
Ватанны саклаучыдан тәмле аш
Бүген «Татарстан»ның редакция кухнясы» хәзерге вакытта Ватанны саклаучылар һәм киләчәктә сакларга җыенучылардан гөрләп тора. Сугышчы Владимир Павленков хатыны Чулпан, шулай ук булачак суворовчылар Константин һәм Кирилл белән бергә тайча том‑ям әзерли. Чөнки алар аны бик ярата икән.
24 февраля 2025
ГЕРОЙ ГАИЛӘСЕ
– Мин гомумән ашарга пешерергә бик яратам, – ди, махсус хәрби операциядә катнашып, каты яраланудан соң өенә кайткан Владимир Павленков. – Костя – пилмән, ә Кирюня, әнисе кебек үк, балык ярата. Пилмәнне үзебез ясыйбыз, балыкны да үзем тотам.
– Ул безнең һәвәскәр балыкчы, – дип аңлата Чулпан. – Татарстанга – Атабайга, Кама Тамагына – балык тотарга әле бирегә күченгәнче үк килә торган булган. Ә үзе Мәскәүдән ул.
Махсус хәрби операция героеның бөтен гаиләсе, алъяпкычларын ябып, эшкә керешә: малайлар гөмбә, черри помидорларын турый, Владимир әче чили борычын ваклый, Чулпан инде кәстрүл янында мәш килә... Шундый газиз гаилә идиллиясе.
СОЛДАТ АЧТАН ҮЛМӘС!
Үзенең нәрсә ашарга яратуын сорагач, Владимир сугыштан соң бөтен нәрсәне ашый алуын яшерми. Ә сугышта…
– Фронтта солдатлар нәрсә ашыймы? – дип башлый ул сүзен. – Тушенка, дөге, карабодай. Дөге салынган капчыкны тычкан теткәләвен күрсәк тә, нишлисең, юдык һәм ашадык инде. Күлләвектән су да эчәргә туры килде: камалышта яки ут астында калганда, миномет туктамыйча эшли, су юк, шешәле суны ташырга бернинди мөмкинлек юк, ә эчәсе килә. Кыскасы, җырда җырланганча, «Солдат ачтан үлмәс!»
ЯУДА ДЕСАНТЧЫГА ТАЯНЫРГА БУЛА
Махсус хәрби операциягә Владимир мобилизациянең беренче көнендә эләккән. Үзе килгән, үзе язылган, үзе сугышка киткән – һәм бернәрсәгә дә үкенми. Чөнки ул – десантчы. Ә десантчылар үз илен бәладә ташламый. Тыныч тормышта десантчының һөнәре шулай ук куркыныч була – ул сәнәгать альпинизмы белән шөгыльләнә, бик биектә кондиционерлар урнаштыра.
– Сез буйсындырган иң биек кат?
– 58 нче кебек истә калган... Алай санаганым булмады да кебек, – ди безнең альпинист.
– Кыю, куркусыз кеше сез!
– Куркусыз кеше бернәрсәдән дә курыкмый торган түгел, бәлки үз куркуын җиңә торган кеше ул. Бу безнең десанттагы командирыбыз Василий Филиппович Маркелов сүзләре. Мин аларны һәрвакыт исемдә тотам, – ди Владимир. – Ахмак кына бернидән дә курыкмый бит.
ТИМЕРМЕ, МОДМЫ?
– Ә сезнең позывноегыз нинди?
– Мод.
– Мод нәрсәне аңлата?
– Бөтенләй диярлек тимердән мин – җәрәхәтләрдән соң тәнемдә тимер бик күп, – дип көлә Мод.
– Андыйларны безнең Татарстанда тимер дип атыйлар.
– Мод – модернизацияләнгән дигән сүз ул! – дип, малайлар икесе бергә аңлатырга ашыга.
– Алар яхшырак белә шул, – ди сугышчы, үсеп килүче буынга ымлап.
БАТЫРЛЫК ӨЧЕН
Үсеп килүче буын инде, ихластан горурланып, безгә «Батырлык өчен» медален күрсәтә. Медальне күргәннән һәм Владимирның сугыш турында хикәятләрен тыңлаганнан соң, Костя һәм Кирилл үзләренең булачак һөнәрен сайлаган – алар әтиләре кебек хәрби булырга тели һәм Суворов училищесына укырга керергә җыена. Документларын тапшырганнар да инде.
Ә Владимир күрсәткән батырлыкка килсәк, алар иптәше белән икәү баштанаяк коралланган 58 кешене туктаткан. Туктатып кына калмаганнар, ярдәм килеп җиткәнче үк икәүләп бөтен колоннаны коралсызландырганнар да.
Медаль үз героен соңрак, сугыш кырында тапкан дияргә була – аны Луганск Халык Республикасы авылларының берсендә бүләкләгәннәр.
Аннары спецназга ярдәм өчен бүләк килеп җиткән – Владимир аларны хәрби бурычларын үтәгән вакытта ут яудырып каплап торган. Ә гомумән, МХОда хезмәт иткән вакытта ул мотоукчылар дивизиясендә дә, диңгез пехотасында да, спецназда да булырга өлгергән…
«Герой гаиләсе» һәм «Батырлык өчен» медальләрен Чулпанга Мәскәүдә тапшыралар.
ГЕНЕРАЛ БУЛАЧАКБЫЗ!
– Балалар компьютерда гына атышкан һәм шуңа бернинди физик активлык калмаган заманда сез улларыгызны хәрби һөнәр белән ничек мавыктыра алдыгыз?
– Без үзебез телибез! – дип, икәү бергә аваз сала малайлар.
– Бу аларның үзләренең теләге. Алар спорт белән көн саен шөгыльләнә: турникта тартылалар, планкада торалар, стадионда йөгерәләр, җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр...
Мәктәптә яхшы укыйлар – күп кенә олимпиадада җиңүче һәм призёрлар. Югары состав офи- церлары булырга хыялланалар.
– Генерал булачакбыз! – дип, тагын икәү бергә җавапка төгәллек кертә Кирилл белән Константин.
– Ә сез үзегез балачакта нәрсә белән шөгыльләндегез?
– Спорт бал биюләре белән, – дип гаҗәпләндерә Владимир. – Әйе! Бервакыт Саклык банкы кубогында өченче урын алдым. Тагын кёкусинкай карате белән дә шөгыльләндем һәм һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзерләндем, чөнки тренерым Владимир Германович Володин десантчы иде. Ул физик әзерлеккә, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирде. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтлемен.
ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА
Яу кырында авыр яраланганнан соң тернәкләнү тыныч тормышта барырга тиеш. Вакытны әрәм итмәс өчен, Владимир пединститутка укырга кергән. Укытучы белгечлеге ала. Дистанцион рәвештә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга мондый мөмкинлекне «Ватанны саклаучылар фонды» белән берлектә «Синергия» институты бирә.
Костя белән Кириллның безнең бүгенге ашчыбызга ничек сокланып каравын, аның «кулинария командаларын» бик тырышып үтәвен күреп, героебызның педагогикада да һичшиксез уңышка ирешәчәгенә шигебез калмый.
ИҢ КУРКЫНЫЧЫ
– Сугышта иң куркынычы нәрсә?
– Дусларны югалту, – ди Владимир. – Иң якын ике кешемне югалттым – алар белән мин баштан ук, мобилизациянең беренче көненнән үк, дус идем.
Без легендар Кантемиров дивизиясенә эләктек. Анда бер яхшы кеше – Малой позывнойлы егет белән дуслаштым. Ул 2023 елда һәлак булды. Һәм тагын минем якын дустым Буня бар иде – ул башта «Вагнер»да, аннары «Невский»да хезмәт итте. Буня биш тапкыр яраланды, дәвалангач, тагын кире кайта иде. Әмма, кызганыч, ул да 2023 елда һәлак булды...
Ә болай кеше бөтен нәрсәгә ияләшә. Һәм син кая барганыңны, анда сине нәрсә көткәнен беләсең икән, инде моңа әзер буласың.
«ПОГОНЛЫ АПА БУЛАСЫМ КИЛӘ!»
– Чулпан, гаиләдәге шулкадәр хәрби ир‑ат белән кыенмы сиңа?
– Бик җиңел. Мин үзем дә элек эчке эшләр хезмәтенең өлкән сержанты идем. Хәрби һөнәргә балачактан ук кызыктым. Минем бабам Хәрби Һава Көчләре капитаны бит. Хәтерлим әле, без аның белән хәрби госпитальгә барган идек. Анда мин полковник погоннары таккан зифа буйлы матур бер апаны күрдем. Һәм үземнең дә шундый буласым килде. Махсус белем алгач, дүрт ел диярлек погон тагып йөрдем. Башта хәрби частьта идем, ә аннары Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә – Түбән Камада ирләр колониясен сакладым, автомат белән вышкада басып тордым.
2006 елда үз бизнесыма киттем. Хәзер безнең гаиләнең Мәскәүдә һәм Казанда кунак апартаментлары челтәре бар. Һәм тагын «Чулпан Павленкованың хәйрия фонды». Волонтерлар буларак, Володяның фронттан кайткан иптәшлә- ренә ярдәм итәргә тырышабыз. Гуманитар ярдәм илтәбез, инвалидлыкны рәсмиләштерергә, социаль яклау пакетына документлар тупларга булышабыз. Мин үзем белемем буенча юрист, һәм сугышчыларга түләүсез ярдәм итәм.
Шушы көннәрдә Санкт-Петербургка госпитальгә бардык, анда Владимирның дуслары ята.
Кирәкле әйберләрен илттек, чөнки аларның анда элементар киемнәре дә юк бит. Яраланганнан соң канлы һәм ертык кием кеше өстендә килеш кисеп алына һәм ташлана. Ә монда Ерак Көнчыгыштан килгән егетләр ята, туганнары андый еракка барып җитмә ячәк. Кемнеңдер туганнары да юк. Шуңа күрә ярдәм итәргә кирәк.
ТУГАН КӨН БҮЛӘГЕ
Башкаларга булышканда, Чулпан үзенең мәхәббәтен тапкан. Бу чын әкияти тарих, ул бары тик игелекле һәм ярдәмчел кешеләр белән генә була ала.
– Ә тагын матур татар хатын-кызлары белән, – дип өсти Владимир.
– Бервакыт Костя минем яныма килде дә кочаклап елап җибәрде: «Әни, безне яратачак чын әтиебез кайчан табылыр инде?» – дип сорады.
– Минем үземнең дә күзләрем яшьләнде, – дип башлады әкиятен Чулпан. – Бу октябрь ае иде. Ә өченче декабрьдә без Екатеринбургтагы госпитальдә Вова белән таныштык.
Минем улларымның туган көне исә дүртенче декабрьдә. Өйгә кайткач: «Балалар, сезнең әтиегез табылды!» – дип сөендердем. Туган көнгә менә шундый бүләк булды. Хастаханәдә үк каршыма тезләнеп, кияүгә чыгуымны сорады. Әкияттәгедәй рәхәт булды.
– Шул кичне үк видеоэлемтә аша Чулпанның әнисенә шалтыраттык, – дип дәвам итә Володя. – Һәм мин әйтәм: «Әни, мин сезнең кызыгызга өйләнәм!» – дим.
– Ә үзенең күз төбе күгәргән! – дип көлә Чулпан. – Ул госпитальдә шәфкать туташларын рәнҗеткән ниндидер наркоман белән сугышкан иде. Әмма әни бу турыда белми бит, мондый кыяфәттәге кияүне күреп гаҗәпкә калды.
Никах укыганда, бу «матурлыкка» тональ крем ягарга туры килде…
АЛЫРГА КИРӘК!
– Ә сез, Владимир, бу шаян кызга ничек гашыйк булдыгыз?
– Шаян, сөйкемле, намуслы, – дип санап китә Владимир үз хатынының күркәм сыйфатларын. – Аңардан яхшылык бөркелә. Ул чын. Аралашуда гади. Мин аны күрүгә, телсез калдым – шундый чибәр! Алырга кирәк! Өстәвенә, гомерем буе тормышымны Казан белән бәйләргә хыялландым – бу шәһәр миңа бик ошый иде.
Без егетләр белән бирегә еш килә, Кама Тамагында икешәр атна яши, балык тота идек. Ягъни мин җирле флора‑фауна белән таныш идем инде, һәм ул миңа бик ошый иде. Әйтсәм әйтим инде – мин татар кызына өйләнү турында хыялландым...
Чулпан дәвам итә:
– Танышып, исемемне әйткәч, ул шундук: «Татар кызымы әллә?» – дип сорады. «Әйе!» – дидем. Ә ул: «Кит аннан! Син минеке булачаксың!» – димәсенме?! Бөтен госпитальгә, күз алдына китерәсезме?!
Кыскасы, чибәр Мәскәү егете чибәр Казан кызына гашыйк та була, өйләнә дә, ислам динен дә кабул итә, Казанга да күченә. Авыр яраланудан соң сихәтләнә дә башлый. Кыскасы, исән кала. «Как я выжил, будем знать только мы с тобой…» дигән юллар Владимир белән Чулпан турында да.
Менә бит тормышта ничек тә була!
БЕРГӘ БУЛУ БӘХЕТЕ
– Сез инде икенче ел бергә. Сезнең гаилә бәхетенең ниндидер шәхси сере бармы?
– Намуслылык, ачыклык, үзара аңлашу. Үткәндәге хаталар тәҗрибәсе дә – аларны ясарга ярамавын инде яхшы беләбез, – ди Чулпан.
– Зур гаилә булуы инде үзе бәхет. Минем һәрвакыт зур гаиләле буласым килә иде, – дип өсти Владимир.
– Һәм тагын: гаиләдәге һәр кешенең хыялы тормышка ашсын өчен, барысын да эшләргә кирәк, – ди Чулпан. – Вованың дустының көймәсе бар иде – алар бергәләп балык тотарга йөрделәр. Хәзер исә аңа көймәсез бик кыен. Шуңа без аның хыялын тормышка ашырырга булдык – акча тупладык та катер сатып алдык. Дөрес, әлегә моторсыз – анысына акча җитмәде.
– Чулпан бу катерны Питердагы заводтан прицепка төяп үзе алып кайтты! Күз алдына китерәсезме?! – дип сокланып сөйли Владимир.
– Балыкчы хыялын тормышка ашырдым, – дип елмая Чулпан. – Ул бит сугышка кадәр балаларны балык тотарга өйрәткән. Аның дустының әнисе, ул күлләвектән дә балык тота ала, ди.
– Күлләвектә аңа катер нигә кирәк соң?
– Атабайда, Кама Тамагында, Куйбышев сусаклагычында һәм Иделдә катер белән тотарбыз, – дип көлә Владимир. – Мавыгуым һөнәргә дә әйләнер әле. Мин 2017 елда Атабайда 7 килограммлы сыла балыгы – судак тоттым! Уылдыклыны! Көймәдә гаиләбез белән сәяхәт итәчәкбез – Татарстан буенча, ил буенча. Яшьләрне балык тотарга да, туган илеңне яратырга да өйрәтергә кирәк, – дип, ул булачак генераллар Кирилл белән Константинны иңнәреннән кочып ала.
– Әти, ашыйсы килә! – ди генераллар. Һәм бөтен гаилә зур табын тирәли утыра, ә анда инде Ватанны саклаучы рецепты буенча әзерләнгән тәмле тайча том‑ям ашы салынган тәлинкәләр, хуш ис бөркеп, тизрәк авыз итүне көтә.
БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:
Тавык шулпасы – 1,6 л;
Креветка – 400 г;
Лемонграсс сабагы – 6 данә;
Шалот суганы – 12 данә;
Черри помидоры – 2 ботак;
Чили борычы – тәменчә;
Шампиньон гөмбәсе – 6 данә;
Каффир-лайм яфрагы – 2 данә;
Тоз – тәменчә;
Кинза – 5‑6 ботак;
Лайм согы – 6 аш кашыгы;
Дөге – 400 г.
Добавить комментарий