ҖӘДИДЧЕЛЕК. ЯҢАРЫШ ЮЛЫ
XIX гасыр азагында Россия империясе мөселманнары арасында ислам мәдәнияте һәм җәмгыятенең яңаруын дәгъвалаган иҗтимагый-сәяси һәм интеллектуаль хәрәкәт – җәдидчелек барлыкка килә һәм үсеш ала.
19 мая 2022
РЕФОРМАЛАР ҮЗӘГЕ – МӘДРӘСӘ
1905-1907 еллар революциясенә кадәр мөселманнарның мәгариф системасыннан башка бернинди структуралары да гамәлдә булмый. Шунлыктан реформаның төп максаты яңа мәгариф технологияләрен кертү генә түгел, бәлки мөселманнарның җәмгыятьне яңартуга актив катнашырга сәләтле яңа буынын тәрбияләү дә була. Россия иҗтимагыйсәяси тормышын модернизацияләүгә кызыккан татар милли буржуазиясенең мөселман мәхәлләләрендәге попечительләр системасы, хәйрия оешмалары һәм фондлары аша ысуле җәдид – яңа метод яки саутия (аваз) ысулы белән белем бирә торган уку йортларын финансларга алынуы бер дә очраклы түгел.
Җәдидчелек идеяләрен гамәлгә кертү нәкъ менә яңа ысул белән укыта торган мәдрәсәләр булдырудан башлана. Мондый тәүге уку йортын Исмәгыйль Гаспринский 1884 елда Бакчасарайда оештыра. Укытуның яңа методикасын үз эченә алган җәдидчелек, традицион рәвештә мәдрәсә дип аталса да, төп игътибар дөньяви фәннәрне укытуга бирелә торган уку йортлары пәйда булуга китерә.
АЛГАРЫШ ЭТӘРГЕЧЕ БУЛАРАК ХОСУСЫЙ ИНИЦИАТИВА
Аңлашыла ки, Россия империясендә милли дөньяви мәктәпләр тыелу шартларында җәдидчелек мәдрәсәләре үзләренең статусы буенча бары тик конфессиональ гына була ала. Димәк, аларда дин тәгълиматына да зур урын бирелә. Һәр мәдрәсәдә диярлек Коръән, хәдисләр, ислам тарихы, иман нигезләре, ислам хокукы һәм башкалар төп фәннәр сыйфатында укытыла. Җәдид мәдрәсәләре аваз ысулы белән укыту, мәктәп җиһазларыннан файдалану, сыйныф-дәрес системасы кертелү һ.б. белән аерылып тора.
Мәгариф системасы кысаларында җәдидчеләр табигый һәм гуманитар фәннәр өйрәнү һәм үзләштерүнең киң спектрын тәкъдим итә, аларны «интеллектуаль фәннәр» төшенчәсенә берләштерә. Тарихны өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.
Җәдидчелек мәктәп-мәдрәсәләре ачу тулысынча мөселманнарның хосусый инициативасы була һәм дәүләттән бер ярдәм дә алмый. Казандагы «Мөхәммәдия» һәм «Апанай», Уфадагы «Госмания», Оренбургтагы «Хөсәения», Вятка губернасы Сарапул өязендә «Буби», Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәләре Үзәк Россиядә төп җәдидчелек учакларына әйләнә.
КОРЪӘННӘН АЛЫП ФРАНЦУЗ РЕВОЛЮЦИЯЛӘРЕ ТАРИХЫНА КАДӘР
Җәдид мәдрәсәләренең мөгаллимнәр корпусы, Россиядәге мөселман уку йортларын тәмамлаучылардан тыш, чит илләрдә белем эстәгән олпат шәхесләрдән дә гыйбарәт булган. «Галия» мәдрәсәсен оештыручы З.Камали, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме К.Сәйфетдинов, «Хөсәения» мәдрәсәсе мөгаллиме С.Галимов, танылган җәмәгать һәм дин әһелләре З.Кадыйри, Г.Баттал, М.Бигиев, И.Камалов һ.б. Каһирәдәге әл‑Әзһәр университетында белем алган. Сорбонна тәмамлаган Йосыф Акчура «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гомуми тарих, география һәм француз революцияләре тарихы курсларын укыган. 1905-1907 еллар революциясеннән соң гаммәви мәгълүмат чаралары җәдидчелек идеяләре таралуның төп мөнбәренә әйләнә. Җәдидчелек юнәлешендәге көндәлек матбугатка бик күп газета-журналларны кертеп була, аларны, иң әүвәл, ысуле җәдид мәдрәсәләрен тәмамлаучылар чыгара, бу исә милли матбугатның әлеге басмаларын җәдидчелек реформаларының мантыйкый дәвамына әйләндерә.
МОДЕРНИЗАЦИЯ: СӘЯСИ АСПЕКТ
XX гасырның беренче унъеллыгында җәдидчелек, әкренләп мәгърифәтчелек юнәлеше кысаларыннан чыгып, интеллектуаль элита эчендә катламнарга аерылуны көчәйтеп, сәяси яссылыкка күчә башлый. Төрки-мөселман җәдидчелек интеллигенциясе эчендә мөселман җәмгыятен модернизацияләүнең төрле вариантларын күздә тоткан өч агым була.
Консерватив канат (И.Гаспринский, Г.Ибраһимов) мөселман халыкларын берләштерү, аларның мәдәният дәрәҗәсен күтәрү, мөселманнарның дини эшләре белән идарә итүне либеральләштерү һәм мәктәп реформасы хакында кайгырта. Аларның сәяси гамәлләре мөрәҗәгатьләр, югары хакимияткә петицияләр язу, дини-мәдәни мәсьәләләрне тикшерәчәк мөселман съездларын җыюга кайтып кала.
Мөселман либерализмын күбесенчә Европа белемле төркителле интеллигенция (И.Әхтәмов, С.Җантурин, С.Мәкъсүтов, Ш.Сыртланов, К.Тәфкилев һ.б.) алга сөрә, аларның сәяси максаты Россия мөселманнары өчен мәдәнимилли автономия төзү була. Әлеге юнәлеш вәкилләре «Иттифак әл-Мөслимин» партиясенең, Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясенең төп оештыручылары санала.
Сәяси карашлары Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 елгы революция һәм Гражданнар сугышы елларында формалашкан миллидемократик интеллигенция җәдидчелекнең сул канатына карый (И.Алкин, Ә.Вәлидов, Г.Ибраһимов һ.б.). Алар Россияне федерализацияләү идеясе белән чыга.
КОНСОЛИДАЦИЯГӘ ОМТЫЛЫШ
Төрле фикер каршылыклары булуга карамастан, Россия мөселманнарының прогрессив канаты идея‑сәяси берләшү омтылышларын ясап карый. 1905 елның августында Россия мөселманнарының I съезды була. Исмәгыйль бәй Гаспринский рәислек итә, аның Россиядәге барлык төрки мөселманнарны үз мәнфәгатьләрен уңышлы яклау өчен бер оешмага берләштерү идеясе корылтайда тулы хуплау таба. «Иттифак әлМөслимин» фиркасен төзү турында карар кабул ителә.
Партия программасы иң әүвәл Россия мөселманнарын бердәм хәрәкәт кысаларында берләштерүне күздә тота. Дәүләт төзелеше мәсьәләләрендә фирка берпалаталы халык вәкиллеге системасы булган конституцион парламент монархиясен яклый, шулай ук хатын-кызларга сайлау хокукы бирүне дәгъвалый. Шулай ук Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу хакында карар кабул ителә. Мөселманнардан барлыгы 36 вәкил сайлана, II Думада 34 депутат, ә III Думада инде 10 мөселман депутаты гына исәпләнә. Думадагы эшчәнлек хөкүмәтнең милли һәм дини сәясәтенә мөнәсәбәтне ачык белдерү, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә мөселманнар мәнфәгатен яклау мөмкинлеген бирә.
ҮЗБИЛГЕЛӘНҮ ФОРМУЛАСЫН ЭЗЛӘП
Россия җәдидчеләренең сәяси иң актив чагы 1917 елга туры килә, бу вакытта мөселман руханиларының, укытучыларның, хәрбиләрнең съездлары үткәрелә. 1917 елның маенда Мәскәүдә Россиянең барлык төбәкләреннән 770 делегатны туплаган Бөтенроссия гомуммөселман съезды мөһим вакыйгага әйләнә. Россия мөселманнарының барлык күренекле сәяси лидерлары диярлек әлеге корылтай эшендә катнаша: Муса Бигиев, Зәки Вәлиди, Гаяз Исхакый, Шакир Мөхәммәдьяров, Гомәр Терегулов, Галимәрдан Тобчибашев, Гобәйдулла Хуҗа, Әхмәд Цаликов.
Мөселман халыкларының үзбилгеләнү формуласын эзләү корылтайның төп бурычына әйләнә. Кайбер делегатлар территориаль форма яклы була – милләтнең үзидарәсе билгеле бер территориядә тупланырга тиеш, дип саный. Икенчеләре милли-мәдәни автономия дәгъвалый, аларга бу Россия мөселманнары бердәм өммәтенең аерым милләтләргә таркалышына каршы торуның нәтиҗәле формасы булып тоела. Нәтиҗәдә съезд компромисслы карар кабул итә һәм «мөселман халыклары мәнфәгатенә аеруча җавап бирә торган дәүләт төзелеше формасы ул – территориаль автономияләргә нигезләнгән халык федератив республикасы; үз территориясе булмаган халыклар өчен исә – милли-мәдәни автономия», дип таный.
Җәдидчелек вәкиләре мөселман халыкларының дәүләтчелеген торгызу буенча сәяси акцияләрдә дә бик актив катнаша. Әйтик, 1917 елның 22 июлендә Казанда Гомуммөселман съезды була, ул «Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтариятен» игълан итә. Автономиянең Милләт җыенына сайлау үткәрелә, Садри Максуди аның рәисе була. Идел‑Урал штатын игълан итү 1918 елның 1 мартына билгеләнә. 1917 елның декабрендә штат конституциясе проекты тикшерелә, параллель рәвештә аның территориаль чикләрен килештерү буенча эш бара. Әмма совет хакимияте органнары яңа властьны һәм социалистик идеологияне танудан баш тарткан милли дәүләт берәмлеге төзүне рөхсәт итми. 1918 елның апрелендә әлеге оешма эшчәнлеге тыела.
Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия ислам институты ректоры
Фото: islamnews.ru
Добавить комментарий