Пугачёв хәзинәләре кайда яшерелгән
Татарстан риваятьләре: Кызыл Яр көтүчесе
10 октября 2017
Яшел Үзән районында Васильево тимер юл станциясеннән ерак та түгел Красный Яр дигән авыл бар. Кайчандыр моннан каторжаннарны Себергә куа торган олы юл (тракт) узган. Бервакыт зынҗырлы тоткыннарның хәсрәтле делегациясе авыл янында ял итәргә тукталган. Каторжаннарны саклаучы солдатлар, төенчекләрен чишеп, сыйланырга керешкән, ә бичара тоткыннар яшел чирәмгә утырып ял итә алуларына да шат булган. Ерак та түгел авыл баеның көтүен көткән яшь малай шунда бер колагына сыңар алка таккан алҗыган казакның бер сынык икмәк соравын ишетеп алган. Һәм, солдатларга сиздермичә генә, ризыклы төенчеген бөтенләе белән аңа тапшырган. Ә ул каторжан – Пугачёв бунтында катнашкан казак есаулы – малайга кыю атаман гаскәрләре талап җыйган хәзинәнең яшерелгән урынын әйткән. Серне ачканда, есаул аннан бер генә нәрсә әйткән: әгәр каторгадан кача алса, хәзинәнең бер өлешен алыр өчен монда әйләнеп киләчәк.
Тоткыннарны Себер ягына алып киткәннәр, ә көтүче малай Пугачёв есаулы күрсәткән хәзинәне чыннан да эзләп тапкан, байдан үзенә ирек сатып алган һәм сәүдә эшен башлап җибәргән. Һәм ул көтүченең фамилиясе – Атлашкин – шул вакыттан күренекле сәүдәгәрләр исемлегенә кергән.
Бу риваятьтә нинди дә булса дөреслек бардырмы-юктырмы – Зеленодольск халкы моны ант итеп раслый алмый. Әмма, сакланып калган сату‑алу документына караганда, Одинцово утарының (Красный Яр элек шулай йөртелгән) 1881 елда отставкадагы полковник Осокиннан Красный Ярдан берничә чакрым ераклыктагы мари авылы Кожласолада яшәүче, икенче гильдия сәүдәгәр Михаил Атлашкин тарафыннан сатып алынганы билгеле. Бәлки, ул сәүдәгәр чыннан да риваятьтә сөйләнгән көтүче малайның буыны булгандыр. Чөнки, ул утарны сатып алганнан соң, биредә эшләр югары үрләп киткән: ике катлы бай йортын яңартып төзегәннәр, аның ярымподвалында сәүдәгәр зур булмаган чыпта фабрикасы ачкан, аннан товарлар ташу өчен каплар һәм капчыклар теккәннәр.
Атлашкинның Идел буйлап ашлык һәм агач ташый торган берничә баржасы да булган. Моннан тыш, Сумка елгасы ярлары буенда печәнлек-болыннары булуы мәгълүм. Аның көтүче нәселеннән чыкканлыгы турында һәрвакыт ярлыларга булышуы, ә җәй көннәрендә болында оста итеп печән чапканлыгы да сөйләп тора. Раифа монастыреның дүрт баскычлы чаң манарасы аның акчаларына төзелгән. Атлашкиннар нәселенең бер вәкиле аның чикләрендә күмелгән.
Җирле крестьяннар үз бариннарын игелекле кеше буларак таныганнар. Шуңа күрә, революциядән соң большевиклар байлыкны реквизицияләүне игълан иткәч, аларның үз бариннарының мөлкәтенә куллары күтәрелмәгән. Моннан тыш, алар сәүдәгәрне әзерләнеп килүче экспроприация турында алдан кисәткәннәр, һәм Николай Атлашкин, үз милкен ике олауга төяп, авылдан Казанга чыгып киткән. Аның йортын Атлашкинны һәм аның игелекле эшләрен бөтенләй белмәгән кешеләр генә талаган.
Добавить комментарий