«Кара күл» һәм аның күчешләре
Без Татарстан риваятьләрен җыюыбызны дәвам итәбез, ә алар безнең якларда бик күпләп «яши».
Балтачтан Каракүлгә кадәр – кул сузымы гына ара. Аның ярына нинди кәеф, нинди уйлар белән килүегезгә карамастан, күл көзгесенә күз салу да җитә – башыгыз җиңеләеп, бушап кала, ә тагын берничә мизгелдән моннан бөтенләй дә китәсегез килми башлый. Ә моның сәбәбе – күлнең үз холкы, характеры булуда. Дөрес, бик үк гади түгел ул. Бүгенге көнгә кадәр риваять итеп сөйләнә торган вакыйгалар шаһит аңа.
Бик күп еллар элек күл бөтенләй башка урында – Шушма елгасы аръягындагы әрәмәлек артында «яшәгән», диләр. Ул чакта ук күл җирле халык өчен үзенчәлекле урын саналган: аңа тере җан иясенә карагандай караганнар, чисталыгын саклаганнар. Бервакыт бай йорттагы хезмәтче кыз, кояшта кипкән керләрне җыйганда, күңелсез хәлгә тарыган: хуҗабикәнең иң кыйммәтле һәм иң яраткан күлмәген пычракка төшереп җибәргән! Хуҗабикәсенең ачуыннан куркып, ул, күлмәкне тоткан килеш, ишегалдыннан йөгереп чыгып киткән. Күл янына килгән дә, озак уйлап тормыйча, күлмәкне суга салган. Ниндидер тылсым кылынгандай, күлмәкнең пычрагы шунда ук юылып төшкән. Кыз, сөенеп, өенә йөгергән. Әмма, ялтырап торган су көзгесенә тагын күз салырга дип борылып караса, күлдән җилләр искән ди.
Күлнең күчеше турында тагын бер риваять бар, монысы фаҗигале. Бер кыз, күл ярына килеп, ачы күз яшьләрен түккән: балага узганын белгәч, аны сөйгән егете ташлап киткән булган. Нишләргә? Хурлыкка калып, бер өметсез яшәргәме? Баланы ничек ялгызына үстерергә? Һәм, суга карап торганда, кыз җавап ишеткәндәй була. Бала туганнан соң, ул кабат яр буена килә һәм, көймәгә утырып, күлнең уртасына кадәр йөзеп керә дә сабые белән бергә суга ташлана. Һәм барысы да юкка чыга: кыз да, бала да, күл дә...
Бүгенге көнгә кадәр кешеләр Каракүлнең тирәнлеге турында бәхәсләшәләр – кемдер 18 метр ди, ә кемдер 100 гә кадәр җитә, дип раслый. Вакыты-вакыты белән караңгы су төбеннән кояш яктысына зуп‑зур балыклар күтәрелә. Суга игътибар белән карап торсаң, аларны күреп була, диләр. Ә бәлки, аларны гына да түгелдер...
Добавить комментарий