
Татарстан Республикасы, тәүге көн
«1552–1920 ел, 25 июнь – татар хезмәт ияләренең үзбилгеләнүе турындагы актны гамәлгә ашыру көне. Яшәсен автономияле ТАССР!
16 июля 2025
Яшәсен РСФСР!» Зур‑зур хәрефләр белән язылган бу язу Сөембикә манарасын 105 ел элек – 1920 елның 25 июнендә бизәп тора. Төп тантана кич белән Кызылармиячеләр сараенда оештырыла. Халык хакимиятне Татар республикасына тапшыру бәйрәменә җыела. «Татар республикасы хезмәт ияләре исеменнән, – дип белдерә трибунадан республиканың беренче җитәкчесе, Ревком рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев, – барлык хезмәт ияләренең фикерен белдереп, Россия Республикасының Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рөхсәте белән эшләгән Ревком бүгеннән башлап яңа республика белән идарә итү вәкаләтләрен Казан губерна башкарма комитетыннан үз өстенә ала!» Кич белән болай да кызыл комиссар кебек бизәлгән Сөембикә манарасын бәйрәм иллюминациясе яктырта. Электрга кытлык заманда моңарчы күрелмәгән муллык. Ләкин иң матур бүләк – балаларга. Сабыйларга ул көнне 1/8 фунт (илле граммнан аз гына артыграк) ландрин өләшәләр. Татлы конфетларның күптән онытылган тәменә атаана да кызыгып карап торгандыр.
Добавить комментарий