Хан атлары
Лениногорскида без легендаларны күп ишеттек: борынгыларны гына түгел, ә заманчаларны да.
16 августа 2017
Борын-борын заманнарда бер бик тә абруйлы һәм кодрәтле ханның искиткеч матур атлардан тупланган табуны булган. Хәким аларның күпсанлы ярышларда яулаган җиңүләренә чын күңеленнән куанган, дүрт аяклы бу җан ияләрен хәтта хатыннары белән балаларына караганда да якынрак күргән. Җилдәй җитез булган атлар, яллары ефәктәй елкылдап торган, гәүдәләренең сылулыгы күзне иркәләгән. Әмма еллар арты еллар узган, һәм менә, чабышкылар картая башлаган: елгырлыклары кимегән, аяклары аксаган, күмердәй янып торган күзләрен дә томанлы элпә каплаган. Хан инде аларга караганда, элеккечә горурлык хисе түгел, ә кызгану тойгысы гына кичергән. Йола буенча, картайган атларны сугымга озатырга тиеш булганнар. Ләкин хан кайчандыр шулкадәр газиз булган атларына кул күтәрә алмаган, ерак түгел сазлыкка куып җибәрергә боерган. Нинди язмыш көтә аларны – Аллаһы Тәгалә үзе хәл итсен, дип гөманлаган. Бичара атлар, башларын боек кына түбән иеп, үлемнәренә таба юл тотканнар...
Күп тә үтмәгән, сазлык тирәсеннән узып йөргән хан ялчылары атларны күреп исләре киткән: куе, ефәк яллары яңадан җилдә җилферди, күзләре күмердәй дәртләнеп янып тора, йоннары кояшта ялык‑йолык килә, аксаклык турында исә сүз дә булырга мөмкин түгел, аяклары биеп‑уйнап тора, имеш. Яшәреп киткән, сау-сәламәт атларның кешнәвеннән ирек исе бөркелә, ди...
Бу хәбәр тиз арада бөтен тирә‑юньгә таралган. Һәм бирегә, могҗизалы дәвалау көченә ия саз ярдәмендә яшьлеген кайтарыр, чирләреннән арыныр өчен халык агыла башлаган.
Ыруы белән Бәкер атлы кеше дә килеп урнашкан сазлык янына. Монда ул авыл салган, бу авылга аның хөрмәтенә Бәкер дип исем биргәннәр. Балалары исә күршедә яңа авыллар торгызып җибәргән: өлкән улы Иштирәк – Иске Иштирәк авылын, төпчек улы Каратай – Кече Каратайны.
...Аксакаллар әйтүенчә, теге тылсымлы гүзәл атлар ай тулган төннәрдә Бәкер сазлыгына төнге күктән табуны белән килеп төшә дә, дәвалый һәм яшәртә торган сазга ятып ауный, терек чишмәсеннән су эчә, имеш. Ә инде көч туплап, сәламәтлекләрен яңарткач, яңадан биеккә – Айга юыртып менеп китәләр, ди.
Добавить комментарий