Үзбәкстан консулы пешергән үзбәк пылавы
«Татарстан» журналының редакция кухнясына кунакка бүген кояшлы Үзбәкстан ватандашы килде. Фәриддин Насрыев – Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы. Һәм ул пылау пешерә. Без күнеккән гади генә пылау белән түгел, ә бәлки чын Сәмәрканд пылавы белән сыйларга ниятли!
03 июня 2019
ИҢ ЯХШЫ ЙӨЗ ЫСУЛ АРАСЫНДА ИҢ ШӘБЕ
– Наманган, Әндиҗан, Фирганә, Маргилан, Кокандта, шулай ук алар янәшәсендәге Сырдәрья, Зәрәфшан, Амудәрья җирләрендә урнашкан кышлакларда, борынгы Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә пылау әзерләүнең йөзләрчә ысулы мәгълүм. Мин үзем борынгы Сәмәрканд шәһәреннән, шунлыктан нәкъ үзебезчә әзерләнгәнен яратам, – ди безнең ашчыбыз. – Без өйдә аны еш пешерәбез. Бүген дә мин сезне Сәмәрканд пылавы белән сыйлаячакмын.
– Ул Үзбәкстанда әзерләнә торган башка йөзләрчә төрле пылаудан нәрсәсе белән аерыла соң?
– Бөтен нәрсәсе белән! Дөге сортыннан алып, табынга ничек бирелүенә кадәр. Сәмәрканд пылавы табынга менә болай тәкъдим ителә: башта ләгәнгә өеп дөге салына, аннары кишер, иң өскә исә вак кисәкләргә туралган ит өелә. Болгатылмый! Бик матур һәм искиткеч тәмле килеп чыга.
– Сез ашарга пешерергә яратасыз ахрысы...
– Дөресен генә әйткәндә, бик яратып бетермим. Чөнки ризык әзерләү – иҗади процесс ул, бер дә ашыгырга ярамый. Минем исә вакытым тыгыз. Вакыт булганда нигә пешермәскә, ди?! Мин тәмле аш пешерә беләм – балаларыма бик ошый. Кайвакыт аларга өреле шурпа әзерлим, ул җиренә җитеп пешсен өчен, 3–4 сәгать вакыт кирәк. Тиз генә ашарга әзерләргә кирәк булса, флотча макарон пешерәм, анысына ярты сәгать вакыт та җитә!
– Ә флотча макаронны үзбәкчә пешерәсезме?
– Безнең макарон сезнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Безнекенең ите генә тәмлерәк һәм тәмләткечләре күбрәк.
– Ә ите ни өчен тәмлерәк?
– Безнең терлекләр көтүлекләрдә йөри, комбиазык түгел, үлән ашый. Үзбәкстанда кояшлы көннәр күбрәк, кар юк диярлек. Елына 2–3 тапкыр ява да, тиздән эреп тә бетә. Яңгырлы кыш... Шундый уңайлырак һава шартлары булганга, ит тәмлерәктер дә, мөгаен.
– Сез бирегә карны сагынганга килдегезме? Җылы илдән салкынга күчәсегез килдемени?
– Дипломатлар илне сайламый. Без, илебезнең ватанпәрвәрләре буларак, кушкан җиргә барабыз.
– Дипломатлар үзләре эшләгән илдәге халык ашларына нинди мөнәсәбәттә соң?
– Татар халык ризыклары миңа инде күптәннән ошый. Мин Казанга килгәнче дә татар ашларыннан күп тапкырлар авыз иттем. Үзбәкстанда 300 меңнән артыграк татар яши. Минем татар дусларым бик күп, аларда еш кына кунакта булганым да, сыйланганым да бар. Биредә әлеге ризыклар тагын да тәмлерәк. Мин өчпочмак яратам, бездә дә шундый өч почмаклы самса пешерәләр, тик аның эчлеге ит һәм суганнан, татар ризыгында исә ит белән бәрәңгедән ясала. Камыры да башкарак, тик бик тәмле.
ТАРИХИ ВИЗИТ
Казанда кыза торган итнең искиткеч хуш исеннән исереп, Татарстанны Үзбәкстан белән нинди мөнәсәбәтләр бәйләвен искә төшерәбез.
– 2018 елның октябрендә Владимир Путин Үзбәкстанга дәүләт сәфәре кылды. Моны тарихи сәфәр дип әйтеп була. 27 миллиард АКШ долларыннан артыграк суммага килешүләр имзаланды. Һәм шул сәфәр кысаларында Россия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасының беренче төбәкара форумы оештырылды. Үзбәкстанда үткән шул тәүге форумда актив катнашулары өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтлебез. Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең товар әйләнеше арткан һәм 146 миллион долларга җиткән. Без төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән нефть‑газ сферасында да, нефть химиясе тармагында да, фармацевтика һәм туку сәнәгатендә дә...
– Татарстанга нәрсә китерәсез?
– Татарстанга Үзбәкстан Республикасыннан шактый төрдәге товарлар экспортлана. Шулар арасында иң киң таралган һәм барыбызга да таныш халык куллану товарлары – җиләк-җимеш-яшелчә һәм киптерелгән җиләк-җимеш. Сыйфаты буенча аларга тиңнәр булмавы сезгә мәгълүм инде.
– Сез үзегезнең дипломатик миссиягез нәрсәдә дип саныйсыз?
– Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү, безнең республикалар арасында дуслыкны ныгыту.
– Сез рус телен шундый яхшы итеп кайда өйрәндегез?
– Безнең Үзбәкстанда бөтен кеше рус телендә сөйләшә. Ул безнең өчен чит телгә саналмый, Советлар Союзы заманыннан бирле якын. Татар теле исә үзбәк теленә охшаш. Мин аны бик яхшы аңлыйм. Инде әз генә сөйләшә дә алам.
ЧЫН ИРЛӘР РИЗЫГЫ
– Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Татарстанда үзбәк кафе һәм рестораннары грузин, азәрбайҗан яки башка милләтләрнекенә караганда күбрәк?
– Бәлки, Үзбәкстанда бик күп татар, Татарстанда бик күп үзбәк яшәгәнгәдер. Әлбәттә инде, үзбәк ашларының бик тәмле булуыннан да. Һәр милли ризык үзенчәлекле, татар һәм үзбәк ашлары исә бер-берсенә аеруча якын. Пылауны да, мантый белән лагманны да бөтен кеше ярата. Чын ирләр ризыгы болар!
Гомумән, үзбәк ризыклары күптән инде бөтен дөньяда данлыклы, һәм бүген үзбәк кафе-рестораннар челтәре Антарктидадан кала барлык кыйтгаларда да бар. Чөнки үзбәк ризыклары тәмле һәм күптөрле. Калорияле һәм сихәтле. Затлы һәм матур. Һәм өч мең елга якынлык тарихка ия. Димәк, кызыклы. Болар барысы бергә милли кулинария сәнгатен тәшкил итә дә инде.
Мәсәлән, язын халык медицинасы нигездә яшел төстәге ризык һәм яшелчә салатлары ашарга киңәш бирә. Әгәр бу чорда Үзбәкстанга килсәгез яки Казандагы үзбәк кафесына керсәгез, сез витаминга бай язгы ризыклардан авыз итәчәксез: сумалак, халим, яшел самса, яшел мантый һәм пилмән, бөтнекле машхурда, суганлы кабартма. Калорияле булса да, пылау да файдалы булган кишергә, шулай ук айва, йөзем, күрәгә, сарымсакка бай. Андагы тәмләткечләр – зира, барбарис, чи, киптерелгән һәм төелгән кызыл кузаклы борыч, кара борыч, кориандр һәм яшел үләннәр составында хуш исле матдәләр, витаминнар, минераль тозлар, эфир майлары күп, барысы да аппетитны ача, ризыкның физиологик кыйммәтен арттыра һәм аны аксым, углеводларга баета.
Гомумән үзбәк ризыкларын һәм бигрәк тә пылауны мактавымны Европа кулинария тарихы һәм культурасы институты президенты Филипп Вендрикс сүзләре белән төгәллисем килә: «...Без үзбәк пылавын әзерләүне югары уку йортыбызның уку программасына кертүне һәм тәҗрибә уртаклашу өчен сезнең осталарны чакыруны планлаштырабыз».
ТУРИСТЛАР ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ УРЫННАР АЛМАШУ
– Үзбәкстанда татар диаспорасы бармы?
– Әлбәттә! Үзбәкстанда алты татар мәдәни үзәге бар. Бездә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны да бик яраталар. Былтыр аны сигез шәһәребездә уздырдылар. Ул бик күп туристларны җәлеп итә. Биредә исә, Халыклар дуслыгы йортында үзбәк милли ассамблеясы бар. Татарстан җирендә һәрвакыт Нәүрүзне билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмдә катнашу төрле милләт вәкилләренә кызыклыдыр, дип уйлыйм.
– Үзбәкстан ватандашлары турист сыйфатында Татарстанга еш киләме?
– Хәзер Татарстан – безнең туристларны бик кызыктыра торган җир. Казанга килү, аның истәлекле урыннарын күрү, Болгарга бару турында хыялланучылар саны көннән-көн арта бара... Минем үземне Казан Кремле архитектурасы бик сокландыра. Килгән кунакларымны мин, һичшиксез, Кремль яр буена алып барыр, аларга Казан Мәчесе турында риваять сөйләр идем. Безнең Үзбәкстанда да риваятьләр бихисап, шулай ук 7 меңнән артыграк тарихи ядкәр исәпләнә. Аларның күбесе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булып тора. Алар борынгы Сәмәрканд, Бохара, Хива шәһәрләрендә урнашкан. Ташкентта да мәдәни ядкәрләр бар, бүген ул заманчарак шәһәргә әйләнде, анда бертуктаусыз нәрсәдер төзиләр. Яңа комплекслар, яңа биналар, кунакханәләр. Ташкент-сити төзелеп килә.
– Әгәр без Сәмәркандка кунакка килсәк, иң беренче эш итеп безне кая алып барыр идегез?
– Әлбәттә инде, иң әүвәл Регистанга юл тотачакбыз. Бу – Сәмәрканд үзәгендәге борынгы ныгытма. Сезгә XV–XVII гасырлар архитектурасы үрнәкләрен – Олугбәк, Шердор, Тиллә‑Карый мәдрәсәләрен күрсәтәсем килә. Өч мәдрәсәдән торган бу ансамбль – ислам архитектурасының иң гүзәл үрнәкләреннән берсе, ул шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертелгән.
– Сәмәрканд тагын нәрсә белән җәлеп итә ала?
– Үзбәкстанда иң шәп климат Сәмәркандта. Урта гасырлар тарихында билгеле шәхес – Тимерланның үзенә башкала сайлавы турындагы риваять бар. Ул бөтен шәһәрләрдә ит түшкәләрен элеп куярга боерган. Бөтен калада диярлек ит бозылган, Сәмәркандта гына бар җирдәгедән озаграк сакланган. Шунлыктан ул Сәмәркандны башкала итеп сайлаган һәм анда яши башлаган. Тагын әле Сәмәрканд кабартмасы белән данлыклы, андыйны башка беркайда да пешереп булмый. Бохарада да, Ташкентта да пешереп караганнар... Тандырларны, онны, пешекчеләрне, хәтта суны да Сәмәркандтан китергәннәр, әмма барыбер андагы кебек кабартма килеп чыкмаган. Моның сәбәбен беркем дә белми. Бу бер үк вакытта риваять тә кебек, чынбарлык та. Чөнки атаклы Сәмәрканд кабартмасын әлегә кадәр беркайда да пешерә алганнары юк.
ЭССЕ ҮЗБӘКСТАННАН – КОЯШЛЫ ТАТАРСТАНГА
– Биредә яшәп калучы ватандашларыгызны нәрсә кызыктыра дип уйлыйсыз? Кардан башка, әлбәттә?
– Гореф-гадәтләр, тел, мәдәният... Гәрчә Татарстанда һава торышы Үзбәкстандагыдан салкынрак булса да, биредә җанга рәхәт, чөнки мондагы халык җылы, кунакчыл, кояшлы.
Мин әлегә биредә берүзем яшим. Тиздән гаиләм – хатыным, улым Фарзод (аның исеме «искиткеч» дип тәрҗемә ителә), кызым Фарангиз («матурлык» мәгънәсендә) киләчәк. Бездә бөтен исемнең мәгънәсе бар. Хатынымның исеме «асылташ», минеке «бердәнбер» дип тәрҗемә ителә.
Аларның Казанны күргәне бар инде, Яңа елга килгәннәр иде. Биредә гаиләмә бик ошады. Әлбәттә, аларның мондагы кадәр карны моңарчы беркайчан да күргәне юк иде. Ул күрешү бик күңелле, сөенечле һәм бәйрәмчә булды.
БҮЛӘК КИТАПЛАР ҺӘМ ЧӘЙ ПЕШЕРҮ ТРАДИЦИЯСЕ
– Гаиләгезне көткән арада нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Мин укырга бик яратам. Казанга килгәч, китапханәмә тагын китаплар өстәлде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләккә китап алдым, Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә «Жизнь замечательных людей» китабын бүләк итте, аны укып та чыктым инде. Шулай ук бүләк ителгән «Культура Татарстана» китабын башыннан ахырына кадәр укыдым... Өйдә, эш кабинетымда, өстәлемдә рус һәм үзбәк телендәге китаплар өелеп ята, мин укымыйча тора алмыйм.
Пылау пешеп чыканчы Фәриддин Бәдретдин улы чәй пешерә.
– Безнең Үзбәкстанда чәйне ашаганчы да, ашагач та эчәләр – гадәт шундый. Һәм өч тапкыр пешерәләр. Һәркайсының үз аңлатмасы бар, чәйне аларны әйтә‑әйтә пешерергә кирәк. Беренче тапкыр пешергәндә, «лой» диләр, бу тәрҗемәдә «болганчык» сүзен аңлата. Икенче тапкы
рында «май» диләр (бу юлы чәйнең хуш исе һәм тәме пәйда була). Өченче тапкырында «чәй» диләр һәм чын чәй белән дусларны сыйлыйлар.
Чәй касәнең өчтән бер өлешенә генә салына һәм сул кул белән бирелә – бу ихтирам билгесе. Уң кулны шул ук вакытта йөрәк турысына куялар, бу ихлас күңелдән, чын йөрәктән, дигәнне аңлата. Табында чәйне яше буенча иң кече кеше ясый.
– Касәгә чәй ясаганда, аны ешрак өстәр өчен шулкадәр аз агызалармы?
– Юк, бу эчкәндә кеше пешмәсен һәм чәе суынып өлгермәсен өчен шулай эшләнә. Касәне тутырып ясыйлар икән, димәк, ихтирамсыз дигән сүз. Шунлыктан, тулы касә кирәккәндә: «Миңа ихтирамсыз яса», – дип шаярталар.
ТАШКЕНТ – ИКМӘКЛЕ ШӘҺӘР
Үзбәкстанда чәй пешерүдә дә, никахлашуда да традицияләр бик көчле. Ярәшүнең үз тәртибе бар: башта кәләш буласы кыз янына кияүнең туганнары бара. Кияүнең нәрсәсе бар, киленнең нәрсәсе бар – барысын да уртага салып сөйләшәләр. Традицияләр бик көчле. Шунлыктан гаиләләр дә нык. Бездә демографиягә кагылышлы проблемалар юк, Үзбәкстанда икенче бала тапкан өчен Россиядәге кебек акча түләмиләр, чөнки болай да сабыйлар күп туа. Әгәр акча да түләсәләр – ай-һай! Халык саны буенча Кытайдан да уздырырлар иде.
Бездә балаларны бик яраталар. Ерак сугыш елларыннан бер мисал китерәм. Үзбәкстанга эвакуацияләнеп балалар төялгән эшелон килгәч, бер генә сабый да балалар йортына эләкмәгән, аларның барысын да гаиләләргә алганнар. Бөек Ватан сугышы вакытында һәр үзбәк гаиләсендә алтышар-җидешәр бала булган, шулай да алар тагын берәр, икешәр сабыйны сыендырган, баласының букчасын биреп, үзләренеке мәктәпкә букчасыз йөргән. Уллыкка алынган бала караватта, үзләренеке исә идәндә йоклаган. Менә бу үзбәк кунакчыллыгы дип атала да инде. Балаларның тамагы туйган, алар җылынган. Гомер-гомергә бит «Ташкент – икмәкле шәһәр» диләр. Климат шартлары уңайлы, яз иртә килә... Биредә кешеләр беркайчан да ачлыктан интекмәгән. Монда кипкән җиләк‑җимеш тә күп, арпа, ашлык бар. Балаларны әллә кайлардан китергәннәр, Ташкентта исә аларның барысын да гаиләләргә урнаштыра барганнар. Сугыш чорында 15 баланы уллыкка алган үзбәк гаиләсе – Шомәхмүдовларга һәйкәл куелган. Алар сабыйларны тәрбияләп үстергәннәр. Йорт, гаилә, традицияләр – безнең халыкның төп кыйммәтләре әнә шулар.
ПЫЛАУ ҺӘМ МӘХӘББӘТ
Сәмәрканд пылавы әзер. Остабыз аны табынга сәмәркандча бизәп бирә: башта өеп дөге һәм кишерне, өстенә итне сала. Дөгесе дә, кишере дә, ите дә мул. Бик байларча, матур, затлы һәм телне йотарлык тәмле! Шунысы гына кызганыч, хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге гаҗәеп сый белән ләззәтләнгән чакта янәшәбездә сез юк идегез!
– Пылау – үзбәк кулинария сәнгатенең иң югары ноктасы, – дип шәрехли үзенең нигъмәт җәүһәрен Фәриддин Насрыев. – Ул барлык технологик процессларны – кыздыру, пешерү, томалап пешерүне үз эченә ала. Димәк, пылау пешерергә өйрәнгән кеше рәхәтләнеп уннарча төрле башка ризыкны да әзерли белә.
Сезгә пылау һәм...мәхәббәт турында риваять сөйлим хәзер. Ашый‑ашый тыңлагыз.
Борын-борын заманда бер шаһзадә ярлы гаиләдә үскән чибәр кызга гашыйк булган. Итекче кызына өйләнә алмавына бик кайгырган. Көннән-көн сулган, беркем белән аралашмаган, ашаудан баш тарткан. Патша Әбүгалисинаны чакырткан һәм шаһзадәне ничек тә дәвалавын үтенгән. Әбүгалисина шаһзадәнең ач тору сәбәбен ачыклаган һәм сихәтләнүнең ике юлын тәкъдим иткән. Беренчесе – гашыйк җаннарны кавыштыру, икенчесе исә – хәлсезләнгән егеткә җиде төрле ашамлыктан әзерләнгән калорияле «пылау аш» ашату.
Шул вакыттан бирле туй табынында пылау мәҗбүри ризык санала. Һәм, гомумән, үзбәк гаиләсендә исем кушудан алып туй юбилейларына кадәр бер генә гаилә тантанасы да пылаудан башка үтми. Аны кунак хөрмәтенә дә пешерәләр. Ул һәрвакыт әзерләнә!
Һәм мәңге шулай булсын!
ҮЗБӘКСТАННЫҢ КАЗАНДАГЫ ГЕНЕРАЛЬ КОНСУЛЫННАН КУЛИНАРИЯ КИҢӘШЕ:
Чистартылган һәм юылган дөгене тозлы суда бераз гына бүрттерегез. Бу аны таралып тора торган итәчәк.
Безгә кирәк булачак:
Безгә кирәк булачак:
«Девзира» дөгесе – 1 кг;
Сыер ите – 1200 г;
Кишер – 800 г;
Суган – 400 г;
Май – 300 г;
Сарымсак – 4 баш;
Тоз, зира, бөртекле кара борыч – тәменчә.
Кыздырабыз!
Турыйбыз!
Өстибез!
Турыйбыз!
Салабыз!
Тезәбез!
Салабыз!
Агызабыз!
Бүләбез!
Кисәбез!
Бирәбез!
Добавить комментарий