Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кышкы су кызлары

Кышкы су кызлары

Су кызлары биредә әле һаман да күренгәли, ди. Җирле халык моңа чын күңеленнән ышана.

01 марта 2017

Зөя утравының һәр ягы – су. Иксез-чиксез дәрьяда нишләп әле су ияләре булмаска тиеш, ди? Бу чыннан да шулай, дип раслыйлар утрауда яшәүчеләр. Дөрес, бу хәлләр бик күптәннән булган-булуын…
Бервакыт шулай ике гашыйк  яр буйлап атлый икән. Икесе дә матурлар, яшьләр. Иртә таңда каяндыр кочаклашып кайтып киләләр, яшьләр бит, таң атканын сизми дә калганнар, күрәсең. Акрын гына атлыйлар икән болар. Шунда әйләндереп капланган көймәне абайлап алалар һәм ял итәргә утыралар, кояшның зур тәгәрмәч булып судан күтәрелгәнен күзәтәләр, янәсе. Егет кинәт кенә ыңгырашкан тавыш ишетеп ала. Хатын-кыз тавышы кебек. Сикереп тора егет, көймә артына күз салса, искиткеч гүзәл бер кыз комда ята, аңы юк кебек, ярты гәүдәсе суда үзенең.
Егет, кыз бата башлаган һәм көч-хәл белән ярга кадәр йөзеп килә алган, дип уйлап, ярдәмгә ашыга. Ә кыз кинәт башын күтәрә дә, озын керфекләрен сирпеп, төпсез яшел күзләрен мөлдерәтеп егеткә бага. Шулчак егеткә әллә ни була, ә тегесе, күз ачып йомганчы, суга чума. Үзе су астыннан егетне аякларыннан тарткандай була, һаман да шул карашы белән егеткә карый, кулларын суза, ыңгыраша. Егет аның артыннан юнәлә, кызның боздай салкын куллары егетне һаман үзенә таба сөйри...
Ул арада егетнең ярдагы сөйгәне дә үзен кулга алырга өлгерә: бәла килүен  аңлап, билдән суга баткан ярын тартып ала. Су кызы моңа бик ачулана: егетнең сөйгәнен кинәт кенә эләктереп алып, суга алып кереп китә. Егетебез бары тик суны болгатып җибәргән балык койрыгын гына күреп кала.
Ул һушына килгәндә, сөйгәне дә, су кызы да инде юкка чыккан була. Йөзеп, чумып эзләп карый – беркемне дә тапмый. Кайгыдан исәрләнеп калган егет көн саен әлеге урынга килә, чакыра, ялвара – нәтиҗәсез. Бары тик ара-тирә генә балык койрыгы, суны дулкынландырып, егетне дулкынга коендырып, үтеп китә торган була.
Ул арада кыш та җитә. Кышын да яр буена килә егет. Һәм бервакыт ярда яшел күзле теге кыз күренә һәм аны үзе белән чакыра. Боз өстеннән икенче ярга чыгалар. Ә анда – мәгарә, су да катмаган, шунда бик күп су кызлары йөзә, көлешә. Егет алар арасында сөйгәнен күреп ала. Шатланып, аның янына ашыга. Тегесе көлә, кулларын аңа таба суза. Егетне эләктереп ала да суга тарта. Шуннан бирле егетне утрауда инде күрүче булмый. Ә су кызлары әле хәзер дә күренгәлиләр, ди. Кышны шул мәгарәдә кышлыйлар икән алар. Күрүчеләр булган үзләрен...
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: