Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Юка өчен юкә әйбәт

Юка өчен юкә әйбәт

Кайбыч районыннан юка пешерү серләре турында

27 апреля 2017

Юка дигән тәмле ризык республикабызның күп кенә районнарында юк. «Нәрсә соң ул?»・ диләр кайчак аптырап. Ә Апас, Кайбыч, Кама Тамагында яшәүчеләр бер генә мәҗлесне дә әлеге ризыктан башка уздырмый. Бу якларда аны гади халык «җука» дип әйтергә ярата. Нинди ризык соңул? Аны ничек пешерәләр? Бу сорауларга җавапны Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Лира апа Шәйхетдиновадан алдык.


27-10


ЮКА ӨЧЕН ЮКӘӘЙБӘТ


Лира апага 71 яшь. Кошманда аны иң оста юка пешерүче дип таныштырдылар. Үзенә күрә бер йолдыз ул биредә: янына газета-журналлардан, телевидениедән дә килгәннәре булган. Барысына да бәйнә-бәйнә сөйләп, юка пешереп күрсәткән.


– Камыр куйганчы, мичкә утыннарны әзерләдем, камыр куйгач, ут төртербез, җаным, – дип каршы алды безне Лира апа. (Бу якларда кешегә, якын итеп, шулай дип эндәшәләр – авт.)  – Ялкында пешкән юканың тәме дә, кыяфәте дә икенче төрле була. Кайберәүләр хәзер аны газ мичендә генә пешерә, ләкин мин: «Бу сезнең юка түгел, «ләпүшкә»,» – дим.


Юка, чынлап та, «лепешка»га охшаган, ләкин мичтә пешкәненең тәме бөтенләй икенче: күбек кенә, авызда эреп китә. Лира апа камыр өчен кирәк булачак ризыкларны барлап чыкты: бармакларын бөкли-бөкли, 7 төрле әйбер санады.


– Сөтне җылытырга кирәк, алай итсәң, камыр тизрәк кабара да, уңа да, – дип, кызлар җитезлеге белән эшкә тотынды ул. Сөтне зур кәстрүлгә салып, чүпрәне изеп болгатты. Өстенә сыек май, тоз, шикәр комы, йомырка салып, аларны болгатып, камыр басарга кереште.


– Кулга камыр ябышмый башлаганчы, басам, – ди Лира апа. – Безнең әниләр дә шулай эшләгән, ипине дә куаз камыр (ипи камыры – авт.) кулдан төшкәнче басканнар.


Унбиш-егерме минут дигәндә, Лира апа камырны басып бетерде. Бер сәгатьтән әзер булачак икән. Ә ул арада мич янына килдек. Безнең өчен иң күңеллесе шушы мизгел булгандыр, мөгаен! Менә ул олы мич! Авыл кешесенең иң якты хатирәләре, мөгаен, мич белән дә бәйледер. Һәрхәлдә, минем шулай. Ял көннәрендә мич башына менеп утырасың да ялкында яңа пешкән юканы сындырып, сөт белән ашыйсың. Өйгә татлы бер ис таралган була. Ә аннан, утын күмергә әйләнгәч, минем әни аны казан астына тарта иде. Мич төбенә катлы бәлеш ясалган табаларны тезә. Ә миңа морҗаны ябарга куша. Аннан соң, зур эш башкаргандай, мич башыннан төшәсең. Бер мизгелдә балачакка кайтып килгәндәй булдым...


– Мичне дә үзегез ягасызмы? Балаларга кушасызмы? – дим Лира апага. Ни дисәң дә, Лира апа өлкән яшьтә бит.


– Утының булса, мич ягуның ние бар аның, җаным? Авыр эш түгел бит. Без кечкенәдән мич ягып үстек. Юка өчен юкә агачы әйбәт. Аны җәйдән балалар махсус әзерләп куя. Коры, юка утынга ут төртүгә, кабынып китә. Хәзер без аны...


Ул да түгел, Лира апаның миче «гөлт» итеп кабынып та китте. Остабыз канәгать итеп елмаеп куйды.


– Юканы еш пешерәсезме? – дим.


– Еш, җаным. Әле менә җирле үзидарә рәисе килгән иде: «Лира апа, районга Казаннан кунаклар килә, юка пешереп бирә алмассыңмы», – ди. Пешереп бирдем. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын, бер авырлыгы да юк аның. Кызым Ризидәнең улы – оныгым Рушанның кызы туды, шуның бәби ашына дә юка пешердем. «Әби, син бик бәхетле: оныкчыкларыңның бәби чәенә ризыклар әзерләп йөрисең», – ди оныклар. «Исән булсам, аларның балаларына да пешерәм әле, Алла боерса», – дип шаяртам.

«ЯЗМЫШ КУШКАЧ, КАРШЫ КИЛМӘДЕМ»


Лира апаның миче ялкынланып яна башлады. Ни өчендер бу мөлаем, ачык йөзле апаның язмышын да шушы утка охшаттым...


Тигез тормышта гөр килеп өч бала үстергән чакта Тәвис абый кинәт чирләп китә, дөнья куя. Ул якты дөнья белән саубуллашканда, Лира апага 40 яшь кенә була әле. Балалары хакына үзен кулга алып, тормышын дәвам итә ул. Дөрес, каенанасы да ярдәм итә, 34 ел бергә яшиләр. Ә аннан яңадан кияүгә чыга, һәм... кемгә диген – кияүләренә!


27-14


– Тәвис үлгәч, янә ир хатыны булырмын димәгән идем, – дип сөйләп китте Лира апа. – Иремнең сеңлесе Нурфидә дә яшьли – 47 яшендә вафат булды. Апалары чирләгәндә, безнең балалар гел аларда булды. Зур эшләрне бергә башкардык. Нурияне җирләгәч, ире Фәргатькә хатын эзли башладылар. Аларда да – өч бала, кечкенәсе әле мәктәптә укый иде. Ир-атка ялгыз башына тормышны алып бару авыррак. Танышлар: «Бер-берегезне беләсез, балаларыгыз да якын туганнар, кавышыгыз», – дип, мине димләделәр. Язмыш кушуы булганмы, каршы килмәдем. Фәргатьнең төпле кеше икәнен белә идем. Балалары да кызганыч булды. Үги әни булып кем килер дә, ничек булыр, дидем. Шулай итеп Фәргать белән яши башлаганыбызга 18 ел була, Алла боерса. Матур яшибез, балаларыбыз да башлы-күзле булды. Барысы да диярлек диндә. Безнең янда төпчек улыбыз калды. Тудырган аналары булмасам да, мине чит итмиләр, рәхмәт яусын, бик тәрбиялиләр. Үземнең балаларга да, Фәргатьнекеләргә дә кунакка еш барабыз. Кайтып алалар, китереп куялар.


27-11


Лира апа, сүзеннән бүленеп, кисәү белән янган утынны таратып җибәрде. Мичтән чаткылар чәчелде.


– Мичне махсус камыр пешерү өчен калдырдыгызмы? Авылда тагын мичле кешеләр бармы? – дим.


– Кошманлылар юканы һәр мәҗлескә пешерә, шуңа да күпләр мичне бетермәскә тырышты. Һәр йортта булмаса да, күп кешедә бар әле ул. Олы кунак җыйганда, мичсез кешеләр күршеләренә, аралашып йөргән кешеләренә кереп пешерә юканы. Бик җайлы бит ул: башта ялкында юка, кабартма пешерәсең, аннан, күмерен тарткач, бәлешләр тыгасың. Мичкә берьюлы дүрт-биш таба сыя. Камыр кабарып, шәп булып пешә.


27-13


«ӘБИ, ЯНМЫЙМЫ ӘЛЕ?»


– Һи, күрче, җаным, ничек эшләпәләнеп тулды, – дип, Лира апа төреп куйган камырын күтәреп алды. – Пешерә башларга кирәк, югыйсә камыр картая.


– Картаю ничек була ул? – дим.


– Камырны кабаргач та, пешерер-гә кирәк. Соңарсаң, юка пешкәндә куырыла башлый. Матур кабармый.


Бер литр сөткә ясаган камырдан 15–16 юка чыга. Ялкында пешкән юканың камыры, чыннан да, юка булырга тиеш икән. Исеме дә шуннан алынган бит. Газ мичендә пешерүчеләр исә ул камырдан 12–13 юка чыгара, аларныкы калынрак була икән.


– Түгәрәкләрне уртача зурлыкта итәм, – дип, аңлатуын дәвам итә Лира апа. – Җәям дә табага салам, кабартып утырасы юк, ялкында үзе кабара ул.


Лира апа башта мичне көйләде: күмерне кисәү белән кырыйга этеп куйды. Аннан нәзек кенә телемләгән чыраны күмер өстенә атты: юка пешергәндә ялкын булсын өчен, моны махсус шулай эшлиләр икән. Ул арада Кошманның атаклы аш-су остасы табаны, кайнарлансын өчен, мичкә тыкты. Шуннан тиз генә түгәрәк җәйде.Табаны алып төбен майлады да өстенә түгәрәк җәймәне җәйде.


27-16


– Юка камырын мичкә тыгар алдыннан чәнечке белән берничә җирдән тишкәләп алырга кирәк, юкса ул кабарып китә, формасын югалта, – дип, пешерү нечкәлекләрен сөйләргә дә онытмады Лира апа. Һәм юканы мичкә тыкты. Теге чыралар гөрләп яна башлаган иде инде. Табаны әйләндереп торып, бер-ике минут дигәндә юкабыз пешеп тә чыкты. Асты да өсте дә килгән.


– Юкка мактамыйлар сезне, юкагыз бигрәк уңды, – дип, Лира апага соклануыбызны җиткердек.


– Төрле чак була, җаным. Кайчагында мич кызуырак булып, катырак кызарып та китә. Кунакка әзерләгән чак булса, андыйны табынга куймыйсың инде. Бала-чагага бирәсең. Шуңа күрә юка пешергән вакытта оныклар гел минем тирәдә бутала: «Әби, юка янмыймы әле?» – дип, сагалап торалар. Янмаса да, беренчесен башта аларга сындырып бирәм инде.


Кызык: юканы кисмиләр, кул белән сындырып кына ашыйлар. Аш вакы
тында да аны табынга тәлинкәләргә түгәрәк килеш өеп чыгаралар. Безгә дә Лира апа кайнар юканы сындырып бирде. Авызда эри, үзе мамык кебек йомшак, үзе тәмле... Искиткеч!

Егерме минут дигәндә, Лира апа 12 юканы пешереп тә бетерде. Без бу күренешне елмаеп, сокланып күзәтеп тордык: «Мине тизрәк пешерегез, дип тора бит, җаным, көтеп тора», – дип, камыр белән «сөйләшә-сөйләшә» эшләде ул.


САБЫР АГАЧЫ


Лира апа чәй өстәле янына чакырды безне.


– Юка пешерергә кемнән өйрәндегез? – дим.


– Мәрхүм каенанам өйрәтте. Ундүрт яшемнән фермада эшли башладым, кияүгә чыкканчы, камыр ризыклары бик пешерми идем. Без күбрәк физик эштә идек. Әкрен-әкрен, каенанамнан карап торып, юканы үзем дә пешерә башладым. Кызларым, киленнәрем дә оста пешерә. Дөрес, төрле кешенең барыбер төрлечәрәк чыга, кулдан тора бит. Мин, мәсәлән, юканы баллы итмим. Ике-өч аш кашыгы шикәр комы җитә. Баллы булса, аны аш белән ашап булмый, чәй янына гына ярый торган була. Безнең авылда юканы бәйрәмгә түгел, ә гадәти көннәрдә ашар өчен дә пешерәләр, хәстәрләргә әллә нинди ризыклар кирәкми бит: сөт, күкәй һәркемдә бар, – ди Лира апа.


Өстәл артында сүзебез Кошманга барып тоташты. Кошман – Кайбыч районының иң борынгы авылларыннан берсе. Биредә атаклы бабачылар яшәгән. Улларын сөннәткә утыртырга дип, күрше районнардан да килгәннәр. Ләкин бүген инде авылда сөннәтче бабайлар калмаган. Заман шаукымына ияреп, ата-аналар малайларын дәваханәгә алып йөри башлаган.


– Соңгы сөннәтче бабайлар Хәлил, Шәкүр абыйлар иде, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Лира апа. – Бу шөгыль буыннан-буынга күчеп килгән.


– Сөннәтче бабайлар беткәнгә ничә ел? – дим.


– Утыз еллар бардыр. Элек бит бәби табарга да дәваханәгә бармадык, сөннәткә утыртырга да. Аннан бу гамәлләрне өйдә эшләргә ярамый башлады, тыйдылар. Шулай итеп, сөннәтче бабайларның кирәге калмады. Менә шулай халыкның күп кенә йолалары югалып бара.


Кошман төзек авыл, район үзәгенә өч чакрым булгангамы, буш йортлар да юк биредә. Яшьләр дә авылда кала икән. Лира апаның үз оныгы Раушан да, өйләнеп, гаиләсе белән туган авылында, төп нигездә калган. Балалар бакчасына 25ләп бала йөри, ди.


– Халык зарланырга яратса да, тормышлар матур хәзер, җаным, – дия-дия, тагын бер чынаяк чәй ясады Лира апа. – Өйләр якты, газы-суы кергән, бәдрәф, душ та өйдә. Бер дә шәһәрдәгедән ким яшәмибез. Бабаем белән мәчеткә йөрибез. Кошманда ике мәчет эшләп килә, мәдрәсәбез дә бар. Ирләр, хатыннар, балалар – барысы да дин сабаклары укый. Безнең якта халык элек-электән тырыш булган. Бүген дә шулай. Кемдер өч сыер асрый, кемдер үз эшен алып бара. Өлкән яшьтәгеләр исә – дин юлында. Илләр тыныч, көннәр аяз булсын. Исән-сау булыйк. Калганы булыр. Пешерербез юкасын да, бәлешен дә.


Лира апа безне озатырга чыккач, тагын бер акыллы сүзен әйтте:


– Оныгым Рушан бүген иртән сорый: «Әби, син күпне күргән. Ике ояда тормыш корган кеше. Гаиләдә тынычлык, иминлек булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – ди. «Улым, аның сере бик гади: гаиләнең нигезенә сабыр агачы салсаң, тыныч та, матур да яшәп була», – дидем. Сабыр итеп яшәсәң, барысы да була, сабырлык кирәк.
27-12
27-15
27-17

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: