Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Зифа Кадыйровадан  – бишбармак!

Зифа Кадыйровадан – бишбармак!

Зифа Кадыйрова белән күрешкән журналистлар: «Гаҗәеп кунакчыл, гади, ачык кеше ул», - диләр. Хак икән, шуңа өстәп тагын: «Кулы тәмле», - дияр идем. Ир‑атлар бәйрәме уңаеннан популяр язучыдан үзенчәлекле милли ризык пешерүен үтендек. Берсүзсез ризалашты Зифа апа. Искиткеч тәмле, туклыклы бишмармак пешереп күрсәтте. Язучы үзе әйтмешли: «Шулпа да, икенче аш урынына да бер дигән ризык…

21 февраля 2018

«ЯҢАЧА ЯШӘРГӘ ӨЙРӘНДЕМ»
Зифа апа белән Чаллыда аның заманча җиһазланган ике бүлмәле фатирында очраштык. Монда бар да зәвык белән эшләнгән, хуҗабикә­нең эстетик тоемлавы сизелеп тора.
– Фатирыгызны дизайнер чакы­ртып ясаттыгызмы әллә? – дим.
– Юк, мин бит үзем төзүче, – ди Зифа апа, елмаеп. – Сеңлем белән эшләп чыктык. Бик күп еллар штукатур-маляр булып эшләгәч, ре­монт ясауның бөтен нечкәлекләрен беләм.
Зифа апа белән беренче очра­шуым иде. Газета-журналлар­да басылган әңгәмәләрендә еш кына ул: «Үземне язучы дип санамыйм. Китаплар да күп укымыйм. Мин бит гап‑гади төзүче генә», – ди. Инде үзе белән күрешкәч, тормыш рәвешен күргәч, шунда ук аңлыйсың: Зифа апа гади генә кеше түгел, мо­нысы бәхәссез. Шүрлектәге китаплар, җиһазлар, карти­налар... Сәнгатьне аңла­маган, эчке дөньясы тирән булмаган ханым болай итеп фатирын ясый алмас. Монда хәтта йокы бүлмәсе дә үзенә бер серле дөньяны хәтерләтә. Хәер, гади кешедән шундый әсәрләр туар идеме икән?!
Зифа апа табын янына чакырды: килгән кешене иң беренче кайнар чәй, баллы ризыклар белән сыйлау бу гаиләдә күркәм бер гадәт икән.
– Әйдә, тәмләп чәйләрегезне эчегез дә эшкә тотынырбыз, - диде хуҗабикә. –Бишбармакка дигән сыер белән сарык итен пешереп куйдым, шулпа да әзер. Җәймә генә хәстәрлисе калды.
Зифа Кадыйрова иҗаты, тор­мышы белән кызыксынып барган кешеләр белә дип уйлыйм: язучы дүрт ел элек тормыш иптәшен югалтты. Ике ел бер әсәр дә яз­маган, кая ул, йоклый да алмый интеккән ханым бүген инде тернәкләнгән дисәм була. Яңача яшәргә өйрәнеп килә.
– Ялгызлык авырмы? - дим Зифа апага.
– Авыр, бик авыр... Аеруча бу яшьтә, син әле ни бөтенләй карт, ни яшь түгел, дигәндәй. Яңа тор­мыш башларга инде соң кебек, әмма картларча да яшисе килми әле.
1-7
– Көннәрне ничек уздырасыз?
– Өйдә утырмыйм да дияргә була. Улым да, кызым да гаиләле булды, Аллага шөкер. Оныклар бүләк ит­теләр. Килен эшкә чыкты, оныкны карарга анда барам.
– Ә иҗат? Яңа әсәрегезне кайчан күрәчәкбез?
– Бу сорауны миңа кая барсам да бирәләр. Яңа бер әсәр язып ма­ташам. Быел ул әзер булыр, дип уй­лыйм. Аллаһы Тәгалә исәнлекне бирсен.
– Очрашуларга элеккечә күп йөрисезме?
– Хәзер сирәгрәк. Кызым Регина бәби алып кайтты, машина белән ул йөртә иде бит. Алай да улым Рус­ланның вакыты булганда, ялларга туры китереп булса да, чакырган җиргә барып кайтабыз.
БАШКОРТ, КАЗАХ, ТАТАР РИЗЫГЫ?
Зифа апа кыстый-кыстый янә чәй өсти: «Кунакларның ашап‑эчеп утырганын яратам», – ди.
– Ә сезгә кунаклар еш киләме? – дим.
– Бездән гомергә кеше өзелмәде. Ирем Марсель кунаклар яратты. Туңдыргычта һәрвакыт пилмән, мантый торды. Көтелмәгән бер ку­нак килсә, тиз генә шуны пешереп бирә идем. Хәзер дә шулай, балалар белән өмә ясап, күп итеп пилмән бөгеп куябыз. Бик җайлы, рәхәт нәрсә ул. Кайвакыт бер күрмәгән кешеләр дә телефоннан шалтыратып:
«Сезгә сөйләр сүзем бар, яныгызга килим әле», – диләр. Каршы килмим, бар кешегә дә ишек ачык.
Зифа апа җәлт кенә бишбармак өчен җәймәгә йомырка тугларга кереште. Аннан су, сыек май өстәп, камыр басты.
– Бишбармакны еш пешерәсезме?  – дип кызыксынам.
– Пешергәлим. Аны әзерләүнең әллә ни авырлыгы юк бит. Кирәк әйберләр барысы да кул астында бар. Һич онытылмый, Башкортстаннан ике туганыбыз килергә тиеш иде. Шулпа өчен зур булмаган бер тавык пешереп куйдым. Туганнар шалтырата: «Унлап кеше булабыз»,-диләр. Инде нишләргә? Дүрт кешелек әбәдкә дип пешергән шулпа белән унбиш кешене ничек ашатырга? Иремә тиз генә бәрәңге әрчергә куштым, үзем ике җәймә ясадым. Кунаклар килеп табын янына утырганчы бишбармагыбыз әзер дә булды. Унбиш кешегә рәхәтләнеп җитте ул, әле калды да. Кунаклар аеруча камырын яратып ашады...
Чынлап та, бишбармак гади ризык кебек: итне, бәрәңгене пешерәсең дә, җәймәне токмач камыры кебек җәясең. Һәм аны суда пешереп аласың. Тик, моның берничә сере бар икән.
– Беренчедән, бишбармакка майлы ит кирәк, шулчак шулпасы тәмле була,-ди Зифа апа. – Бу ризык татарга да, башкортка да казахлардан кергән. Ә алар майлы ит ярата һәм нигездә сарык ите ашый. Бишбармакны туган ягым Башкортстанда сарык итеннән пешерәләр. Мин исә сарык, сыер ите кулланам. Алай тәмлерәк күрәм. Сарык итен хәзер күпләр ашамый, яратмый димме, ул очракта сыерныкын гына алырга була.
Зифа апа камырны җәеп тә куйды.
Җәймәләрнең калынлыгы токмачныкына караганда калынрак булырга тиеш икән. Нәзек камыр суда эреп юкка чыккандай була, тәме сизелми. Бер җәймәне шакмакларга бүлде, икенчесен түгәрәк килеш калдырды.
1-5
МАЙЛЫ ШУЛПАГА – ӘЧЕГӘН КОРТ?!
Ит алдан пешкәнгәме, бәрәңге әрчелеп куйгангамы, эш барышы шулкадәр тиз кебек тоелды, күз йөртеп, язып кына өлгер. Хуҗабикә кәстрүлдән итне ала:
– Күр, ничек майлы, тәмле ит!-дип елмая.
– Зифа апа, хәзер күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Майлы, тозлы ризыклардан баш тарталар, кичен җиңел ризыклар белән генә тукланалар. Сез ничек? - дим.
– Юк, теләгән вакытта утырып ашыйм. Көзгә Алла боерса 60 яшь тула. Авырлыгым гел шушы 68 кило. Майлы итләр ашарга ярамаса да, бөтенләй баш тарканым юк. Чама белән бар ризыкны да ашыйм.
1-4
Зифа апа суган ваклады да, аны кәстрүлгә шудырды. Шуның өстенә ит салды, аларны берничә минут утта тотасы икән. Ул арада икенче кәстрүлдә су кайнап чыкты.
– Җәймәләрне аерым пешерәм, - ди Зифа апа. – Кайбер кешеләр аны ит шулпасына сала, мин алай яратмыйм. Шулпа тәмен югалта кебек. Мин шулпага бик таләпчән, сөзмичә аш пешергәнем юк. Баскан токмач ашына бәрәңге салмыйм. Шулпаның тәме китә...
Хуҗабикә җәймәләрне барыбер коры суда гына пешерми, каз мае сала ул аңа. (Булмаса, сыек май салсаң да ярый икән.) Зифа апа, бүленмәгән түгәрәк җәймәне, куна тактасыннан ипләп кенә алды да, кайнап торган каз шулпасына салды.
2-17
Шакмаклап киселгән камырны да шунда төшерде. Камыр өч‑биш минут пешә. Шуннан газда пешеп утырган бәрәңгенең суын саркытты.
– Хәзер була, – ди Зифа апа. – Шулпаны икегә генә бүләм дә... Мин бит Башкортостанда туып-үстем.
Безнең якта әче корт ясау гадәте бар, аны Татарстанда бер дә ясамыйлар. Менә шул әче кортны яратабыз инде. Шулпага аеруча тәмле була. Туган якка кайткан саен әллә ничә савыт алып киләм. Аны туңдыргычта саклыйм.
Әче корт дигәнне куе әчегән катыкка охшаттым. Без ясый, ашый торган кортка якын да килми.
Аны озаклап әчетеп ясыйлар. Бу сөт ризыгы казахларда да популяр, имеш. Майлы иттән соң әче корт салган шулпаны эчеп куйсаң, ашказанына җиңелрәк була дип санала икән.
Хуҗабикә шулпаны икегә бүлде, шуның бер өлешенә әче корт салды. Шулпа катык салган сыман аксыл төскә керде, тәме дә үзгәрде. Катыктан аермалы буларак, башкорт корты тамакта аерым бер әчкелт тәм калдыра.
– Түгәрәк җәймәне тәлинкә төбенә куям, - диде Зифа апа. – Матурлык өчен. Җәймәне бөтен килеш калдырмыйча, пешергәндә үк шакмаклап салсаң да ярый. Аны кем ничек ясый инде, аермасы юк. Пешкәч камырны барыбер кисеп ашыйсың.
Хуҗабикә түгәрәк җәймә өстенә ит, бәрәңге салды, борыч сипте. Шуның өстенә матурлап теге шакмаклап
киселгән камырларны тезде. Авыздан сулар килә... Ит, шулпа, суган исе. Өстәвенә – ярмаланып таралып киткән бәрәңге...
– Зифа апа, бәрәңгегез ничек шулай
изелеп пешә, – дим. – Хәзер бәрәңгеләр сабын кебек, ничә сәгать пешерсәң дә, таралмый лабаса,-дим.
– Үзебезнең бакчада үскән бәрәңге.
8 сутый җиребез бар, җәй буе шунда мин. Ирем исән чакта алган идек. Ирем үлгәч тә дүрт ел шунда яшәдем. Кышын да утны, газны өзмибез. Ике этебез шунда яши. Улым кереп карап йөри. Ялларга мин дә барам. Җирне, табигатьне яратам. Гел шунда гына яшәр идем, балалар каршы килә. Кышын юллар начар, авырып китә калсаң, «Ашыгыч ярдәм» машинасы да килә алмый, диләр.
«АЧЫКЛАНМАГАН МЕҢ СОРАУ КАЛДЫ»
Зифа апа барыбызны да түгәрәк табын янына чакыра. Шуңа игътибар иттем: язучы ир-атларга аерым илтифат күрсәтә. Ике Александрны – журналыбызның фотографы белән машина йөртүчесен дикъкать белән тыңлый. Тәлинкәләренә берничә кат өстәп ризык сала. Тегеләре мактый-мактый ашый. (Бишбармагы чынлап та телеңне йотарлык!) Хуҗабикә канәгать булып елмаеп утыра. Әйтерсең, ана кеше нарасыйларының сыйланганын күреп сөенә...
– Зифа апа, сез нинди хатын идегез: аралашуыбызга караганда бер дә басынкы кешегә охшамагансыз?  – дим.
– Белмим дә... Туры сүзле мин, иремә ачуланып, эчемә бикләнеп, көннәр буе сөйләшми йөрүләр ми­нем өчен түгел. Хәер, мәрхүм ирем үзе дә шундый иде. Ир-атларны кыз­гану да бар. Нинди физик эш булса тартынып тормадым: ирем белән бергә күтәрдем дә, төшердем дә...
– Алайса сез ирегезгә дус та, ярдәмче дә булгансыз?
– Башкача булдыра алмыйм. Елап, сыктап утыра белмим. Гомер буе ирләр белән төзелештә эшләп, аннан шабашкаларга йөргән ха­тын‑кыз көчсез була алмый. Физик көч хакында да, рухи халәт турында да әйтәм.
– Ләкин ирегезнең вафатын бик авыр кичергәнсез икән...
– Әйе, сындым. Балалар, әнием, сеңлем, туганнарым булганга, алар хакына яшәргә яңадан көч таптым. Иремне югалту көтелмәгән хәл бул­ды. Ачыкланмаган мең сорау кал­ды...
– Нинди сораулар?
– Бәхетле идеме икән ул? Мине яратып яшәдеме икән? һ.б. Бихисап сорау...
– Гомер буе бергә яшәп бу сора­уларга җавап табып бетереп бул­мыймы? – дим.
– Үзе исән чагында ул хакта уй­ламыйсың икән. Дөнья куасың, аны эшләргә, моны корырга, дисең. Ә икең бергә утырып сөйләшергә әллә вакыт, әллә җай тапмыйсың...
Зифа апа – гаҗәеп кеше. Әле генә тормыш турында фәлсәфәгә бирел­гән тол ханым:
– Йә, ничек бишбармак?-дип ел­майды.
Минем исә телгә килгән беренче сүзем: «Бик туклыклы!» Әллә майлы шулпа шулай итә, әллә итле бәрәңге
«ӘСӘР ИТЕП ЯЗАРЛЫК ЯЗМЫШЛАР БАР УЛ»
Зифа апа белән тагын бер сә­гатьләп сөйләшеп утырдык. Алда озын юл булмаса, тагын күпме ара­лашыр идек әле, гади, эчкерсез ул, рәхәт кеше. Кем беләндер тиңлә­шергә, кем беләндер узышырга җыенмый. Ул хәтта ТР Язучылар берлеге әгъзасы булып та тормый. Бер карасаң, шундый популяр яз­учы, ун ел эчендә биш китап чы­гарган, аның дүртесе «Ел китабы» исеменә лаек булган. Бер әсәре – «Язмыш сынавы» – буенча Чаллы дәүләт татар драма театры спек­такль дә куйды. Бүген дә зур уңыш белән бара ул.
– Көн саен хатлар алам, – ди Зифа апа. – Кемдер почта белән җибәрә, кемдер социаль челтәрләр аша яза. Нигездә хатын-кызлар үз башла­рыннан кичкән вакыйгалар белән уртаклаша, фаҗигале язмышлар турында сөйли. Кайберләре белән дуслашып, хәтта якын кешеләргә әйләндек. Әсәр итеп язарлык язмы­шлар бар ул. Аеруча соңгы әсәрем – «Синсез килгән язлар» китабы дөнья күргәч, күп итеп хатлар ява башла­ды. Баксаң, хыянәт белән очрашкан никадәр хатын‑кыз бар икән! Гаилә тормышын бөтенләй икенче яктан ачтым: гаҗәп тә, куркыныч та...
Саубуллашканда язучы бер кита­бын сайлап алырга тәкъдим итте. «Очрашу истәлеге булсын, бүләк итәм»,-диде. Зифа апаның өч кита­бын укыганым бар, ә менә «Синсез килгән язлар» әсәре белән таныш түгел идем. Шуңа әлеге китапны сайладым. Һәм... Чаллыдан Казан­га кайтканчы, машинада әсәрнең ике бүлеген укып та чыктым. Ка­раңгы төште, күренми, ә мин те­лефонны алып, фонарьны яктырт­тым – бигрәк мавыктырды. Белмим, язу осталыгымы, әллә инде берәр тылсыммы, Зифа апа каләменнән төшкән әсәрләрне бер укый башла­саң, туктап булмый. Хәтерлим, де­крет ялында утырганда «Көтеп узган гомер»не бер төндә укыдым. Көне буе бала карап тылчыгуга кара­мастан, кулга ул китап кергәч, бөтен арыганлык юкка чыккан иде. Зифа апаның әсәрләрен икенче көнгә калдырып булмый. Бу юлы да нәкъ шулай булды, өйгә кайткан «Синсез килгән язлар»ның өченче бүлеген укып бетердем.
Икенче көнне язучы белән теле­фоннан сөйләштек:
– Зифа апа, «Синсез килгән яз­лар»дагы төп герой Фирая ире үл­гәннән соң аның хыянәте турында белә. Һәм моны бик авыр кичерә, хәтта мәрхүм иренең каберенә дә бармый. Бу сюжет тормыштан алынганмы?-дим.
– Әйе, тормыштан. Фирая – көчле хатын-кыз. Андыйларга тормышта җиңел түгел. Бу әсәрне ир‑атлар да укысын иде. Иренең хыянәте турында белгән хатын-кызлар­ның ниләр кичергәнен аңлар өчен булса да...
БЕЛЕШМӘ
Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстанның Учалы райо­ны Ахун авылында туа. 1976 елда Ахун урта мәктәбен тәмамлый. Гомере буе төзелештә эшли. Тормыш иптәше белән улы Руслан, кызы Регинаны тәрбияләп үстерә. 48 яшендә кулына каләм ала. Зифа Кадыйрованың биш китабы дөнья күрде. Алар төрле елларда дүрт тапкыр Татарстан үзәк китапханәсенең «Ел китабы» исеменә лаек булды.
 1-3
 
ЗИФА КАДЫЙРОВАДАН БИШБАРМАК РЕЦЕПТЫ:
Камыр: 

  1. Йомырка – 2 данә

  2. Он – 3‑4 стакан

  3. Сыек май – 2 аш кашыгы

  4. Су – ярты стакан 


Эчлек:

  1. Сыер яки сарык ите – 1 кг

  2. Бәрәңге – 1 кг

  3. Суган – 2 баш

  4. Тоз – чама белән

  5. Борыч – чама белән

  6. Каз мае – чама белән (булган очракта)


 2-1
2-2
2-3
2-4
2-6
1-9
 1-8
2-8
2-9
2-12
2-11
2-16
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: