
Зилә Вәлиева: «Ашаган да белә, тураган да белә»
Бүген «Татарстан»ның «Аш-су бүлмәсе»ндә узган гасырның 90 нчы еллары белән бәйләргә булдык. Баш пешекче алъяпкычын ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева киде. Ул хәзер шушы вазыйфада. Ә телгә алынган 90 нчы елларда исә, «Википедия» әйтүенчә, Зилә Вәлиева – «Татарстан Республикасының иң йогынтылы сәясәтче ханымы» була.
03 июня 2020
– Сезгә чүлмәктә ит пешерергә җыенам, – дип елмая Татарстанның иң йогынтылы сәясәтче ханымы. – Тик анда ит янына тәм өчен бәрәңге дә өстәрбез, без шулай гадәтләнгән. Суганны атланмайда алтынсу төскә җиткәнче кишер белән кыздыру мәҗбүри – бу йомшак тәм бирә. Хәтерлим әле, 90 нчы елларда чүлмәкләр модага кергән генә иде, мин аларны шул вакытта сатып та алдым. Кибетләрдә азык‑төлек кенә түгел, матур савыт‑саба да юк иде бит. Хуҗабикәләргә шактый кыенга туры килде. Ә монда – тегенди-мондый гына нәрсә түгел, ә чүлмәкләр! Аларда гап‑гади итле бәрәңге дә тәмле килеп чыга, кунак сыйларга да оят түгел, гаиләне дә туйганчы ашатырга була. Өстәвенә эше дә тиз – чүлмәкне мичкә куясың да калган нәрсәләрне тыныч кына әзерли аласың. Ә чүлмәктә итнең шулпалы булуы бер үк вакытта ике ризыкны алыштыра: ул шулпа да, икенче ашамлык та булып тора. Хуҗабикәләргә уңайлы ярдәмче булды ул чүлмәкләр.
Өстәвенә, бу ашамлык – студент еллары истәлеге дә. Мәскәүдә үз вакытында «Садко» кафесы бар иде – анда гомеремдә беренче тапкыр шушы ризыкны татып карадым. Студентлар өчен кафега бару зур вакыйга иде. Шунда чүлмәкләрне күргәннән соң, кайчан да булса, үз йортым белән яши башлагач, мин дә шулай чүлмәктә пешерермен дип хыялланып куйган идем...
– Хыял тормышка аштымы соң?
– Әлбәттә. Хәер, хәзер бу ашамлыкны өйдә сирәк әзерлиләр. Менә бу чүлмәкләремнең кайда торганын да искә төшерә алмый тордым. Көчкә таптым. Ашау‑эчүдә карашлар үзгәрде, мода алышынды һәм чүлмәктәге ит хәзер хуҗабикә әзерләп шаккатыра алырдай ризык түгел. Тик ул, аңа карап, тәмлелеген бер дә югалтмый!
ИКЕ КУЛЫ ДА ОСТА
– Пешерергә яратасызмы?
– Кулинария өлкәсендәге сәләтләрем турында әйтүегез икән, мин күбрәк башкалар әзерләгәнне яратам. Мин кеше пешергән ризыкларны бәяләргә остарак…
– Бүген «Татарстан» бу рәхәт һәм тәмле эшне үз өстенә ала…
– Күңелегезне төшермәскә тырышырмын, – дип вәгъдә бирә Зилә Рәхимҗан кызы, сул кулы белән ит кискәндә. – Ә язуны уң кулым белән язам мин, сулы белән тегәм, кисәм-турыйм, әтием сулагай булгангадыр, мөгаен.
– Ягъни ике кулыгыз да оста булып чыга?
– Димәк, шулай. Ит кисәкләре бик вак булмаска тиеш, югыйсә алар сусыллыгын югалта. Шуңа эре‑эре итеп турыйм– алай аны ашарга да рәхәт, чөнки һәр кисәк үзенә шулпаны сеңдерә. Болай турау тизрәк тә әле. Хәер, 90 нчы елларда минем кухняда, өйдә пешеренеп-тозлап торырга вакытым булмады. Бөтен халык урамга чыккан кебек иде! Митинглар, ачлык игълан итүләр, төрле хатларга имзалар җыю... Кайчак без, депутатлар, Югары Совет сессиясеннән үк, үзсүзле төркемнәрнең фикерләрен тыңлар өчен, мәйданга чыгабыз. Аннары янә залга әйләнеп кайтабыз, кызу бәхәсләр, кайнар чыгышлар анда да суынырга уйламый. Кайчагында фикер алышулар, бәхәсләр төн уртасыннан соң гына тәмамлана...
– Итне чүлмәккә салабыз, аннары– суганны...Иттән аермалы буларак, суганны вак кына турыйбыз, – дип дәвам итә Зилә ханым.– Ул безгә тәм өчен генә кирәк. Кишерне бераз эрерәк тә ярый... Кухняда вакыт бик тиз үтә ул. Әмма ни дисәң дә, бу – теләсә кайсы хатын‑кыз өчен бик мөһим минутлар. Һөнәри вазыйфаларың аш‑су бүлмәсеннән никадәр генә ерак китмәсен, хатын‑кызда үз гаиләсен табынга җыю теләге мәңге бетми.

ТОКМАЧ НЕЧКӘРӘК БУЛГАН САЕН КИЛЕН УҢГАНРАК
– Гадәттә нәрсә пешерәсез?
– Борщ пешерергә яратам. Элек токмачлы аш белән бик мавыга идем. Мин бит авыл килене, токмач нечкәрәк булган саен киленнең яхшырак икән белеп торам. Мин бу яктан шәһәр хатын-кызларын оятка калдырмаска тырыштым, токмачымның супернечкәлеген һәркем истә калдырырлык итеп кисә идем. Осталыгымны тәүге тапкыр күрсәтүгә үк, киленнең уңган-булган икәнен барысы да аңлады. Һәм мин моны бүген дә күз ачып йомганчыэшләп куя алам: камыр басып, токмачны нәзек кенә түгел, сокланырлык итеп кисеп бирәм. Аны бит карап торуы ук күңелле: шулпа кайнап тора, шуңа токмач саласың – үзе бер матурлык. Халкыбызның борын-борыннан килгән кухнясы – сәнгать ул. Һәм бу сәнгать миңа бик кадерле. Республикада дөньяның иң тәмле гөбәдиясен, дөньядагы иң тәмле токмачлы аш пешерә торган остабикәләрне беләм... Хатын-кызлар шаккатыра белә ул. Хәтта иң гади камырдан да искиткеч тәмле ризыклар пешереп куя алалар, чит ил кунакларын да сыйлау оят түгел. Барысы да бездәге милли ашамлыкларыбызның шундый тәмле булуына гаҗәпләнә. Сезнең ризыкларыгыз авыр, без андыйны ашамыйбыз дип, баштарак сөйләнеп торган европалыларны үзем дә очратканым бар. Ә авыз итеп карагач– тәмам гашыйк булалар безнең сыйларга!
МИЧТӘН – ЖУРНАЛИСТЛАР ЙОРТЫНА
Зилә Рәхимҗан кызы чүлмәкләргә соңгы «тәмләткеч»– караҗимеш сала да аларны мичкә озата.
– Әлегә без яшелчәләрне әзерли тора алабыз. Яшелчәләрне турамыйча, бөтен килеш кенә, укроп сабаклары, яшел суган кыяклары белән бирү гадәтен Мәскәүдә элекке Журналистлар йортында күргән идем. Мине СССР Журналистлар берлегенә шактый яшьли кабул иттеләр. Берлек әгъзалары шундый өстенлеккә ия: Мәскәүдәге «Домжур» бинасына тоткарлыксыз кертәләр. Шулай итеп, студент елларында ук иң затлы урыннарының берсе булып саналган Журналистлар йортына кереп йөри алдым. Анда яхшы кафе, ресторан да булгач, эләгер өчен һәркем атлыгып тора иде. Тик таныклык белән генә кертәләр. Таныклыгы булган кеше дусларын да алып килә ала. Без – яшь журналистларның– кыйммәтле ризыкларга заказ бирер мөмкинлеге юк. Ә менә арзанлы «яшелчә» ишегә акча җитә. Әмма, аның каравы, монда публицист Анатолий Аграровскийны, халыкара хәлләр турында язучы атаклы журналистлар Валентин Зоринны, Александр Бовин, Александр Каверзневны тыңлау мөмкинлегебез бар. Шәп бит! Башка кешеләр телевизордан гына күргән шәхесләр белән янәшә утырасың, бер тиң булып аралашасың. Монда шундый дәрәҗәле кешеләр җыела, ә сез сипкелле кызыйлар монда нишлисез, дип шаярталар да иде әле! Ә икенче-өченче тапкыр очрашуда инде бер-беребезне таный башлыйбыз. Алар искиткеч кызыклы кешеләр иде! Әнә шундый онытылмас очрашулар өчен мин журналист һөнәремә рәхмәтлемен.
Ә УКРОП КАЯ?
– Сез ни өчен шушы һөнәрне сайладыгыз? Балачак хыялы идеме әллә?
– Хыял бөтенләй башка иде. Минем өчен журналистика мәктәп иншалары конкурсыннан башланды. Анда минем очучы булырга хыяллануым турында иншам җиңде. Мин хәтта парашюттан сикерү мәктәбендә дә укыдым, тик әни сикерергә рөхсәт бирмәде: «Минем йөрәгем чыдамас», – диде ул.
Журналистика юлын сайлауга шул инша һәм менә дигән педагогларым булу тәэсир иткәндер. Мәктәптә кешегә очар канат куялар дигән фикерем хәзер дә үзгәрми. Шуңа күрә мәктәп минем өчен һәрвакыт изге урын булды– андагы остазларны ихлас яраттым. Барлык укытучыларны да хәтерлим. Үземнең очучы булу нияте белән ничек янып йөргәнемне дә онытмыйм.
Әле дә исемдә, әни борщ әзерли иде һәм ул мине базарга яшел укроп алырга җибәрде. Мин анда баргач, радиодан: «Кеше галәмгә очты!»– дигән хәбәрне ишеттем. Бу шундый зур вакыйга бит! Мин ашыга‑ашыга өйгә йөгердем, бусагадан ук: «Ни булганын ишеттегезме?»– дип сөрән салдым. Алар, әлбәттә, ишеткән инде, радио бит һәр йортка кертелгән иде, мин йөгерә-чаба кайткан арада, бу яңалыкны ишеттерергә, уртаклашырга өлгергәннәр. Ә мин аны‑моны уйларлык түгел идем, шундый яңалыкны өйгә беренче булып җиткерәсем килә: «Гагарин космоста!»– дип кычкырам. Әни: «Ә укробың кая?» – дип сорап куймасынмы?!Укроп турында бөтенләй онытканмын.
Ул чакта андый героик һөнәр ияләре балаларга бик зур йогынты ясады. Очучылар, космонавтлар һәркемнең теленнән төшми иде. Барысы да шул һөнәрләр турында хыяллана. Җитмәсә, озакламый беренче хатын‑кыз космонавт Терешкова да галәмгә очты. Очучы булу хыялы әнә шуннан килә дә.
НИЧЕК «АТАКЛЫ ЯЗУЧЫ»ГА ӘЙЛӘНДЕМ?
Химия укытучысы Нина Ильинична көтмәгәндә миңа: «Зилә, каян керде ул синең башыңа, нинди очучылык ул? Сиңа журналист булырга кирәк!»– дип әйтмәсенме! Ә мин бу һөнәрнең нәрсә икәнен дә белми идем. Ә ул вакытта Леонид Жуховицкийның журналист турында романы чыкты. Һәм кирәк бит, шундый хәл, Жуховицкий безнең китапханәгә килде. Бу бик мөһим вакыйга булды. Аның белән очрашудан соң кешеләрнең илһамланып китүен күрдем дә беренче тапкыр шул һөнәргә йөз тотарга карар кылдым. Бу 8 нче сыйныфта укыган чак иде.
Республикабыздагы яшьләр газетасы карамагында яшүсмерләр клубы эшләде, мине шунда алдылар. Безгә, материаллар язып, яшьләр газетасының үсмерләр сәхифәсен тутырырга тәкъдим иттеләр. Эшем әллә ни уңышлы да бармады кебек. Очучылык белән янып йөрүемне сөйләп бирдем дә, ә аннары нәрсә? Башка кешеләрне мактаганда, мөгаен, бу һөнәр минем өчен түгелдер, дигән уйлар да килгәләде. Ә ул вакытта хоккей буенча җыелма командабыз бөтен дөньяга шаулый иде. Һәм малайлар да, кызлар да – барысы да телевизордан дөнья чемпионатларын күзәтә, сәгать аермасы аркасында төне буе хоккей карыйлар, бигрәк тә Канада белән атаклы серия вакытында. Минем сыйныфташым – Валера Самойлов хоккейның чын җанатары иде. Без кайчак аның янына матч карарга җыела идек. Валера үзе дә хоккей уйный. Менә ул чып‑чын хоккейчы киемендә телевизор каршына утыра, без аның тирәли җыелабыз. Ул команда өчен шулкадәр ихлас җан ата иде, кайчак кәшәкәсе белән идәнгә шакый башлый һәм: «Анатолий Иванович, мине, мине чыгарыгыз!»– дип кычкыра (Анатолий Иванович Тарасов– ул вакытта җыелма команданың тренеры. – Ред.). Сыйныфташымның шулай хоккей каравы турында «Яшүсмер» битенә юмореска язып бирдем. «Җыелма командадагы 23нче уенчы» дип аталган хикәя газетада басылып чыкты һәм мин бер көндә атаклы «язучы кыз»га әйләндем дә куйдым.
ОСТАЗЛАРДАН УҢДЫМ!
Шуннан соң Журналистлар берлеге рәисе Давид Самойлович Гальперин мине үз янына чакырды. Нинди кешеләр эшләгән бит! Югыйсә мин– мәктәптә укучы гап‑гади кыз, кем инде аңа! «Сиңа язарга, укырга керергә кирәк», – дип, ул миңа хәер-фатихасын бирде.
Ә ул вакытта, МДУга керү өчен, «Журналист» журналында каләм тибрәтүчеләр конкурсы үткәрелә иде. Мин анда катнаштым, әмма җиңүчеләр исемлегенә эләкмәдем. Аның каравы, журналист Ирина Викторовна Склярдан хат алдым. Хәтта өч битлек хат! Һәм бу мине җиңүгә караганда да күбрәк илһамландырды. Тагын кабатлыйм, нинди шәхесләр булган! Ул миңа ничек яшәргә, ничек тырышырга кирәклеген тәфсилләп язган, беренчелек яуламауның әле берни дә аңлатмаганын искәрткән. Ә язарга телисең икән, димәк, бу– гомерлек эшең, дигән... Мин ул хатны бик озак сакладым. Ә МДУда журналистика факультетында укыганда, Ирина Викторовнаны табып, рәхмәтемне ирештердем. Кыскасы, болар барысы да очраклы туры килү генә түгел – сине гомер сукмагыннан алып баручы кешеләр ул. Язмышыңа булыша, аңа юл күрсәтә торган билгеле бер шәхесләр турында сүз бара.
9 нчы сыйныфта укыганда, кышкы каникулларда без Мәскәүгә экскурсиягә бардык. Һәм менә иртәнге сәгать биштә без ил башкаласына килдек. Кыш, караңгы. Туристлар өчен автобусларга утырдык, һәм әнә шул иртәнге караңгылыкта мин беренче тапкыр Мәскәү университетының шпильләрен күрдем. «Укырга икән, тик шушында гына!»– дигән уй йөгереп узды башымнан.
Шулай да безне, ерак төбәкләрдәге мәктәп укучыларын, ул чакта шактый кыю итеп тәрбияләделәр. Хәзер моны «лидерлык мәктәпләре» яки «уңышлылар сабагы» дип атыйлар. Минемчә, кайчагында купшы, яңгыравык исемнәр белән арттырып та җибәрәләр, чынлыкта лидерлар түгел, ә кайчак масайган – үз‑үзенә артык ышанган кешеләр үстерәләр. Лидер – андый түгел, ә бик үҗәт, тырыш кеше. Борын төбендә ишекне өч тапкыр ябып куйсалар да, ул барыбер аны ачу ысулын эзли. Шуңа күрә мин укытучыларыма һәрвакыт рәхмәтле – без барысын да булдыра алабыз, дигән фикерне алар тиешенчә сеңдерә алды. Әйе, мин МДУ, Рига гражданлык авиациясе институты һәм МГИМО кебек зур‑зур өч югары уку йорты турында һич тә курыкмыйча уйлана идем һәм шуларга укырга керергә җыендым да. Югыйсә Мәскәүне шул мәктәп каникулларына кадәр күргәнем дә юк иде бит!
ЖУРНАЛИСТИКА – СӘЯСИ ЭШЧӘНЛЕК ТӨРЕ
– Ә журналисттан ничек сәясәтчегә әйләнеп киттегез?
– Сәясәттәге хатын-кызлар мине һәрвакыт кызыксындырды. Корасон Акино*, Голда Меир, Индира Ганди, Беназир Бхутто** турында күп укый идем. Үз-үзләрен үстерә алган, уңышка ирешкән хатын-кызлар сыйфатында алар минем өчен геройлар иде. Аннары Төркиядәге Таңсу Чилләргә сокландым***. Бу хатын-кызлар миңа һәрчак кызык булды. Ир-атларның да йогынтысы юк түгел– Черчилльнең дә корреспондент булуын һәм шул юлның аны зур сәясәткә чыгарганын белдем. Кыскасы, күп кенә сәясәтчеләр журналистикадан чыккан дигән нәтиҗәгә килдем. Гомумән, журналистика үзе үк сәяси эшчәнлекнең бер төре ул. Син җәмәгатьчелек фикере, гражданлык җәмгыяте белән эшлисең. Һәркем укый һәм карый торган яхшы журналистның сәяси йогынтысы югары урындагы түрәнекенә караганда күбрәк тә хәтта. Шуңа күрә Анатолий Аграновский кебек журналистларның мәкаләләреннән соң, мәсәлән, кешеләр аңында революция була. Әйтик, аның аппаратны кыскарту турындагы танылган мәкаләләрен искә алырга мөмкин. Мин аны, кызганыч, укыган вакытта инде күрә алмадым, әмма аның абыйсы Валерий Абрамович миңа һәм иремә остаз булды. Алар чын мәгънәсендә олуг журналистлар иде, без аларга энеләр-сеңелләр кебек булдык, алар безнең белән дус булдылар, өйрәттеләр, киңәшләрен бирделәр.

*Корасон Акино– 1986–1992 елларда Филиппин Президенты. **Беназир Бхутто– 1988–1990 һәм 1993–1996 елларда Пакыстан Ислам Республикасы премьер-министры, төп халкы мөселман саналган илдә иң яңа тарих чорында хөкүмәт башлыгы булган беренче хатын-кыз. ***Таңсу Чилләр– төрек икътисадчысы һәм сәясәтчесе. 1993–1996 елларда Төркия премьер-министры вазыйфасын башкарган беренче һәм бердәнбер хатын-кыз.
ҺӨНӘРИ ДӘРТ БЕЛӘН ЯНГАНДА
Казанга килгәч, яңа урында һөнәри эшләрне нульдән башларга туры килде. Уфада үзем эшләгән яшьләр газетасында мине барысы да таный иде. Ә монда– беркем белми. Әмма ул барыбер дә кызыклы чор булды. Башта «Вечерняя Казань», аннары «Республика Татарстан» газетасында эшләдем, «Известия Татарстана» редакциясендә хезмәт куйдым. Көтмәгәндә-уйламаганда, мине шуннан депутат итеп сайладылар. Ул чакта хәтта сөенмәдем дә, журналистика диңгезенә, аның мөмкинлекләренә чумган чагым иде. Корреспондент сыйфатында СССР халык депутатларының I съездына бардым. Әлбәттә, ул бик зур мәктәп булды. Бу съездның составында танылган, искиткеч акыллы кешеләр иде бит. Ул чакта депутат Юрий Афанасьевның кыю һәм үлемсез гыйбарәсен – «агрессив-тыңлаучан күпчелек» дигән сүзләрне шактый еш телгә алдылар. Ул хәзер дә кулланыла. Төбәкара төркемдә иртәнгә кадәр эшли идек, шул арада нидер язып өлгерергә һәм иртән тапшырырга да кирәк әле. Интервью өчен мөмкинлекләр һәм геройлар– буа буарлык. Менә Дмитрий Сергеевич Лихачев, әнә коридордан Борис Николаевич Ельцин бара. Менә Николай Травкин килә, әнә Святослав Федоров. Академиянең бөтен профессорлары, Роальд Сәгъдиев... Минем Казаннан икәнне белгәч, барлык академиклар белән таныштырды: «Әгәр бу кыз яныгызга килә калса, аның барлык сорауларына җавап бирегез», – дип әйтеп куйды. Мин хәтта тәнәфестә дә һич кая китмәдем – шул арада яннан кем генә узмас дип уйладым. Кайчагында шунда Галина Старовойтованы көтеп алам. Иҗтимагый эчтәлекле бер басмада да күренми торган темаларга сөйләшергә була иде аның белән. Мине аның бер гыйбарәсе рухландырып җибәрә иде. Депутат хатын-кызлар «озак утырдык ич инде, балалар ач, кайтырга вакыт» дип шыңшый-зарлана башлагач, – утырышлар озын‑озак бара иде бит – Галина Васильевна: «Девушки, давайте не будем так много говорить про женский пол, иначе подумают, что наш пол и есть наш потолок», – дип әйтә иде.
Бервакыт барысы да каядыр таралышты, әллә төшке ашка, әллә башкасына... Һәм шулчак туп‑туры каршыма...Михаил Сергеевич Горбачёв килә, үзен нибары бер кеше озата йөри!.. Әлбәттә, аның янына йөгереп килдем. Әллә каян гына сакчылары да килеп чыкты, тик инде мине читкә этәреп булмый, чөнки сораулар бирә башладым... Үзебездәге трактор заводы турында сорадым. Миңа Евгений Андреевич Лисин: «Горбачевтан Алабуга трактор заводы язмышы турында сора», – дип гел әйтә килде. Трактор заводы турында ишетүгә, Горбачевның йөз-кыяфәте ничектер үзгәреп китте. Шуңа да карамастан, ул урында барыбер эре җитештерү предприятиесе булыр дип өметләндерде. Әңгәмә басылып чыкты, аннан соң бер атна бөтен журналист минем арттан йөгереп йөрде, янәсе, әйдәгез, аның янындарак торыйк, аңа гел уң килә, һичшиксез, кемне дә булса
эләктерми калмый, ди иделәр. Бу чын һөнәри дәрт белән янган вакытлар иде!
ГОРБАЧЁВ БЕЛӘН МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
1995 нче елда Михаил Горбачев Россия Президенты сайлавында катнашты. Язмышка шулай язган ки, кандидатны Казанда озатып йөрүне миңа ышанып тапшырдылар. Шулай кирәк булгандыр: мин Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары идем. Ирле-хатынлы Горбачевлар белән көн буе йөрдем, аннары кунакханәгә озата бардым. Раиса Максимовна ял итәргә кереп китте, ә без Михаил Сергеевич белән әле бик озак сөйләшеп утырдык. Миңа калса, ул сайлауда җиңә алмаячагын чамалый, тик бу юлга аяк баскач, аны ахырына кадәр үтәргә карар кылган иде. Ул чакта төп кандидат булып гамәлдәге президент Ельцин барды. Шулай да Михаил Сергеевич белән очрашуга кая гына килсәк тә – КАИдамы, телевидениедәме, радиодамы – халык бик күп җыела, аны кайнар сәламлиләр иде. Ул бу уңайдан минем фикеремне дә сорый. Мин аңа дөресен әйттем: сезне тарихи шәхес буларак каршы алалар. Сез лидер һәм сәяси эшлекле буларак тарихка кердегез, шуңа күрә ни сөйләвегез, ни уйлавыгыз һәркемгә кызык.
«Дөресен әйткәнегез өчен рәхмәт», – диде ул.
Без аның белән иртәнгә кадәр диярлек сөйләшеп утырдык.
Әле бит Римзил кебек ирең дә булырга тиеш! Иртәнге сәгать дүрттә кайткач, ул ишек ачканда: «Кайда йөрдең шулкадәр озак?»– дип сорый. «Менә Михаил Сергеевич Горбачев белән чәй эчтек...» – дим. «Ярар, кер, бераз йоклап ал, – дип өйгә кертә ирем. – Иртән янә аның янына барасыдыр бит…»
Минтимер Шәрипович ул вакытта миңа киңәшен бирде: «Син Горбачев белән сөйләшкәннәреңне бераз булса да язып барсаң иде, Зилә, соңыннан онытылуы мөмкин».
Ил башлыгы булган кеше белән нәрсә турында сөйләшергә мөмкин, дисездер. Без... мәхәббәт турында сөйләштек. Михаил Сергеевич дөньядагы иң зур илнең беренче кешесе, һәрнәрсәгә кодрәтле зат булуы турында сөйләде, ләкин тормышындагы иң төп уңышы дип үз тиңен табу бәхетен атады. Ул Раиса Максимовнага табынып яшәде.
Сәфәрнең бер мизгелендә Раиса Максимовна, арыган-ярсыган хәлдә, миңа басым ясый, битәрли башлады, янәсе, дөрес урынга килмәдек, бу радиога барырга кирәкми иде. Горбачев моны сизеп алды, мине читкә алып китте дә үтенечен җиткерде: «Зинһар, син аның белән йомшаграк бул инде, Форостан соң нервлары бетте аның. Раиса Максимовнаны аңла инде, үзең күрәсең, ул бит шундый хәлдә...»
1999 елда Раиса Максимовна үлгән көн мин Америкада вакытка туры килде, анда зур халыкара хатын-кызлар конференциясендә чыгыш ясарга тиеш идем. Мин шаккаттым: трибунага чыгуыма, зал аягүрә басты. Америка хатын-кызларының барысының да күзләре яшьләнгән иде. Раиса Максимовна яшәгән ил вәкиле буларак, алар шулай минем белән кайгы уртаклашты. Америка аны яратты һәм бу югалтуны безнең кебек үк авыр кичерде. Бу бик дулкынландыргыч хәл булды.
БЕЗ ИКЕБЕЗ ДӘ БЕР КЕШЕНЕ – ЗИЛӘНЕ ЯРАТАБЫЗ
– Командировкалар, тәүлек буе эш, киеренкелек... Ә гаилә?
– Мин иремнән уңдым. Хәтерлим әле, инде хөкүмәттә эшләгән чагым. Үз башыма бер бәла уйлап чыгардым: хезмәттәшләр белән концертлар яздырабыз. Төрле вакыйгалар уңаеннан. Минтимер Шәриповичның туган көненә дә эшләдек... Яңа елга да яздырырга булдык һәм тегенди-мондый гына итеп түгел, ә телевидениедә. Бар да талант бит! Марат Готыфовичның ничек матур җырлаганын беләсезме, баянда да уйный әле! Фәрит Хәйруллович, җырлый-җырлый, цирк баскычыннан төшеп килә... Һәм менә шундый көн җитте: барысы да үз чыгышын яздырды, бер мин генә калганмын. Ә минем үтереп тамагым авырта. Командировкадан кайтып барам, Миләүшә Айтуганова шалтырата: «Әйдәгез, Зилә Рәхимҗановна, яздыруга килегез. Сез генә калдыгыз...» Үземә дә оят. Мин оештырып җибәрдем дә үзем менә кыен хәлгә куям дип уйлыйм. Кайсыдыр җырчы, тамак авыртканда, коньякка чи йомырканы болгатып эчәргә кирәк, дип әйткән иде. Һәм менә кичке сигездә өйгә кайттым да, бер шешә коньяк, йомыркалар алып, иремә «мин номерымны яздырырга киттем», дип, чыгып йөгердем. Ә ул минем «Казан егетләре» белән булырга тиешлегемне белә иде.
Җырны яздырабыз. Сәгать инде төнге унбер җитте.
Лия Заһидуллина өйгә шалтыраткан да: «Зилә кайда?»– дип сорый икән. Ирем тыныч кына җавап бирә: «Зилә өйдә юк. Ул бер шешә коньяк алды да «Казан егетләре» янына китте». Лия соңыннан бу хәлне һәм шул сүзләрне еш искә алды әле.
Ә егетләр миңа ул чакта «гоголь-моголь» дигән микстура ясап бирде, шуны ике кашык йотып җибәрдем– булышты, җырлый алдым. Ул язманы телевизордан берничә тапкыр күрсәттеләр.
Гаиләдә ышаныч зур әһәмияткә ия. Тик ышанычтан тыш, бу ышанычны аз гына какшатып җибәрерлек сәбәп тә булмаска тиеш дип саныйм.
Иремнән гаилә тормышы турында сораганда, ул: «Бездә барысы да әйбәт, гаиләдә каршылыклар юк, без икебез дә бер кешене – Зиләне яратабыз», – дип шаяртып җавап бирә иде.
Озын-озак гаилә тормышыбыз уңаеннан аның тагын шундый фикере бар – чынлыкта, бер-беребез турында башта уйлаганга караганда, без яхшырак та булып чыктык, дип саный ул.
ЗАМАНАЛАР ҮЗГӘРГӘН ЧАКНЫҢ ЖУРНАЛИСТИКАСЫ
– 90 нчы елларда журналистика нинди иде? Цензура булдымы? Нәрсә язарга ярый, нәрсә ярамый иде?
– Мин цензура белән очрашмадым диярлек. Ләкин әдәбият идарәсе вәкиле – главлитның һәрчак газетага мөһер сугуын хәтерлим. Бу әле «Вечёрка»да вакытта. Ул бик күңелле хатын‑кыз иде, без аның белән төрле темаларга сөйләшкәләдек, безнең эшне аңлый иде, алай явызланмады. Тик язмалар да кемнедер пычракка батыру кебек нәрсә юк иде дип әйтергә була. Бәлки, ул вакытта һәрберебездә эчке цензор утыргандыр...
Күп нәрсә баш мөхәррир шәхесенә бәйле. Хәтерлим әле, ниндидер күрсәтмә буенча язылган мәкаләләр бар иде. Берсен ул чактагы «Социалистическая индустрия» газетасыннан күчереп бастырдык. Шул язмага халыктан кайтаваз таләп итәләр. Ул вакытта хатлар бүлеге мөдире булып эшләдем. Алган хатның барысын да без өлкә комитетына илтеп бирергә тиеш идек. Ә теге язманы хуплап бер генә кайтаваз хат килде. Мин шуның белән баш мөхәррир янына кердем, ә ул – бюро әгъзасы, аңа бу хатлар буенча хисап тотарга кирәк.
– Ничек инде берәү генә?– дип сорый.
– Менә шулай, берәү генә. Мин нәрсә, үзем сырлап бириммени? Аларны аннары күрсәтергә кирәк булачак бит. Ә тикшерергә уйласалар?– дим.
Сүзем нигезле, тәэсирле булды:
– Берәү булгач, берәү инде.
Партия өлкә комитетында беренче секретарь каршында нинди хәлдә утырганын аңлыйм, ул бит үз көндәшенә карата халыктан нәфрәт көтә, ә мондый ачулы хат берәү генә, дип әйтергә туры киләчәк.
ЯҢА МӘГЪНӘ ИҖАТ ИТҮЧЕЛӘР
– 90 нчы еллар журналистикасы дүртенче хакимият була алдымы? 20 ел эчендә нәрсә үзгәрде?
– Булды. Чөнки бер мәкалә ярдәмендә кешене җир белән тигезләргә мөмкин иде. Бик җиңел генә.
Бүген, минемчә, журналистика исемсезгә, шәхессезгә әйләнде. Мин элек, газетаны ачканда, аерым бер фамилияләрне эзли идем. Миңа һичшиксез Инна Руденконы яки Аграновский, Третьяковны укырга кирәк иде. Хәзер андый атаклы исемнәр юк дәрәҗәсендә, башка буын үсеп җитте югыйсә. Һәм шунысы сәер, нәкъ менә мәгълүмат даирәсендә кыйммәтле контент азайды. Миңа гомуми сүзләр, дежур пресс-релизлар кирәкми. Аналитика һәм контент – бүгенге журналистиканың иң йомшак урыны. Югыйсә журналистлар– яңа мәгънәләр иҗат итүчеләр булырга тиеш кебек.
Тик кайвакыт бу мәгънәләр ниндидер сәүдәгә әйләнеп кала. 90 нчы елларда бездә реклама бизнесы хәзерге кебек колач җәймәгән иде. Шуңа карамастан, совет елларында басмаларның тиражлары шулкадәр күп булды, шактый газета-журналлар партия кассасына зур‑зур акчалар китерде. Дәүләт Советында эшем төгәлләнгәннән соң, мин матбугат һәм мәгълүмат министры булдым. Шулай ук республика яңарышындагы кайнар урын бу! Ул чакта мәгълүмати продуктны һәм рухи ризыкны акча эшләүгә әйләндерү өстенлекле бурыч түгел иде әле. Акча эшләүдән бигрәк, мөхәррирләр белән күбрәк рубрикалар, мәкаләләрнең эчтәлеге, типография җиһазлары турында сөйләштек. Ачыктан-ачык ялганга корылган заказлы мәкаләләр һәм тапшырулар беркемгә дә кирәк түгел, бу мәсьәләдә фикерем катгый. Чөнки газета укучылар һәм тамашачылар ялганны һәрвакыт сизә. Ә гаделлеккә, дөреслеккә һәрвакыт ихтыяҗ булыр дип өметләнәм.
ГЛАМУР БЕЗНЕ БЕРНИГӘ ДӘ ӨЙРӘТМӘДЕ
– Татарстан журналистикасының киләчәге бармы?
– Һәрнәрсәнең киләчәге бар. Ул киләчәк нинди булачак, менә монысы инде башка мәсьәлә. Бу һәрвакыт билгеле бер кешеләргә бәйле, һәм ничек кенә тапталган гыйбарә булып яңгырамасын, кешенең гомере бер генә. Бүгенге вакыйгалар һәр адәм баласына үлем киләчәген түгел, ә бу үлемнең кинәт китереп суга алганын күрсәтә. Шуңа күрә кешегә гомер буе сайлау мөмкинлеге бирелә. Болай да эшли ала, тегеләй дә гамәл кылырга мөмкин. Бүген бу һөнәрне сайлаучылар мәгълүмат кырындагы хәлләр өчен җаваплылык тоярга тиеш. Әйе, бер кеше барысын да үзгәртә алмый, ләкин үз урынында гына булса да бу һөнәрнең дәрәҗәсен, хөрмәтен саклап калуны булдырырга көченнән килә. Талантлы кешеләр күп. Мөмкинлекләр дә күп. Җәмгыятьнең кайнар, авырткан урынын сизеп‑тотып ала белү– менә нәрсә мөһим. Коронавирус белән бәйле вазгыять күрсәткәнчә, гламур басмалар һәм тапшырулар бүгенге проблемалар фонында тоныкланып, сүнеп калды.
Мин соңгы елларда журналистикадан ерак: ун елдан артык – вице-премьер булдым, мәдәният министры йөген тарттым. Әмма бу өлкәләрне берләштерә торган бер нәрсә калды. Мин иҗади шәхесләрнең талантына ышанам. Миңа калса, хәтта җитәкчелекнең дә башка төрле журналистикага күрергә теләге бар. Картинаны сылап‑бизәп бирү беркемгә дә кирәкми, барысына да чынбарлыкны нинди бар, шундый итеп тасвирлау мөһим. Әгәр берәр сәер кеше җитәкләсә һәм үзе кирәкле дип санаган материалларны гына чыгарса, гадәти форматка сыймаган ниндидер яңа басмалар барлыкка килә. Бик күп матбугат чаралары кемнеңдер акчасына яши яки дәүләт заказында утыра…
Коронавирустан соң матбугат башка кыйммәтләргә игътибар юнәлтәчәк. Ниһаять, табиблар эшенә йөз белән борылып, рәхмәт әйтә башладылар. Югыйсә алар бит һәрвакыт үз эшләре белән шөгыльләнде. Ниһаять, мәгълүмати киңлектә алга киткән укытучыларның интернет ана укыту системасын җайга салуларын күрсәтә башладылар. Тик алар элек тә эшләп килде бит! Ә экраннарда картларның яшь бичәләргә өйләнүен, байлар, өреп кабартылган йолдызлар тормышын күрсәтү белән мәшгуль булдылар...
Үзизоляция – бик катлаулы һәм эчтәлекле чор. Кешеләр арасында мөнәсәбәтләр үзгәрә. Балалары белән өйдә утырганда, әти-әниләр: «Ә укытучылар ничек чыдый икән соң?»– дип уйлана башлый. Озак вакыт бергә булган гаиләләрдә ниндидер үзгәрешләрбарлыкка килә: кемдәдер проблемалар баш калкыта, кемнәрдер, киресенчә, тагын да якынаеп китә. Ягъни гаджетлар, телефоннар, айпадлар, чатлар, социаль челтәрләр һ.б. – болар барыбер инструмент булып кала. Менә дигән заманча әсбаплар. Әмма хикмәт аларда гына түгел, төп хикмәт һәрвакыт шәхестә, кешенең талантында, белем дәрәҗәсендә. Иң мөһиме, без бу вакыйга-хәлләрдән бер-беребезгә карата шәхси дәгъвалар белән чыкмаска тиешбез. Һәрнәрсәнең бәйләнештә икәнлеген аңларга кирәк: авырмас өчен, үзеңә дә сәламәтлегең турында кайгырту зарур. Без хәзер, әйтерсең, генераль җыештыру вакытында.
Күп нәрсәсез яшәп була икән ләбаса. Хәзер, кулланучылар җәмгыяте чорында, күпме кирәксез кыйммәтләрне тормышыбызга керттеләр, әһәмиятсез нәрсәләрне бик кирәк, дип ышандырырга маташтылар. Ә үлчәүгә кеше гомере куелгач, аңлыйсың: бусы артыннан куарга кирәкми икән, ә бу бөтенләй минем өчен түгел... Бөтен җирдә: өйдә дә, эштә тә, бар дөньяда асыл кыйммәтләргә, кешелеклелек мөнәсәбәтләренә әйләнеп кайтсак иде.
Халыкта «Ашаган белми, тураган белә» дигән гыйбарә бар. Ләкин демократик дәүләттә ашаучылар да, тураучылар да бергә булырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки халык, авызын ачып, каптырганны гына көтеп утырмый, ул үзе дә ашарга әзерләүче. Бигрәк тә хәзергедәй шартларда ашны бергәләп пешерергә кирәктер.

КИРӘК БУЛАЧАК (6 ЧҮЛМӘККӘ):
- Ит– 900 г;
- Бәрәңге– 2 данә;
- Суган– 1 данә;
- Кишер– 2 данә;
- Төшле караҗимеш – һәр чүлмәккә 3–4 данә;
- Тоз, борыч– тәме өчен җитәрлек кадәр;
- Атланмай– 20–30 г.
- Эре‑эре итеп кискәлибез!
- Вак‑вак итеп турыйбыз!
- Кишерне ваклап турыйбыз!
- Бәрәңгене шакмаклап турыйбыз!
- Чүлмәкне тутырабыз!
- Караҗимеш салабыз!
- Мичкә озатабыз!
- Табынга бирәбез!

Фото: Ната Смирнова
Добавить комментарий