
Укытучылар компаниясендә – кичке аш
Сентябрь узып бара. Ә димәк инде көз иркенләп тәхетенә менеп утырды. Күренә дә: агачлар көннән-көн саргая, сизелерлек итеп суытты. Көзнең тагын бер билгесе – букчаларын асып мәктәп укучылары белем алырга китте. Ата-аналар әйтмешли, башланды! Редакциябез кухнясында да көз «билгеләре» чагылсын дидек. Безгә бүген Татарстанның, алай гына да түгел, Россиянең иң яхшы укытучысы, төгәлрәк әйтсәк, «Ел укытучысы – 2017» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин ярдәм итә. Талантлы мөгаллим үз рецепты белән тутырылган татлы борыч пешереп күрсәтте.
03 октября 2018
Бу юлы редакциябез кухнясын бизәгән Алмаз Нуретдинович үзенең пөхтәлеге, булдыклылыгы, төгәллеге белән таң калдырды. Идәнгә ник бер яшелчә кисәге, чүп төшерсен. Тураган яшелчәләре линейка белән үлчәгән кебек – тип-тигез. Математиклыгы монда да чагыла.
Талантлы мөгаллим белән 2нче лицей-интернат ашхасендә очраштык. Ул әлеге белем үзәгендә математика фәне укыта. Икенче елын гына эшләсә дә, коллективта зур абруй, ярату казанган. Укучылары турында әйтмим дә!
– Аш‑су белән дуслыгыгыз ничек? Өйдә берәр нәрсә әзерлисезме? – дим мөгаллимгә.

– Бик яратып! – ди ул, елмаеп. – Бөтен ризыкларны да пешерә беләм. Мәскәү дәүләт университетында укыганда тулай торакта бәлешләр, өчпочмаклар да ясый идем. Төрле милләт студентлары арасында аш‑су пешерү ярышлары да оештырып йөрдем. Һәр милләт егет‑кызы үзләренең ризыкларын пешереп, аның әзерләү ысулларын сөйли иде.
Тик хәзер аш‑су әзерләү белән бик мавыкмыйм. Вакыт юк. Хатыным пешергәнне ашыйм. Шулай да ялларда берәр ят ризык әзерләргә тырышам. Төрек ашлары яратам. Яшелчә, җиләк‑җимеш салатларын көн саен ашыйм. Алар файдалы да, тәмле дә.
Алмаз Нуретдинович башта эчлек әзерләргә кереште: кишерне уып, суганны турады да, табага салып, электр плитәсенә куйды. Тоз, борыч өстәде. Шуннан татлы борычларның башын пөхтә итеп кисеп, эчен чистартты.
– Монысы «капкач» булачак, табынга куйганда да матур, – дип, борычның өске өлешен дә куна тактасына тезеп куйды.
Иттарткычтан чыгарылган сыер ите әзер, дөге дә пешкән. Табада кишер белән суган кызганны гына көтәбез. Ул арада «Россиянең «Ел укытучысы – 2017» бәйгесендә иртән төшергән фотоларын күрсәтә:
– Иртәнге биштә коллегам белән велосипедта йөрибез. Бу вакытта Казан аеруча матур була, тынлык... Казансу өстендә томан күтәрелә, шул манзараны фотога да төшерәм, – диде.

Талантлы кеше бөтен яктан да талантлы, диләрме әле? Алмаз Нуретдиновичка бу әйтем аеруча туры килә кебек. Көчле укытучы булу өстенә (Моның өчен ул көн саен үз өстендә эшли, тик ул хакта соңрак... – Авт.) , ныклап футбол, волейбол белән дә шөгыльләнә. Кышка хоккей уйный башларга җыена.
– Мин үз алдыма гел яңа максатлар куям. Аларга ирешмичә туктамыйм, – ди ул.
«КӨЧЛЕ УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ АВЫР»
Кишер белән суган әзер булды. Алмаз Нуретдинович чын пешекчеләрчә эшкә кереште: җәлт кенә күлмәк җиңнәрен сызганып, чыгартылган иткә кишер белән суганны кушып, барысын бергә болгатты. Аннан пешкән дөгене дә кушып, тоз, борыч өстәп янә бутады.
– Ризыгыгыз төче икән, дип әйтә безгә килгән кеше, – дип сүзен дәвам итте мөгаллим. – Без исә ияләнгән. Артык тоз сәламәтлеккә зыянлы. Чәйне дә шикәрсез эчәбез. Аның урынына әнә күбрәк татлы җиләк‑җимеш ашыйбыз. Организм өчен кирәкле шикәр күләмен шулай алып була.
Шуннан мөгаллим эчлекне алдан әзерләп куйган борычларга тутырды. Бик ипләп, пөхтә итеп.
– Болай борыч пешергәнегез бар идеме? – дим.
– Әлбәттә. Тиз дә, туклыклы да бит. Майлы, тозлы түгел, «дөрес» ризык.
– Кайберәүләр иткә кушасы дөгене пешереп тормый, кишер, суганны да кыздырмый. Сезнең рецепт үзгәрәк, ахры, – дим.
– Дөгене бүрттереп алгач, тутырылган борычыбыз тизрәк пешә. Ә кыздырылган кишер белән суган эчлекне сусыл, тәмле итә.
Борычларны тутырып, өстенә «капкачын» киерткәч, Алмаз Нуретдинович яшелчәләрне тирән табага тезде. Борычларның яртысы күмелерлек итеп су салды һәм пешерергә куйды.
– Егерме биш минуттан әзер була, – диде.
Ә безнең сөйләшүебезнең исә иң тәмле җире башланды. (Борыч әзерләү белән мәш килгән укытучыны сорауларым белән эшеннән бүлергә базмый торган идем.)
Алмаз Нуретдиновичның 2 нче лицей-интернатта икенче ел гына эшләве. Аңа кадәр алты ел буена Түбән Каманың 24 нче номерлы лицеенда математика укыткан. Мөгаллим үзе дә шул уку йортын тәмамлаган. БДИдан югары балл җыеп, МДУга укырга кергән.
– Югары курсларда укытучы булачагымны төгәл белә идем, – ди мөгаллим. – (Әнисе дә математика укытучысы. – Авт.) Шуңа да педагогик курсларларга йөрдем. Мәскәүдә бик дәрәҗәле белем бирү үзәгендә практика үттем. Эшкә дә чакырганнар иде, тик мин туган шәһәремә кайтырга булдым. 24 нче лицей Түбән Каманың иң дәрәҗәле уку йорты булып санала. Директорым чакыргач, каршы килмәдем.
– Алайса сез фәкать сәләтле, акыллы балалар белән генә эшләгәнсез? – дим. (Казан шәһәрендәге 2нче лицей-интернатка да зур сайлап алу конкурслары аша керәләр бит.)
– Әйе. Бәлки бу җиңел кебек тоеладыр: акыллы бала белән эшләү рәхәтрәк кебек. Чынлыкта исә сәләтле укучы белән эшләү бик зур җаваплылык сорый. Алар мәктәп программасын бер җөмләдән үк аңлый, ул материал гына алар өчен аз. Димәк, укучыларның белем дәрәҗәсен тагын да арттыру өчен яңа алымнар кирәк. Син аларга караганда, ким дигәндә, берничә тапкыр күбрәк белергә тиеш. Алар бик күп сораулар бирә. Җавап бирә алмасаң, укучы алдында дәрәҗәң төшә. Ә бу укытучы өчен иң куркынычы.
«БДИ УКУЧЫЛАРГА ЗУР МӨМКИНЛЕКЛӘР АЧТЫ»
2 нче лицей-интернатта малайлар гына белем ала. Элек ул төрек‑татар лицее дип аталган. Соңгы елларда «сәләтле балалар өчен лицей» дип йөртелә. Алмаз Нуретдинович алты ел эшләгән Түбән Каманың 24 нче лицее да малайлар өчен генә.
– Кызларны математикага өйрәтеп булмый дип уйлавыгызмы? Ни өчен кыз балаларны да укытмыйсыз? – дим.
– Юк, алай дип һич кенә дә уйламыйм. Кыз балалар арасында да бик көчле математиклар булырга мөмкин. Малайлар гына укый торган белем йортында эшләвемнең сәбәбе: 24 нче лицей – Түбән Камада, 2 нче лицей-интернат Казанда иң яхшысы, минемчә. Шуңа да малайлар белән генә эшләргә туры килә.
– Малайлар белән кызларны аерып укытуга ничек карыйсыз?
– Уңай карыйм. Тик бу бөтен балаларны да аерырга кирәк дигән сүз түгел. Барыбыз да белә: балигълык яшенә җиткәндә кызлар – малайлар, малайлар кызлар белән мавыга башлый. Димәк, игътибарлары укудан читләшә. Нәкъ менә шуннан качу өчен аерым укыту яхшы. Аннан ир‑атның холкында узышу, ярышу дигән нәрсә бар. Бергә укыганда, малайлар кызларның игътибарын алу өчен ярыша. Ә гүзәл затлар булмагач, уку өчен ярыша башлый.
Мөгаллимнең тагын бер фикере кызык тоелды. Менә нәрсә ди ул:
– Һәр укучыны да диярлек БДИны кимендә 80 баллга бирерлек итеп әзерләргә була. Бу фәкать укытучыдан тора!
– Ләкин бөтен укытучы да алай уйламый. Сезнең кебек укучылары даими рәвештә 100 балл җыйган мөгаллимнәр һәр мәктәптә юк бит... – дим.
– Килешәм, – ди. – Менә шул юнәлештә эшлибез. Укытучыларны яңача эшләргә өйрәтәсе иде. Без еш кына математика укытучылары белән төрле семинарлар, укулар оештырабыз. Мөгаллимнәр булган тәҗрибәләре белән бүлешергә тиеш. Чит илдә күптән шулай.
Алмаз Нуретдиновичның план, идеяләре искиткеч күп, аларны санап бетерә торган түгел. Мисал өчен, быел җәй көне математика юнәлешендә лагерьлар оештырганнар. БДИ, олимпиадаларга әзерли торган мобиль үзәк эшләгәннәр. Киләчәктә бу юнәлешне тагын да үстерергә җыеналар.
– Укытучының эше мәктәптә дәрес бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, – ди мөгаллим. – Мин, мәсәлән, укучыларым белән кич килеп футбол уйныйм, дусларча аралашам. Проблемалары булса, уртага салып сөйләшәбез. Дәрестән соң аңлашылмаган теманы яңадан аңлатып күрсәтәм. Безнең лицейда укытучыларга репетиторлык белән
шөгыльләнү тыела. Һәм мин моны дөрес дип саныйм. Укучы белән укучы арасында акчага корылган мөнәсәбәт булырга тиеш түгел!
– БДИны күпләр тәнкыйтьли. Сезнең фикерегез ничек? – дим.
– Миңа калса, БДИ куркыныч әйбер түгел. Бары ата-аналар, аерым укытучылар аны күпертеп, әллә нинди куркыныч сынауга әйләндерә. Чынлыкта исә БДИның эшләре мәктәп программасына кертелгән биремнәр. Укучыга дөрес аңлаткан очракта, аны уртача укучы да рәхәтләнеп чишә ала. Совет чорындагы имтиханнар бүгенге таләпләргә туры килмәс иде. Заман белән укучылар да үзгәрә бит. Аннан, БДИ күп укучыларга зур мөмкинлекләр ачты. Илнең теләсә кайсы уку йортына барып белем алырга була хәзер. Элеккечә имтихан тапшырып керәсе булса, югары уку йортларында әшнәлек, ришвәт чәчәк атар иде. Миңа калса, укучының белемен тикшерү өчен әлегә БДИдан да яхшы ысул уйлап табылмаган.
«УКЫТУЧЫЛАРЫНА КҮРӘ – УКУЧЫЛАРЫ»
Алмаз Нуретдиновичка 31 яшь. Аның республика, Россиякүләм бәйгеләрдә җиңүләрен санарга бер бит кенә җитми! Бу җиде ел эшләү дәверендә! Күрәсең, XXI гасыр укытучысы шундый булырга тиештер дә. Дүрт телне камил белә: татар, рус, инглиз, төрек телләрен. Әле тагын бер ике чит тел өйрәнергә уйлый. Америка, Швейцария, Испаниягә барып, белемен күтәреп кайта. (Махсус программа буенча укый.) Быел да барган. Туктаусыз эзләнүдә. Дөресен әйтим, минем әлегә кадәр мондый укытучы белән аралашканым юк иде. Әмирхан Еники хикәясендәге кебек, «бу укытучы бәрәңге ашамыйдыр шикелле» тоелды.
– Тәмле исләр чыккан, – дип лицей ашханәсенә тагын берәү килеп керде. Директорлары – Ризванов Ирек Асафович икән. Шулай ук яп-яшь, яңа гына утызны тутырган. (Коридорда да күзәттем: коллектив нигездә яшьләрдән тора.)
– Сездә яшьләр генә эшлиме әллә? – дим, Ирек Асафович белән танышкач.
– 80 проценты яшьләр. Бар, әлбәттә, азу ярган, бик тәҗрибәле мөгаллимнәр дә. Аларга карап үрнәк алабыз. Коллективка килгәндә, бездә укытучыларга тулы ирек! Кемнең нинди яңа идеясе, тәкъдиме бар, барысын да тормышка ашырабыз. Берәүне дә кысу юк. Хәер, аларны кысып та булмый. Безнең укытучылар көн саен төрле уку йортларына эшкә чакыру алып торалар. Мактанып әйтүем түгел: иң яхшы укытучылар коллективы бездә. Рейтинг буенча республикада беренче урында без.
Шуннан директор укытучыларның исемен атап, кайсы уку йортларын тәмамлаганнарын (күбесе чит илдә укыган, тәҗрибә туплаган), аларның уңышларын санады.
– Иң мөһиме – алар бүген дә һәркайсы үсештә. Нинди генә проектларда катнашмыйлар, берничә тел беләләр. Курыкмыйча әйтәм: лицейда чын профессионаллар эшли! Ә Алмаз Нуретдиновичның безне сайлавы коллективка янә бер дәрәҗә өстәде. Элек лицей гуманитар юнәлештә эшләсә, хәзер курсны төгәл фәннәргә алдык. Математика шуларның – иң төп нигезе. Технологияләр заманы бит, ә аның башында саннар, логик фикер йөртү тора. Шулай булгач, математиканы яхшы белү башка төгәл фәннәргә дә ишек ача.
Алмаз Нуретдиновичны да берничә тапкыр башка уку йортларына директор вазыйфасына чакырганнар икән. Баш тарткан ул.
– Беренчедән, укытучы буларак тагын да үсәсем килә, – ди мөгаллим. – Икенчедән, директор ул күбрәк оештыручы. Әле укытучы буларак эшлисе проектларым бар. 2 нче лицей-интернат мине тулысынча канәгатьләндерә, һәрхәлдә, әлегә.
...Борычыбыз әзер булды. Ирек Асафович укытучылар бүлмәсенә кереп авыз итәргә чакырды. Башта сәерсенгән идем, аннан гаҗәпләнмәдем. 2 нче лицейның мөгаллимнәре башка булган кебек, укытучылар бүлмәсе дә – үзгә. Бу күбрәк аш бүлмәсен хәтерләтә: тамак ялгап алыр өчен бөтен кирәк-яраклар да бар. Ашап-эчкәннән соң ятып ял итәргә дә була.
– Безнең киңәшмәләр чәй эчү кебегрәк килеп чыга, – диде директор. – Һәр укытучы план-идеяләре белән уртаклаша. Әйтерсең, гаилә кичке ашка җыелган...
Алмаз Нуретдинович, аңа хас булган пөхтәлек белән, борычларны тәлинкәләргә бүлеп чыкты. Шулай итеп, акыллы укытучылар компаниясендә кичке аш ашадык. Миңа калса, мондый кешеләр белән гади йомырка тәбәсе дә тәмле була. Итле татлы борыч турында әйтәсе дә юк!
АЛМАЗ ХӘМИДУЛЛИННАН ТУТЫРЫЛГАН ТАТЛЫ БОРЫЧ РЕЦЕПТЫ:

Кирәк булачак:
- Татлы борыч – 2 кг
- Сыер ите – 1 кг
- Суган – 2‑3 баш
- Кишер – 2 баш
- Дөге – 0,5 кг
- Тоз – чама белән
- Борыч – чама белән
- Сыек май – 2 аш кашыгы
1. Кисәбез!

2. Чистартабыз!

3. Уабыз!

4. Турыйбыз!

5. Салабыз!

6. Өстибез!

7. Болгатабыз!

8. Тутырабыз!

9. Тезәбез!

10. Алабыз!



Добавить комментарий