Казан – 2026 елда
ислам дөньясының мәдәни башкаласы
Февраль аенда Согуд Гарәбстанында узган конференциясендә Ислам хезмәттәшлеге илләренең мәдәният министрлары бертавыштан әнә шундый карар кабул итте. Аңлашыла ки, тик торганнан гына кабул ителмәде мондый карар. Күп гасырлык тарихы дәвамында Татарстан башкаласы дөньякүләм ислам мәдәнияте үсешенә үзенең тиңдәшсез өлешен кертте. 2026 елда Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайлаулары, диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «безнең мәгърифәтчеләребезнең, галимнәребезнең, мәдәният һәм сәнгать әһелләребезнең казанышларын тану, шулай ук Россиягә ислам дөньясы тарафыннан ышаныч күрсәтү билгесе ул». Фестивальләр, гастрольләр, форумнар, сәнгать осталары концертлары һәм күргәзмәләр… Мөгаен, боларның барысы да киләсе елда Казанда еш булыр. Ләкин иң элек, әйдәгез, безнең бөек мирасны тагын бер кат барлыйк әле.
Добавить комментарий