Ак халатлы ясалма интеллект
Компьютер төймәсенә бер‑ике тапкыр басуга, үпкәнең рентген сурәте Интернет челтәре буенча Мәскәү клиникасыннан Иннополиска «оча». Биредә AI RADIOLOGY CXR сервисы өзеклекләрсез эшләп тора. Ул медикларга үпкәдәге тайпылышларны табарга һәм аңларга булыша. 40 секундлап вакыт үтүгә, табиб-рентгенолог пациентка куелган диагноз турында ясалма интеллект тарафыннан әзерләнгән отчетны ала.
22 сентября 2022
БИРЕДӘ ИНТЕЛЛЕКТНЫ ӨЙРӘТӘЛӘР
Институтның бер эш проектын «компьютер күзе» дип атыйлар. Бу ясалма интеллектның бер өлеше, аның ярдәмендә «электрон ми» сурәтләрне танырга, аннан соң аларны аерырга өйрәнә. Әлеге технологияне куллану өлкәсе шактый киң – космоста һәм һавада фотога төшерү һәм видеомониторинг системаларыннан алып, медицина сурәтләрен «укуга» кадәр. Безне нәкъ менә соңгысы кызыксындыра.
– Ясалма интеллектны медицина сурәтләрен танырга һәм аңларга өйрәтү идеясе безнең институтта әле 2014 елда ук туды. Ә инде дөньяны COVID‑19 биләп алгач, без тагын да тирәнгәрәк китәргә һәм үзебезнең эшләнмәне кулланышка – табибларга үпкәдәге чирләрне табарга ярдәм итә торган гамәли сервиска кертергә уйладык, – дип сөйли әлеге сервисны уйлап табучыларның берсе Шамил Хастиев.
Барысы да ясалма интеллектны үпкәдә тайпылыш бармы‑юкмы икәнлеген ачыкларга өйрәтүдән башлана. Компьютер «акылы» акрынлап үз квалификациясен арттыра бара һәм инде хәзер ул, ялкынсынган урынны табып, аны сурәттә контур белән әйләндереп алу гына түгел, чирне тәңгәлләштерергә дә өйрәнә.
– Медицина белеме алу өчен кешегә алты елдан артык вакыт кирәк, ә ясалма интеллектны өйрәтергә күпме вакыт таләп ителде? – дип сорыйм мин Шамилдән.
– Әлбәттә, күпкә азрак вакыт! Ләкин биредә шуны аңлау мөһим: диагноз куйганда соңгы сүзне ясалма интеллект түгел, элеккечә үк табиб әйтәчәк. Әлегә сервис бары тик икенче фикерне җиткерүче генә, әле озак вакытлар ул кешене тулысынча алыштыра алмаячак. Аның каравы инде бүген үк, кеше факторын, ягъни табиб ялгышларын булдырмый калырга булыша.
Сервис бүген дә үз «белемен» арттыру юнәлешендә эшли – хәзер инде эш барышында килгән мәгълүматка таянып. Сүз уңаеннан, ул монда, Иннополистагы серверда урнашкан. Шул рәвешле аны уйлап табучылар камилләштерү һәм эшләп бетерү белән генә шөгыльләнмичә, ясалма интеллектка хезмәт күрсәтү белән дә мәшгуль. Бу әлеге сервисны куллана торган клиникалар өчен бик уңайлы: күпме оештыру һәм техник мәсьәләләр хәл ителә бара.
ЭКСПЕРИМЕНТ ДӘВАМ ИТӘ
...Тайпылышлар булмаган үпкә сурәте. Әмма бу без, кешеләргә, шулай күренә. Предикатив диагностика сервисы икенчерәк фикердә: тукымаларда ниндидер үзгәрешләр бүген булмаса, иртәгә башланачак. Ә хәзергә – нуленче стадия – фактта авыруны исәпли башлау ноктасы. Ә бәлки ул башланмас та, чөнки әлеге мәгълүмат нигезендә чирне кисәтү чаралары программасын төзергә була...
Әлеге футуристик картинаны Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Диагностика һәм телемедицина үзәгенең перспективалы үсеш буенча директор урынбасары Игорь Шулькин аңлата. Аның фикеренчә, киләчәктә ясалма интеллектны үстерү шул исәптән алдан кисәтү яисә фаразлау медицинасына да бәйле булачак. Аңа башлангыч бүген үк салынган инде.
– Компьютер күзе, компьютер аша күрү эксперименты Мәскәүдә 2020 елда башланды. Коронавирус китереп чыгарган пневмонияне ачыклау, үпкәнең зарарлану дәрәҗәсен билгеләү өчен күкрәк читлегенә ясалган томография нәтиҗәләрен компьютерда эшкәртү әлеге экспериментның беренче юнәлеше булды, – дип сөйли Игорь Шулькин. – Икенче юнәлеш – күкрәк читлегендә урнашкан органнар рентгенографиясенә анализ ясау. Бүген проектта әлеге проблема белән мәшгуль егермегә якын компания катнаша. Шуңа күрә AI RADIOLOGY CXR сервисы бердәнбер түгел, әмма иң лаеклылардан берсе. Белгәнебезчә, камиллеккә чикләр юк. Бигрәк тә сүз ясалма интеллектны гамәли сәламәтлек саклау өлкәсенә кертү турында барганда.
Ай саен эксперимент сайтында лидербордлар – төгәл күрсәткечләргә нигезләнгән сервислар рейтингы басыла. Әлеге язманы әзерләгәндә Иннополиста уйлап табылган сервис лидерлар исәбендә түгел иде, әмма кайчандыр ул беренче урынны биләп торган иде инде. Вазгыять ай саен үзгәреп тора, ә көндәш компанияләр арасында күрсәткечләрнең аермасы бик кечкенә.
– Әлеге сервисны шактый сизгер итеп көйләргә була: әгәр ясалма интеллект патология юк дип раслый икән, 99,9% очракта чыннан да тайпылыш булмый, – ди Игорь Шулькин. – Аның үзенчәлеклелеген яхшыртасы, ягъни диагноз «кую» төгәллеген генә арттырасы калды.
Программа төзүчеләргә алгоритмны камилләштерергә табиб-рентгенологлар ярдәм итә. Ә алар арасында экспериментта катнашучыларның саны меңнән артык! Бүген алар өчен ясалма интеллект сервисын куллану көндәлек эшкә, диагноз куюда аерылгысыз инструментка әйләнгән. Ә программаны эшләүчеләр белән медикларны көн саен аралашу бәйләп тора.
– Табиблар, сурәтләрне беркетеп, безгә үз фикерләрен җиткерә: әйтик, менә бу очракта сезнең сервис шәп эшли, ә менә монда аны әле эшләп бетерергә кирәк, дип саныйм кебек фикерләр, – дип сөйли Шамил Хастиев. – Һәм без камилләштерәбез, яхшыртабыз, яңа функцияләр кертәбез... Гомумән, бер урында тормыйбыз.
АЛГА АТЛЫЙБЫЗ!
– Без инде Татарстандагы медицина оешмаларында пилот проектларын уңышлы башкарып чыктык: әйтик, Казанда Республика онкология клиник диспансерында, Республика туберкулезга каршы клиник диспансерында, ТР ССМның Республика клиник хастаханәсендә, Әлмәттәге медицина-санитария частенда, – дип санап китә Иннополис университеты директоры урынбасары – беренче проректоры Искәндәр Бариев. – Һәм бөтен җирдә дә безнең сервис яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, үз потенциалын ачты. Киләчәктә без аны башка төбәкләргә дә кертергә ниятлибез, шулай да Татарстан безнең өчен өстенлекле урында. Өстәвенә, безгә билгеле булганча, бүген Мәскәүдә эшләгән кебек референс-үзәкне республикабызда да ачарга планлаштыралар. Анда да ясалма интеллект сервисын куллану күздә тотыла.
Иннополиста эшләнгән сервис хәзерге вакытта клиник сынаулар уза. Бу Сәламәтлек саклау өлкәсе буенча федераль күзәтчелек хезмәтендә медицина эшләнмәсенә теркәлү узу өчен кирәк. Чөнки теркәлү пилот проектларда катнашмаган оешмаларда да әлеге сервисны кертү өчен таләп ителгән шарт.
– Инде бүген үк Мәскәү эксперименты кысаларында алынган тәҗрибәне исәпкә алып, галимнәр командасы башка модальлекләр белән эшләү өчен яңа сервислар уйлап табу юнәлешендә эшли. Мисалга, КТ, МРТ, патоморфологик тикшеренүләр белән эшләү өчен, – дип сүзен дәвам итә Искәндәр Бариев.
Ягъни эшен үпкәдә тайпылыш бармы дигән гади сорауга җавап табудан башлаган Иннополис ясалма интеллекты үз алдына куелган бурычларны катлауландыра бара. Бүген ул инсультны танырга, кеше организмында яман шешне ачыкларга өйрәнә.
– Бүген без үзебезнең университетта тест үткәрү стадиясендә, сервис эшенең төгәллеген арттырырга тырышабыз һәм, минем уйлавымча, тиздән яңа версияне чын хастаханә шартларында сынап карауга әзер булачакбыз, – ди Шамил Хастиев.
Ә хәзергә... Кырык секундлап вакыт үтә һәм югары технологияләр шәһәреннән мең чакрым диярлек ераклыктагы табиб документ – ясалма интеллект куйган диагнозны ачып укый. Үпкәдә тайпылыш ачыкланган. Диагноз куелган. Барысы да дөрес – икесе дә бер фикердә.
Ольга Туманская
Фотолар Александр Ефремовтан, Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Диагностика һәм телемедицина үзәге матбугат хезмәтеннән алынды.
Добавить комментарий