Гәрәй талы басуындагы фаҗига
Татарстан риваятьләре
23 марта 2018
Кайбыч белән Кошман авыллары арасындагы үр өстендә әби-бабаларымның балачагында бик җылы сулы түгәрәк күл булган. Тирә-юнендәге камышлыкта кыр үрдәкләре бала чыгарган. Мәрхәмәтле Гәрәй бабай күл тирәли яшь таллар утырткан. Игеннәр урылып, ашлыклар амбарларга салынганнан соң, тирә-юньдәге авылларда туйлар гөрли башлаган.
Морза Бәрлебашыннан Зур Урсакка килен төшерүче яшь кияү белән кашыгы-суы белән йотарлык чибәр килен, бер-берсенә сыенып, арка терәп утырган арбадагы бизәкле бирнә сандыгы өстенә йомшак юрган-мендәрләр өелгән булган. Җилдән җитез туй атлары яшь парны очыртып кына авылга алып кайтып килгәндә, бәхетсезлеккә күрә, каршыларына икенче бер пар очраган. Бу сөйгән ярын Кече Кайбычтан никахлап алып кайтырга сәфәр чыккан гашыйк егет булган. Аның бизәлгән тарантасында гармунчы янәшәсенә ут йөрәкле дуслары тезелешеп утырган, елкылдап торган тулпар атлар Гәрәй талы басуындагы көзгеле күл буендагы аланга ажгырып килеп кергән. Бик борынгы мәҗүси йола буенча, туй атлары кара‑каршы килгән очракта, кияү егетләре тиз генә арбадан сикереп төшеп, чит атларның камыт бавын кисеп өлгерергә тиеш булган. Бу җитезлеккә сынау гына түгел, ә киләчәктә камыт бавы киселгән пар аттагы яшь гаиләнең тормышы имин булмаячак, дигән инануга бәйле гамәл булган. Һәр ике яктагы кияү егетләре каударланып камыт бауларын кисеп җибәргән мәлдә аяк астындагы мәйданчык убылган, ә туй атларын кешеләре-ние белән җир йоткан. Ни кызганыч, бу яман хәлдән соң, Убыр авызы сыман ыржаеп торган тирән чокыр янәшәсендәге күлнең суы кипкән, Гәрәй таллары корыган.
Добавить комментарий