Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тавыш бир, юкса оттырабыз!

Җәй бездә өч айлык отпуск булып дәвам итми, шунысы кызганыч. Кайчакта бер айга да тулмый әле ул!

Тормыш шундый инде, нишләтәсең. Шәһәрдә чыдап булмаслык челлә булганда, термометрдагы терекөмеш космик дәрәҗәдә күтәрелгәндә, салкын кирәк. Безне Казанның парклары белән скверлары коткара, шөкер, соңгы елларда алар мәркәзебездә шактый күбәйде. Әле тагын да күбрәк була алыр иделәр... әгәр без тавыш бирергә өйрәнә алсак. Әмма без, ни кызганыч, онытып җибәрәбез. 2026 елда Казанны бизәргә тиешле объектларны сайларга өндәгәч, гражданнар бик аз активлык күрсәткән, ди. Моның начар ягы бар – без федераль ярдәмнән мәхрүм калачакбыз.

Казанда 32 җәмәгать урыны өчен тавыш бирү 21 апрельдә башланып китте һәм 12 июньдә тәмамланачак. Шәһәр бу программада 20 ел дәвамында катнаша. Шул вакыт эчендә парклар белән скверлар мәйданы биш мәртәбәгә артты. Әмма әле җәмәгать урыннары җитәрлек булмаган районнар да бар: Вахитов районында Кабан күле яр буенең өченче өлешен төзекләндерү үз чиратын көтә, Солтангалиев скверы да шулай ук. Совет районында – Нокса урманы, Яңа Савин районында – Укучылар скверы, Идел буе районында – Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе янындагы сквер, Мәскәү районында – «Тәбриз» скверы, Киров районында – Петров исемендәге паркның икенче чираты.

ТР Дәүләт хезмәте порталында болардан кайсын да булса сайлап алырга һәм үз вариантыңны тәкъдим итәргә мөмкин: gorodsreda.tatar.ru.

Иренмәгез, югыйсә парклар белән скверлардан колак кагачакбыз!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера