Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Алабуга күрәзәчесе

Алабуга күрәзәчесе

Алабугада бүгенгә кадәр иң борынгы риваятьләр «яши». Елдан‑ел алар яңадан-яңа вакыйгалар белән баетыла, шулар белән тагын да матуррак, тагын да кызыклырак була бара – шуның өчен риваять тә инде алар.

10 июля 2017

Алабуга дигәндә һәркемнең шәһәрнең визит карточкасына әверелгән Шайтан-кала һәм аның манарасы исенә төшә. Шәһәрнең элекке кешеләре телдән-телгә шул манарада яшәүче куркыныч ерткыч турында сөйләгән­нәр. Кемдер аны – Шайтан, кемдер – Җен, кемдер – Елан, ә кемдер хәтта Иблис дип ата­ган... Әмма синоним диярлек бу сүзләрнең асылы үзгәрмәгән, шулай да башны бута­мый калмаган. Ә бит кала Шайтан исеме белән йөртелгәч, аның хуҗасы да Шайтан булып чыга, дип исәплиләр экскурсовод­лар. Һәм куркудан каның катарлык шундый вакыйга сөйлиләр.
Ул куркыныч Шайтан күрәзәче-багучы бул­ган. Кешеләргә киләчәген әйткән, һәм алар чыннан да дөреслеккә туры килгән. Шуңа да кызыксынучыларның юлы манарадан бер дә өзелеп тормаган. Әмма тормышта һәр нәрсә өчен түләргә кирәк. Бигрәк тә инде – ярдәм сорап Иблиснең үзенә мөрәҗәгать иткәндә. Үзенең Күрәзәсе өчен түләүне Шайтан... матур кызлар белән алган.
Күрәзәче Шайтанны беркем дә күрмәгән, чөнки аның ка­рашы көйдерү үзлегенә ия булган. Шуңа күрә дә үте­нечләр һәм теләкләрне ма­нара уемына кычкырганнар, яисә анда керү юлына язып калдырганнар. Шайтан кеше телен белмәгән, шуңа манарадан өскә таба юнәлтелгән ялкын – «әйе» дигәнне аңлаткан, башкача булса – «юк»ны. Ә менә Карлсонның: «Сез иртә белән коньяк эчүдән туктамады­гызмы?» – дигән мәгълүм соравына дөрес җавапны ничек алырга?
Шуңа да карамастан, Алабуга кешеләре пат­шабикә Екатерина II нең дә, Күрәзәче-Шайтан турында ишеткәч, үзенә граф Орловка кияүгә чыгаргамы-юкмы дип сорар өчен бирегә килүенә ышаналар. Патшабикә корбан итеп кемне китергәндер, риваятьтә бу турыда әй­телми, ә менә җавап алу өчен фавориткасы Дашкова җибәрелгән, һәм ул хуҗабикәсенә тискәре җавап алып кайткан.
Ә шул ук вакытта күрәзәче Шайтанга кор­бан ителгән кызлар дөньяга коточкыч бала­лар тудырган. Монысы инде икенче риваять. Шайтанның балалары шүрәле дип аталган. Татарстан халкы бу геройны белә, ә читтән килгәннәргә аңлатабыз – ул кыска буйлы, бөкре, озын бармаклы һәм маңгаенда мөгезе булган әкият герое, урманда үзенә очраган кешене кытыклап үтерергә мөмкин.
Тик шунысы да мәгълүм: син үзеңә ки­тергәнгә әзергә-бәзер булып утыра тор­гач – хәтта ул матурдан-матур кызлар булса да – бервакыт туясың-ялкасың. Шулай итеп, Шайтан Алабуга байларыннан берсенең кы­зына гашыйк булган да, аны урлап киткән. Батыр егет Чуранай гына аны коткара алган, ләкин шул чакта үзенең бер аягын югалткан. Икенче версиядә гүзәл кыз поп кызы бул­ган, ә Шайтан поптан аны сорарга шәхсән үзе килгән, ди. Билгеле инде, поп, күренекле булса да, күрекле булмаган бу затка кызын бирергә теләмәгән. Һәм булачак киявенә шундый эш уйлап чыгарган: «Елга ярында чиркәү төзеп куй – кызымны бирәм!» – дигән. Шайтан төне буе эшләгән, тик эшен бетерә алмаган – әтәчләр кычкырган да – чиркәү таралып төшкән... Бу риваятьләрне 1797 ел­ның 27 маенда биредән узган язучы Радищев язмалары гына раслый. Ул, Кама өстендәге манара белән кызыксынып, аның янына күтәрелгән, караган һәм көндәлегенә болай дип язып куйган:
«...Бу бина чыннан да Иблис тарафыннан корылган, бу турыда рухани идарәдә язмалар бар, әлеге ныгытманың чыннан да нинди­дер баһадир тарафыннан яулап алынганлы­гы, һәм һөҗүм иткәндә аның аягын чабып ташлаганнары, һәм аның әлегәчә чиркәү болдырында саклануы турында да».

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: