1 нче номерлы әзерлек
Һәр елны Казан, җиң сызганып, май кунакларын каршыларга әзерләнә. Чөнки нәкъ менә майда, инде уналтынчы мәртәбә, безнең башкала «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» халыкара икътисадый форумын уздырачак.
«Бу еллар эчендә форум ислам дөньясы илләре өчен уңышлы багланышлар булдыру мәйданына әверелде», – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ә Россия Президенты Владимир Путин, 2023 елда KazanForumга федераль статус биреп һәм ел саен бу чарада кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы турында бик җылы сүзләр әйтә. «Республика бик күп илләрдән килгән кунакларны һәрчак колач җәеп каршылый, шуның белән үзенең масштаблы һәм мәртәбәле эшлекле очрашуларны уздырырга әзер абруйлы да, дәрәҗәле дә мәйдан булуын елдан‑ел раслый килә», – диде ул.
Безне күпсанлы чаралар көтә – эшлекле дә, күңел ачуга корылганнары да. Алар Ислам хезмәттәшлеге илләре арасында халыкара элемтәләрне тагын да ныгытыр, дип ышанып калабыз. Шулай ук форум көннәре матур да, ямьле дә, күңел җылысы белән өретелгән дә булыр, дип өметләнәбзез.
Сезнең киң колачлы һәм дәрәҗәле эшлекле чараларны яктыртырга һәрчак әзер редакциягез
Добавить комментарий