Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Акыллы шәһәрнең йөрәге

Акыллы шәһәрнең йөрәге

Робот-официант, үз-үзен кора торган дрон, пилотсыз такси – Татарстан Иннополисы технологияләре белән шаккатыра. Әле алар белән генә дә түгел.

21 сентября 2022

Кошлар сайрый, балалар чыр‑чу килә – биредә иртәнге як ниндидер пансионатны хәтерләтә. Урамнар буш диярлек, бары тик бала арбасы тарткан әниләр генә йөри. «Киләчәк шәһәре» эшче сыйныфының зур өлеше – хәзерге вакытта технопарклар офисларында яисә өйдән торып эшләүче айтишниклар. Мин исә әлегә иннополислылар гына куллана ала торган цифрлы сервисларны сынап карарга ашыгам. Иң беренче эшем – иртәнге аш ашау. Моны ничек эшләргә кирәклеген белү өчен мин Иннага мөрәҗәгать итәм. Инна – Иннополис шәһәренең телеграм-боты, ул шәһәр тормышы турында барысын да белә.
«Ашау» – дип язам Иннага. Һәм минем телефонда җәмәгать туклануы биналарының тулы бер исемлеге пәйда була. Аларның барысы да диярлек сәгать 10.00нан эшли башлый. Аның каравы 9:30да ризык китерү сервисы аркылы заказ биреп була. Заказ бирәм дә һәм түземсезлек белән көтә башлыйм – ботканы гына түгел, аны китерүчене дә. Ярты сәгать чамасы вакыт узгач, яныма ровер – тәгәрмәчле ак тартма килеп туктый. Кафедан йортка кадәрге юлны бу роботлар мөстәкыйль һәм шактый тиз уза, бары подъездга гына керә алмый.
IMG_20220817_172100
ИННОПОЛИС ИННАСЫ
Иртәнге аштан соң Иннополисны яхшырак өйрәнергә вакыт җитә. «Истәлекле урыннар» дип язам Иннага, әмма ул мине Зөя утраушәһәренә (28 км) һәм «Свияжские холмы» курортына (4 км) юллый. Монда исә музейлар, мәчетләр, чиркәүләр дә юк. Шәһәр белән танышуны нәрсәдән башларга соң? Бу сорауга җавап итеп, Инна миңа InnoInLove танышу төркемен тәкъдим итә. Сүз уңаеннан, кирәкле мәгълүматны бирә алмаган очракта бот кулланучыны консьерж хезмәтенә күчерә, анда кешеләр эшли һәм ярдәмне алардан сорарга була. Минем танышыма, мәсәлән, монда эшләүче кызлар автобуста онытып калдырган кулчатырын табарга ярдәм итте. Бу хәл башкалада булса, берәр ПАТПның онытылып калган кулчатырны эзләүдә булышуын күз алдына китерүе дә авыр.
Иннаның танышу турындагы киңәшләренә колак салмыйча, шәһәр буйлап йөрергә чыгам. Иннополис урманнар белән әйләндереп алынган. Янәшәдә генә – Введение Бистәсе авылы, «Свияжские холмы» курорты һәм гөрләп торган М‑7 трассасы, әмма зәвыклы архитектура, урамнарда роботлар йөрү, кешеләр һәм транспорт агымы булмау сәбәпле, үзеңне гадәти тормыштан бөтенләй аерылган итеп тоясың. «Берләшмәләр» дип язам Иннага. «Сине бөтенләй аңламыйм, мин моны белергә тиешмени?» дип җавап бирә миңа бот. Чынлыкта Иннополиста берләшмәләр бар, бары тик Иннага конкретрак язарга гына кирәк. Технопарк янында калдырылган велосипедларны күреп, чат‑ботка «Велосипедлар» сүзен язам, һәм миңа шунда ук велосипедчылар төркеменә сылтама килә. Мин аңа кушылам һәм күптән түгел җирле велосипедчыларның Казанга «Велотөн»гә баруы турында беләм.
КАГЫЙДӘЛӘР БОЗМАУЧЫ ПИЛОТСЫЗ ТАКСИ
Сөйләшергә мөмкинлек туган иң беренче кеше – пилотсыз такси хәрәкәтен күзәтүче инженер Марат Маннанов. Ул алгы пассажир утыргычында утыра, руль артында беркем дә юк. Машина шактый шома хәрәкәтләнә. Марат әйтүенчә, бу таксилар Иннополисның төп туристлык «могҗизаларыннан» берсе. Кайчагында чиратлар да пәйда була икән. Монда яшәүчеләр өчен шәһәр буйлап пилотсыз машинада йөрү уңайлы булса да, гадәти күренеш. Машина сәгатенә 60 км дан да тизрәк йөрми, чөнки тизлекне арттыру – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, бу көйләүләрдә тыелган. Һәр җәяүле кичүе алдыннан машина, туктап, җәяүлеләрне дә, велосипедчыларны да, ашарга илтүче роботларны да уздырып җибәрә. Ул юл хәрәкәтендә катнашучының нәрсә эшләргә җыенуын алдан фаразларга да сәләтле, һәм бу – кеше йөрткән транспорт чарасы белән чагыштырганда пилотсыз машинаның төп өстенлекләреннән берсе.
IMG_20220817_150313
IMG_20220817_150347
– Бервакыт кичке эңгер-меңгердә уң полосада хәрәкәт иткән бер пилотсыз такси җәяүлеләр кичүе алдыннан кинәт туктап кала. Инженер хата турында аңлатма яза башлый. Тик такси бортындагы лидарлар (инфракызыл сенсорлар – ред. иск.) бер төркем велосипедчыларның якынлашуын сизеп алган була, ә сынаучы шофер караңгыда аларны күрми калган, – дип сөйли Марат. Пилотсыз таксида эшли башлагач, ул үзе дә машинасын игътибарлырак йөртә башлаган. Миңа машинаның алдан күрә белүе һәм ашыкмавы ошый, ләкин мин системаның ватылуы турында хәбәр көтәм, мәсәлән, ишекләр бикләнә, без бу тәгәрмәчле робот эчендә калабыз. Машинаның хәрәкәтен махсус планшетта күзәтәм. Борт компьютеры юлдагы вазгыятьне күрсәтә бара. Иннополис пилотсыз машиналарны сынау өчен иң яхшы урын. Кешеләрдән тыш, монда юлга еш кына куян һәм төлке йөгереп чыга. Кешеләр белән чагыштырганда, хайваннарның нәрсә эшләячәген фаразлау авыррак. Куян, мәсәлән, фара яктысында озак йөгерә ала. Боларның барысына карата пилотсыз машина дөрес гамәл кылырга тиеш. Шундый ук шоферларга карата да. Каршы як полосага чыгып, безне чит ил машинасы узып китә һәм параллель рәвештә бара башлый. Таксиебыз шунда ук тизлекне ташлый һәм машинага алга узарга мөмкинлек бирә. Пилотсыз таксилар Иннополиста 2018 елдан бирле йөри, әмма чит шәһәрләрдән килгән кунаклар әлегә кадәр үзеннән-үзе әйләнүче рульгә сәерсенеп карый. Сәяхәт барышында безгә дә берничә мәртәбә бармак төртеп күрсәттеләр.
IMG_0737
КЫЕНЛЫКЛАР УРЫНЫНА УҢАЙЛЫКЛАР
«Мин Иннополисны яратам, ләкин 60 яшьтән соң күбрәк яратыр идем. Туктап тын алу, тынычлану, тәнне-җанны-нервларны дәвалау өчен яхшы урын, ләкин син әле яшь булганда, күбрәк хәрәкәт һәм ыгы‑зыгы булуын телисең», – дип яза миңа бер танышым бу цифрлы оҗмахта яшәгәндә нинди хисләр кичерәсең дигән соравыма. Иннополиста чыннан да ыгы‑зыгы юк. Шәһәр кечкенә, юл һәм трафик өчен вакытны әрәм итмәү хисабына бер көн эчендә күп нәрсәгә өлгерергә мөмкин. Шуңа күрә агрессия дә мегаполисларга караганда азрак кебек тоела. Сүз уңаеннан, Иннодагы берәр җирдә сумкагызны онытып калдырасыз икән, ул сез кире килеп алганчы шунда ятачак, диләр. Монда бөтен җирдә камералар куелган, каракны эзләп табу кыен булмаячак.
IMG_20220817_155516
Цифрлы мохит монда, газоннардагы үләндәй, үзеннән-үзе үсеп чыга кебек. Асылда, алай түгел – айти-технологияләр шәһәрдә махсус һәм планлы рәвештә үстерелә. Менә яңа мисал – ресторанда робот-официант. Мин ресторанга керәм һәм кофе белән пирожныйга заказ бирәм. Янымнан әлеге дә баягы робот-официант узып китә – экраны песи башы рәвешендә ясалган. Кассада эшләүче хезмәткәр егет өстәл сайлавымны һәм бераз гына көтеп торуымны үтенә. Һәм мин электрон песинең заказымны китереп бирүен көтеп утырам, ләкин аның урынына әлеге егет килә.
IMG_0734
– Кемдер уйнап, программаны бозган, – дип гафу үтенә ул. Бу хәлгә минем кәефем кырылды. Ләкин барыбер ун минуттан соң песи минем яныма килде.
ДРОН КҮЗЛӘРЕ АША КАРАУ
Ләкин робот-песиләргә ихтыяҗ юкка чыгар вакыт ерак түгел кебек. Иннополис кешеләре ризыкны өйгә генә түгел, өстәлгә үк китертә алачак. Дрон тәрәзәдән кереп, заказны нәкъ өстәл уртасына куячак.
IMG_20220817_161028
– Хәзер тест стадиясендәге дроныбыз 2 килограммга якын йөкне күтәрә ала. Бу функцияне, мәсәлән, кечкенә посылкалар җибәрү өчен кулланырга мөмкин. Дрон заказны маркетплейс пунктында алачак һәм аны сезнең ишегалдына китерәчәк, – ди «Дронопорт» компаниясенең пилотсыз очу аппаратлары операторы Андрей Павлов.
Ул идарә иткән квадрокоптер станциясе – кечкенә гараж. Андрей лэптоп программасында команданы җыя, гараж түбәсе ачыла һәм дрон, выжылдап, аз гына чайкалып, урыныннан өскә күтәрелә. Бер минутка тукталып уйлап тора, ягъни программаны йөкли, аннары «Попов» технопаркы ягына юл тота. Очышны һәм Иннополисның биеклектән ачылган гаҗәеп манзарасын без аның «күзләре» аша күзәтәбез – рәсемнәр ноутбук экранына тапшырыла.
IMG_20220817_161906
IMG_20220817_161417(1)
Ул арада дрон урынына кайта һәм шунда ук батарейкалары корылганнарына алыштырыла. Автомат рәвештә! Бу дронны ел дәвамында 24/7 графигы белән эшләргә өйрәткән Gaskar Group компаниясе «Дронопорт»ының тагын бер яңалыгы.
ОЧРАШКАНГА КАДӘР!
«Безнең карар кабул итәр өчен зур күләмдәге мәгълүматны өйрәнергә кирәк булган өлкәләрдә машиналар белән көндәшлек итү мөмкинлегебез юк. Машиналар исә безнең белән принципиаль чишелешләр таләп ителгән өлкәләрдә көндәшлек итә алмый. Чынлыкта кеше генә мондый карарларны кабул итә, кечерәк масштабта булса да, көнгә меңәр тапкыр», – диде үзенең бер чыгышында машина укытуы белгечләре өчен Kaggle онлайн-платформасына нигез салган Энтони Голдблум.
IMG_20220817_164744
Иннополиста процесслар белән идарә итүдә ясалма интеллекттан максималь рәвештә файдаланырга тиешләр кебек. Ләкин юк: бүгенге көндә төп җирле проектларның берсе – шәһәрнең Россиядә беренче цифрлы игезәге, кешеләр, бизнес һәм администрация өчен онлайн-мәйданчык, анда һәркем сөйли һәм үзен ишеттерә ала.
IMG_0787
– Без шәһәр администрациясе алдында торган бурычларны оптимальләштерергә, мэриянең халык, берләшмәләр, идарәче компанияләр, подрядчылар, социаль учреждениеләр белән диалогын җайга салырга телибез. Идея гади: һәр кешенең шәхси кабинеты бар, анда ул, беренчедән, шәһәрнең барлык объектлары турында (машина кую урыннары һәм яшел үсентеләрне дә кертеп) тулырак мәгълүмат белә ала, икенчедән, кушымталарда яки «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү» системасында булмаган шәһәр сервисларыннан файдалана, өченчедән, проблема турында хәбәр итә яки үз идеясен җиткерә ала. Мондый хезмәтләр Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бар, тик кагыйдә буларак, алар аерым‑аерым сервислар. Без шәһәрнең кечкенәлеге һәм Иннополис Университеты кебек ресурсның булуы нәтиҗәсендә бердәм система булдыра алдык, – ди «Иннополис шәһәрен үстерү фонды» автоном коммерциячел булмаган оешмасының шәһәр проектлары бүлеге җитәкчесе Анастасия Козырицкая.
Хәзер платформа аша фатир яки машина кую урынын арендаларга, велосипед саклау урынына бронь ясарга, урын өчен түләргә мөмкин. «Проблемалар» бүлегендә кемдер сынган каен турында хәбәр итә. «Тәкъдимнәр» бүлегендә икенче берәү шәһәр үзәгендәге бушлыкны паркка әйләндерү яхшы булыр иде, дип яза. Киләчәктә әлеге платформалар администрациягә тиз һәм төгәл карарлар кабул итәргә, халыкка – үз шәһәрләрен үстерүдә, бизнеска кирәкле һәм нәтиҗәле проектларны тормышка ашыруда актив катнашырга ярдәм итәчәк. Болар барысы да үзара аңлашып яшәүгә китерәчәк. Бу социум гармониясенең нигезе түгелме?
P.S.
Цифрлы игезәк булдыру идеясе башка шәһәрләргә дә таратылачак. Ләкин бу зур өметләр уята торган проект белән танышканнан соң да мин Иннополис буйлап сәяхәтемне дәвам итәм, чөнки нидер җитми кебек тоела. Һәм кинәт Квант бульварының бер башында кечкенә генә базарга тап булам. Чып‑чын базар. Якын-тирәдәге авыллардан килгән фермерлар үзләре үстергән кәбестә, помидор, кара карлыган һәм башка продуктларны тәкъдим итә. Берничә киоскта попкорн, кукуруз һәм туңдырма да саталар. Кайберәүләрнең әйберләр сатып алуларына да карамастан, таралырга ашыкмауларын күрәм: кешеләр аралаша – сатучылар белән, бер‑берсе белән. Миңа тынгы бирмәгән теге хис юкка чыга. Хәзер мин Иннополисның акыллы булуы белән бергә, кешелекле шәһәр икәнлегенә дә төшенәм.
IMG_20220817_171258
Олеся Бондаревская
Фото: Олеся Бондаревская, Анастасия Хатыйпова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: