Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Шуран өрәкләре.

Шуран өрәкләре.

Татарстан – яхшы кешеләргә генә түгел, гаҗәеп кызыклы риваятьләргә дә бай төбәк.

03 июля 2017

Кайсы гына районга барып төшмә, үз якларына хас төгәллекләр белән тулы борынгы хикәятләрне сөйләп бирүче, барысыннан да хәбәрдар кеше һәрвакыт табыла. «Татарстан» журналы республикабыз риваятьләрен туплады һәм алар белән сезне дә таныштыра бара.
Лаеш районында урнаш- кан Шуран авылында, Каманың текә яры буенда, XVIII гасыр башларында салынган өй тора. Бүген ул гап‑гади мәктәп, монда туристлар да тукталып тормый. Ләкин юкка гына! Әлеге йортта ике йөз елдан артык вакыт элек булган вакыйгалар турында риваятьләр йөри, ул гына да түгел, готик һәм романтик мотивлардагы китаплар да язылган. Мәхәббәт тә, кан да, өрәкләр дә чагылыш тапкан аларда.
Әлеге вакыйгаларның төп герое – отставкадагы капитан Андрей Нармацкий. Ул Шуранны әби-бабаларыннан мирас итеп ала. Ә тегеләренә Кама буендагы җирләрне Петр I үзе бүләк иткән була. Авылга күчеп килгәннән соң, Нармацкий урта гасырлар замогын хәтерләткән йорт салып куя. «Аның иң баштан ук манаралар, яшерен урыннар һәм җир аслары белән төзелгән өендә чылбырлар, боҗралар, кысалар, рогаткалар һәм алпавытларча «үгет-нәсыйхәт» бирүнең башка кораллары булган төрмәләр булган», – дип яза үзенең китабында Казан тарихчысы Дмитрий Корсаков.
Андрей Петрович кансызлыгы белән аерылып торган, күрше‑тирә авылларда яшәүче халык та, авыл яныннан узып баручы сәүдәгәрләр дә аннан курыккан. Башта ул үтеп баручы олаулардан һәм Кама буенча йөзүче кораблардан үз казнасына ясак җыюны оештырган. Ә аннары үз утарын гомумән пиратлар артеленә әйләндергән, ди.
Ошаган бар нәрсәне үзенә алу гадәте Нармац- кийда хатын-кызларга карата да булган. Явыз алпавыт һәм аның тарафыннан урланган матур кызлар турында Георгий Дадиани «Софья и Алексей, или Красный замок на диком берегу Камы» (1825 ел) дип аталган повесть язган. Тирә‑якка үзенең җенси дәрте, башбаштаклыгы һәм рә- химсезлеге белән танылган Кызыл замок хуҗасы Барбур (прототибы, күрәсең, Нармацкий булган- дыр) крестьян кызы Софьяны яратып йөргән егете Алексей белән иртәгә туй булачак көнне урлап китә. Софьяны коткарырга маташкан Алексейны тоталар һәм кызның күз алдында Камага ташлыйлар. Әмма Барбурдан үч алу бөтенләй көтелмәгән яктан килеп чыга: Софьяга ярдәмгә аны сабый чакта тәрбияләгән Мартаза рухы килә. Өрәк Барбурның үз‑үзенә хәнҗәр кадарга мәҗбүр итә. Үз тормышын Алексейдан башка күз алдына китермәгән Софья исә Камага сикерә. Яшьләрнең өрәкләре әлеге урында ел саен күренә имеш.
Нармацкий тарафыннан газаплап үтерелгән тоткын кызлар турындагы риваятьләрне аның нәселендәге яшь буын да сөйли. Шуларның берсе – язучы Петр Суворов (1839 елда туган) әбисеннән ишеткәннәрне җиткерә: «...Кәнәфигә (өйдә гаепле дип саналган кызларны утырта торган чуен «тәхет» булган дип сөйлиләр – авт.) бик матур, толымнарын тараткан яшь хатын‑кыз чүкеп беркетелгән. Җир астын ачкач, саф һава агымы матур өрәккә барып бәрелгәч, ул шунда ук юкка чыкты. Бары тик сөякләр һәм чәчләр генә калды. Риваять буенча, Нармацкий үзенең матур күршесе Доможировага гашыйк була. Кыз аны кире каккач, ул хәйлә уйлап таба. Көзге караңгы төндә аның хезмәтчесе Доможированы урлый. Нармацкий тоткынын көч белән үзенеке итмәкче була. Ә кыз, җавап итеп, хурлаучысын яңаклый һәм моның өчен бик кыйммәт бәя түли...» Нармацкийның күршеләре арасында чыннан да Доможировлар гаиләсе дә булуы билгеле.
Үзенең күпсанлы явызлыклары өчен Нармацкий барыбер җәзасын ала: 1773 елда аны Тобольскига сөрәләр. Ул анда да җирле губернатор исеменә донос язмакчы була һәм шуның өчен соңгысы тарафыннан Иртыш елгасына батырыла.
Ә җирле халык хәзер дә Нармацкий утары турында легендалар сөйли. Кайберләре хәтта тоткыннарны тоткан һәм җәзаланган шул зинданнарны һәм елгада урланган әйберләрне өйгә кертү өчен төзелгән җир асты юлларын да күргәннәр, ди...

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: