Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

- Җәй, син кайда?

Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда артык эссе температуралар белән куандырмаган һәм яңгырлар белән дөньяны томалап алган җәйнең җәй булмавына уфтанучылар шактый булды.

Һәм менә җәй безнең ялваруларны ишетте бугай: бар кызулыгында һәм хозурлыгында кире әйләнеп тә кайтты. Кәефебез бермә-бер күтәрелеп китте! Шуны гына көткәндәй, «Татарстан» моңарчы игътибар читендәрәк кала килгән үзебезнең туристик территорияләрне йөреп чыгарга ашыкты. Бу урыннар кадерле рәссамнарыбыз, режиссёрларыбыз, артистларыбыз, шагыйрьләребез, кыскасы, бар дөньяга атаклы шәхесләребез белән бәйле. Татарстанның аларны хәтерләгән урыннарын, бәлки, сез дә белеп бетермисездер…

Озын сүзнең кыскасы, без җәебезне файдалы итеп уздырабыз. Сезгә дә шуны телибез! Туризм бит төрле була: рәхәтләнеп ял итү белән бергә яңа урыннар һәм тарихлар да ача алсак, икеләтә яхшы. Туган Татарстаныбыздагы истәлекле урыннар буйлап йөрегез, яңа ачышлар ясагыз!

Сезнең сәяхәт итәргә яратучы редакциягез

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера