыйкмыни! «Пешерәбез, әлбәттә!» – дип карар кылды журнал коллективы һәм, җиң сызганып, алъяпкыч ябып, эшкә дә кереште.
МӘГЪНӘЛЕ ИРТӘНГЕ АШ
Чит кешеләрдән безнең бу эшне һичшиксез ерып чыгасыбызга бер генә кеше – «Россия 24» телеканалындагы «Завтрак со смыслом» программасын алып баручы Эльмира Җәләева гына шикләнмәде. Һәм без аның ышанычын акладык та! Коллегабызны иртәнге ашка тортсыз калдыра алмыйбыз бит инде – үзен дә әлеге кулинария җәүһәренең автордашы булырга чакырдык.
– Башта йомырканың агын сарысыннан аерабыз! – дип эш куша «Татарстан» редакциясенең офис-менеджеры Ләйсән Һадиева.
– Аксымнарны блендерга салабыз! – дип агрегатны эшкә әзерли хәбәрчебез Олеся Бондаревская.
– Шикәр белән!– дип шәрехли корректор Лилия Мөхәммәтшина.
– Сарыларыннан тәбә кыздырырбыз! – дип, кулындагы табасын селки шеф-редактор Әскәр Сабиров.
Барысы да ярдәм итәргә ашыга, шунлыктан кадрдагыларга (анда исә «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина һәм »Завтрак со смыслом» программасын алып баручы
Эльмира Җәләева) торт бик җиңел һәм тиз пешерелер кебек тоела.
Әмма бу шулай тоела гына шул...
ТАТЛЫ ТӘМ-ТОМ
Машина торт җәемнәре өчен аксым күперткән арада (инструкция буенча моңа кырык‑илле минут таләп ителә!) пешекчеләр крем‑суфле әзерләүгә керешә. Бер савытка салынган ингредиентлар күләменнән күренгәнчә, ул безедан да баллырак булырга охшаган. Бер килограмм шикәр белән 700 грамм патоканы, болгата-болгата, сүрән утта кайнатып чыгарабыз, аннары суда җебетеп куелган агар-агарны өстибез дә, пешерәбез-пешерәбез-пешерәбез... Менә инде блендер аксымны ап‑ак күбеккә әйләндерде, һәм без әлеге күбекне, пергамент җәелгән табага сылап, бер сәгатькә мичкә тыктык... Крем исә һаман пешә әле. Ярый ла сөйләшер сүз күп – журналның йөз еллык тарихы бик кызыклы вакыйгаларга искиткеч бай.
Безнең коллегаларыбыз – «Татарстан» журналистлары республикадагы иң мөһим вакыйгаларда катнашкан һәм аларны яктырткан бит: Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышын, ике сугыштан соңгы хәрабәләрне торгызу чорын, халыкның хезмәттәге батырлыкларын – ачлыкка каршы көрәшне, күмәкләштерүне, индустрияләштерүне... Күпләп нефть чыгара башлау, Чулманда нефть‑химия җитештерүләре комплексын һәм КАМАЗны төзү, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллының зур сәнәгать үзәкләренә әйләнү процессы. Республика илебез өчен вертолетлар, самолетлар, зур йөк автомобильләре, нефть химиясе продуктлары, шиннар, кораблар, компрессорлар һәм суыту җиһазлары, полиэтилен, синтетик каучук, медицина һәм оптика җиһазлары, дарулар һәм юу-чистарту матдәләре җитештерә... »Татарстан» боларның барысы турында да «Путь Ильича», «Причал», «Татарстан большевигы», «Татарстан коммунисты» дип исеме шактый еш үзгәреп торган басмаларында язып барган...
– Пешеп чыгар алдыннан кремга күпертелгән аксым өстисе бар! – дип сүзебезне бүлә хәбәрчебез Руфия Фазылова.
– Шуңарчы исә аларны туглап күпертергә онытмагыз! – дип исебезгә төшерә чыгарылыш мөхәррире Фәридә Әхмәтҗанова.
– Шуңарчы исә йомырканың агын сарысыннан аерырга онытмагыз! – дип тагын бер тапкыр тәбә ашарга әзер булуына ишарәли Әскәр Сабиров.
– Шуңарчы исә аларны сатып алырга онытмагыз! – дип бүлдерә бухгалтер Ольга Басаркина, тик, суыткычны ачып карагач, гафу үтенә.
Кабат йомырканың агын сарысыннан аерабыз һәм кирәклесен – блендерга, калганын табага салабыз.
– Аз гына шикәр өстәгез, – дип өйрәтә корректор. – Тик табага түгел инде, блендерга, блендерга, Әскәр Әсфәнович!
– Их, тозлы балык ашасаң иде хәзер... – дип авыр сулый баллы ярымфабрикатлар – безе һәм кремны авыз итеп туючылар.
Шул шәрехләүләрне тыңлый-тыңлый, пешергән кремыбызны күпертелгән аксымга саклык белән генә агызабыз. Болгаткач, мүк җиләге конфитюрын да өстибез – һәм менә матур алсу төстәге крем әзер. Безе җәемнәре дә пеште һәм суына. Технология буенча, алар бер тәүлек суытылырга тиеш. Тик безнең ул тәүлегебез юк. Шоколад эреткән арада гына суытабыз да эшебезне дәвам итәбез.
СОКЛАНДЫРГЫЧ
Иң кызыклы мизгел – тортны җыю. Дизайнерыбыз Леонид Гобәйдуллинга җәемнәрне крем сылап өю процессы журналны битләргә салуны хәтерләтте: гади ашамлыклар – йомырка һәм шикәрдән (текст һәм фотосурәтләрдән, дип укы) торт (журнал, дип укы) пәйда була.
– Сулгарак, уңгарак … – дип өйрәтә дизайнер. – Бу кырыйдан куерак сылагыз, алайса чокырланып тора... Әнә тегендә исә нигәдер күтәрелеп тора – тигезләгез! Ян‑ягын да сыларга онытмагыз!
Сокландыргыч...
Тортка шоколад хәрефләр төшергәндә исә матурлык буенча баш кешебездән ике кулинарга да шәп эләкте. Матур язу осталыгы юк икән икебездә дә. Компьютер клавиатурасына күнеккән куллар каләм генә түгел, кулинария шприцы тотудан да бизгән шул инде.
ҺӘВӘСКӘР МАТУРЛЫК
Бернигә дә карамастан, торт әзер. Булдырдык! Һөнәрмәндләр – Зураб Хубулава коллегаларыныкы кебек үк матур түгел әлбәттә, шулай да бик күркәм!
– Яраткан кешегә бик тәмле, – дип күнегелгән гадәте буенча төзәтә корректор, кашыгын ялый- ялый.
«Татарстан» журналы редакциясе һәм «Завтрак со смыслом» программасын төшерү төркеме татлы тәгам яратучылардан булып чыкты – бик тәмләп авыз иттеләр. Торт шундый зур иде, һәркемнең өенә күчтәнәч итеп алып китәргә дә җитте. Татлы тәм‑том бигрәк тә каләм әһелләренең әби- бабайлары күңеленә хуш килде. «Балачак тәмен хәтерләтә, – дип ләззәтләнде алар, торт белән чәй эчә-эчә. – Әмма нәрсә тәме икәне генә аңлашылмый...»
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
Йомырка (аксымы гына) – 20 данә
Шикәр – 1кг 700 г
Патока – 700 г
Агар‑агар – 30 г
Ачы шоколад – 100 г
Мүк җиләге конфитюры – 200 г
Аерабыз!
Салабыз!
Туглыйбыз!
Алабыз!
Пешерәбез!
Җыябыз!
Бизибез!
Пешерәбез!
Эретәбез!
Язабыз!
Фото: Александр Ефремов
Александр Ванечкин
Добавить комментарий