Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Халык гимны» авторыннан – мантый

«Халык гимны» авторыннан – мантый

«Татарстан»ның күчмә «Редакция кухнясы» бүген Зәй районының Бохарай авылына, кабаклы мантый белән сыйланырга юл тота. Аны өч куллап әзерләячәкләр. Эш шунда ки, шеф-ашчыбыз – җырлар язучы композитор Роберт Андреев – күптән түгел кулын имгәткән. Шунлыктан мәгълүм фильмдагы «бриллиант кулны» хәтерләткән кул иясенә пешеренергә тугрылыклы хәләл җефете Мәдинә ханым ярдәм итәчәк. Димәк, өч куллап булып чыга. Тәмле мантый исә өч кенә түгел, бик кү-ү-үп булачак!

20 апреля 2023

«БРИЛЛИАНТ КУЛ»

Мәдинә Мөнир кызы камыр басканда, Роберт Егорович, сул кулына кашык алып, эчлекне болгата. Үзенең җырларын тыңлыйтыңлый, музыка язу теләге тудыра торган шигырьләрне ничек табуы хакында сөйли.

– Кайвакыт шигырьләрне (нигездә классиканы) укыганда ук, шул мизгелдә башымда туган музыкага сүзләренең ятып торуын тоям. Әлеге процесс бик шәхси, әмма бик кызыклы да. Мин шундук мавыгып китәм: башта үзалдыма көйлим, аннары берничә тапкыр уйнап карыйм, кайбер урыннарын төзәтәм – җырларым менә шулай туа.

КҮП БАЛАЛЫ АТА

– Ничәләп җырыгыз бар, санаганыгыз бармы?

– 1985 елда мин Роберт Рәкыйпов сүзләренә «Зөһрә» дигән беренче җырымны яздым. Хәзер инде бер алтмышлап җырым бардыр.

– Арада иң яратканы кайсы?

– Җырларым – балаларым кебек. «Зөһрә» дә, «Әлли-бәлли-бәү» дә, «Росиночка» да, «Мин яратам сине, Татарстан!» да... Аларның барысы да йөрәк аша, илһамланып, яратып язылган. Шунлыктан һәркайсы балам кебек. Берничә балаң булганда, берсен генә аерып яратып буламыни? Барлык «балаларымны» да бертигез яратам, мин – күп балалы ата. 

ТУМЫШТАН ТАЛАНТЛЫ

– Нота грамотасына кайда өйрәндегез?

– Нота грамотасын белмәгән килеш башладым мин. Үземне биш яшемнән бирле хәтерлим – туган авылымдагы (ТАССРның Сарман районы Баткак авылы – ред.иск.) йортыбызның салам түбәсенә менеп басам, кулыма такта тотам да гармунда уйнаган булып кыланам, үзем җырлыйм. Күрәмсең, әти-әнидән күчкәндер, алар икесе дә тальян гармунда халык көйләрен уйнарга һәм керәшен татарларының җырларын җырларга бик маһир иде. Беренче сыйныфны тәмамлагач, әтием миңа тальян гармун алып бирде. Бәхет басты инде мине! Үзлегемнән уйнарга да өйрәндем. Өченче сыйныфтан соң инде, Яшьләр авылы янындагы ур - манда урнашкан пионер лагеренда тальян уйнап, рәхәтләнеп дискотекалар үткәрә идем.

Мәдәният институтын тәмамлагач (белгечлегем – «ял итүне оештыручы» бит минем), хәтерлим әле, башкаручылар конкурсында катнаштым, анда бөтен Россиядән 62 кеше җыелган иде. Үземнең «Әлли-бәлли-бәү» җырым белән беренче урынны яуладым. Шуннан соң миңа музыкаль белем алырга тәкъдим иттеләр. Мин ике ел музыка училищесында укыдым: ноталарны да, сольфеджио да – кирәкле бөтен нәрсәне өйрәндем. Хәзер үз җырларымны нотага сала алам. Әллә ни тирән белемем бар дип мактанмыйм, әмма көй язуның асылын беләм.

БЕРЕНЧЕ ҖЫРЛАУ ХОКУКЫ

Мәдинә ханым камыр җәйгән арада сораштырабыз – шулкадәр «күп балалы» атаның хатыны булу кыенмы?

– Аның янәшәсендә бик җиңел, рәхәт, – дип елмая ул. – Роберт миңа җырларын җырлый, мин аны тәмле итеп ашатам – белгечлегем буен - ча ашчы бит үзем. Һәм һәр яңа җырын Роберт беренче тапкыр бары миннән генә җырлатып карый. Музыкасын иҗат итә, берничә тапкыр уйный, магнитофонга яздыра да мине чакыра: «Әйдә, җырла әле, ничегрәк яңгырый икән, тыңлап карыйм», – ди. Һәм мин җырлыйм. Дөрес, өйдә генә, башка беркайда да җырламыйм.

Ул әле гаиләдә бик яхшы ир һәм әти дә. Көйләр язып кына калмый, бөтен эшне белә. Бик шәп төзүче дә, җиһазлар ясаучы да. Менә дигән кием элгечләре ясый – әнә, берсе безнең бүлмәдә тора әле. Бөтен дусларыбызның туган көннә - ренә дә шундыйны үз кулы белән ясап бүләк итә. Оныкларыбызга агачтан «Максим» пулеметы, пистолетлар ясый. Талантлы кеше һәр яктан талантлы ул, диләр бит әле!

ГАИЛӘ НЫКЛЫГЫ СЕРЕ

Мондый мактаудан соң Роберт Егорович та эреп китә. Һәм «Татарстан»га Андреевлар гаиләсенең бәхет серен ача-алар 44 ел буе пар канат булып яшиләр икән инде. Ноябрьдә сапфир туйларын – 45 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәргә җыеналар. Роберт Егорович әйтүенчә, гаиләдә иң мөһиме – бер-береңә ышану ул. 

– Иң мөһиме – мәхәббәт һәм ышаныч. Без 1975 елда, мин армиягә китәр алдыннан таныштык. Беренче көнне үк мин аны озата бардым һәм, хатыным булачаксың, дидем. Ә мин бер әйттем икән – димәк, шулай булачак та. Мин техникум тәмамладым, Мәдинә мине армиягә озатты. Диңгез флотында, Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. 1978 елның маенда кайттым, ноябрьдә инде өйләнештек тә.

Мантый бөгәргә керешкәндә, Мәдинә ханым күрсәтмәләрен бирә:

– Син бер кул белән бөгә алмыйсың инде. Һәрбер мантыйны майга манып алып, түгәрәккә тезә барырсың. Тик артык якын куйма, югыйсә берберсенә ябышачак!

Роберт Егорович килешеп баш чайкый:

– Без пилмән һәм мантыйны гел икәү бөгәбез, – ди ул. – Әлеге процесс миңа бик ошый.

– Тозлы гына була күрмәсен инде, – дип хафалана Мәдинә ханым.

– Әгәр берәр кешене бик каты яратсаң, тозны күбрәк салып җибәрүең бар, – дип шаярта ире. – Менә хәзер мине ничек яратуыңны тикшереп карыйбыз инде.

БИГРӘК ТӘМЛЕ БӘРӘҢГЕ!

– Курыкмагыз, тозлы булмаячак, – дип тынычландыра «Татарстан»ны Роберт Егорович. – Ми - нем хатыным бөтен нәрсәне бик тәмле пешерә. Ә менә ул өйдә булмаганда, үземә әзерләргә туры килә. Былтыр ул Лениногорскида ял иткәндә – июль ае иде – яшелчә бакчасын мин карадым. Җиләк җыям да – варенье кайнатам, кыяр җыям да – тозлыйм, әрәм итеп булмый бит инде аларны. Аш та пешердем, бәрәңге дә. Минем яраткан рецептым мондый: бәрәңгене пешерәм дә, шуңа сөт, суган, йомырка, атланмай кушып төям – бик тәмле боламык килеп чыга, һәм үзем шулай пешерә алганга горурланам да әле. Тик хатыным пешергәне барыбер тәмлерәк була – ул һөнәре буенча ашчы бит! Мин хатынымнан бик уңдым, ул мине гомерем буе бик тәмле ашата!

– Безнең Роберт бәрәңге ярата ул, – дип сүзгә кушыла Мәдинә ханым. – Пилмәнне дә бәрәңге белән пешерергә куша – фаршка да, шулпага да бәрәңге салдыра.

– Бәрәңге – икенче икмәк бит! – дип нәтиҗә ясый композитор. – Аны без 24 сутый җирдә үзебез үстерәбез, рәхәтләнеп ашарлык була. Карбыз белән кавын да утыртабыз әле. Корылыклы елда 72 карбыз үстердек! Шуңа күңелсезләнеп утырырга вакыт юк.

ХӘЙЛӘ ДӘ КИРӘК

Оныклар да күңелсезләнеп утырырга бирми. Андреевларның бишәү алар. Бирегә килүгә, саф һавада рәхәтләнеп уйный башлыйлар. Бабалары пистолет ясап бирсә, әбиләре тәм-томнар белән сыйлый.

– Тик менә бу мантыйны алар ашамас иде – кабак яратмыйлар, – дип зарлана Мәдинә ханым. – Ә кабак бик файдалы бит! Җаен табарга туры килә. Кабак бәлеше пешерәм дә, әфлисунныкы дип хәйләлим – сыпырталар гына!

ӨЧ «ХУҖА»

– Һәр җырның өч «хуҗасы» бар: сүз авторы, көй авторы һәм башкаручы. Сезнеңчә, кайсы мөһимрәк? – Сүз авторы һәм композитор әлбәттә, – дип уйлап та тормый җавап бирә Андреев. – Башкаручы исә безнең җырны тыңлаучыга җиткерә. Аннан башка да булмый. Әгәр сирәк башкарыла икән, җыр тиз онытыла. Минем җырларымның яртысыннан артыгын артистлар башкара, алар җырны дөньяга таныта, популярлаштыра: Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Шәрифуллина, Галина Казанцева, Илсур Сафин, Бәширә Насыйрова, Асаф Вәлиев, Хәния Фәрхи, Вадим Захаров, Мирсәет Сөнгатуллин, Гөлдания Хәйруллина, Айгөл Сагынбаева, Гөлзада Сафиуллина... Мин аларның барысы белән дә таныш. Галина Казанцева белән исә бергә гастрольдә дә йөргәнебез бар. Зөһрә Шәрифуллина безгә еш килә. Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Рафаэль Ильясовның да бездә кунакта булганы бар иде...

Әмма җырга ихтыяҗ зур булса да, Татарстан композиторлары олигархка әйләнми. Безнең менталитет башка ахры. Хәтеремдә, Татарстан интеллектуаль милек агентлыгында (ТАИС) беренче тапкыр гонорар түләнгәч, шалтыратып, килеп алырга куштылар. Ул чакта акча миллионнар белән исәпләнә иде. Менә мин, машинама миллион сумлык ягулык салып, шуны алырга киттем – 36 мең сум бирделәр. Аннары Россия авторлар җәмгыятенә (РАО) күчтем. 500 сум акча түләдем, җырларымны теркәдем. Һәм алты елда 4 мең сум акча эшләдем. Кызганыч ки, авторлар җәмгыяте бездә эшләми. Кайвакыт хәтта телевидениедә дә җырның авторларын атамыйлар. Чөнки безгә, җыр «хуҗаларына», гонорар түлиселәре килми.

«МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ТАТАРСТАН»

– Сезнең бер җырыгызның язмышы бик бәхетле. Татарстанда аны, минемчә, татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә, татарча бөтенләй аңламаучылар да белә, ярата, җырлый...

– Татарстанда гына да түгел әле! Аның өчен Тукай бүләген дә алдым.

Бервакыт Карабашта ял базасында «Бердәм Россия» ниндидер чара үткәргән иде. Без артистларны да чакырдылар. Мин Комидан килгән бер малай белән таныштым – тавышы да бик матур, яхшы җырлый да. Безнең Әлмәт музыка училищесы директоры исә әлеге малайга: «Мин яратам сине, Татарстан» җырын менә ул язган бит», – дип, миңа төртеп күрсәтте. Малай сөенде инде: «Без ул матур җырны гел җырлыйбыз бит!» – ди.

«Мин яратам сине, Татарстан» җырын мин 1990 елда, Республика көненә багышлап, Роберт Рәкыйпов сүзләренә яздым. Ул чакта әле ноталарны белми идем. Гармунда уйнап, магнитофонга яздырдым. Әлмәттәге дусларым нотага салды. 1991 елда Балтыйк буендагы Сабан туенда үзем җырладым. Мәскәүдәге федераль Сабан туенда да җырладым. Чаллыдагы үзешчән башкаручылар отып алды, кассеталарга яздырды һәм шуннан башланды инде. Салаватка да барып җиткән. Ул 1995 елда Чаллыда яши иде. Шунда очраштык та. Бу җыр аның визит карточкасына әйләнде дисәң дә була. Хәзергә кадәр җырлый. Былтыр исә бөтен Җир шарында яңгырады, аны бөтен татарлар җырлады: Америкада, Канадада, Гарәп Әмирлекләрендә... Салават аны бөтен җиһанга танытты. 2016 елда туган көнемдә Салават үзенең концертында мине сәхнәгә чакырып тәбрикләде, һәм без бу җырны аның белән икәү җырладык.

Гимн сайлаганда, конкурста минем бу җырымны да тикшергәннәр. Тик ул гимн була алмый шул. Ә менә Минтимер Шәрип улы Азнакайга килгәч, мине кочып алды һәм: «Безнең рәсми гимныбыз Рөстәм Яхин музыкасына язылган, ә синең җырың исә – халык гимны», – диде.

«РОСИНОЧКА» КӨЕНӘ

– Башка җырларыгыз турында да шундый мавыктыргыч бәяннарыгыз юкмы соң?

– Бәян ук түгел инде, әмма һәркайсы хакында нәрсә дә булса сөйләп була. Мәсәлән, «Это я – росиночка твоя» җырының тарихы болайрак. Мин гел клубта мәдәният хезмәткәре булдым бит. Берара дуслар белән тамада булып та йөрдек. Тик бу уңайсыз, ял көннәрендә өйдә булмыйсың, кич соң кайтасың. Хәзер моның белән шөгыльләнмим. Әмма клуб эше һаман үзеннән җибәрми әле. Безнең күршебез – клуб мөдире – Мәдинә белән мине пенсионерлар ансамбле оештырырга күндерде. Мин шунда «Это я – росиночка твоя» җырын җырлаган идем, ансамбльнең исеме дә табылды – «Росиночка» булды да куйды.

***

«Росиночка»ны тыңлаган арада мантый да пешеп чыкты.

Мондый искиткеч тәмле мантый белән моңарчы беркайчан да сыйланганыбыз юк иде әле! 

БЕЗГӘ КИРӘК БУЛАЧАК:

Камыр өчен:

• Он – 500–600 г;

• Йомырка – 2 данә;

• Су – 1 стакан;

• Үсемлек мае – 1–2 аш кашыгы;

• Тоз – 1 чәй кашыгы.

Эчлек өчен:

• Сыер итеннән фарш – 600 г;

• Терлекнең эч мае (туңмай)  – 100 г;

• Кабак – 300 г;

• Суган – 5–6 баш;

• Тоз, борыч – тәменчә.

Татьяна Вафина

Фото: Александр Ефремов

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: